Хәреф танырга өйрәнәбез...

Хәзер әти-әниләр балаларын мәктәпкә кергәнче үк хәреф танырга, укырга, язарга өйрәтергә тырышалар. Әгәр дә баланың моңа теләге булмаса, кулына ручка тотып, хәрефләрне язарга өйрәнмәсә, алар нык борчылалар, «мәктәптә авыр булачак», дип хәвефләнәләр. Ләкин, баланың теләге булмаса, аны мәҗбүр итеп, куркытып, тиргәп өйрәтү файдасыз. Ул уңай нәтиҗәгә китерми. Ата-ана иң башта нәниендә хәрефләргә карата кызыксыну, аларны өйрәнәсе килү теләге уятырга тиеш. Ә моның иң ышанычлы юлы — бала белән бармак уеннары уйнау. Язганда кул-бармак мускулларының җитез һәм ритмик хәрәкәт итүләренә ирешү өчен түбәндәге уен күнегүләренең әһәмияте зур:
• эре һәм вак төймәләрне төймәләү, чишү;
• җеп йомгакларын сүтү, чорнау;
• төрле озынлыктагы һәм киңлектәге тасмаларны бәйләү, чишү;
• баулардан төен ясау, төенне чишү;
• пластилиннан (балчыктан) шарлар тәгәрәтү;
• конструктор уеннары уйнау;
• стаканнан пипетка белән су суырту;
• вак уенчыкларны капшап тану;
• ярмалар, җиләк-җимеш орлыклары аралау, чүпләү (мәсәлән, фасоль арасыннан борчак, дөге арасыннан тары);
• мозаика төймәләре белән уеннар;
• төрле зурлыктагы боҗралар, пирамидалар, вак ташлар белән күнегүләр;
• уч төбендә төрле диаметрдагы шарлар тәгәрәтү һәм башкалар.
Моның өчен баланың уен почмагында төсле тасмалар, төрле юанлыктагы баулар, конструктор, мозаика, пластилин, төрле төстәге җеп йомгаклары, җайланмалар, вак ташлар, ярмалар, орлыклар тутырылган тартмалар булдыру мөһим.
Әлеге предметлар белән күнегүләрне даими, һәр көн саен ясарга кирәк. Ләкин ул баланы ялыктырырлык булмасын, биш-алты минуттан артмасын. Ярмалар, орлыклар һәм башка вак предметлар белән күнегүләр башкару алдыннан балаларга аларны авызга алырга ярамаганлыгын (борынга тыгу очраклары да була) аңлатырга онытмагыз.
Шунысы кызыклы: чит илләрдә вак предметлар ярдәмендә кул хәрәкәтләрен үстерүгә, ныгытуга зур игътибар бирелә. Мәсәлән, Кытайда уч төбендә вак таш яисә металл шарлар тәгәрәтү киң таралган. Кытайлылар мондый шөгыльләр арыганлыкны киметә, организмны сәламәтләндерә, тонусны күтәрә, дип саныйлар. Баланың хәтерен, акыл сәләтен үстерүгә, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшыртуга, кулларның көчен һәм җитезлеген, хәрәкәт координациясен үстерүгә уңай йогынтысын дәлиллиләр. Япониядә исә уч төпләре һәм бармаклар өчен әстерхан чикләвеге белән күнегүләр үткәрү киң кулланыла. Алар организмны сәламәтләндерүдә алты кырлы карандашны уч төбендә тәгәрәтүнең зур әһәмиятен билгелиләр.
Кулларны язарга әзерләүдә рәсемнәрне, контурлы фигураларны штрихлау да зур ярдәм итә. Моның өчен буяу китаплары (книжки-раскраски) кирәк булачак. Рәсемнәрне төрле юллар белән буяп (штрихлап) була. Мәсәлән, кыска штрихлар белән бер юнәлештә яисә уңнан сулга, астан өскә, өстән аска таба; рәсемнең үзәгеннән башлап түгәрәкләп штрихларга да мөмкин. Шул рәвешле, бала язу язгандагы кебек үк хәрәкәтләр ясый. Ләкин бу аны ялыктырмый (хәреф язганда бала арый). Чөнки ул бу эшне теләп башкара, аның рәсемне матурлыйсы килә. Баланың карандашны (фломастер, ручка) дөрес тотуына да игътибар итегез.
Кулларны дөрес язарга әзерләүнең тагын бер алымы — балалар өчен зур шакмаклы дәфтәрләр булдырып, шунда төрле биремнәр эшләү. Дәфтәрдә балалар гади карандашлар белән төрле таяклар, түгәрәкләр, дугалар ясыйлар, ыргаклы һәм элмәкле туры сызыклар сызарга, шул элементларны дөрес тоташтырырга өйрәнәләр. Дәфтәрнең юл башында балалар өчен үрнәк сызым булырга тиеш. Баштарак, балалар авырсынмасын өчен, башкарасы эшне төрткеләр (нокталар) белән билгеләргә кирәк. Бала шуның буенча, шакмакның кырыена чыкмыйча, сызыкларны дөрес итеп сызарга тырыша. Соңрак катлаулырак рәсемнәргә күчәргә була. Мәсәлән, чия һәм суган рәсемнәрен ясап карыйк.
Хәзер инде хәрефләрне танырга өйрәник. Башта хәрефне берәр материалдан бала өчен үрнәк итеп үзебез төзеп күрсәтәбез. Шул вакытта хәреф турында берәр шигырь укылса яисә табышмак әйтелсә — бигрәк яхшы.
Шулай итеп, әгәр дә нәниегез җиде яшькә җиткәндә, уен формасында үзенең бармаклары белән идарә итә алса, өлкәннәр үрнәгенә карап хәрефләрнең образын тудыра һәм аларны сүзләрдә, текстта таный белсә, мондый балага мәктәпкә баргач, уку-язу күнекмәләре җиңел биреләчәк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Гомер бер генә килә 8 6 нчы палатага күчтәнәчләр салган пакетын күтәргән таныш булмаган хатын-кыз килеп кергәч, барысы да тын калды. Бибиниса апа ятагына утырган килеш пычак белән кискәләп алма ашый иде. Палатага килеп кергән затлы ханым Бибиниса апада да гаҗәпләнү катыш кызыксыну уятты: бер мәлдә алма кабыгы тамагына тыгылды бугай, очкылык тота башлады.
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.