Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Дөнья тар икән лә!


Дөнья тар икән лә! Казанда яши башлагач, тагын да ныграк инанырга туры килде моңа. Кем белән генә сөйләшә башлама, ул кеше синең танышыңның танышы, йә булмаса – туганы булып чыга. Алай да булмаса, танышларыңның чыбык очы олы кодасының кече малайларына барып чыгасың. Һич югында, Салават, Хәния, Җәвит якташлары дип булса да, үзебезне туганлаштырабыз куябыз. Чөнки аларның танышларының танышлары белән синең танышларыңның танышлары бик дус, яхшы һәм җылы мөнәсәббәттә яшәп яткан булып чыга. Кайчак куркып та куясың, Казанда сиңа таныш булмаган берәр кеше бар микән? Ышто-то ышанасы килми!

Казан федераль университеты профессоры туып үскән авыл белән безнең авыл арасы нибары ун километр чамасы булыр. Казанга күченгәнче, аны район сабантуйларына кайткан кадерле кунаклар арасында күреп калгалаган булды. Университетка эш белән сугылуымның берсендә, мин якташ профессор абзыем белән якыннанрак танышырга уйладым. Сүз, әлбәттә туган яклар, якташлардан башланып китте. Тумышым белән кайсы авылдан икәнемне белгәч: «Карале, син шул кешене беләсеңме?» - дип, әниемнең бертуган энесен атады. Ничек инде белмәскә! Шулай да: «Беләм»,- дип кенә чикләндем, абый икәнен әйтү-фәлән юк. Кем белә, бәлки аларның арасын берәр четерекле тарих бәйлидер. Үзем эчтән генә уйлыйм: «Абый яшьтән ук талантлы, актив, һәр эшләгән эшендә мактаулы булды. Яшь чакларыннан алып олыгайганчыга кадәр тормыш иптәше белән сәхнәдән төшмәделәр. Авылда алардан да мәхәббәтле пар булды микән? Неужәли?..»

Уйларымны бүлеп, профессор абзый истәлеге белән уртаклаша башлады. «Үткән гасырның җитмешенче еллары. Башкортостанда партия райкомында эшләгән чак. Бер елны сезнең авылга сайлаулар вакытында вәкил итеп җибәрделәр. Колхозның комсомол оешмасын җитәкләгән егет сайлау комиссиясе председателе итеп билгеләнгән булып чыкты. Ул мине матур итеп каршы алды, аннан әзерлекне карап чыктык. Зал уртасында кабымлыклар тезелгән өстәл дә тора. Председатель өстәл уртасындагы графиннан кечкенә кырлы стаканга су салып, миңа тәкъдим итте. Үзенә дә салды. «Кыстаганда су да эч!» - ди безнең халык, шактый гына сусаткан да иде, суны йотып та җибәрдем.

Баксан… графиндагы су «градуслы» булып чыкты! «Нишләп графин тулы килеш тора, һаман бушатмаганнар» - диюемә ул: «Графинга зу-у-ур ата чебен салып куйдым, су эчәргә теләгән кеше шуны күрә дә, эчмичә борылып китә» - ди. Рәхәтләнеп көлештек».

Профессор абзый ихлас тагын бер кеткелдәп көлеп куя да: «Менә шундый мәрәкә, якташ! Ары-бире, авылга кайткан чагында очратсаң, сәлам әйт үзенә, шәп егет иде» - дип, сүзен тәмамлый.

-Беләсезме, ул егет минем абыем бит! «Кит аннан!» - ди, аптыравын яшермичә,- дөнья тар икән лә!»

Авылда туганнар белән бер табында җыелганда: «Абый, ярты Казан сине белә»- дип, әзрәк «су да кушып», «чебенле графин» тарихын исенә төшердем. «Кушкан суым» теге графиндагы су кебек «градуслы» түгел иде түгеллеккә, әмма эффектлы булды. «Карале, Казанга бер тапкыр да барып карамаган кешене дә анда беләләр икән, менә бит дөньяның тарлыгы!» - дип, олыраклар хаттә тел шартлатты.

«Әәә, нәрсә дисез? Җиткердем, җиткердем сәламен профессорның. Үзенә дә төяп алып килдем. Сәлам инде, сәлам, әллә нәрсә уйламагыз тагын. Университетка укырга керәсе кешебез юк… әлегә».
фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Куреп алдым да , ян,а куйган язмагызны . бер тында укып та чыктым . Бик кун,елле , матур эсэр булган бу !!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Куптэн тугел генэ тормыш иптэшем белэн энгэмэлэшеп алдым Шул турыда , Эгэр дэ тикшереп китсэк , нэсел жеплэре, тамырлары бик тэ кин жэелгэн икэн .

      Хәзер укыйлар