Логотип
Уңыш серләре

«Ак чәчәкләр» – татар табибына һәйкәл ул

Наилә ПОТЕЕВА-ФАТЫЙХОВА, югары категорияле табиб, Әстерхандагы «Сөембикә» берләшмәсенең беренче рәисе, «Сөембикә беләзеге» иясе. 

«Ак чәчәкләр» фильмын гомерлек табиб һәм 25 еллык стажлы милли хәрәкәт әгъзасы буларак та карадым. Кино мине яшьлегем эзләре калган Казан дәүләт медицина институтында калган сукмакларга алып кайтты... Кино төшерүдә кемнең өлеше кергән, чиксез зур рәхмәтемне белдерәм. Мединститутта бездән алда укып чыккан студентлар: «Габдрахман Әбсәләмовны Финанс институты тавыннан үзебезнең төп корпуска  җәяү менгәндә еш очрата идек. Кулында һәрчак портфеле була, күрәсең, шул якта яшәгән. Без, авылдан килгән татар  кызлары аны күрү өчен генә кайбер вакыт шул араны җәяү уза идек. Ул да мединститут студентларының бу гадәтенә күнеккән: бу очрашу ике як өчен дә күңелне күтәрә торган бер вакыйга иде», – дип сөйли иделәр.

Без институтта укыган елларда татар теле Казанда бөтенләй бетеп бара иде. Алты ел эчендә безнең тулай торакка бер генә дә татар артистының, язучысының да килгәне булмады. Килсә дә, аудитория җыя алмаган булырлар иде... I-III курсларда «Татарстан яшьләре» газетасын тулай торакка яздырып алган кеше институт тарихында бердәнбер булдым. Яуширмә мәктәбе комсомол оешмасы секретаре булып торганда да, «Татарстан яшьләре»н гел эшемдә куллана идем – газета миңа бик якын булганга, аннан институтта да аерылмадым. 
II курста гистологиядән практик дәресләрне доцент Бурнашева Дилбәр Вафовна алып барды. Татарчасы чамалы булса да, татар мәктәбе тәмамлап  килгән балаларга күз карашы рәхимле, мәрхәмәтле, үзе дә бик матур иде. Мин аңа: «Галимә татар хатын-кызы менә нинди була!» – дип  сокланып карап тора идем. Икенче курс ахырында клиник фәннәр, бөтенләй башка дөнья башлана (мединститут студентлары арасында «анатомия фәнен биргәч кенә студент булып санала аласың» дигән гыйбарә яши). Группаның  да  анатомиядән башка нәрсәләргә дә күзе ачыла, лекция, дәрес араларында дөнья, рус әдәбияты, сәнгате турында еш әңгәмәләр булып ала. Гадәттә, мединститутка дөньяга киң карашлы студентлар җыела. Без укыган елларда институтта Татарстан медалистларының 33 проценты укый иде. Курста бер группа – медалистлар, бер-ике группага казанлылар – Казанның ул вакытта атаклы инглиз мәктәбен бетереп кергән студентлар җыела. 

Казан мединститутын тәмамлап, дәвалаучы табиб булып киткәннәрнең  һәрберсенең юл башы – альма матер – Ленин  тукталышында урнашкан «Старая» клиникадан башланды. Икенче курста без шунда беренче тапкыр студент буларак хастаханә һавасын суладык, клиник кафедра  профессорларының лекцияләрен тыңладык, гомуми хирургиядән авырулар янына бардык. Мин ул клиникада гомуми хирургия кафедрасы студентлары түгәрәгендә фәнни-гамәли эш белән шөгыльләндем, чыгышлар ясадым. (Ул мизгелләрнең фоторәсемнәре бездән соң да әле озак гомер кафедра  стендларында эленеп торды). Урта буйлы, җыйнак гәүдәле, кеше күзе төшәрлек камил йөзле, пөхтә, ыспай киенеп йөрүче ассистент Гаффаров турында студентлар: «Ул –  «Ак чәчәкләр»дәге Мансурның прототибы», –  диләр иде. Мин шул «Мансур» белән фәнни конференциягә чыгыш әзерләдем, слайдлар ясадык. Профессор Измайлов, Гаффаров һәм мин – бер-беребезне тулыландырып зур конференциядә чыгыш ясадык. Ел буе мине укыткан, рефератлар язарга, аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәткән профессор да, ассистент та, үзем дә канәгать калдык. Гомуми хирургиядән имтиханга да мин «Мансур»га эләктем, бөтен сорауларга да яхшы итеп җавап бирдем. 

III курста «Эчке авырулар пропедевтикасы» фәнен Карл Маркс урамы буенча Кремльгә төшкәндә урнашкан хастаханәдә үттек. Кафедра  җитәкчесе лекция укыганда, урта яшьләрдәге бер ханым тактага плакатлар алып чыгып элде. Лекция вакытында студентлар арасында аның турында «Гөлшаһидәнең прототибы» дигән сүз китте. Безнең чыгарылыш альбомында ул ханымның фоторәсеме куелган: зыялы, матур йөзле татар хатыны, фамилиясе Д. К. Ходжаева дип язылган. Өстендәге костюм якасына ул вакытларда бик сирәкләр генә тага алган чәшкә яка бизи. 

Казан мединституты гомергә данлыклы булды, безне абруйлы профессорлар, укытучылар укытты. Укытучыларыбыз безгә медицина фәннәрен генә өйрәтеп калмыйча, әдәп-әхлак, тәрбия, этика, деонтологияне да җаныбызга сеңдерә иделәр. Ректор Хәмитов Ханиф Сабир улы лекцияләрне авызына каратып торырлык итеп укый иде. Деканыбыз Бөек Ватан сугышы ветераны Валитов Сөләйман Сафа улы да кешелекле, мәрхәмәтле зат иде. Бигрәк тә тулай торакка урнашканда үзенең студентларына булышырга тырыша, безне профкомга, хәтта ректорга кадәр җитәкләп алып керә иде. Санитария факультеты деканы И. Мөхетдинов үзенең студентларын балалары кебек якын күрә, студентларын исеме белән белә – андый декан башка булмагандыр. Озын чәчле татар кызларына: «Кара аны, чәчеңне кисмә», –  дия торган иде. Бер тапкыр зачетка әзерләнеп, төн буе укып чыктым, 2-3 сәгать йоклап алыйм дип яткан идем, соңга калынган. Урамга чыгып такси туктаттым, башымда үз уйларым, соңга калдым бит, салондагыларга карамыйм да. Институтка килеп җиткәч, машинадан минем белән Мөхетдинов абый да чыкты, таксистка минем өчен дә түләп китеп тә барды: рәхмәтемне дә әйтә алмыйча, карап калдым... 

30 елдан соң да хәтердә сакланган кайбер укытучыларыбызның фамилияләрен атап үтәм: микробиолог Кәримова Зәйнәп, акушер-гинеколог Якупова Зәйнәп, балалар хирургы Рокицкий Михаил, кардиохирург Медведев Николай, педиатрлар: Романова Н., Сватко К. А., терапевт: Әмиров И., паталоганатом Добрынин В.А. психиатр Менделеевич М., невролог Попелянский Я.Ю., онколог Сигал, уролог Садыйков Э. һ.б. Татарстаннан бик еракка чыгып киткәнгәдер инде, студент елларымны, Казан дәүләт медицина институтын, укытучыларыбызны бик сагына идем. Элек тормыш байларга һәм ярлыларга бүленмәгән, кешеләр дә гадирәк иде. Безнең группада  күбесенчә Казан кызлары укыды, алар безне өйләренә кунакка да чакыра иделәр. Рәттән ике Яңа елны группадашыбыз Диләрә үзләрендә, әти-әниләре белән каршыларга тәкъдим итте. Шулай итеп, без Татарстан сәламәтлек саклау министры Иршат Мөхетдинов өендә, аның белән бер табында утырдык. 

Җәй көннәрендә студентларның төзү отрядлары белән Молдавиягә, Әстерханга кадәр барып җитә идек. Без, авыл кызлары, студент  вакытта колхозга бәрәңге җыярга баргач, студент отрядларында, тулай торакта еш булмаса да, «Гөлшаһидә» җырын  җырлый идек. Студент елларыбыз шулай күңелле, гомергә истә кала торган вакыйгалар белән үтте. 

Институтны тәмамлап, саф татар район үзәгендә эшләрмен дигән идем. Язмышта башкача язылган күрәсең... Үзем кебек табибка, әстерхан татары  Потеев Али Рафикъ улына кияүгә чыктым. Замана таләбенә туры килерлек табиб булыр өчен гомерем буе башкаланың зур медицина үзәкләренә кайтып-кайтып укырга туры килде. Съездларда, симпозиумнарда, конференцияләрдә дөньяның мәшһүр медицина белгечләре белән аралаштым, фәнни эшләрем белән чыгышлар ясадым. Әстерханда клиник ординатурада профессор А. Н. Дайхеста, Мәскәүнең Н. Н. Бурденко исемендәге нейрохирургия институты директоры А. Н. Коноваловта, профессор Н. С. Благовещанскаяда, Санкт-Петербургның Поленов исемендәге неврология, Киевның Коломейченко исемендәге институтларында белемемне күтәргәндә, медицина өлкәсендә дөньякүләм ачыш ясаган, дан яулаган галимнәрне күреп, аларны, соклану катыш әрнү белән «татарның да шундый зур шәхесләре кайчан үсеп чыгар» дип тыңлый, алардан нәрсәгә булса да өйрәнеп калырга тырыша идем. Татарның гомерлек кара эш аты булып күмер чабулары, нефть чыгарып, Каспийда балып тотып йөрүләре, безнең заман татарының базарларда  чиләнүе мине бик нык кимсетә, тынычлык бирми иде. 

Әстерханда  даны еракларга таралган, 100 еллык тарихлы неврология һәм нейрохирургия буенча эшләүче  Н. И. Аламдаров исемендәге өлкә клиник хастаханәсенә өлкә күләмендә бердәнбер белгеч-отоневролог булып эшләдем. Чал чәчле, абруйлы яһуд табиблары, кафедра хезмәткәрләре арасында үз урынымны яулау өчен тормыш миннән сәгать механизмы  кебек төгәл, башкалардан бер башка өстен булуны таләп итте. Тормыш серләренә үземнән олыраклардан, көчлерәкләрдән, белемлерәкләрдән өйрәндем. Көнчыгыш философиясен укыдым. Авырулар янына палаталарга кергәндә татар табибәсе буларак, ике телдә исәнләшеп кердем. Клиникада эшләүче шәфкать туташларының, буфетчицаларның, санитаркаларның күбесе төрки халыктан. Алар белән үзара  татарча исәнләшү гадәтен сеңдердем, кирәк чакта алар миңа киңәшкә йөриләр, кирәк урында аларны яклап чыгам. Төрки халыктан булган авырулар, бигрәк тә, олы яшьтәгеләр белән үз телләрендә сөйләшәм. Ординаторлар бүлмәсенә кергәндә хезмәттәшләремә: «Исәнмесез, әссәләвәгаләйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтү!» – дип сәлам бирәм. Еллар буе тамган тамчы таш яра дигәндәй, рус телле табиблар: «Исәнмесез», ә инде гарәп илләрендә эшләп кайтканнары: «Вәгаләйкум әссәлам», дип җавап кайтара. Үзем белән эшләүче табибларга авыру белән ана телендә сөйләшүнең нинди әһәмияткә ия икәнен аңлатам. Мин клиникага эшкә килгәндә авырулар белән татарча сөйләшү – моңарча күрелмәгән хәл иде.  Татар телен камил белгәч, Әстерханда башка төрки телләрне, гореф-гадәтләрне үзләштерү җиңел булды. Татарча сөйләшүче табиб та була икән, дип  татар, нугай, төркмән, казакъ авылларында  көтеп алалар иде. 

Өлкә табиблары арасында абруй, авырулар арасында ихтирам яулап, үз эшенең остасы булып җитешкәч, мине коллектив бердән-бер кандидат итеп  Әстерхан өлкә бәйгесенә тәкъдим итте һәм мин, зур өстенлек белән җиңеп чыгып, «Әстерханның иң яхшы ел табибы» исемен яуладым. 

Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы, медицина фәннәренең Россия академиясе, медицина хезмәткәрләренең профсоюзы, «Медицинская газета» үткәргән «Россиянең иң яхшы табибы» конкурсында җиңеп чыккач (2002) исә, мине Мәскәүнең «Президент отеле»ндә котладылар. Татарлардан без Әнвәр Свергузов (Белгородтан) белән икәү идек. «Медицинская газета»  үткәргән «Түгәрәк өстәлдә» профессор Акжигитов Гаяс Насыбулла улы, журналист Хисамов Альберт Илдус улы: «Сез икегез, татарлардан гына түгел, туган төрки халкы тарихында беренчеләр», – дип каршы алдылар. Ана телендә сөйләштек, фоторәсемгә төштек. «Татарлар уңган, бердәм халык, Президентыгыз Минтимер Шәймиев үзе беренче чиратта сезгә һәр яктан да үрнәк булып тора», – дип, безгә сокланып карап тордылар.
Безнең милләт белән кызыксыну көчле, калганы – үзебездән тора. Татар дигән атыбыз бар, дөнья халкына үзебезне бары тик эшлекле сыйфатларыбыз белән генә таныта алабыз. Әстерхан татарлары, бигрәк тә олы яшьтәгеләр: «Балакай, зур рәхмәт, татарның эш аты гына түгел, зур, укыган кешеләре бар икәнен дөньяга таныттың», – дип кочаклап алалар иде.  

Дөнья гел алга бара, медицина фәне нык үсештә, фән белән беррәттән  практик медицина да үзгәрешләр кичерә. «Ак чәчәкләр» фильмында хроник тонзиллиттан йөрәгендә тайпылышлар килеп чыккан авыру бер табибтан икенчесенә йөри-йөри инвалидка әйләнә. Дөрес диагнозны профессор Әбүзәров кына куя. Ул диагнозны хәзер практик гамәл белән шөгыльләнә башлаучы яшь, гади бер поликлиника табибы 5 минутта куя, андый өзлегүләр китереп чыгармас өчен профилактика чаралары күрелә. Соңгы уньеллыкта Россиядә күпләп йөрәк-кан тамырлары хирургиясе үзәкләре ачылды, шулар арасыннан Татарстанда эшләп килүче үзәкләр иң алдынгылардан санала.

Безнең әти үз вакытында авыл мәктәбен гел «бишле»гә генә бетереп, Чистай медицина училищесына фельдшерлыкка укырга кабул ителә. Кызганыч, сугыш башланып, 2 нче курстан армиягә алына. Әтинең сызган юлын безгә – балаларына дәвам итәргә язган икән. Гаиләдә, килен-кияүләрне дә кушып, дәвалаучы табиблар күп. Улыбыз Мансур Әстерхан медицина институтын кызыл дипломга бетерде, исеме студентларның «Алтын фонд»ына кертелде, 6 курста РФ Президенты стипендиаты булып укыды. Мин баламның үз милләтенә, Татарстан халкына хезмәт итүен бик теләдем һәм укып бетергәч, Чаллыга алып килдем. 5 нче шәһәр хастаханәсенең баш табибы, хирург, медицина фәннәре кандидаты  Илдар Хайруллин кулы астында хирургия буенча интернатура үтте. Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау департаменты һәм баш табиб Илдар Индусовичның тәкъдиме белән Мәскәүдә клиник ординатурада укып кайтты. Хәзер Чаллы БСМПсында   кардиохирург булып эшли. Сүз уңаеннан әйтеп узыйк: Әстерханда (гомумән Рәсәйдә) баланы ана телендә сөйләшергә өйрәтү, милли аң үстерү ифрат та авыр нәрсә. Мин улыма аны тугач ук сеңдерә башаладым. 1 нче класска кергәнче, Казаннан алып кайткан «Әлифба»ны, «матур язу»ны үттек, шигырьләр, әкиятләр өйрәндек. Гаиләне дә үзе кебек табибә – Казан медицина университетын тәмамлаган Сәлимова Гүзәл белән төзеде. Оныкларда матур яңгыравыклы татар исемнәре: Ислам, Инсаф. Табиб булып эшли башлаган чорында авырулар белән үзеңне ничек итеп тотарга,  сөйләшергә өйрәтеп, улыма даими киңәшләр биреп килдем. Олы яшьтәге татарлар белән үз телеңдә сөйләшсәң, авыруның күңеле күтәрелеп китә, сиңа якыная, ышаныч белән карый башлый, палатага кергәнеңне көтеп тора, дидем. 

Табиб – һәр җәмгыятьнең көзгесе ул. Элеккеге земский табиблар  авыруларны дәвалау эшеннән башка, мәгърифәтчелек, җәмәгать эшләре белән дә шөгыльләнгән. Әстерханда үткән 30 ел гомеремнең 25 елы милли хәрәкәт белән бәйле. Казанның 1000 еллыгыннан кайткач, үземнең эш урынымда коллективны җыеп, Казанда күргән-белгәннәрен сөйләдем. 49-50 яшьтә намаз укый, ураза тота башладым: администрация, коллектив, авырулар хөрмәт белән карый, беркем дә ник болай киенеп йөрисең, дип кисәтмәде. Ураза гаетләрендә хезмәткәрләр өчен эш кабинетымда табын әзерләдем. Кул астына килеп кергән татар, нугай, казакъ, төркмән  милләтеннән булган авыруларга дарулар белән беррәттән, Корьән сүрәләре белән дә дәваланырга өйрәттем, ислам диненең асылын төшендердем. Нейрохирургиянең реанимация бүлегендә кома хәлендәге, дөньядан китеп баручы авырулар колагына шәһадәт әйткәндә, Корьән сүрәләрен  кычкырып укыганда миңа табиблар да, шәфкать туташлары да комачауламады. 

25 ел буе милли хәрәкәтнең үзәгендә хезмәт куйсам да, мин беренче чиратта табиб булып калам. «Ак чәчәкләр» киносын  да татар табибларына һәйкәл  кебек кабул иттем. 2011 елның июнендә Әстерханда татар җәмгыяте белән концерт оештырган идек, ул медицина хезмәткәрләре бәйрәменә туры килде.  Сәхнәдә «Гөлшаһидә» җыры яңгыравын да теләгән идем. Кызганыч, бу җырны башкаручы гына түгел, хәтта ишетүчене дә табып булмады... 

Мин үзем тормышны җырлар белән үттем. Авырулар яныннан кабинетыма кайткач, 5-10 минут булса да, чәй эчеп алырга тырышам һәм еш кына  «Гөлшаһидә» җырын көйләп ала идем. Шуңа да, фильмның кайбер җирләрендә артистларга кушылып уйнап киткән кебек булдым: Гөлшаһидә, бу урында болайрак, Мансур син болайрак уйнасаң, чын табибларча чыгачак,  кыюрак, тәвәккәлрәк уйнагыз дип, күңелем белән очынып утырдым. Кыскасы, «Ак чәчәкләр»не яратып, үз итеп кабул иттем. Дөрес, китапның авторы Г. Әбсәләмов белән табиб буларак бөтенләй дә килешмәгән урыннар да бар.  

Профессор Янгураз зур белемле, тәҗрибәле, никадәр яшь хирурглар әзерләгән алтын куллы табиб. Китапта үзен яртык яратучы, тәккәббер, исемен алда йөртү өчен кул астына килеп эләккән авыруларны корбан итеп, зур түбәнлекләргә баручы итеп күрсәтелә. Бу гамәл табиб исеме белән сыешмый, һәрхәлдә, мин табиблык чорымда андый нәрсәне күрмәдем, ишетмәдем. Табиб та кеше, аның да үз холкы, үз характеры, әмма кирәк вакытта ул һәрчак авыруга ихластан ярдәм итәргә ашыга. Табиб шулай  тәрбияләнгән, табиблык сыйфаты аның канына сеңгән, яшәү рәвешенә әверелгән. Тормышта очраклы кешеләр медицина институтына кереп, диплом алып чыгарга мөмкин, әмма алар үзләре аңлап, берничә елдан безнең арадан китә. Башкаларны дәваларга алынган кеше чиста күңелле, миһербанлы, шәфкатьле, булырга тиеш.  

1) «Россиянең иң яхшы табибы»н котлау мизгелләре (Мәскәү, 2003 ел) 




2) Борынгы татар ханлыгы – Хаҗитархан җирлегендәге кабер ташларын 2006-2008 елларда фотога төшереп калырга өлгердем. Нариман районы, Привожье авылы тирәсе. Хәзер бу урыннарга йортлар салдылар. Ташларны беркем дә җыеп куймады.
    



3) Казан профессоры Ганиева Флера Әкрәм кызы Әстерхан татарлары арасында әдәби кичәдә: Хәсән Туфан иҗаты буенча мастер-класс бирә. 


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар