Дусларга — парлама!

– Кунакка килгән дус-ишне нәрсә белән сыйларга, диючеләргә миндә шәп тәкъдим бар! – дип куандырды безне үзе җырчы да, үзе телевидениедә тапшырулар алып баручы да, үзе бәйрәм-кичәләр оештыручы да Зөлфәт ЗИННУРОВ, мастер-класс әзерләү хакында сүз чыккач. – Шашлыкны бөтен кеше кыздыра, әйдәгез, парлама пешерик!
Мәктәптән үк «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясендә эшләгән Зөлфәт Зиннуровның беренче пешергән ризыгы торт булган икән. Тугызынчы сыйныфта укыганда бер дусты белән 8 Мартка торт пешереп, кызларны сыйлаган алар. «Ир-ат пешергән ризык нигә тәмле була?» – ди Зөлфәт. Төрле фикерләр әйтеп карыйбыз. Аның исә үз версиясе: «Пешергәндә ир-ат шушы ризык хакында гына уйлый, ә хатын-кызның башында мең төрле уй. Шуңа күрә безнеке тәмлерәк чыга». Хак әй-тә, күрәсең, парламасы бик тәмле иде. Сез дә пешереп карагыз әле.
Мәктәптән үк «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясендә эшләгән Зөлфәт Зиннуровның беренче пешергән ризыгы торт булган икән. Тугызынчы сыйныфта укыганда бер дусты белән 8 Мартка торт пешереп, кызларны сыйлаган алар. «Ир-ат пешергән ризык нигә тәмле була?» – ди Зөлфәт. Төрле фикерләр әйтеп карыйбыз. Аның исә үз версиясе: «Пешергәндә ир-ат шушы ризык хакында гына уйлый, ә хатын-кызның башында мең төрле уй. Шуңа күрә безнеке тәмлерәк чыга». Хак әй-тә, күрәсең, парламасы бик тәмле иде. Сез дә пешереп карагыз әле.
Кирәк:
- 700 г чамасы ит. Без сөякле сарык ите, казның баш-аягын, бүтәкәсен кулландык.
- 7-8 бәрәңге;
- 2-3 баш суган (суган күбрәк булган саен яхшы);
- 1 кишер;
- 1-2 помидор;
- 1 баллы борыч;
- 4-5 тырнак сарымсак;
- аз гына лимон суты (мәҗбүри түгел);
- тәменчә тоз-борыч.
Парламаны учакта пешерү өчен махсус торбасы кирәк булачак. Сатуда күренми, алтын куллы ир-ат ясап бирсә генә. Озынлыгы 50-60 см, диаметры 25-30 см булган калынрак торба кисәгеннән гыйбарәт ул. Эчке ягында урта сызык буйлап ике якка тимер «угольник» ябыштырылган. Таба шуларга шудырып кертелә.
Таба дигәч тә, анысы да түгәрәк таба түгел. Парлама торбасына сыешлы итеп калайдан ясалган махсус таба. Торбаның бер башы бөтенләй томаланган, икенче башында уртада тар гына капкач ясалган. Торба эченә 4-5 л су салына. Учак өстендәге аркылы тимергә элеп кую өчен элмәкләре бар. Ә инде рецептны бүген үк сынап карарга теләүчеләр әлегә аны целлофан «җиңгә» тыгып, духовкада пешереп карасыннар.
Эш барышы:
Итне юып, эрерәк кисәкләргә турыйбыз да, таба төбенә тезеп чыгабыз. Аннары ит өстенә тәгәрмәчләп туралган бәрәңге тезәбез. Бәрәңге өстенә суган боҗралары салабыз.
Эререк итеп туралган помидор белән борычны да табага «озатабыз». Инде чират кишергә – анысын ярымтәгәрмәчләп турыйбыз. Сарымсакны исә башта тактага салып пычак яны белән изәбез. Шулай итсәң, кабыгын әрчү җайлы аның. Аннары инде урталай гына ярып, башкалар янына кушабыз. Тәменчә тоз-борыч сибәбез.
Лимонны урталай ярып, бер яртысының сутын бәрәңге өстенә сыгабыз. Теләгән кеше башка төрле тәмләткечләр дә куша ала. Ләкин Зөлфәт үзе аларны кирәксенми. «Болай тәмле була ул», – ди.
Инде бакчага чыгып, учак ягып җибәрик. Безгә аның күмере төшкәнен көтәсе юк. Торба эченә 4-5 л су салырга да онытмыйбыз. Бу ризык парда пешә, шуңа күрә аңа май да салынмый. Исеме дә юкка гына парлама түгел! Табаны тыгып, капкачын ябабыз да, торбаны учак өстенә элеп куябыз. Эчендәге су кайнап чыкканчы, ялкыны куәтле кирәк, аннары инде утыннарны кырыйгарак күчереп, талгын гына утта пешереп бетерәбез. Парлама 2 сәгать пешә. Аңынчы башка эшләрегезне карарга да өлгерәсез әле.
Ашларыгыз тәмле, җәйләрегез ямьле булсын!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.