Логотип
Уеннар

Җимешләрне сана

Бу бирем сабыегызны гаҗәеп саннар дөньясы, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр белән таныштырырга ярдәм итәчәк. Бирем гади, ләкин бик файдалы. Ул баланың игътибарын, логик фикерләвен үстереп, санау күнекмәләре бирә.

Рәсемдә төрле җиләк-җимеш ясалган. Аларның һәркайсы ничәү икәнен санарга һәм янындагы шакмакка шул санны язарга кирәк. Әлеге бирем баланың күзәтүчәнлеген үстерергә һәм предметларны төрләргә аерырга өйрәнергә булыша.

 

Бу рәсемне принтердан чыгарып, ламинатор аша уздырсагыз, өстендә маркер белән эшли аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар