Сабак бирмәгән “тырмалар” - 2

Башы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/tvorchestvo-chitateley/?id=5030
2.Табылу
Интернет челтәрендә күпме генә казынсам да, бөтен осталыгымны җигеп тикшерү эшләре алып барсам да, кызыбыз суга төшкәндәй юк булды. Элекке дуслары- танышлары белән күптән аралашмый, авылда шулай ук якын дуслары булмаган икән. Әллә югалды дип, полициягә гариза язарга микән дип уйлый башлаганда, Миңзифа апа шалтырата:
-Айсылу, җай табып безгә килеп кит әле. Зилә кайтты бит. Беркем белән дә сөйләшми. Бәлки, син сөйләштерә алырсың. Серләрегез килешә иде ич сезнең.
Миңзифа апа дөрес әйтә. Кайчандыр серләребез килешә иде безнең. Беркем белән бүлешмәгән серләрен миңа сөйли иде ул. Яшьрәк чакта. Әле беребез ике бала анасы, икенчебез , кызлар әйтмешли, “тауар” булып йөргән чакта да миңа гына сөйләгән сүзләре күп булды аның. Ләкин бит... шуннан соң аралар бераз ерагаеп китте түгелме соң? Дүрт ай буена бер хәбәр дә бирми яткан икән, димәк, элекке якынлык юк инде. Кызыбызның үз дөньясы, һәм ул анда беркемне дә кертергә җыенмый. Шулай уйлана-уйлана, машинамны кабыздым да очтым Миңзифа апайларга. Иң мөһиме: исән-сау бит, табылган!
Зилә шул ук та, шул ук түгел дә кебек тоелды миңа. Бераз суырылып киткән, йөзләре агарыбрак, күзләре тоныкланыбрак киткән, димме. Мин бер ел элек күргәндәге гашыйк хатын-кыз түгел иде инде бу. Сөйләшүләре дә кырт та пырт. “Әйеме”гә “әйе”, “исәнме”гә “исән” дип кенә җаваплый.
Миңзифа апай белән чәй янында ничек кенә сөйләштерергә тырышсак та, ачылмады кызыбыз. “Минем турыда сөйләшмибез, ярыймы?” дип, баштан ук киртә куйды да шуннан чыкмады. Төрле вак-төяк турында сөйләшкәләп утырдык та балконга чыктык. Миңзифа апайның намаз вакыты кергән, ул намаз хәстәренә кереште.
Урамда- язгы кичнең каймак кебек куе һавасын сулый-сулый, бар тереклекнең яшәргән вакыты. Кайсы миһербанлысы утырткан булгандыр: балкон тәрәзәсенә үрелеп үскән пар каен да, аларга сыенып ук үскән шомыртлар да йомшак кына исеп киткән җил уңаена нидер сөйләп шыбырдашалар. Бераз гына читтәрәк, инде шактый олыгаеп килгән өрәңге агачы ышыгында яшь-җилкенчәк сыенышкан. Ул яктан чырык-чырык килгән чытлыкый тавышлар гына ишетелгәли. Егете әллә аз сүзле, әллә пышылдап кына сөйләшә, белмәссең. Рәхәт! Язгы кичтә генә була ала торган матур бер кич. Сирәк-мирәк кенә ниндидер кош та сайрап ала. Кошлар оркестры иртәнге якта көчлерәк яңгырыйдыр монда. Бу кадәр тыныч, агачлы ишегалдында башкача булалмас.Без Зилә белән әлеге хозурлыкны бозарга кыймагандай тын гына басып торабыз.
-Куркыттың ич, Зилә.Бер хәбәрең булмагач, инде әллә ниләр уйлап бетергән идек.
- Исән ич менә.
-Аллага шөкер диген.
- Мин Аллага ышанмыйм. Юк ул.
Мин, гаҗәпләнеп, Зиләгә карыйм. Ул, балкон тәрәзәсенең яңагына битен куйган да әллә кая караган.Карашы еракта, уйлары еракта.
-Алай дия күрмә. Әниеңне рәнҗетерсең. Синең исән-сау булуыңа да әниеңнең догалары сәбәпчедер әле.
- Ә нигә минем теләкләремне ишетми? Мине бу дөньяга китерткән икән, нигә минем дә бәхетле булуымны теләми ул? Мин кемгә начарлык эшләгән? – Кызның күзләрендә яшь тамчысы күреп алып, күңел буасының менә ерылам, менә ерылам дигән чагы булуын аңлап алам. Аңа сөйләшергә кирәк.Аның кемгәдер үз эчендәгесен бушатасы килә.Бушатасы килә, ләкин башлап китә алмый азаплана иде.
-Әйдә, урамда йөреп кайтабыз.Кара ничек рәхәт бит, ә!-дим моңа.
-Юк, апа җаным, җеп эзәрлек тә хәлем юк әлегә. Ятармындыр мин.
Ачуланма.
Зилә, кырт кына борылды да үз бүлмәсенә кереп китте. Эһ, тагын йомылды.Мин дә кузгалырга җыендым. Миңзифа апайның намаз укып бетергәнен генә көтим дә, китәрмен, дип тора идем, Зилә кулыма бер дәфтәр китереп тоттырды.
-Укып чык, аңларсың бәлки. Минем әлегә сөйләшәсем килми, апа җаным, ачуланма, яме.
Унсигез битлек юка гына бер дәфтәр иде бу. Аның шактый гына таушалган булуы да күзгә ташланды шундук.Мин җәһәт кенә дәфтәрне сумкама салдым да Миңзифа апай белән хушлашып, кайтырга кузгалдым.
“Кунып китәрсең, төнгә каршы юлга чыкма”, дип никадәр өзгәләнмәсен, кайтасы иттем. Миңа кайтырга кирәк иде. Биредәге авыр мохиттән ераграк китәргә, туганымның хәлләрен тизрәк белер өчен, үз өемә кайтырга кирәк иде миңа.
дәвамы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/tvorchestvo-chitateley/?id=5037

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 10:21Без имениБик зур рэхмэт сезгэ, эйбэтлэп анлаткансыз. Хэзер сезнен рецепт буенча камыр куям эле.Төче камыр рецепты
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.