Логотип
Уеннар

Парын тап

Әлеге сәхифә яшь әниләр өчен кечкенә генә ярдәмлек буларак уйланылды. Анда балаларның игътибарын, фикерләвен, хәтерен үстерә торган уеннар тәкъдим итәбез.

 Мондый биремнәрне төрле вариантларда башкарырга мөмкин. Һәр вариантны бала үзенә бер уен буларак кабул итә. Рәсемнәрне принтердан чыгарып, ламинацияләргә кирәк.

  • Бала рәсемдә сурәтләнгәннәрнең парын табарга һәм аларны сызык белән тоташтырырга тиеш.
  • Охшаш объектларны әйләндереп ала һәм аларны сызык белән тоташтыра. Әгәр бала белән төсләр өйрәнсәгез, аннан һәр парны аерым төс белән әйләндерүен сорарга була. Тагын бер вариант: һәр парны аерым бер геометрик фигура белән әйләндереп алу.
  • Икенче сурәтне кисеп, 8 карточка ясарга да була. Аларны бала алдына тезеп, истә калдыруын сорыйбыз. Аннан, карточкаларны әйләндереп каплап, һәрберсенең парын таптырабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар