Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Янәшәдә генә

Гариф өенә ашыкты. Тиз генә капкалап аласы да китәсе бар. Әле полиция бүлеге башлыгының ярдәмчесе булып эшли башлавына ярты ел чамасы гына. Гадәттәгечә, эш муеннан. Җитмәсә, бүген пресс-конференция була дип кисәттеләр, аңа да керми ярамый. Кайтып  тормас та иде, әнисенә дип алган күчтәнәчләрен өендә калдырган, авылдашы аша биреп җибәрәсе иде. Бер айдан бирле кайтканы юк авылга. Юкса, өч сәгатьлек юл бит инде. Һаман шул эш тә эш. Үлгәннән соң да  өч көнлек эш кала ул, дияргә ярата  әнисе. Шулаен шулай да...Алла бирса, бу атна ахырында ничек тә ычкынырга эштән, үпкәләп ята күрмәсен тагы әнкәй.
Подъезд ишеге төбендә ул чак кына Монах белән бәрелешмәде. Гел кара киемнән йөргәнгә шулай атаганнармы аны, белми. Нәрсә-нәрсә, руханилыктан ерак  инде ул, сүз дә юк. Һәрчак төксе йөзле, какча гәүдәле бу шапшаграк бәндәне биредә беркем дә өнәми. Беркем белән дә аралашмас, сәламеңне алмас, ачылып сөйләшмәс бер адәм шунда. Ник Монах? Чурт белсен инде аларныкын. Анасы белән икәү генә яшәп яталар. Анысы ачык кына марҗа  үзе: авырмаган көннәрендә озаклап подъезд төбендәге эскәмиядә утыра, башкалар шикелле үк ләчтит сатарга да ярата бугай. Малаеннан зарлангалый диләр кайбер ахирәтләре. Тора-торып сәерләнә дә куя икән, бер карыйсың – чәчәгем, бер карыйсың... әллә нәрсә шунда. Усаллана, хәтта явызлана икән. Әле соңгы араларда эшләми дә, ди. Нинди акчага яши икән? Участковый белән сөйләшергә кирәк әле, күз- колак булсын. Эчәренә анасыннан акча даулап, тавышлана торган гадәте бар икән. Гарифның өйдә торганы булмагач, үзенең ишеткәне юк. Күрше әбиләр хатынына сөйләгән.
Әлфия дә, аллага шөкер,   акыллы  хатын булды. Бу яктан да бәхете булды Гарифның. Ата-ана сүзеннән чыкмады: үз тиңен сайлады.Яшьлек юләрлеге белән сөйкемле сөяк Наташага баш-аягы белән гашыйк булып йөргән чаклары булды булуын. Аздан гына әнкәсен марҗа кодагыйлы итмәде. Сөйгәненең  кайнарлыклары турында бер танышының авыз суы корытуын ишетеп кенә акылга килде, өйләнми калды. Әлфиясе белән бер авылдан алар, телне- динне хөрмәтләп яшиләр. Балаларны гына тирә- юньдәге мохит йогынтысыннан саклап бетереп булмый менә, шунысы эчне пошыра. Бакчада да, мәктәптә дә гел урысча булгач, уйлаулары да урыслаша хәзер, хет каравыл кычкыр! Әллә нәрсә шунда: үзеннән –үзе балаларга ияреп син дә урысча сөйләшә башлыйсың. Әбиләренә дә “бабуля”га күчеп баралар бит, оятына каршы. Ә Гариф өчен “бабуля” дигәндә, күз алдына әнә шул көрән яулык бәйләгән күрше марҗа әби  килә дә баса инде менә, һич кенә дә ак яулыклы, теленнән “бисмилласы” төшмәгән ак күңелле әнисе Мәрзия түгел. Юк, катырак торасы булыр балаларга карата. Әлфиягә дә ныгытып әйтеп куярга кирәк, азмыни гыйбрәт өчен үзебезнең татардан туган Вәсилә-Василисалар, Глеблар да Романнар? Туган-тумачаның кайсына карасаң да, хәлләр бер чама. Авылдагыча иркенләп татарча  җырлашып, гәпләшеп утырырлык кеше дә калмый бугай инде.
Гариф уйлана-уйлана тугыз катлы йортның сигезенче катына күтәрелде.
 
***
Монах кушаматлы Николай ачулы иде бүген. Анасына җен ачулары чыкты аның! Хмм... Җен ачуымы? Менә шул җеннәрнең Николай белән сөйләшүенә ышанмый да инде анасы.Ә тегеләре ачыктан-ачык йөриләр бит инде.Ничек күрмәскә була аларны! Ничек ишетмәскә була!
Теге психиатр да ышанмаган иде башта. Алдагы атнада шул җеннәр үзәгенә үткәнгә күрә барды анысына. Кайбер көнне барабаннарын кагып теңкәгә тияләр, колагыңны яңгыратырлык зәһәр тавышлары белән үз көйләрен сузалар. Әйтәм мин аларга, яратмыйм сезнең көйне, тыңламаячакмын да, дим. Шаркылдыйлар гына. Имеш, нинди көй уйнауны мин билгеләмим икән. Әни безнең сөйләшүне тыңлап торган да, шаштыңмы әллә дип бармагын чигәсе янында боргалаган була. Үзе ул юләр! Каршында шәрә җеннәр биешә, яшелле-зәңгәрле тавышлар белән чинашалар- ул ишетми буламы?!
Психиатрга барасы түгел иде дә, имеш, теләсә нинди тавышны бер ишетүдә юкка чыгара, дип ышандырып җибәрделәр. 
- Кил әле, тыңла,- мин әйтәм. – Ишетәсеңме?
Психиатр колагыма  иелеп-иелеп тыңлады.Башта ишетмәде, ахры. Ул кот очарлык тавышны ишетми калып буламы, аннары үзе дә ышанды:
-Ишетәм, дөрес икән, - ди.
- Ишеткәч, сызгыр, сызгырырга кушалар бит, -дим.
Сызгырды да бетте тавышлар, алдамаганнар икән, җеннәрне тыңлата белә. Уң колакка сызгыргач, туктамаганнар иде әле, сул ягына да сызгырып җибәргәч, тындылар мөртәтләр.  Тагын килерсең, дигән була. Ул әйткән  белән тиктомалдан психиатр янына йөрергә юләр түгел лә. Җеннәр котырып биешкәндә барырга булыр.Менә бүген дә кайсыдыр җеннең туена әзерләнәләр, бугай.Иртәдән барабаннарын кага башладылар. Андый вакытта эчкә алганда да ярап куя вакыт-вакыт.Юкка шайтан суы, димиләрдер. Акчасы гына юк. Анакай кысмыр, каһәр; беләм бит акчасы барлыгын, пенсиясен китерделәр генә. Бирми, имеш. Ради Христа дигәнне дә аңламый, бәгырьсез.Үкенер, анысы,  үкенер...
Николай ачудан тешләрен шыгырдатып куйды. Аяклары кая алып китте, шунда юнәлде ул. Барды да барды, барды да барды. Җилкәгә үк төшеп утырган авыр яңгыр болытларының озакламый туарылып китүен дә тоймады. Өсте-башы чыланды, авырайды.
Битенә көзге җил белән чәбәкләгән салкын яңгыр тамчылары аңга китердеме, өянәге уздымы, ул акрынлап кына урамда ярыйсы ук салкын булуын сизде. Аннары үзенең киемнәренең  манма суга  әйләнгәнен аңлап алды. Аннары тротуар буйлап нигә, кая баруын аңышмый торды.Һәм ... Кинәт ул барысын да исенә төшерде, аякларына килеп ябышкан иләмсез шом атларга ирек бирмичә шып туктатты да бөтен тәнен куырып курку дулкыны йөгерде. Газ плитәсе! Әнисе... 
Өлгермәде ул... 
Өенә җитәргә иллеләп адым калганда, колактондыргыч көчле тавыш, шул тавыш белән бер үк мизгелдә кузгалган җимергеч дулкын шизофрениядән интеккән Николайны  юлдан алып атты. Гөҗләгән башында янә котырынган шайтаннар улашуын ишетсә дә, яшәгән йортының тулы бер подъезды юкка чыгуын да, ашыга-ашыга узучы “Ашыгыч ярдәм” машиналарының тавышын да ишетми иде инде ул.Үкенечле үлемнәр  исемлегенең тулылануына шатланган җеннәргә корбаннар җитәрлек иде әле.
 
Күңеленә  ниндидер шом йөгереп, намазын саташтырып җибәргән ялгыз карчыкка көчләре җитәрлек түгел иде...

фото: http://pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар