Логотип
Әти-әни колагына

Онытылган һөнәр

«Һәр бала дөньяга үз ризыгы белән туа»… Ана күңелен иркәләргә алтындай сүзләр тапкан минем халкым. 

«Һәр бала дөньяга үз ризыгы белән туа»… Ана күңелен иркәләргә алтындай сүзләр тапкан минем халкым. 


Тәүге нарасыеңны күкрәгеңә кысканда да, икенчесендә, өченчесендә, хәтта йөрәгең җитеп, тәвәккәлләп дүртенче тапкыр җаннан җан бүлгәндә дә, күңелдәге барлык икеләнүләрне, куркуларны җиңеп, әлеге өмет яши. Үз ризыгы үзе белән, үз бәхете үзе белән булыр әле…

Аһ, ул бала имезүнең рәхәтлекләре! Кечкенә авызын чөмәкләндереп ими эзләгән сабыеңа аны көтеп тулышкан күкрәгеңне каптырасың. Тырышып-тырышып имә дә, арып, йокыга китә бәләкәч. Ә тө­шендә елмая. Ул, һичшиксез, әнисен күрәдер. Сөт исе аңкып торган җылы кочакта бик рәхәттер аңа.
– Өч айга кадәр балага күкрәк сөтеннән кала берни дә каптырма, югыйсә, эченең рәте китәр, – дигән иде миңа үзе сигез бала табып үстергән дәү әнием. – Бала ул авызын ими кабырга дип кенә ача. Аны ничек алдамак кирәк?!

Заманасы бәрәкәтсезме, әллә кешеләре каударлы, сабырсызмы шунда, әмма кайвакыт тормышлар, нишләптер, ялгыш юлга да кереп киткәли. Кайбер сабыйларның күкрәк сөте имүдән мәхрүм калуын күз алдында тотып әйтәм моны. Сораштырулар буенча, Россиядә яңа туган балаларның 40 проценты ана сөтенең тәмен белми үсә икән. 

Күкрәктә сөт булмавын яшь әниләр үзләре стресс­ кичерү, сәламәтлекләре начарлану, баладан соң өзлегү белән аңлата. Ярый, анысы шулай да булсын. Ләкин авызын ашарга дип ачкан нарасыйны үстерәсе бар бит әле. Бишектә шешә суырып ятучы балага хәзер берәү дә гаҗәпләнми. Күкрәктән аерылгач та, ана белән бала арасындагы элемтә өзелә, алар бер-берсен элеккечә тоймый башлыйлар. Балага ашказаны-эчәк авырулары килеп чыгу куркынычы яный, эчәклек микрофлорасы бозыла һәм иң мөһиме – аның иммунитеты, ягъни организмының йогышлы авыруларга каршы тора алучанлыгы көчсезләнә. Америка галимнәре исә сабый чакта табигый юл белән тукланганда гына киләчәктә кешенең барлык талантлары ачылачак, баш мие эшчәнлеге яхшырак булачак, диләр. Бер сүз белән әйткәндә, югалту бик зур.

Мин үземнең ана йөрәгем белән тоеп әйтәм, мондый очракта, бик мәшәкатьле булса да, бала өчен иң хәерле булган карарга килергә кирәк. Ул – сөт анасы табу. Бу гамәл безнең илдә медицина беркадәр алга киткәч, дөресрәге, балалар өчен ясалма сөтләр җитеш­терелә башлагач та кулланылмый башлады. Ә аңа кадәр баерак гаиләләрдә сөт анасы яллау гадәти күренеш саналган. Хәтта затлы нәселле аристократлар да гади эшче хатыннарны балаларына сөт анасы итүдән тайчанмаган.



Дөньяда күкрәк сөте аз хатыннар булган кебек (алар 3 процент тәшкил итә), мул сөтле әниләр дә бар. Андыйлар беренче ике айда, бала әле аз ашаганда, күкрәкләрен туктаусыз савып, сөтләрен түгәргә мәҗбүр. Тик мондый әниләрне ничек табарга соң? Беренчедән, хәстәрен алдан күреп, бала тудыру йортында ук бер-берең белән телефоннар алмашырга кирәк. Берәр көтелмәгән хәл, йә авырту-сырхау килеп чыкмас дип, беребез дә алдан әйтә алмый. Икенчедән, балалар табибәсе аша күрше-тирә әниләрне белешергә була. Һәм, әлбәттә, кеше күп йөри торган җирләргә игъланнар элергә мөмкин. 
Теләк белдерүче хатынны тапкан очракта, аның белән сөт хакын алдан ук килешеп куярга кирәк. Әйтик, баланың бер көн тамагын туйдырган өчен күпме түләргә? Бала «яңа» әнисенең күкрәген алса һәм ара якын булса, баланы уянган саен имезергә алып барып йөрергә мөмкин. Йорты иркен кеше сөт әнисен нарасые белән үзләрендә яшәп торырга чакырса да була. Әгәр инде бала аңарчы шешәгә күнегеп өлгерсә яки алып барып йөрү бик мәшәкатьле  булса, сөт анасы сөтен савып та бирә ала. Сауган сөт суыткычта алты сәгатькә кадәр бер үзлеген дә югалтмый, аннан артса гына сөтне стерильләштерергә кирәк булачак. Шундый юллар белән булса да, баланы ким дигәндә өч ай тулганчы күкрәк сөте белән туендырырга кирәк. Өч айдан соң сабыйның ашкайнату системасы ныгый төшә, эчәклек микрофлорасы тотрыклана.

Алдарак әйткәннәремне янә кабатлыйм: ни өчен «сөт әнисе» һөнәрен тормышка кире кайтармаска? Шундый бер агентлык оештырырга да мөмкин ләбаса. Няня, гувернанткалар тәкъдим итүче агентлыклар кебек. Болай иткәндә, хатын-кызларга акча эшләү юллары да артыр иде. Аннан – хәләл һәм саваплы эш тә бит. Кемдер бу мәсьәлә хәзер актуаль түгел, дияр. Тик әйләнә-тирә табигать, сулар һавабыз көннән-көн пычрана барганда, кибетләрдә буяусыз, төрле катнашмаларсыз ризык табу кыенлашканда, хәтта эчәр суыбызны да шешәләп сатып алырга мәҗбүр булганда, ничек актуаль булмасын, ди, ул?! Үзебезгә бик тырышып табигый ризык сайлаганда ни өчен балаларыбызны изге тәгамнән мәхрүм калдырабыз әле?!

Менә шушы фикерне табиблар ярдәме беләнме, башкачамы, ата-аналар аңына ничек тә җиткезәсе иде. Ана сөте – ул бала сәламәтлегенең нигез ташы. Ул нигезне какшатырга берәүнең дә хакы юк. 
Мин боларны сүз юктан сүз булсын өченгә генә язмадым. Беренчедән, кибеттә сатыла торган әзер ризыкка күчәргә беркайчан да соң түгел. Икенчедән, бу эшнең бернинди катлаулыгы юк. Монысын да ышандырып әйтә алам, чөнки кемнәндер ишеткәнне түгел, үзем белгәнне, үзем кичергәнне яздым. Бер башлагач, ул хакта да сөйлим инде.



Өченче баламны тапкач та өзлектем. Бер ай эчендә күкрәкләремдә сөт тәмам бетте. Нәниемә ясалма сөт – смесь биреп карадым, тик ул аңа ярамады, бала агуланды. Больницага ятырга, ашказанын юдырырга туры килде. Баланың күкрәк сөте имә торган чагы бер генә. Без – атасы белән анасы – икәү, сау-сәламәт, тигез булган килеш, нишләп әле ахак күк балабызны Аллаһы Тәгалә билгеләгән шул изге ризыктан мәхрүм калдырабыз?! Далада түгел, миллионлы шәһәрдә яши­без ләбаса. Бер булса да, мулрак сөтле хатын табылмый калмас әле. Шундый карарга килеп, соңгы арада бер юлдан йөргән (хатын-кызлар консультация­сендә очрашкан, бала тудыру йортында бергә яткан) таныш кызларга шылтырата башладым. Бәхеткә, озак эзләргә туры килмәде. Минем улымның икенче – сөт әнисе безнең йорттан ун минутлык юлда гына яши булып чыкты. Сөт хакын да кыйммәт әйтмәде. Тышта ямьле июнь ае иде. Шуңа улым белән өч сәгать саен чыгып йөреп кайту бер дә кыен булмады. Сөт күбрәк төшсен өчен «әниебез»гә тәмле ашлар пешереп илтәбез. Ул безне инде сагынып көтә, ә бездән бер айга кечерәк сеңлебез исә яңарак кына тамагын туйдырып йокыга китәргә дә өлгергән була...
Ул җәебез шулай үтте. Өч айдан соң бала төннәрен биргән шешәгә дә өйрәнә төште, аннан аңа тәмам ияләшеп китеп, ялкауланды, имүдән баш тартты. Без, ике әни, моңа да аптырап калмадык. Күкрәкне сава торган бик уңайлы аппарат сатып алдык һәм «хөрәсән ялкавыбызны» сауган сөт белән ашатуны дәвам иттек. Сөт савылуга безгә телефон аша SMS-хәбәр килеп төшә. Машина белән барып алгач, сөт әле суынырга да өлгерми кала.

Менә шулай, тырыша торгач, алты аебызны да тутырдык. Аллага шөкер, ясалма тукландырылган балаларга хас чирләр – аллергия, дисбактериозның бездә эзе дә юк. Инде курыкмыйча сөт кухнясы ри­зыкларына да күчәргә мөмкин. Сөт әнисе безне: «Сез бит мине дөнья вә ахирәт савапларына салдыгыз», – дип озатып калды.

Хәзер инде Самат үсте, бакчага йөри. Җырларга, әкиятләр сөйләргә ярата. Үзенә җырлаган бишек җырларын көйләп, бер яшьлек энесен тирбәтә. Аз гына үсә төшсен дә, мин аңа бу шәһәрдә тагын бер әнисе һәм сөт туганнары барлыгын да сөйләрмен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    кеше сетен узен,э тэлэб иту вампиризмнын, бер чоры тугелме икэн? икенчедэн, кеше баласын кукрэктэн имезу дерес тугел... терле яктанда: гереф-гэдэтлэр буенча, узгэ балага имезгэн ана, уз бала ОЛЕШЕН мэхрум итэ... (сет кенэ тугел... уз баласы язмашында узгэртэ яхшы якка тугел. Медициан ягыннан, кеше баласы кукрэктэн имезгэндэ ул бала (сетсез ана) микроблары кучэ сет анасына, хэм анын, баласына тугелме? ... димэк кеше баласын уз кукрэгеннэн имезудэн тыелрга... шундый кирэк булса - сетне савып бирегэ, анын, энисе шуны узе ашатса бетен яктан яхшырак булмасмы?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сөт анасы дигән әйбер пәйгамбәрләр заманыннан килә.Ул әдәбиятта, «Кыйссаи Йосыф» та да бар. Бу кирәк әйбер дип саныйм. Әлбәттә бер белмәгән кешене сөт анасы итеп алмыйсың инде.Сәламәтлеге , сәламәт яшәү рәвеше алып барган кешегә тукталырга кирәк. Минем үземнең күкрәк сөтем күп булды. Баламны ашаткач та кала иде. Я алдан , я соңрак еш савып ташларга туры килде.Авылда бер хатын баласын ташлап китә һәм күршедә генә нәкъ шул яшьтәге баласы булган хатын малайны имезә. Мин мәкалә авторының фикерләре белән килешәм.Чарасыз калганда сөт анасы куллану гөнаһ та куркыныч та түгелдер.Үзем роддомда сөт төшмәгәч, бер баланы бер көн имездем , ә икенчесенә савып бирдем чөнки врачлар баланың исәнлеге өчен сорадылар.

      Хәзер укыйлар