Логотип
Икенче ашлар

​Гөлсириннән тәмле сый

«Аш-су» рубрикасының чираттагы кунагы – Гөлсирин АБДУЛЛИНА. Җыр-моң сөючеләргә «Кашыңның каралары», «Кошлар кебек» җырлары белән яхшы таныш җырчы кызыбыз Мамадыш районының Урта Кирмән авылыннан. Әтисе дә, әнисе дә мәдәният хезмәткәрләре булган Гөлсирин сәхнәгә беренче тапкыр 5 яшендә чыккан. Казан тамашачысына аны тәүге тапкыр Рәшит Ваһапов фестивале танытты. Челтер тавышлы, кыңгыр калфак­лы бу җырчыны белмәгән кеше хәзер инде сирәк­тер. Сәхнәне сайламаган булса, ул мөгаен, аш-су остасы булыр иде. Пешере­нер­гә мәктәптә укыганда ук яраткан. Үзе төрле рецептлар уйлап чыгарырга да маһир. Бүген ул безгә тавык итеннән кебаблар пешерергә тәкъдим итә. 


Кирәк:

* 1 кг тавык түше;
* 2 баш суган;
* 1 зәһәр борыч;
* 3-4 яшь бәрәңге;
* 2 баллы кызыл борыч;
* 1 данә помидор;
* 50 г петрушка;
* 2 бал кашыгы куркума;
* 2 тырнак сарымсак;
* 2 йомырка (мәҗбүри түгел);
* кашык очында гына укроп орлыгы,
* 1-2 канәфер, 1-2 данә хуш исле борыч, 
* 1 аш кашыгы шикәр комы;
* 100 мл үсемлек мае;
* тәменчә тоз;
 агач таякчыклар.


Эш барышы: 

1. Тавык түшен суган белән бергә ике тапкыр иттарткычтан чыгарабыз. Шунда ук орлыгыннан чистартылган зәһәр борычны да кушып җибәрәбез. 




2, Ит фаршына мул итеп куркума салабыз, тәменчә тоз сибәбез дә барысын бергә бик яхшылап болгатабыз.




3. Ит дәмләнгән арада, аның янына бирергә соус әзерлик. Моның өчен: помидор белән бер баллы борычны эрерәк кисәкләргә турап, блендер савытына салабыз. Шунда ук сарымсак, тәменчә тоз, шикәр комы, хуш исле борыч, укроп орлыгы, канәфер өстибез. Петрушканы кул белән генә өзгәләп, аны да помидорлар янына кушабыз. Иң ахырдан 1-2 аш кашыгы үсемлек мае салабыз да барысын бергә блендер белән ваклыйбыз.




4. Иттән озынча котлетлар әвәлибез. Озаклап әвәләргә кирәк, таралып китәрлек булмасын. 
Һәр котлетны берәр таякчыкка кидерәбез. Таба төбенә пергамент кәгазе җәеп, котлетларны тезәбез дә, 230–250 градус кызулыктагы газ мичендә кызарганчы пешерәбез (10-15 минут).





5.  Кабыгы әрчелмичә генә саламлап туралган яшь бәрәңгене майлы табада кыздырабыз. 




6. Бәрәңге яртылаш әзер булгач, саламлап туралган баллы борычны өстибез. Тозны исә яшелчәләр тәмам әзер булганнан соң гына сибәбез.




Сыебыз әзер. Инде аны матур итеп табынга бирик. Зур сай тәлин-кәнең яртысына урталай бөкләнгән күзикмәк салабыз. Аның өстенә матур итеп кебабларны тезәбез. Тәлинкәнең икенче яртысына кыздырылган яшелчәләрне өеп салабыз. Йомырканың сарысын, агыннан аерып, яхшылап туглыйбыз һәм яшелчәләр суынып өлгергәнче, алар өстенә агызабыз. (Йомыркасыз гына да мөмкин.) Соусны кечкенә генә аерым савытта бирәбез.



Төрләндерим дисәгез, соусның икенче төрлесен дә ясарга була.

Кирәк:

* 250 г кибет каймагы (майонез да кушарга мөмкин);
* 1 данә тозлы кыяр;
* 2 аш кашыгы соя соусы (яки тоз);
* укроп белән петрушка.

Вак угычтан уылган яки бик вак итеп туралган тозлы кыярга ваклап туралган укроп белән петрушканы кушабыз. Соя соусы белән каймакны салып, барысын бергә болгатабыз. Табынга биргәнче суыткычка куеп, суытып алабыз.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар