Федор Шаляпин исемендәге 43 нче Халыкара опера фестивале гала-концерт белән тәмамланды.
Бер ай буе барган фестивальдә тамашачыларга дөнья операсы классикаларын тәкъдим иттеләр. Фестиваль кысаларында Ж. Бизеның «Кармен» операсы премьерасы, Дж. Пуччининың «Манон Леско»сының концерт версиясе күрсәтелде. Гомумән, эстетик ләззәт алырга яраткан тамашачылар 11 спектакль карый алды. Фестиваль ике көн рәттән куелган Гала-концерт белән тәмамланды. Ул, гадәттәгечә, аншлаг белән узды. Концертта Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсеннән яңгыраган да һәм әлеге сәхнә өчен яңа булган арияләр дә башкарылды. Өч чакырылган маэстро дирижерлык итте: Санкт-Петербургтан Россиянең атказанган артисты Андрей Аниханов, Италиядән Марко Боэми, Азәрбайжанның атказанган артисты Эйюб Кулиев.
Андрей Алиханов фестивальдә күрсәтелгән «Жизнь за царя» операсын дирижерлык иткән иде. Театрда апрель аенда куелачак яңа премьера Петр Чайковскийның «Лебединое озеро» балетында да оркестр аның җитәкчелегендә уйнаячак. «Гала-концерт – ул инде зур вакыйга. Бу юлы концерт бик масштаблы да килеп чыкты. Россиянең иң яхшы опера йолдызлары катнаша. Шаляпин исеме музыкантлар өчен дә, әлеге жанрга яңа килгәннәр өчен сакраль. Ул вокал традициясен актерлык осталыгы белән кушкан артистларның беренчесе. Опера – костюмнар киеп җырлый торган концерт кына түгел, ә драматик хәрәкәт. Шаляпинның сәхнәдә тудырган образлары хәзергә кадәр үрнәк булып кала. Һәр театр да мондый зур фестиваль уздыра алмый. Ә Казанда инде ул берничә дистә ел бара», – диде дирижер.
Гала-концерт Шаляпин репертуарын башкару белән башланды. Мусоргский музыкасы һәм рус халык җырларыннан төзелгән увертюраны театр хорына кушылып Төньяк Осетия-Алания республикасы халык артисты Михаил Колелишвили башкарды. Искиткеч дәрәҗәдәге калын бәрхет бас тавышын тамашачылар «Жизнь за царя» операсында Иван Сусанин образында ишеткән иде инде. Үзе дә пәһлеван кебек артист операга соң гына килеп, тиз арада үз урынын булдыра. Бүген ул Мария театры солисты. Гала-концертны да аның югары дәрәҗәдәге башкаруы ачып җибәрде. «Сусанин партиясен озакка сузылган тәнәфестән соң киредән яңарттым. Ул искиткеч әсәр. Опера мәңгелек кыйммәтләр: гаилә, туган җир, Ватаныбыз турында. Без шуның турында җырлыйбыз. Сусанин үзен корбан итеп түгел, ә үрнәк итеп күрсәтә. Дусларыңа, Ватаныңа ярдәм кирәк чакта качып китеп каядыр сыену урыны эзләргә түгел, ә булышырга кирәк», – диде артист фестиваль кысаларында куелган спектакль турында.
Без, татарлар өчен, гала-фестивальдәге иң күңелле мизгел – сәхнәдән татар музыкасы яңгырау (Кызганыч, татар операсыннан ария түгел). Зур бер концертка бердәнбер иде ул. Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Зөлфәт Фәхразиев Рөстәм Яхинның оркестр белән бергә уйналган фортепиано өчен концертын башкарды. Татар музыкасын, Рөстәм Яхинны тыңлау рәхәт инде. Күңелгә май булып ятты!
Казан опера театрының хоры көчле алкышларга лаек. Гала-концертта аңа аерым бер игътибар да бирелгән иде. Хор башкаруында берничә чыгыш булды: аерым да, солистларга да кушылып җырладылар.
Гала-концертның дулкынландыргыч чыгышларының тагын берсе – Мария театры солисты Антонина Весенинаның «Лакме» операсыннан Лакме ариясе. Сопрано тавышлы хатын-кызларның башкару осталыгы һәрвакыт сокландыра. Антонина Весенинаның бәллүр кебек зыңлап торган тавышы сандугачтай сайрап, бөтен залны тутырды. Федор Шаляпин арияләрен Михаил Казаков та башкарды. Шулай ук Екатерина Сергеева, Алексей Татаринцев, Светлана Касьян башкаруы көчле алкышларга күмелде.
Әлеге чакырылган артистлар ел саен диярлек фестиваль сәхнәсен бизи. Концертта шулай ук «Сильва» опереттасыннан Сильва белән Эдвин дуэтын Голнора Гатина белән Артур Исламов башкарып, алкышлар җыйды.
Опера арияләре белән бергә «Фауст» һәм «Дон Кихот» балетыннан өзекләр дә күрсәтелеп, концертны тагын да баетып җибәрде.
Гала-концертны Казан театрының һәм тамашачыларының яраткан башкаручысы Әхмәд Агади төгәлләде. Югары сәнгатьне яраткан тамашачы инде киләсе – кырык дүртенче тапкыр уздырылачак фестивальне көтә башлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк