Логотип
Татар гаиләсе

Рафис киленнәре

Фәнисә апа һәм Рафис абый Хәбибуллиннар – Мөслим районының иң хөрмәтле гаиләләреннән. Фәнисә апа гомере буе укытучы булып эшләгән, Рафис Хәлиуллович – табиб. Өч уллары да мөслимлеләр горурланырлык матур гаиләләр корганнар. Аларның бердәмлегенә чын-чынлап сокланырлык. 

 

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

(Мөслим районында яшәүче Хәбибуллиннар гаиләсе)

Язманың исемен башта  «Хөрмәтле кешеләр» дип куярга уйлаган идем. Болай атау дөрес тә булыр иде, чөнки Мөслимдә кемнән сорасаң да, аларны бары матур итеп кенә телгә алачаклар. Районыбызның иң хөрмәтле гаиләсе диячәкләр. «Бәхетлеләр» дип тә атарга теләдем. Гомер буе туган якларында, үз халкы арасында яшәп, шушы җиргә игелек китергәннәрне ничек бәхетле димисең?! «Хәбибуллиннар» дисәң, язмамның төп герое Фәнисә апа үз нәселе фамилиясендә – Гыйльметдинова булып йөри икән... 

– Өч улыбыз, өч кызыбыз бар. Оныкларны кушсаң, тагын да күбрәк, – дип каршы алды безне Фәнисә апа белән Рафис абый. Тукта, тукта, алар белән таныштырганда, өч уллары бар дигәннәр иде, кызлары турында да ник әйтмәделәр икән соң? 
Капка төбенә безне каршыларга Сабантуй мәйданы кадәр халык җыелган. Барысы да Хәбибуллинныкылар!  Бай гына офисның парковкасын хәтерләткән машиналар арасыннан узып, ишегалдына кергәндә һәрберсенең  бер үк төсле булган номерларына игътибар итәм. 
– Хәбибуллиннарның гаилә номеры бу, барыбызныкы да бер – 555, – ди олы малай Илдар, гаҗәпләнүемне күреп. Никадәр бердәм, тату гаиләгә килүебезне раслар өчен шушы бер генә деталь дә җитәр иде. 
...2019 елның салкын бер кышкы көнендә Мөслим урамнарына көмеш кыңгыраулар тавышы сибелә. Шарлар белән бизәлгән җигүле туй аты Рафис абый белән Фәнисә апалар капка төбенә туктый. Алтын туйларын билгеләп үтүче әти-әниләренә балалары сюрприз ясый шулай – әниләрен килен булып төшкән яшь чакларыннан тагын бер ураталар. 

Сүземне Фәнисә апаның үзеннән башлыйм әле. Булса да булыр икән кешедә бу кадәр җылылык, ягымлылык. «Балакаем, бәбкәм, кызларым, улларым...» – аның телендә иң еш кабатланган сүзләр бу. Татарстаннаң атказанган укытучысы, өченче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены иясе Фәнисә ханым Сөнгатовна. 1966 елны Минзәлә педагогика училищесын тәмамлагач, Актаныш районы (ул чакта әле Калинин) Күҗәкә авылы кызын Мөслим районының Түбән Табын авылы мәктәбенә билгелиләр.

– Ике елымны гына укытам да, аннары китәм, дип килгән идем, гомерлеккә Мөслимнеке булдым да калдым, – дип искә ала ул елларны  Фәнисә апа. – Мәктәптә яшь укытучы кызлар байтак идек. Кышкы каникуллар якынлашкан чак. «Хәлиулла абыйның бик чибәр улы кайтасы бар. Кайсыгызны сайлар икән», – диләр. Аларның төпчек кызлары Зөлфия минем классымда иде. Абыйсы Рафис каникулга кайткач, безгә яңа апа килде, дип, фотомны күрсәткән. Әнә шул елны таныштык Рафис абыең белән. Мәхәббәтебез кыш көне чәчәк атты... Рафис ул вакытта Казанда медицина институтында укый иде. Кабат Казанга киткәч тә, бик матур хатлар язды ул. Шигырь белән яза иде. Хатларына: «Фәнисә, кадерлем», – дип куя. «Кадерлесе түгел бит әле, ник болай яза икән?» дип бик аптырый идем. Икенче елны кышкы каникулга кайткач: «Әйдә, өйләшеник», –  дип кыстый башлады. Ә минем хыялым – югары белем алу. (Бу хыялына ирешә ул. Рафисе дәүләт имтиханнары тапшырганда, Фәнисә апа Казан педагогика институтына керү имтиханнары бирә).

Рафис алты балалы бик үрнәк гаиләдә үскән. Хәлиулла әткәй белән Нурлыбанат әнкәй, әрләшү түгел, балалар алдында үзара усал караш та ташлашмыйлар, шулкадәр сабыр кешеләр иде. Аларның алты балалары янына җиденчесе булып килдем. Рафис китте, мин аларда яшәп калдым. Үзен чит итеп сизмәсен дип, әнкәй бәгырем кайтышыма мичкә ягып коймаклар пешереп торыр иде. Килен димәделәр миңа, кызым диделәр. Мин дә киленнәремә кызым дим. Килен дип әйтү – чит иткән кебегрәк тоела үземә. 

Бая өч кызларын нигә әйтмәделәр дигән соравымның җавабы да чишелде... Өч кызлары – өч киленнәре аларның. Гөлшат, Лилия, Гөлназ Хәбибуллиналарны Мөслимдә «Рафис киленнәре» дип йөртәләр. 

Гөлназ Хәбибуллина: «Шамилнең кечерәк вакыты иде. Күршегә русча сөйләшүче шәһәр малайлары кайта. «Улым, син аларны татарчага өйрәт, үзең алардан рус телен өйрән», – дибез. «Татарча белгән җитмимени?» – ди. Әтисенең: «Кибеттән коктейль аласың килсә, ничек сорарсың соң?» – дигәненә дә җавабы бар: «Коктейль бирегез әле, дип сорармын», – ди. Мөслимдә гел татарча булгач, бөтен җирдә дә татарча гына сөйләшәләрдер дип уйлый икән. 

Фәнисә апа гомере буена укытучы булып эшләгән, башта башлангыч класслар, аннары югары классларда татар теле һәм әдәбияты укыткан. Үзе әйтмешли, ул да, Рафис абый да дәүләт кешеләре булганнар.     
– Бу орден икебезнеке дә, дим. Рафис булышмаса, балаларны карашмаса, мин мәртәбәле исемнәр алырлык итеп эшли алмас идем, – ди Фәнисә апа. –

Сабырлыгы әткәй белән әнкәйдән.
– Күбрәк әбекәйдәндер ул, Фәнисә, – дип сүзгә кушыла сөйләшкәнебезне ни гомер түзем генә тыңлап утырган Рафис абый. – Әбекәй гомере буе кияве – безнең әткәй белән яшәде. Ул эштән кайтмыйча торып, беребезне дә табын янына китертмәс: «Балалар, әтиегез кайтсын», – дияр иде. 

Рафис абый Хәбибуллин да, Фәнисә апаныкы шикелле, дөньядагы иң игелекле һөнәр ияләренең берсе, ул – табиб, СССРның сәламәтлек саклау отличнигы.1968 елны Казан дәүләт медицина институтын тәмамлап, Мөслимгә  стоматолог булып кайтса да, үз белгечлегенә керешкәнче, башта бер ел терапевт, аннары ике ел хирург булып эшләп торырга туры килә әле аңа. 
– Остазларым бик әйбәт кешеләр иде. Баш табиб Хәбибуллин Ильяс Абдулловичтан, терапия буенча Фәйзразманов Мөтфирахман Фәйзерахмановтан күпкә өйрәндем, – ди Рафис абый. 

