Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Сабак бирмәгән “тырмалар” - 1

1. Гыйшык хәлләре

Нәрсә диим?! Бигрәк юләр инде бу хатын-кыз, диимме? Бигрәк ышанучан бит син, хатын-кыз туганым, диимме? Ни генә әйтсәм дә, буласы булган, уңасы уңган, түгеләсе күз яшьләре түгелгән, ашыйсы кыен ашалган. Хәер, бу хәл-әхвәлләргә нокта куелды инде дип кем кистереп әйтер? Бер баскан тырмага дүртенчеме, әллә инде бишенчеме тапкыр баскан хатынның алтынчы тапкыр да шул ук хатаны ясамавына инде бер ышанычым да юк.

Зилә – минем чыбык очы туганым. Кырыгы белән баручы, яше белән дә, кыланмышлары белән дә шырыкка киткән туганым. Чыбык очы гына булса да, якын туганнар кебек аралашып үстек без. Карап торышка бер дә ахмак кешене хәтерләтми ул үзе. Белеме дә бар, килеш-килбәте дә ярыйсы гына, әдәп-әхлак киртәләрен дә җимергәне булмады әлегә кадәр. Авыл советында бухгалтер булып эшли ул. Тумышы белән шәһәрнеке булса да, ун еллап инде авыл тормышын үзләштерә.Гаилә тормышы барып чыкмагач, иреннән китте дә , ялгыз башым- тыныч колагым, дип яшәп ятышы. Ә-ә, юк, соңгы ике елда яшәү принципларын үзгәрткән икән шул. “Яхшымы-яманмы, ир ир инде”гә алыштырган бугай яшәеш кагыйдәсен. Монысын инде мин хәзер, аның белән булган хәлләрне күздән кичереп, үз акылымнан чыгып әйтүем.

Менә шулай тыныч кына яшәп ятканда, инде исерек иренең кыланмышларын онытып килгәндә, башы-аягы белән гашыйк булып куя ул. Авыл җирендәге үз ирен хәтерләткән сәрхушләргә түгел инде, әлбәттә. “Принц” читтән табыла. Эшендә кирәге чыгар дип, “аська” урнаштыралар компьютерына. Шуннан башлана да инде булачак хәлләрнең каһарманы белән аралашу.

Күңел савыты буш тораламыни инде ул? Бигрәк тә хатын-кызныкы. Сүз арты сүз, смс арты смс китә-китә, Зиләкәемнең башларын әйләндерерлек дәрәҗәгә җитә хәлләр. Миңа үзенең яңа танышы турында сөйләгәндә, туганымның күзләре очкынланып яна, элеккеге басынкы-салмаклыгының эзе дә калмаган, очып кына йөри торган чагы иде инде.Телефон тулы мәхәббәт хатлары: “Әлегә кадәр синең кебек назлы, кеше күңелен аңлаучы чын хатын-кызны очратмаган идем шул. Син –минем бәхетемә туган зат икәнсең”, “Куянкаем минем, аккошым! Шулкадәрле сагындым сине!”, “Йөрәгемнең иң түрендә синең урының, очрашуыбызны зарыгып-зарыгып көтәм. Без – дөньядагы иң бәхетле пар булачакбыз, менә күрерсең!” , “Зайчонок мой! Как хочется обнять тебя!”

Ир-ат психологиясе буенча мин дә белгеч түгел-түгелен, ләкин бу хатларны укыйм да күңелемдә ниндидер шикләр туа башлый. Артык төче тешкә тия бит ул. Җитмәсә, язулар урыс телендә.Туган-тумачаларның урыслашуын бик авыр кабул иткәнгә, күңел түрендә ниндидер мәче тырнаша башлый.

- Кем соң ул, Зилә? Кайда эшли? Яхшы беләсеңме син аны?

- Беләм, апа җаным, беләм! Үзенең кечкенә генә фирмасы бар. Өйләнгән булган да, хатыны авариягә эләгеп үлгән моннан сигез еллар элек. Шуннан бирле ялгызы, аңлыйсыңмы? Бу – минем шанс, апа җаным! Үзе акыллы, үзе тол, эшчән, чибәр...

- Күрдеңмени син аны? Күрештегезмени?

- Юк әле, күрешмәдек. Фотосын җибәргән иде. Ул -минем хыялым, апа. Хәтерлисеңме, озын буйлы, коңгырт күзле брюнетларны яратам мин дия идем.

- Хәтерләмәскә! Иреңә дә шул кыяфәтенә күрә чыктың ич инде. Күрдең дә капландың! Әйтә килдем югыйсә, нәсел-нәсәпләре белән аракы ягына йомшаклар, монысы гына әүлия булмас, дидем. Юк, тыңламадың сүземне!

- Әй, ярар инде, апа җаным, искә төшермә. Ул алкаш белән үткән гомерем – суга салган гомерем кебек. Кыйналып та биртелеп яши торгач, матурлыгы да күренми икән аның. Сашка бит бөтенләй башка!

- Сашка?? Урыс та мыни әле җитмәсә?

-Казак! Ул үзен шулай диюгә, кинолардагы төз, мәһабәт гәүдәле гөрнәдирдәй ир-ат күз алдыма килеп басты, апа. Шолоховның казаклары! Эһ, кысып-кысып кочакласын иде ул сине, сөякләрең шытырдарлык иттереп...

-Әллә юләр инде син, сеңелем? Әниең беләме соң? Ай-һай, Миңзифа апа сөенер микән бердәнбер кызының ниндидер казак белән чәчен чәчкә бәйләргә җыенуын ишетсә...Ай-һай...

Менә шундыйрак сөйләшү булып алган иде безнең арада ике еллар элек.Әллә ни еш аралашып яшәмибез без. Авылга кайткан-киткәндә генә хәл-әхвәл белешкәлибез. Икенче кайтуымда Зилә авылда түгел иде инде. Киткән диделәр. Кая китүен белүче табылмады.

Нигәдер эчем пошып, Миңзифа апайларга шалтыраттым авылдан килү белән. Икебез ике шәһәрдә яшибез без. Болай шәһәр аралары ерак түгел үзе, сирәк-мирәк, юл уңае булганда, бер-беребезгә сугылгалап та чыгабыз. Туган көн, бәйрәм тирәләрендә телефоннан да шалтыратышкалыйбыз.Җан тартмаса да кан тарта, диләрме әле.

Миңзифа апаның борчулы тавышы телефон аша да яхшы ук сизелеп тора иде.

- Китте шул, сеңелем, китте. Үз башында булмагач, ни хәл итәсең.

- Ярар инде, Миңзифа апай, бәлки, әйбәт кешедер. Хатын-кызның бәхете ирдән бит ул. Үзең үк әйтә идең ич әле, уңмасаң, унга бар, дип. Оныттыңмыни?

- Кем белгән соң ул сүзләрне үз балаң өлге итеп алыр дип.Мин хәзер “иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас” дим шул, балакаем. Бәхетле булсын да бит. Белмим инде ни дияргә дә. Сашка, ди ич. Әллә кайдагы җәһәннәмдәге урыс.

- Казак дигән иде бугай.

- Казагы ни, урысы ни, барыбер үз татарың түгел инде ул.Үз мөселманың түгел.

Телефон очында Миңзифа апаның мышык-мышык елаганы ишетелә. Кайчандыр бик кәттә шәһәр кызы булып йөреп алган Миңзифа апай да, җизнәбез Салих абый да шактый еллар инде биш вакыт намазларын калдырмыйча, дин кануннары буенча яшәп яталар иде дә, узган елдан бирле ялгыз калды әле. Иртәрәк бакыйлыкка күчте шул ир канаты. Ялгызлыгын да, бердәнбер кызларының никахы уңышсыз чыгуны да, әле һаман оныклар сөя алмауны да бик авыр кичерә иде ул.

- Миңзифа апай, беренче ире татар иде бит. Кешесе әйбәт булсын дип телә син.

- Әй, ул Робертның татарлыгын әйтер идем. Баштан ук күңелем ятмаган иде шуңа. Әби белән бабайдан кала бер үзебезчә сүз белмидер иде инде. Җитмәсә, шул эчүе... Харап итте баламны.

- Харап итте дип, Зиләнең үз башы да бар ич ул. Үзе сайлаган санатка барды ла.

- Санат сиңа! Түбән оч әртис Мәрфуганың улы санат булган, ди! Нәселләре белән уйнап-биеп тә җырлап-көлеп мәҗлес түрендә санат булып йөриләр инде. Матурлыгы белән башын әйләндерде шул, каһәр суккан. И-и Аллам...

- Ярар, сукранма инде, Миңзифа апа. Кай якларга китте соң Зилә? Адресын әйттеме? Мин шалтыратып караган идем дә телефонын алмады.

Телефонның теге ягында тагын авыр итеп көрсенеп куйган тавыш ишетелде.

- Барып җиткәч, бар да яхшы, минем өчен борчылып торма, дип шалтыраткан иде. Менә өч ай инде бер хәбәре дә юк. Исән генә була күрсен инде балакаем. Намаз саен исәнлек сорыйм үзенә, исән чакта күрешүебезне ялварам Аллаһымнан. Өчәр ай бер хәбәр җибәрми торыр

идемени исән булса...
- Миңзифа апай тагын тыела алмый елый башлады.

- И апа җаным, башы-күзе әйләнгәндер инде. Яңа җир, яңа ир, яңа эштер...

Шулай дип Миңзифа апаны юатырга тырышсам да, үземнең күңелгә әллә нинди шом йөгерде. Зилә бу чаклы ваемсыз булалмый иде, беләм ич мин аны. Әнием-әтием дип өзелеп торган бала. Әнисенә борчылырга ярамаганын да белә: аз гына борчылса да, кан басымы күтәрелә башлый апабызның. Монда нидер бар иде. Нидер бар...

дәвамы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/tvorchestvo-chitateley/?id=5031

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар