Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Бәхет эзләре...

Сөендек саф кышлар килде диеп
Хыялланып сабый баладай,
Өметләндек без яңа елларга.
Җирдә ак кар, күктә - тулганай.

Икәү урдык карлы юлларны,
Сукмак салдык,эзләр калдырып.
Йөрәк эзли hаман аларны,
Бәхет эзләрен-утлар яндырып...

Бәхетем, Өметем hәм Син минем
Кышларымда эрмәс карларым.
Йөрәккә уелган Бәхет эзен
Язымда юмас кар сулары...

Икәү урдык карлы юлларны,
Сукмак салдык,эзләр калдырып.
Йөрәк эзли hаман аларны,
Бәхет эзләрен-утлар яндырып...
05.01.2017.

фото: https://pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар