Балык көне


Бәрәңгеле балык. Өлешләп туралган сөяксез балык итенә тоз, борыч, лимон согы, үсемлек мае һәм туралган укроп сибеп, 1,5-2 сәгать суык урында тотыгыз. Аннары майонезга чи йомырка, он кушып туглап сыек камыр (кляр) ясагыз. Шуннан соң балык итен камырга манчып, эре угычта уылган чи бәрәңге йомычкасында әвәләгез. Балыкны ике яклап үсемлек маенда кыздырыгыз.
Дүрт өлеш өчен: 600 грамм сөяксез балык ите, 2 бәрәңге, 1 лимон согы,
4 аш кашыгы үсемлек мае, укроп, борыч, тоз; камыр (кляр) өчен: 2 аш кашыгы майонез, 1 чи йомырка, 1 аш кашыгы он кирәк.
Майонезлы минтай. Өлешләп кискәләнгән балык итен майланган табага тезеп, өстенә тоз һәм борыч сибегез. Аннан соң табадагы балык итенә боҗралап туралган суган, эре угычта уылган сыр һәм майонез сибеп, әзер булганчы мичтә пешерегез.
Дүрт өлеш өчен: 800 г минтай ите, 3-4 баш суган, 100 г каты сыр, 8 аш кашыгы майонез, 2 аш кашыгы үсемлек мае, төелгән кара борыч һәм тоз кирәк.
Карабодай боткасы белән балык. Сөяксез балык итен өлешләп кискәләгез. Шуңа тоз, борыч сибеп онда әвәләгез дә һәр ике ягын үсемлек маенда кыздырыгыз. Аннары карабодай боткасын пешереп, майланган табага салыгыз. Табаның уртасын ачып балык тезегез, өстенә кыздырылган суган сибегез.
Шул боткалы балыкка иң элек томат соусы, аннан соң уылган сыр сибегез.
Өстенә атланмай кисәкләре куеп, мичтә 30 минут пешерегез.
Дүрт өлеш өчен: 2 тәрәч балыгы, 1 стакан карабодай ярмасы, 2 аш кашыгы уылган сыр, 2 баш суган, 1 стакан томат соусы, 2 аш кашыгы он, 3 аш кашыгы усемлек мае, 3 аш кашыгы атланмай, борыч, тоз кирәк.
Балыктан — рагу. Үсемлек маен кәстрүлгә салып, уртача утта җылытыгыз. Шуңа тоз һәм туралган суган салып йомшарганчы пешерегез. Аннары суганга кисәкләп туралган бәрәңге, шулпа, помидор һәм 1 стакан кайнар су салыгыз. Шуны көчле утта кайнатып чыгарыгыз да, утны акрынайтып, әзер булганчы томалап пешерегез. Аннан соң балык ите салып, яңадан 8-12 минут (балык үтә күренмәле булганчы) пешерегез.
Алты өлеш өчен: 600 грамм сөяксез һәм кабыксыз балык ите, 3-4 бәрәңге, 400 грамм консервланган помидор, 2 стакан тавык шулпасы, 1-2 баш суган, 1 аш кашыгы зәйтүн яисә көнбагыш мае, ярты чәй кашыгы тоз кирәк.
Балык шарчыклары. Балыкны пешереп кабыгыннан һәм сөягеннән әрчегез дә чәнечке белән изгәләп ваклагыз (иттарткычтан чыгарсагыз да була). Шуңа пешкән бәрәңге яисә бәрәңге боламыгы, чи йомырка, эретелгән атланмай, тоз һәм борыч салып болгатыгыз. Шул катнашмадан зур булмаган шарчыклар ясагыз. Шарчыкларны онда әвәләп, үсемлек маенда кыздырыгыз.
Дүрт өлеш өчен: 500 грамм балык ите, 600 грамм бәрәңге,
1-2 йомырка, 1 аш кашыгы атланмай, 3 аш кашыгы он, 3 аш кашыгы үсемлек мае, борыч, тоз кирәк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
Соңгы комментарийлар
-
16 гыйнвар 2021 - 07:36Без имениЯрты гомереннэн артыгын яшэгэнсен, купкэ тузгэнне , азга гына түз инде, беребез дэ белми күпме яшэячэгебезне, бары Аллахы гына белэ, курэ, ишетэ кунелдэ нилэр барын, гонах кылмый гына яшэсэн жанын тынычрак була, э иреннен бу гадэте кешегә яла ягу була. Бу бик зур гонах. Күңел тынычлыгы намазда. Сабырлыгын өчен савабы ахирэттэ булыр.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
16 гыйнвар 2021 - 09:02Без имениЭйе эби(без дэу эни дип эйтэ идек) бн ускэн балалар барыбер башкачарак шул,тэуфикьлырак дип эйтимме инде.безнен чор балалары башка торлерэк иде шул,хэзергелэр бик эбилэрне тынламыйлар,кыз бала эле эзерэк колак сала сузлэренэ.э малайлар алай тугел икэн.Якын ерак әбекәем
-
16 гыйнвар 2021 - 09:58Без имениСабыр итэ белергэ Иде эти энидэн урнэк булмаган сезгэБайлар да елый
-
16 гыйнвар 2021 - 09:16Без имениТөрмэ, тэкэ дилэр, Башкортостан, Илеш районы.Булат Бәйрәмовны кызык иткәннәр
-
16 гыйнвар 2021 - 09:42Без имениБездэ дэ эбекэй дилэр. Минзэлэ ягы. Эбилэр урамда була ул ди иде курше эби. Минем эбекэйлэр дэ нэкь шундый иде. Гел башта Алла бирса дип сойлэшергэ, бисмилла дип йокларга ятарга, Аллах тагалэнен барлыгына ышандырып устерделэр. Урыннары ожмахта булсын. Икеседэ минем беренче баламны куреп калдылар. И 1ел аралыгы бн китептэ бардылар. Кирэк чакта соеп, кирэк чакта сугеп. Эшкэ ойрэтеп устерделэр. Мен рэхмэтЯкын ерак әбекәем
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.