Логотип
Бакча

Бөтен кеше дә үстерми торган яшелчәләрне үстереп карыйбызмы?

Җиң сызганып, бакча эшләренә керешер көннәргә дә күп калмады. Гадәти яшелчәләр белән беррәттән, бөтен кеше дә үстерми торган ятрак яшелчәләрне дә үстереп карамыйбызмы соң быел?

Җиң сызганып, бакча эшләренә керешер көннәргә дә күп калмады. Гадәти яшелчәләр белән беррәттән, бөтен кеше дә үстерми торган ятрак яшелчәләрне дә үстереп карамыйбызмы соң быел? Күп көч сорамый гына безнең бакчада да үсә алучы андый сирәк үсемлекләрнең шактый төре билгеле.


Артишок



Җылы ярата торган күпьеллык үсемлек. Үзебезнең гап-гади «шайтан таягы»ның бер төре. Ризык буларак, яшь ботакларын һәм ачылып өлгермәгән чәчәк бөресен кулланалар. Вегетация чоры озын булганга, безнең якта артишокны яз башында уҗымга чәчеп, берьеллык культура итеп кенә үстерергә мөмкин. Сатуда төрле сортлары бар, безнең җирлек өчен тиз өлгерешле сортлары гына ярашлы.

Брокколи



Брокколи кәбестәсен кибетләрдә еш очратасың. Әмма ул күбесенчә туңдырылган килеш була. Аны бакчада үстерүнең бер кыенлыгы да юк. Суыкка да, кырауларга да чыдам. Чыдам гына түгел, ул хәтта суыкны ярата да.

Брокколины иртә язда турыдан-туры түтәлгә генә дә чәчәргә мөмкин. Тишелеп чыгып, бераз күтәрелгәнче, өстен каплап торасы була. Кояшның туры караганын яратмый, шуңа да аны башка яшелчәләр начар үсә торган күләгәрәк урынга утыртырга тырышыгыз.

Люффа

Картинки по запросу люффа

Икенче төрле – мунчала үләне. Люффаны, нигездә, ашар өчен түгел, ташкабакка охшаган җимешен мунчала итеп куллану өчен үстерәләр («остроребристая» һәм «цилиндрическая» сортлары). Люффа үзе дә кабак кебек үрелеп үсә, эре-эре яфраклы сабакларын икешәр метрга «чөяргә» мөмкин. Безнең якта аны март башында өйдә уҗымга чәчеп кенә үстерәләр. Ачык һавага исә кырау төшү куркынычы беткәннән соң гына чыгарып утырталар. Кояшлы, җилдән ышык урында әйбәт үсә. Кабак кебек җирдә ятып түгел, терәү белән үстергәнне ярата.

Топинамбур



Халык телендә икенче исеме – җир грушасы. Шикәр чиреннән һәм югары кан басымыннан интегүчеләр өчен аеруча файдалы. Туфракка да, дымга да бик талымсыз. Бүлбеләрдән дә, орлыктан да үстерәләр. Орлыктан үстергәндә, эре бүлбеләрен киләсе елга гына кулланып булачак.

Бәрәңге кебек үк, аны да 10-15 см тирәнлектә утырталар. Төбенә ике тапкыр өйгәнне сорый.

Спаржа



Латинча атамасы – аспарагус. Салкынга чыдам, талымсыз. Бер урында егерме ел үсә ала. Ризык буларак, иртә язда тамырдагы бөреләрдән үсә башлаган яшь тармакларын кулланалар. Утыртканнан соң, өченче елында гына уңыш бирә башлый.

Спаржаны орлыктан чәчеп тә, куакны бүлү юлы белән дә үстерергә була. Орлыклары озак тишелә, турыдан-туры түтәлгә генә чәчсәң, чүп үләннәре басып китә. Шуңа да аны язын тәрәзә төбендәге савытларга чәчсәң – яхшырак. Җәй башында инде араларын киң калдырып, яхшылап ашланган көпшәк туфракка тирән буразналар ясап, утыртып чыгалар. Үсемлек үсә барган саен, буразнаны туфрак белән күмдерәләр.

Фенхель



Икенче төрле аны дарулык укроп дип тә атыйлар. Тынычландыру, ашкайнату системасын көйләү үзлегенә ия. Аның орлыкларын төнәтеп, сабый балаларның эчләре авыртканда эчерәләр. Яфраклары белән дә, хуш исе белән дә укропка охшаш ул. Әмма аннан аермалы буларак, сабак төбендә суганга охшаш йомры «шар» үстерә. Ризык буларак, әнә шул «шар» кулланыла. 

Теги: яшелчә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар