Логотип
Икенче ашлар

Банкада яшелчәләр белән пешкән тавык

Соңгы вакытларда онытып җибәргән гаҗәеп рецепт бу. Үз сутында яшелчәләр белән бергә банкада пешкән тавык бик тә файдалы. Әзерлек өчен 40 минутлап вакыт кирәк булачак. Аннан, сезне артык җәлеп итмичә генә ул духовкада пешәчәк. Тавыкка сылар өчен кирәкле аш тәмләткечләрне үзегезгә кайсысы ошый, шуларны сайлый аласыз. Ә мин тәкъдим иткәннәре арасында – розмарин, хуш исле борчаклы борыч, кара борыч, горчица (тавыкны йомшак, ароматлы итә), кайен борычы, паприка (әчкелтем тәм бирә, кызгылт сары төскә кертә).
Пешеп җиткәч, авызда эреп китә! Әзерләп карарга тәкъдим итәм.
 

Кирәк:

* 1500-1700 г тавык;
* 12 «Шалот» суганы (многосемейный лук);
* 3 тырнак сарымсак;
* 4-5 бәрәңге;
* 1 кишер;
* 200 г иртә өлгергән кәбестә.


Маринад өчен:
* 5-7 хуш исле борчаклы борыч;
* бер чеметем розмарин;
* 1 чәй кашыгы кипкән укроп;
* ярты чәй кашыгы аш тәмләткечләр катнашмасы (смесь специй);
* ярты чәй кашыгы кайен борычы;
* 1 чәй кашыгы паприка (кипкән баллы борыч);
* тәменчә төелгән кара борыч;
* 1 чәй кашыгы өеп тоз;
* 1 чәй кашыгы горчица;
* 1 чәй кашыгы алма серкәсе;
* бизәү өчен петрушка үләне.

 

Эш барышы:

1. Тавыкны бик зур булмаган кисәкләргә бүлгәләп, зур табакка салабыз.



2. Тоз, паприка, кайен борычы, аш тәмләткечләр катнашмасын,  хуш исле борчаклы борычны, бер чеметем розмаринны, кипкән укропны, төелгән кара борычны тавык янына кушып, һәрбер тавык кисәгенә тиярлек итеп әйбәтләп болгатабыз.



3. Аннан соң свежий горчица өстәп, тагын бер кат болгатабыз да, бүлмә температурасында калдырып торабыз.



4. Шул арада яшелчәләр әзерләп куябыз.
Кәбестәне – эре кисәкләргә, кишерне бик эре булмаган кисәкләргә турыйбыз. Сарымсакны пычак белән изәбез. Суган бөтен килеш калсын. «Шалот» суганы (многосемейный лук) булмаса, гадәти суган куллансак та була. Аны эре кисәкләргә турыйбыз.



5. Бәрәңгене әрчеп, урталай ярабыз. Каралмасын, әчкелтем тәм бирсен өчен, өстенә алма серкәсе сибәбез.



6. Өч литрлы банкага тавык белән яшелчәләрне катламлап тезәбез.



7. Банканың авызын дүрт кат төрелгән фольга белән каплап, сәгать ярымга салкын духовкага куябыз.



8. Духовканы кабызып, 200 градуска көйләп куябыз. Пешкән шул сәгать ярым вакытта духовканың ишеген ачмаска. Әле пешеп җитеп 40 минут узгач та, тавык барып җитсен өчен, банка бераз суына төшсен өчен, духовканың ишеген ачмыйча торырга кирәк, чөнки банка шартларга мөмкин. Аннан соң гына – духовка ишеген 5 минут ачып тоткач кына банканы духовкадан алабыз.


Яшелчәле тавыкны күләмле тәлинкәгә салып, өстен петрушка үләне белән бизибез.
Ашларыгыз тәмле булсын!
  
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар