Логотип
Икенче ашлар

Данир Сабиров сыйлый: «Шулпасыз пешергән аш»



Кайчандыр  Казан мәдәният институтының хореография факультетыннан татар эстрадасы бүлегенә тәвәккәлләп күчмәсә, бүген, бәлки, Данир Сабиров атлы артистны белмәс тә идек. Хәер, җырчы булмаса, мөгаен, биюче яки данлыклы көрәшче булыр иде ул. Ә бәлки... баянчы?! Әйе, әйе, болары да җырчы һәм пародияләр остасы Данир Сабировның һөнәрләре. Бию дә, көрәш тә (2006 елда Азнакайда үткән республика чемпионатында Татарстан чемпионы исеменә лаек була) аның кечкенәдән яратып шөгыльләнгән хоббие. Ә баян – анысы инде бабасы киңәшен тотып. 

Күпләр өчен Данир САБИРОВ иң элек пародияләр остасы. Иң беренче эшләреннән булган «Пионерлар» пародиясен хәтерлисезме? Бүген Данир Сабиров татар тамашачысына үз репертуарын, үз өслүбен, үз төркемен булдырган танылган артист. Яңарак кына җиденче концерт программасы белән Себер якларыннан урап кайттылар. Яңа программалары «Гаилә» дип атала. Сере бар: гаиләләренең унъеллык юбилее быел. Хатыны Миләүшә, кызлары Мәрьям белән Дания (кызлар икесе дә нәфис гимнастика белән шөгыльләнә, Мәрьям «Беренче канал»ның «Лучше всех» тапшыруында да катнашты) – Данирның иҗатына илһам өрүчеләр. Ерак гастрольләрдән кайткач, ул якыннарына бәйрәм ясарга ярата. Беркая ашыкмыйча, каен утынының мичтә чертләгәнен тыңлый-тыңлый, үзе генә белгән рецепт белән пешерә торган ашы бар аның. «Дубайга баргач, Илшат дустымнан өйрәнеп кайткан идем. Исеме дә юк үзенең, ләкин бик тәмле», – ди Данир. Әйдәгез, бергәләп пешерик әле шул ашны! 

 

Кирәк: 



500 г сөяксез ит; 

3-4 баш суган; 

5-6 эре бәрәңге; 

5-6 эре помидор; 

2 баллы борыч; 

1-2 баклажан; 

1 кечерәк ташкабак; 

ярты уч зира; 

тоз-борыч; 

0,5 стакан үсемлек мае; 

өстен каплар өчен кәбестә яфрагы.  

 

Эш барышы: 

бу ашның иң кызыгы шунда: бөтен ингредиентлар да бер-бер артлы салкын казанга тутырыла. Казан булмаса, калын төпле кәстрүл дә ярый.  

 

Итне уртача зурлыкта итеп шакмаклап турыйбыз да коры казан төбенә салып, тәменчә тоз, борыч сибәбез һәм яхшылап болгатабыз. Аннары ярты уч зира өстибез. 



Суганны ваклап турап, ит өстенә түшибез. Суган итне тулысынча капларга тиеш. 

Суган өстенә эрерәк шакмаклап туралган бәрәңге, аның өстенә помидор (помидор аз булмасын, шулпаны нәкъ менә помидор бирә), аннары баклажан, ташкабак һәм баллы борыч салына.  







.Савыт тирәли әйләндереп, үсемлек мае агызабыз. Өстен кәбестә яфраклары белән томалыйбыз. 





Казанның капкачын каплап, учакка эләбез. Тоз да, шулпа да өстәргә кирәкми. Учакта аш искиткеч хуш исле булып, изрәп пешә.  

Учакта пешерү мөмкинлеге булмаса, плитә өстендә генә дә пешерергә була.  

Сәгать ярым талгын гына утта пешкәннән соң, аш әзер.  

Казанны уттан алып, өстәге яфракларын ачабыз. Теләсәгез, аларны да турап ашка кушарга була.  

Ашны сак кына болгатып, тирән тәлинкәләргә бүләбез. Өстенә мул итеп яшел аш тәмләткеч үләннәр сибәбез. М-м-м! Тәмле! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Домлэмэ дилэр моны безнен Узбэкстаннан кайткан туганнар

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу дэмлэмэне куптэн пешерэбез инде, учак остендэ дэ, газ плитэсендэ дэ.

      Хәзер укыйлар