Ул елларда Мөслимә теш дәвалый торган стоматология кабинеты була булуын, ләкин тешләр куйдыру өчен район халкы читкә йөрергә мәҗбүр. Казанга белемен күтәрергә киткән бер ай эчендә җиде тапкыр министрның үзендә, унбер тапкыр медицина техникасы кибетендә булса була – теш куйдыру кабинеты өчен кирәкле барлык җиһазларны юнәтә Рафис Хәлиуллович. 1971 елның 25 октябрендә Мөслимдә беренче теш куйдыру кабинеты ачыла. 
Рафис абый табиб кына түгел, ул спортчы да, шагыйрь дә. Чаңгы һәм велосипед спорты буенча спорт мастеры кандидаты. Шигырьләре республика матбугатында басылып тора, берничә шигъри җыентыгын, автограф куеп, безгә дә бүләк итте. 

Өйләренең уртасында түм-түгәрәк өстәлләре бар аларның. Дуслык өстәле ул. Түгәрәк өстәлнең түре дә, почмагы да юк. Һәр елны укытучылар бәйрәме көнендә зур бәлеш пешереп, Фәнисә апа балаларын түгәрәк табынга җыя. Без килгәндә дә бар туганнарны сыйдырган иде ул. Өстәл тирәли тезелешеп утырган олы малай Илдар белән Гөлшат, аларның кызлары Алия һәм Эльвира, уртанчы малай Илшат белән Лилия, тиктормас Ислам (олы уллары Рамис Чаллыда булып калды), төпчекләре Илгиз белән Гөлназ, кызлары Лиана (быел унберенче сыйныфка бара, җырчы), Регина, Шамил – бар да бәлешнең капкачы ачылганны көтә. «Әби, миңа төбен салырсың әле», – дип, бәлешнең иң тәмле төшен оныклар үзара бүлешеп тә куйды инде. Үз җирләрендә рәхәтләнеп татарча сөйләшеп, назга, яратуга коенып үсүче иң бәхетле балалар болар. 

– Җимешләрем бит алар, – дип сөя әбекәйләре үзләрен.  – Лилиана беренче куанычыбыз. Әле юньләп теле дә ачылмаган иде үзенең, зәңгәр тышлы Әлифбаны тотып килер иде дә: «Әби, «тита» (китап диюе) укы!» – дип, алдыма килеп утырыр иде. Идәнгә аяк сузып утырабыз да, «тита» укыйбыз. Торна белән төлке әкиятләрен ялт итеп «укып бирә» балакаем. Теле ачылганчы ук шул Әлифбаны яттан өйрәнде бит. Иллә дә яхшы иде ул Әлифба. Балалар иҗек һәм хәрефләрне тиз өйрәнә иде аннан. Безнең балалар уенчык белән уйнарга яратмады, «диктант язабыз», диләр иде. Шулай уйный-уйный татарчаны менә дигән итеп өйрәнделәр. Хәер, Мөслим татар районы булгач, монда болай да гел татарча инде безнең.

Балаларыбыз шушы йортта, әбекәй-бабакайлары белән үсте, – ди килендәшләр. – Авырып, бакчага бармый калсалар, дарулары белән бергә иртән китереп куяр идек тә, кич эштән кайтышлый алып китәр идек. Без «больничный»лар алмадык. Әле дә шулай: берәр баланы берәр җиргә илтәсе, алып кайтасы булса, әти бер дә иренми, машинасын кабыза да чыга да китә. «Әти, гел җайларына гына торма», – дисәк, «Ярату артык булмый ул», – ди. 
– Лианабыз кечкенәдән җырларга ярата иде, – дип искә ала әнисе Гөлназ. – Бөтен бала-чаганы җыеп, концерт әзерлиләр. Кич түр як ишегенә белдерү эленә: «Кичке җидедә барыгызны да концертка чакырабыз». Әбиләре белән бабайлары җитәкләшеп, «концерт залына» иң беренчеләрдән булып кереп утыра.

Балаларны ачулану юк аларда. Уеннарын да җитдигә алып, алар белән мәш киләләр. 
Гөлназ – Хәбибуллиннар йортына беренче булып төшкән килен. Үзе дә Мөслим кызы. Районның «кендек әбисе» ул – акушер булып эшли.  
– Без гел бергә, – диләр Рафис абыйның киленнәре. – «Өч килендәш» дип аталган төркемебез бар. «Хәерле иртә» белән уянабыз, «тыныч йокы» теләп, көнне тәмамлыйбыз. Бәйрәмме, эшме, берәребездә тәмлерәк ризык пештеме – уртак. Ватсаптагы төркемебезгә бер фото кую җитә – йөгерешеп киләбез. 

Традиция буенча, 9 май – Хәбибуллиннарның бәрәңге утырта торган көне. – «Эш ул – бәйрәм!» – ди безнең әти», – дип көлешә килендәшләр. Кемнең бакчасы әзер, көтүебез белән киләбез дә, утыртып та китәбез. Кайчагында хуҗалар үзләре эштә дә булып калырга мөмкиннәр. Көзен бергәләп алабыз аннары. 
– Гөлшатыбыз бәлешләр, тортлар пешерергә ярата. Берьюлы дүртәр бәлеш пешерә. Ник бу кадәр күп дисәң, берсе – әниләргә, берсе Илшат абыйларга, берсе сезгә, – ди. Барыбызның да туган көннәренә зу-ур торт әзерли, – дип, килендәшенең күркәм сыйфатларын барлый  Гөлназ. Гөлшат та Мөслимнеке, ул – бухгалтер. 
– Өчесе дә уңган аларның. Мичкә берәр ризык тыксалар, кайнар килеш әниләр авыз итсен дип, беренчесен безгә җибәрәләр. Шундый киленнәрне ничек яратмыйсыйң, – дип, тагын киленкәйләрен  мактап ала Фәнисә апа.
– Безнең әни шикелле кеше юктыр ул! – Уртанчы уллары Илшатның хатыны Лилия шулай ди. – Нәрсә кисәк тә, и, бигрәк матур булган, ди. Ни эшләсәк тә, кызларым, дөрес эшләгәнсез, ди. Яшьрәк, тәҗрибәсезрәк чакта ирләребездән дә аңа килеп зарлана идек. Безгә кушылып, ул да үз малайларын ачуланыр иде. 

Лилия һәм Илшат Хәбибуллиннар гаиләсе турында аерым бер мәкалә итеп язарлык. Аларныкы кебек, икесе дә укытучы, икесе дә мәктәп директоры булган гаиләләр тагын бармы икән?  Илшат Рафисович – Мөслим районы Тойгилде сигезенче төркемдәге коррекция мәктәбе директоры. Волгоград дәүләт педагогика институтын тәмамлаган егет хезмәт юлын 2 нче номерлы Мөслим гомуми урта белем бирү мәктәбендә физик тәрбия укытучысы буларак башлый. Ә Сарман районы Иске Минзәләбаш кызы Лилиянең беренче һөнәре – хореограф. Алабуга мәдәният училищесын тәмамлагач, башта үз авылларының мәдәният йортында, аннары Мөслимнекендә эшли. «Бию сәнгатен Мөслимгә Лилия алып килде», – ди мөслимлеләр. 1994 елдан ул – мәктәптә. Чаллы дәүләт педагогика институты дипломын алган яшь ханымны  2003 елда Мөслим лицеена тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр, 2016 елдан шунда ук директор була. Быелдан исә вазыйфаның тагын да җаваплырагы һәм катлаулырагы йөкләнгән. 2021 елның августыннан Лилия Хәбибуллина – Мөслим районы Мәгариф идарәсен җитәкли. Булдырачак! Ул директор чагында Мөслим лицее Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе исемлегенә керә. Җитәкче урынында утырса да, укыту эшен дә ташлыйсы килми әле аның. Яңа уку елында да рус телле балаларга татар телен укытуны дәвам итәчәк. «Яраталар бит! Өйрәнәселәре килә. Светлана Макарчян дигән бер укучым татар теле буенча республикакүләм олимпиада призеры булды. Яратмасалар, чатнатып татарча сөйләшә белмәсләр иде», – ди Лилия ханым. 

Илдар, Илшат, Илгизнең аралары алтышар яшь. 
– Безнең әти 18 ел «садик»ка йөрде, – дип шаярта уллар. – Әнинең балалар бакчасына илткәнен бик хәтерләмибез дә...
– Иртәнге сигезенче яртыда мәктәптә булырга кирәк иде бит. Әтиләре уятып, киендереп илтер, кич алып кайтыр иде... Улларыбызның өчесе дә рәсемгә һәвәс.

Монысы да әтиләреннән. Дәрес өчен кирәкле барлык күргәзмә әсбапны Рафис абыегыз ясап бирә торган иде... – Фәнисә апаның бу сүзләрендә иренә ихтирам да, рәхмәт тә бар. 
– И ул иҗекләрне, хәрефләрне күп ясадым инде, – дип, хатирәләрне элеп ала Рафис абый. – Әле кочагы белән дәфтәр тикшерешәм. Фәнисәнең өйдә торырга вакыты да булмады бит аның. Бер кызык сөйлим әле. Илдарның кечкенә вакыты. Әниләре Казанга укырга китте. Көн дә чиста киемнәр кидереп, бакчага илтәм.

Беркөнне тәрбиячесе: «Әниең укуда, син кем белән яшисең?» – дип сорый икән. «Әти белән!» – ди икән Илдар. «Киемнәрең бигрәк чиста, кем юа соң аларны?» – дигәч, Илдар: «Безнең әти кыз бит ул!» – ди икән. 
– Малайлар бик тырыш булды, – ди Фәнисә апа уллары хакында. – Эшне хатын-кызныкына, ир-атныкына бүлмәделәр. Мал-туарны да карадылар, пешерделәр дә... Олысы Илдарга күбрәк эләкте инде. «Мич тә ягарга кирәк, мал да карыйсы бар, әйбәт укырга да кушасың...» – дияр иде балакаем. – Ул арада каяндыр сабый кулы белән язылган бер бит кәгазь алып килеп, өстәлгә куя. Төпчекләре Илгизгә үзе әйтеп торып яздырган  бәрәңге тәкәсе рецепты икән. Ничә еллар саклаган шуны. 

Илгиз үзе дә хәтерли әле аны:
– Әни гел эштә. Мәктәп икешәр сменада эшләгән елларда аны күрми дә идек. Тәмле әйбер дә ашыйсы килә бит. Яллар җиткәч, бәрәңге тәкәсе пешерермен, бәрәңгесен юып, әрчеп, турып куегыз, дип, әни күрсәтмә биреп китә. Ул әйткәннәрен эшләп куябыз. Кайта да, бүген бик алҗыдым, дип, шул бәрәңгене кыздырып кына ашата. Шулай булгач, ашарга пешерергә дә үзебезгә өйрәнергә туры килде. 
– Нинди эшкә тотынсалар, шуны эшли торган уллар үстергән әти белән әни, – ди килендәшләр. – Кирәк икән – бәлеш салалар, кирәк икән – түбә ябалар. 

...Быел Мөслимдә Россия федераль Сабантуе узды. Мөслимгә кадәр кил дә, Ык буйларын бер урама, имеш! Велосипедларга утырган Хәбибуллиннарга ияреп, Сабантуй мәйданы булган уйсулыкка юнәләбез. Илгизләр, Илдар, Илшат, Гөлназ, Гөлшат, Лилияләр, алардан алда балалар – җилдерәләр генә. 
– Җәй көне барыбыз да велосипедта, кыш көне чаңгыда без. Беребез әйткәнне калганнар күтәреп ала. Бездә – коллективизм, – ди алар. 

«Безгә бергә күңелле!» Бу сүзләрне әллә ничә ишеттек ул көнне алардан. «Сез чынлап та шулай бердәмме?» – дип, кат-кат сорадым. «Чынлап!» – диләр. 
Аһ итәрлек матур җирләр! Шундый матур кешеләр! Ул матурлыкны шушы язмага сыйдырырга шулкадәр тырыштым, сыйдырып бетереп кенә булмады кебек... 

Фото, видео: Анна Арахамия
 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар