Логотип
Уеннар

Гирлянда

Әлеге сәхифә яшь әниләр өчен кечкенә генә ярдәмлек буларак уйланылды. Анда балаларның игътибарын, фикерләвен, хәтерен үстерә торган уеннар тәкъдим итәбез.

Дүрт гирлянда үрнәген һәм аерым шарларны кисәбез. Балага гирлянданың каркасын биреп, беренче үрнәкне күрсәтәбез һәм шарларның тәртибен истә калдыруын сорыйбыз. Үрнәкне каплап, балага шарларны хәтердән тезәргә кушабыз. Ялгышса, ярдәм итеп җибәрәбез һәм кабаттан тездерәбез.

Барлык шарларның тәртибен истә калдыру кыен булса, гирлянданы яртылаш кына каплыйбыз. Балалар уенның гадиеннән башлап, катлаулыга таба барырга тиеш.

Рәсемнәрне ламинацияләргә кирәк һәм кәгазь өстеннән ак тактага яза торган маркер белән буярга, аны сөртергә һәм кабат буярга була.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар