Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Җандаш. № 1.

— Әлү-ү, Гөлсирин, мин әле бу, Йөзбикә апаң. Ни хәлләрең бар, туганым? Язып утырасыңмы? Мишәйт итмәдемме?
— Юк, Юк, Йөзбикә апа, сез нәрсә?! Ял көнне язып утырып  була димени? Кырыкмаса кырык төрле эш бар бит өйдә.
— Шулай инде, апай, шулай.  Карале, Гөлсирин,  үткән очрашуда алма җыярга чакырырмын, дигән идем. И жәл малай шул алмалар. Кып-кызыл битләрен кояшка куеп, син килгәнне көтеп, җирдә тәгәрәшеп яталар, әнә, шилмалар. Әллә урап китәсеңме соң? Киләм дисәң, чиләкләргә тутыра торыр идем.
— Бүген  камырлыкка барырмынмы дигән идем бит әле, Йөзбикә апа. Алмасы да кирәк инде аның.
— Шулай булгач, кил соң, кил. Камырлык безнең авыл урманында да мүре   ул. Кирәк дисәң, анысына да барып килербез. Көн бигрәк матур бит, урманда гына йөри торган!
— Шулаен шулай инде. Хәзер, өйдәге эш-көшләрне генә бетерәм дә, килеп җитәм, яме.
— Булды, булды, сөйләштек... Көтәм сине.
 
* * *
Йөзбикә апасы белән моннан биш ел элек танышкан иде Гөлсирин. Гәзит эше таныштырды аларны. Беркөнне  баш мөхәррир: “Озакламый  “Кызыл көч”тә  “Назлы йөрәкле, корыч беләкле”  дигән рубрика чыга башлаячак. Син яшәгән Ишле районында менә шушы кешеләр турында язарга була”, дип кулына бер исемлек тоттырды. Шулар арасыннан Йөзбикә Миңнебаева фамилиясе Гөлсирингә таныш булып тоелды. Әһә, исенә төште, районның кайсыдыр бер юбилеена багышлап чыгарылган китапта укыган иде бит ул бу үзенчәлекле ханым турында.  Шунда фотосурәтен дә күреп калган, гармун тотып төшкәнлегенә дә игътибар иткән иде. “Кызык шәхес булырга ошый бу апа. Иң беренче аның янына барырга кирәк!” Исемлекне күрүгә, Гөлсириннең күңеленә килгән тәүге уй шул булды. 
Иртәгәсен, машинасына утырып,  Красный Октябрь авылына юлланды Гөлсирин. Юлда барганда  мәкалә героен үзенчә күзалларга да тырышып карады. Башта ул аны озын буйлы итеп күз алдына китерде, аннан кыскарак итеп күзаллады. Симез дә, ябык та итеп сурәтләп карады.  
Унбиш елга якын республика гәзите хәбәрчесе булып эшләгән дәверендә бер дә  мари миләтеннән булган кешеләр яшәгән Красный Октябрь авылына барырга туры килмәгән икән аңа. Менә хәзер үз күзләре белән күрер  инде. Кызык, ниндирәк икән авыллары? Кешеләре ничек: ачык күңеллеләрме, әллә бик үк түгелме икән? Ярар, юлга чыкты инде. Ни булса,  шул булыр. Иң мөһиме —  Йөзбикә  апасы өйдә булсын. Ул бит авыл  карарга түгел, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, элеккеге тракторчы  Йөзбикә Миңнебаева турында язарга бара.
Уйланып килеп, үзенә кирәкле авылга  җиткәнлеген сизмәгән дә Гөлсирин. Бик матур икән ләса бу  Красный Октябрь дигәннәре: йорт-куралары  төзек, урамнары да яландай киң икән. Хәтта юлларына кадәр асфальт түшәлгән!  Кайда яши икән Йөзбикә апа? Кемнән сорарга икән? Шулай уйлап бетерүе булды,  зәңгәргә буялган   йорттан сыңар чиләк тотып бәләкәйрәк кенә буйлы бер карт килеп чыкты һәм капка төбендәге колонкага юнәлде.  “Бу кешенең очравы бик әйбәт булды әле”, дип эченнән генә уйлап алды да Гөлсирин аның янына барып туктады.
— Исәнмесез! Йөзбикә апаның өе кайсы тирәдәрәк, әйтмәссезме икән?
— Әйтәм, нишләп әйтмәскә? Әнә, урамның теге башындагы алгарак чыгып торган  бәләкәйрәк кенә сары йортны күрәсеңме?  Шунда яши инде безнең Йөзбикәбез-Меңбикәбез.
— Меңбикәбез дисезме?
— Әйе, шулай димен. Йөзбикә генә түгел, Меңбикә бит ул. Мең төрле һөнәргә ия бикә.
— Шулай ук мени?
—  Шулай булмыйча? Син үзең каян соң, кызым, элек бер дә күзгә-башка күренгәнең юк иде?
— Мин гәзиттән абый, республика гәзитеннән. Йөзбикә апа турында мәкалә язарга килдем.
—  Алай икән. Йөзбикә турында күп яздылар инде ул. Язырлыгы да бар инде аның. Заманында ирләргә бил бирми эшләде бит ул: басу- кырлардан кайтып та кермәде. Матур итеп яз, яме. Басылып чыккач, гәзитеңне безгә дә җибәр. Марича сөйләшсәк тә,  татарча һәлак шәп укыйбыз ул без.Үәт!
 “Кара аны, татарча гәзит укыйм диме? Кызык әй.  Татарча да бик шәп сөйләшә бу мари карты. “К” хәрефен генә безнекенә караганда катырак итеп әйтә. Гомер буе татарлар-башкортлар арасында яшәгәч,  өйрәнгәндер инде, күрәсең. Ә менә мин үзем, марилар арасында яшәсәм, аларның телен шулай өйрәнә алыр идемме икән, ә? Юктыр, мөгаен... Җир йөзендә 37 ел  яшәп, мари телендә сөйләшкән татарны очратканым булмады әле һәм булмастыр да, мөгаен”,  — дип уйлап куйды Гөлсирин эченнән генә.
Булачак мәкалә героеның кайда яшәгәнлеген тәгаен белсә дә,  ачык йөзле, йомшак сүзле бу  карт яныннан тиз генә  китәргә ашыкмады Гөлсирин:  тагын бер соравын бирде:
— Абый,  сез үзегез ни атлы  буласыз соң?
— Иван дәдәң булам мин кызым. Байтуков Иван! Тракторчы Иван да диләр мине.
— Алай икән? Йөзбикә апа өйдә микән, Иван абый?
— Өйдәдер ул. Балык кармакларга бик иртә — таң атканда ук йөри ул. Хәзер кайткандыр инде, балык кыздырып мәш киләдер.
—  Йөзбикә апа балыкка да йөримени?
— Йөрмичә? Көн дә бара. Үзеннән артканын сата да әле.
“Менәтерәк.  Бик кызык икән. Тракторчы, гармунчы, балыкчы...”.
Тагын бер-ике генә сорау бирәсе килгән иде дә, “Төпченергә бик ярата икән бу хәбәрче”  дип уйлый күрмәсен дип, бабайга рәхмәт әйтеп, кузгаласы итте  Гөлсирин.
— Кызым,  кара аны,  Иван дәдәй синең турыңда тегесен-монысын әйткән иде дип, ялгыш  ычкындыра күрмә. Йөзбикә асубинный ул  безнең.  Үпкәли торган  начар гадәте дә бар. Бу хакта ишетә-нитә калса: “Гәзит хәбәрчесенә теләсә-нәрсә сөйләгәнсең”, — дип җанымны ашар.
— Кайгырмагыз, бер ни дә әйтмәм: өегезне генә сорадым диярмен.
Иван, кысык күзләрен тагын да  кыса биреберәк  елмайды да:
— Ярый, хуш,  юлың уң булсын, —  дип сыңар чиләген күтәреп өенә таба атлады.
  Игелекле һәм йомшак күңелле бу мари карты белән сөйләшкәннән соң Гөлсириннең күңеле тагын да канатланыбрак киткәндәй булды. Канатланмаслыкмыни:  ике-өч минут эчендә булачак мәкалә герое турында әнә күпме мәгълүмат җыярга өлгерде ич ул!
Менә Йөзбикә Миңнебаева яшәгән җыйнак кына йорт. Кояш төсенә  буялгангадырмы, үзеннән ниндидер якты нур бөркелә. Капкасының нәкъ уртасына ачык зәңгәр төстәге чәчәк сурәте төшерелгән. Тукта, нинди чәчәкләр соң әле бу? Чыпчык күзләре түгелме соң? Әйе, шулар ич, шулар. Безнең як болыннарында күп итеп үсә торган зәңгәр чәчәкләр. Вак кына зәңгәр чәчәкләре чыпчык күзен хәтерләткәнгә күрә, безнең як халкы бу чәчәкләрне чыпчык күзе дип йөртә. Кызык, “чыпчык күзе”нең марича аталышы ничек була икән?   Ярар, ничек булса — шулай буладыр. Капкасына ук сурәтен төшерткәч, мөгаен дә,  хуҗабикә дә чәчәкләр яратадыр. Чәчәк яраткач, күңеле дә матур һәм нечкәдер. Алдан әйтми-нитми генә килдем инде килүен. Инде,  берүк,   өйдә булса  гына ярар иде”,   дип Гөлсирин капка тоткасына үрелде. Бәхеткә, хуҗабикә өйдә булып чыкты.
— Йөзбикә апау! — дип эндәшүгә,  абзар ягыннан “Әү” дигәне ишетелде. Ул арада:
— Кем бар анда? — дип,   килеп тә чыкты. Ирләр чалбары һәм пинжәге кигән, кулына калын кара каешлы  сәгать таккан, кыска чәчле, капкасындагы кыр чәчәкләредәй зәп-зәңгәр күзле, кызылрак йөзле,  төп кебек юан гәүдәле бу апаны  күрүгә Гөлсирин аптырап ук калды. Гомер буе тракторда эшләгәнлеген алдан белеп килсә дә, билләһи, болай күзалламаган иде ул булачак мәкалә героен. Шуңа бер тын дәшә алмыйчарак торды да: 
 — Сау гынамысыз, Йөзбикә апа! Гөлсирин булам — Самматова. Республика гәзитеннән, — дип күрешергә кулларын сузды.
Йөзбикә: “Исем-фамилияң бер дә таныш түгел ләбаса”,  дигәндәй сынамчыл карашын ташлады да, Гөлсириннең күрешергә сузылган кулларын үзенең учына алды. Күрешкәндә балериналарныкыдай  нечкә бармакларын шундый итеп кысты ки, авыртудан чак  “ай-й!” дип кычкырып җибәрмәде Гөлсирин.
Моны Йөзбикә үзе дә сизеп алды:
— Һи-и, сеңелкәем, бу безнең күлдәге көсти балыгы кебек кенә нечкә  бармакларың  шул каләм тотарга гына ярыйдыр  шул. Авырттырдыммы әллә? Минем гомер буе руль тотып өйрәнгән куллар шундыйрак шул инде — катырак, — дип көлемсереп үк куйды.
—  Алай димәгез, Йөзбикә апа, бөтен эшкә дә ярыйлар ул  минем бармаклар, — дип шаяруга шаяру белән җавап бирде Гөлсирин.
— Кунакны болай тупса төбендә тоту бер дә килешә торган эш түгел. Әйдә,  өйгә керәбез, — дип Йөзбикә аны  йортына таба әйдәләде.
“Кулы каты булса да, күңеле йомшакка ошаган бу апаның. Кара ничек үз итеп сөйләшә? Гомер буе бер-беребезне беләбез, диярсең”.  Караңгы чолан аша өйгә үткәндә Гөлсирин шулай дип уйлап куйды.
Йорт  тыштан әлләни зур булып күренмәсә дә, эчтән ярыйсы гына икән. Ишек төбендә иске генә бер диван тора. Аның янәшәсеннән ишекләре   бераз кыйшаебрак торган  шкаф урын алган. Урам якка караган ике тәрәзә уртасына  эскәтер җәелгән  өстәл куелган. Шунда ук телевизор белән видеомагнитофон да менеп кунаклаган. Өйнең уң ягындагы урын  аш-су өстәле белән газ плитәсенә бүленгән. Газ кергән булса да, мич тә сүтелмәгән.
— Менә шулай гади генә яшәп ятам инде мин, — диде Йөзбикә нәрсәдәндер кыенсынгандай.   — Бөтен байлыгым әнә анавында — шкаф башында минем.
 Бая игътибарламаган да булган икән Гөлсирин,  шкаф түбәсенә  эреле-ваклы гармуннар тезелеп куелган икән ләбаса!
Исенә төште, район турындагы китапта да ул шул гармуннарының берсен тотып төшкән иде бит. Димәк, гармунда да  уйнарга ярата мәкалә герое. Ярар, бер ара гармунда да уйнатып карар әле.
  • Каян җыеп бетердегез, Йөзбикә апа, бу гармуннарны?
— Барысын да сатып алдым, сеңлем. Кайсын — Уфага барып алдым,  кайсын башка җирдән заказ биреп кайттарттым. Бу дөньяда гармуннарсыз  яшәп булмый,  апай.  Йөрәк януларын басарга кирәк бит алар,  —   дип шкаф түбәсеннән бер гармунын алды да,  сыздырып та җибәрде Йөзбикә:
Мари көе, мари көе,
Мари көен яратам.
Мари көйләрен уйнап мин
Бар кайгымны таратам!
Ничек? Шәпме,  сеңелкәш?
- Шәп булмый димени?   Әйдә, тагын берне сыздыр  әле,  Йөзбикә апа?
- Сыздыр  дисең дә  ул син. Йөзбикә хыялланган — көпә-көндез гармун  уйнап  утыра башлаган димәсләрме соң күршеләр?
- Димәсләр, димәсләр,  әйдә, инде, Йөзбикә апа, ялындырма.
— Каенлыкта каен сирәк,
    Сәхрәдә пешә җиләк.
     Сезнең кебек асыл сөяк
     Анадан туа сирәк.

— О-о-о, бигрәк шәп бит. Әллә монысын миңа багышлап җырладың инде? Вакытым күп булсамы, көн буена  гармунда уйнап такмак җырлаганны тыңлап кына утырыр идем дә соң.
 — Көн буе җырларга Йөзбикә апаңның тыны җитә дисеңме әллә? Асматик бит мин! Чак-чак кына тын алам. Әле дә,  менә, син “җырла инде” дигәнгә генә, “юк”дип әйтәлмичә гармун тартып утырам.
— Гармуның да бик хутлы  синең,  Йөзбикә апа. Әллә көзгесе дә бар инде?  
— Булмыйча, гармунны  алып кайту белән бу көзгене беркетеп куйдым.  Йөзбикәнең гармуны башка беркемнекенә дә охшамасын,  аерылып торсын, дидем.
— Гармун уйнап җырлый белгәч, авылдагы һәм райондагы чараларга да еш чакырлардыр инде сезне.
— Чакырмый буламыни? Арытып бетерәләр. “Син килмәсәң, бәйрәмнең бер ягы  китек булыр ул, Йөзбикә апа, Әйдә, кил инде”,  диләр.  Ялындырып тормыйм — чакырган саен барырга тырышам инде. Ялгыз башым булгач — өйне калдырам да, чыгам да  китәм.
Гөлсириннең: “Әллә кияүгә бөтенләй чыкмадыгызмы?” дип сорыйсы килгән иде дә,  тыелып калды. “Я күңел яраларына кагылырмын”  дип уйлады. Шуңа ипләп кенә  тормыш юлы турында сораштыра башлады.

Ике балалы гаиләдә туган икән Йөзбикә. Бертуган  апасы яшьли үк Ташкент ягына чыгып  киткән.  Йөзбикә исә авылда калган. Мәктәпне тәмамлауга тракторга утырган. Хаклы ялга чыкканчыга кадәр “ДТ” тракторында эшләгән. Республика, ил күләмендә  узган тракторчылар ярышында катнашып призлы урыннар алган.  “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”  исеменә лаек булган. Гомере буе әнисе белән яшәгән.  Ул дөнья куйганнан соң  ялгызы калган. Бөтен тәрҗемәи хәле менә шул.
— Йөзбикә апа, ни өчен башканы түгел, ә фәкать тракторчы һөнәрен сайларга булдыгыз соң сез?
— Күршедәге Митрәй дәдәй аркасында инде. Үз эшен бик нык яраткан  тракторчы  иде ул. Кайтып туктавына каршысына йөгереп чыккангадырмы, үзләренең балалары булмагангадырмы, мине бик якын итә иде. Тракторын караганда  ачкычларын да биреп торгалый идем. Зерә дә нык күңеле була иде шуңа. “Малай булып кына туасың калган!” дип аркамнан сөя, ул шулай дигән саен минем түбәм күкләргә тия иде. Бер көнне бу: “Син, Йөзбикә,  тышкы кыяфәтең белән дә, холкың белән  дә ир-егетләргә охшабрак торасың. Әллә тракторчыга гына укыйсыңмы соң? Икәү бергә келтер-келтер генә кайтып туктар идек, ә?” — дип ипләп кенә сорап куйды. Миңа ни,  шул сүз җитә калды. Икенче көнгә колхоз рәисе янына барып үземнең теләгемне әйттем.  Тәҗрибәле генә тракторчы янына өйрәнчек итеп эшкә алды ул мине. Бераздан инде, курслар тәмамлап кайтуга, искерәк кенә бер тракторга утыртты. Шул көннән башлап кырык ел буена  трактор кабинасыннан төшкән булмады.
— Әллә каян күренеп тора: һөнәрегезне бик яратып башкаргансыз бугай, Йөзбикә апа?
 — Бик яратып башкардым.  Теге вакытта дөрес юнәлеш биргәне өчен Митрәй дәдәйгә гомерем буе рәхмәтләремне укып туялмадым.
Гөлсирин әңгәмәдәше сөйләгәннәрнең барысын да түкми-чәчми блокнотына терки барды. Инде булачак мәкалә  героен фотосурәткә генә  төшерәсе калды.
— Йөзбикә апа,  берәр матур күлмәгегез бармы? Киегез әле шуны. Гармуныгызны да алыгыз. Фотога сезне гармун уйнатып төшерәсе килә.
— Күлмәк ки, дисең инде, ә?  Ни бит әле...  андый күлмәгем юк бит әле минем.
 — Ничек инде юк?
— Менә шулай инде,  юк, —   дип,  ирләр чалбарлары һәм күлмәкләре белән шыплап тулган шкафын ачып җибәрде  Йөзбикә.
Һәм, Гөлсириннең күзләрен зур ачып, сүз әйтәлмичә аптырап торуын күргәч,   шкафтан үзенең әйбәтлеккә кия торган, ак җирлеккә вак кына кара шакмаклар төшкән кыска җиңле күлмәге белән  кар чалбарын тартып  чыгарды да,  кәбәрткә артына шуларны кияргә кереп китте.
Күп тә үтмәде:
—  Мин әзер! — дип килеп тә чыкты.
“Кара инде, кара, ничегрәк үзенә килешеп тора бу ирләр күлмәге белән  чалбары. Юк инде, үтерсәң дә  хатын-кыз затына охшатып булмый бу Йөзбикә апаны” дип уйланды Гөлсирин аны урамга — йорт каршына фотога төшәргә алып чыгышлый.
Мәкалә героен шалт та шолт фотога төшереп маташканда Йөзбикәләрнең капка төбенә бөтен күрше-тирә җыелды.
“Елмай, Йөзбикә!”,  “Алай ук итмә, тешләреңнне күрсәтмә!”,  “Болайрак бас!” , “Чәчеңне тагын бер сыпыр әле!” — дип, төрлесе-төрле яктан өйрәтеп тордылар. Гәзиткә  куеласы булмаса да,  барысын бергә җыеп та фотога төшерде Гөлсирин. И  күңелләре булды шуңа. Күренеп тора: Йөзбикәне бар да хөрмәт итә. Хөрмәт итмәсәләр, шулай барысы да бердәм булып капка төпләренә чыгарлар идемени алар? Юк, чыкмаслар иде. Көнчелек утында янып,  пәрдә артыннан гына карап  торырлар иде. Бердәм икән бу марилар. Бик бердәмнәр икән”, дип уйланды Гөлсирин Йөзбикә апасын  шалт та шолт  фотога төшергәндә.

Эшен бетереп машинасына кереп кенә  утырган иде, аксак тавык кебегрәк титаклый-титаклый,  Йөзбикә апасы кире әйләнеп килде:
 — Тукта әле әле, тукта, телефон номерыңны язып калдырырга оныттың бит. Мәкаләнең кайчан чыгасын сорап шалтыратырмын, — дип Гөлсириннең телефон номерын сорап алды.
Бик күңеле булып кайтып китте Гөлсирин сөйкемле сөякле Йөзбикә апасы яныннан. Кайткач мәкаләне дә бик тиз һәм җиңел генә язды.  Икенче атнага инде ул гәзиттә  басылып та чыкты.
Төш җитүгә кесә телефонында таныш түгел номер калкып чыкты. “Кем икән инде?” дип, теләр-теләмәс кенә  телефонының яшел төймәсенә баскан иде, “Йөзбикә рәхмәт  әйтергә шалтырата” дигән таныш тавышны ишетеп, күңеленә җылы дулкыннар йөгерде.
Рәхмәт сүзен ишетү кемгә дә рәхәт инде. Бу юлы да күптәнге танышлардай озак кына сөйләшеп алдылар.
— Мәкаләне матур итеп язып чыгаруын чыгардың да, сине мин хәзер ничек бәхиллим инде, — диде азактан Йөзбикә  шалтыратуының төп сәбәбен әйтеп.
— Ни сөйлисез сез, Йөзбикә апа. Без бит шуның өчен хезмәт хакы алабыз, ул хакта уйламагыз да,   — дип җаваплады моңа каршы Гөлсирин.
— Алай булмый инде, туганкаем, кеше арасында бер башка күтәрдең бит син мине. Иртәннән үк әнә:”Йөзбикә, “Кызыл көч”тә сине күрдек. Зерә дә шәп чыккансың. Маладис, президентлар гына чыга торган ук утыртып куйганнар үзеңне”, дип шалтырата башладылар. И күңелем булды инде, Гөлсиринкәем. Яхшы сүзләреннән җаным сары май кебек эрепләр бетә язды. Кара әле, Гөлсирин, алма вакытында бер урап кит әле син бездән. Алмагачларым һәр елны уңышны мул  бирә минем. Җәй буе алманы кая куярга, кемгә бирергә  белми җәфаланам. Вакыт табып килсәң,  бакча җимеше белән булса да  бәхилләтерием.

дәвамы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/tvorchestvo-chitateley/?id=4849

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар