Американча иртәнге аш

Иделияне кемнәрдер «Татарстан-Яңа гасыр» каналындагы «Яшьләр тукталышы» тапшыруының алып баручысы буларак хәтерлидер. Кемгәдер ул татар эстрадасына яңалык булып килеп кергән җырлары белән таныш. Экраннардан ник юк булды, дисәк, Иделия Америкага ук китеп, Майамида яши икән. Бәйсез компания белән килешү төзеп, Америкада җырлар яздыру белән мәшгуль. Бүген ул «Сөембикә» укучыларына Майами-ларның бик яраткан иртәнге ашын әзерләп күрсәтә (гәрчә америкалылыр үзләре ашарга әзерләми, кафеларда туклануны хуп күрә икән). Әчкелтем бу ризык йокыны ача, күңелне күтәрә.
Кирәк:
(бер кеше өчен)* 1 әзер күзикмәк (калынрак булса әйбәт);
* 1 кызыл помидор;
* ярты баш суган (кызылы яхшырак);
* 1 кисәк татлы борыч;
* 2 йомырка;
* 5-6 шампиньон;
* 1 тәгәрмәч халапиньо дигән яшелчә (ачы борыч белән алыштырып була);
* 50 г каты сыр;
* 0,5 бал кашыгы лимон суты;
* зәйтүн мае;
* аштәмләткеч үләннәр.
Эш барышы:
Иң элек яшелчәләрдән соус әзерлибез. Моның өчен помидор, суган, аштәмләткеч үләннәр һәм орлыгыннан арындырылган баллы борыч белән халапиньоны бик вак итеп турыйбыз.
Туралган яшелчәләрне бер савытка бушатып, тәменчә тоз сибәбез. Лимон суты һәм 1 бал кашыгы зәйтүн мае салып, бик яхшылап болгатабыз.
Эре итеп туралган гөмбәләрне майлы табада кыздырабыз. Гөмбә әзер булгач, йомыркаларны сытабыз, тоз сибәбез. Тәбәне сыеклыгы беткәнче болгата-болгата кыздырабыз.Йомырка өстенә сыр уып сибәбез.
Күзикмәкнең бер читенә иң элек гөмбәле тәбәне салабыз. Аның өстенә соусны түшәп, күзикмәкне тәгәрәтеп төрәбез.
Коры табаны кыздырып, төргәгебезне шунда салабыз һәм ике ягын да җиңелчә генә кызартып алабыз.
Табынга аны урталай бүлеп чыгарабыз. Янына кибет каймагы куябыз.
P. S. Бу ризыкны үзегез яраткан теләсә кайсы яшелчәдән әзерләп була. Гөмбә урынына ит ризыклары куллансаң да ярый.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.