Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар өчен Рәмзия ӘХМӘДУЛЛИНА яхшы таныш. Аның «Бакчачы Рәмзия» блогын көн саен 60 меңнән артык кеше карап бара.
Блогын нәкъ менә бакча үстерү серләренә багышлавы юкка гына түгел. «Җир эшен кечкенәдән яратам, – ди ул. – Әнием Нурия белән түтәлләр ясап, яшелчәләр үстерә идек. Казанда үз йортыбызны салгач, бакча белән чынлап мавыгып киттем. Яшелчәләр генә түгел, гөлләр үстерергә дә яратам».
Рәмзия – Балык Бистәсенең Олы Әшнәк авылыннан. Белеме буенча укытучы булса да, хезмәтен сәүдә белән бәйли ул. Ире Рифат белән ике малай, бер кыз үстерәләр. Улларының инде үз гаиләләре. Кызганыч, Рифатның гына гомере иртә өзелгән...
Журнал укучыларыбызга бүген тәкъдим итә торган тавык рулеты – Рәмзиянең үзе уйлап чыгарып, күп еллардан бирле яратып әзерләгән ризыгы. «Элек гел заказга пешерә идем. Бәйрәм табыннарына күп сорыйлар аны. Сез дә пешереп карагыз әле, һичшиксез, ошатачаксыз», – ди блогер ханым.
Кирәк
Рулетны караҗимеш белән генә түгел, болгар борычы, кореяча кишер, әстерхан чикләвеге белән дә әзерләргә мөмкин. Кайсы вариант та бик тәмле була.
Эш барышы
Тавыкны юып, яртылаш канатын, койрык бизен кисеп ташлыйбыз һәм түшеннән тотынып, тавык итен сөягеннән аралыйбыз. Моны тавыкның тиресен ертмыйча гына башкарырга кирәк. Рулет өчен кибеттән алган яшь чебеш ите яхшырак.
Сөягеннән араланган итне тактага җәеп салабыз. Тиресе аста кала. Түш итен юкартып кисеп, тиресе күренеп торган, ите юкарак булган урыннарга каплыйбыз.
Итне чүкеч белән тапап йомшартабыз.
Тапаган иткә тәменчә тоз һәм кара борыч сибәбез.
Юка гына итеп аджика ягабыз.
Аны яратмасагыз, якмаска да мөмкин, ләкин аджика белән тәмлерәк.
Сарымсакны пресстан чыгарып яки вак угычтан уып ит өстенә сибәбез.
Төше алынган һәм яхшылап юылган караҗимешләрне бер-берләренә терәп, тавыкның муен ягына бер генә рәт итеп тезеп чыгабыз.
Итне караҗимеш тезелгән ягыннан тотынып, тәгәрәтеп төрәбез. Мөмкин кадәр тыгызрак итеп төрергә тырышыгыз.
Җиңсәне 40 см озынлыгында кисеп алып, урталай ярабыз. Шуңа рулетны куеп, тыгызлап төрәбез. Баш-башларын һәм уртадан ике җиреннән бәйлибез, берничә җиреннән тишкәлибез.
Рулетны табага куеп, таба төбенә 1,5 см булганчы су салабыз һәм 180 градуслы мичтә 50 минутлап пешерәбез.
Мичтән алгач, тәмам суынып беткәнче, өстенә сулы банка яки сулы кәстрүл куеп торабыз.
Суынган рулетларны 1,5 см калынлыгында кисеп, яшелчәләр белән бизәп табынга чыгарабыз.
Ашларыгыз тәмле, табыннарыгыз мул, еллар имин булсын!
Фото: Анна Арахамия. Видео: Лилия Гәрәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк