Логотип
Татар гаиләсе

Мәмдәлнең катлаулы гаиләсе

– Өйдә сигез көн авырып ятты. Температурасы төшмәде... Шул инде, коронавирус. Балалар Казанга алып киттеләр. Сыгылып кына төшеп калдым. Төяп алып кайтсалар дим... Бик курыктым! Аннан ике операция кичерде. Әй, берсе минеке инде аның... Барыбыз да рәхәтләнеп көлешәбез.  Әмма Гөлсия апа ялгышып әйтсә дә хагын әйтте: береңнең тәне авыртканда икенчеңнең җаны авырту шушы була инде. Сулар һаваң кебек кадерлегә әйләнгән кешең бит ул...

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

(Биектау районының Мәмдәл авылында гомер итүче Баһавиевлар гаиләсе)

– Өйдә сигез көн авырып ятты. Температурасы төшмәде... Шул инде, коронавирус. Балалар Казанга алып киттеләр. Сыгылып кына төшеп калдым. Төяп алып кайтсалар, дим... Бик курыктым! Аннан ике операция кичерде. Әй, берсе минеке инде аның...
Барыбыз да рәхәтләнеп көлешәбез. 
Әмма Гөлсия апа ялгышып әйтсә дә, хагын әйтте: береңнең тәне авыртканда икенчеңнең җаны авырту шушы була инде. Сулар һаваң кебек кадерлегә әйләнгән кешең бит ул...
– Нурмөхәммәт коронавирустан терелеп кайтканда зур капкаларны ук ачып куйдым. Машина белән ишегалдына ук керсеннәр дип... Төште дә мине кочып алды. Елый... Мин операциягә кергәндә дә еларга гына торды. «Нигә мине куркытасың? Керермен дә чыгармын инде», – дим. Ул операциягә җыенганда мин үзем аны атлаган саен юаттым гына: «Әнә фәлән кеше дә ясатып кайтты. Синеке дә бар да әйбәт булыр», – дим. Ә ул сытылырга гына тора шул... 
Әңгәмәбез шактый озакка сузылды – хатирәләр шулай бит алар: берсенә икенчесе ияреп кенә тора. Йомшак күңелле Нурмөхәммәт аганың күзендә гел яшь булды. Хәер, үзен шактый нык дип санаган Гөлсия апаның. Киленнәре Гөлшатның, кызлары Гөлназның да. 
Без Биектау районының Мәмдәл авылында гомер итүче Баһавиевлар гаиләсендә. Юк, юк, берәүне дә елатырга дип килмәдек анысы – гаиләдә матур яшәү серләрен барлап йөрүебез. 

Беренче сер
– Әтием Мөхәммәтшәрип сугышка киткәндә әнием Хәлимә дүрт бала белән кала. Әни бик тырыш хатын иде – балаларының барысын да исән-сау саклый ул. Әти башта Суслонгерда була. Аның нинди урын икәнен беләсез... Аннан Мәскәү астына эләгә. 62 нче армия составында Сталинград сугышын кичә. Шунда, яраланып, җиде ай госпитальдә ятканнан соң авылга әйләнеп кайта. Тагын өч балалары туа. Мин – төпчеге... Читкә китү турындагы уй беркайчан башыма да кермәде. Апа-абыйлар да: «Син – авылда каласың. Син – нигез сакчысы», – дип гел әйтеп тордылар.
Әти – динле, иманлы карт иде. Укымышлы, гыйлемле... Апалар сөйләвеннән беләм: сугышта йөргәндә укый алмаган намазларын кайткач казага калдырып укыган ул. Безгә дә: «Дөнья гыйлеме белән генә чикләнмәгез, ахирәткә барырга да әзерләнегез», – дия иде. Кечкенә чакта ук, миңа да намазның бөтен догаларын өйрәтте. Бик күп кеше җыелган табында миннән Коръән сүрәсе укытканнар берсендә. «Шунда сиңа күз тиде. Тотлыгуың шуның белән бәйле», – дип әйтә иде әни...
Әйе, Шәрип бабай ул-кызларына бәяләп булмаслык байлык калдырган – күңелләренә дога сеңдергән. Төп йортны саклаучы Нурмөхәммәтенә авылның мулласы вазыйфасын башкаруны да йөкләгән бүген авылдашлары. «Шөкер, динне миңа караганда күбрәк белүче яшьләр дә бар хәзер авылда. Мәчетне дә карап торалар. Барысын да үз кулыгызга алырга вакыт дисәм дә, ризалашмыйлар – олы кеше дип мине хөрмәт итүләре бугай», – ди ул үзе. 
Әңгәмә вакытында ике тапкыр намазга бүлендек. Дүртәү укыдылар – Нурмөхәммәт ага, хатыны Гөлсия апа, кызлары Гөлназ, оныклары Диләрә... Күрше Чүрчил авылында имам булып торучы кияүләре Раил өйдә булса, ул да кушылыр иде. Догаларны барысы да белә аларда – уллары Гомәр, киленнәре Гөлшат, оныклары Газинур, Булат, Сәмирә. Гөлсия апа исә Коръәнне гарәп хәрефләре белән уку бәхетенә дә ирешкән. Анысына үзеннән бигрәк Нурмөхәммәт ага күбрәк сөенә бугай. «Мин үзем белгән догаларны гына танып укый алам. Ә Гөлсия инде Коръәнне ике тапкыр тулысынча укып чыкты», – дип сөйли башлаган ирен карчыгы бүлдерә:
– Безнең Нурмөхәммәт бөтен догаларны белә! Ничек өйрәтеп бетергән булган аңа әти, шаккатам... Мин аз гына төртелеп торсам да, ул шунда ук әйтеп җибәрә...
Дин – гаиләгә татулык, тынычлык өсти. Ул – уңышларның башы. Матур яшәүнең бер сере. 

Икенче сер
– Күрше Юртыш кызы мин. Сыер савам ул вакытта. Нурмөхәммәт – шофер, безне алып бара, алып кайта. Таналар өйрәтәм, ә ул миңа гел булыша иде. Карале, бүтән егетләрнең уенда да юк, ә ул нинди ярдәмчел, дим. Мине ошатадыр дип белмим дә... Бер-беребезгә булышып өч ел йөрдек. 1973 елда гына килдем аңа.
Башта сорап киттеләр әле. Анысы үзе бер хатирә. Әнинең бертуган энесенең улы армиягә киткән көн иде. Әти белән әни аны озатырга төшеп киттеләр. Минем Юртыш фермасында учетчица да булып эшләгән чагым – өйдә отчет төзеп утырам. Яулык өстенә яулыклар ябынып Нурмөхәммәтнең әнисе килеп кермәсенме?! Әнине җибәрәм дип әйткән иде әйтүен, ышанмадым шул... «Әниләрең кайда? Буш китмим, бар чакырып мен», – ди... Әни белән кызу-кызу абыйлардан кайтабыз. «Нигә өйдә үзен генә калдырдың? Бөтен җирне карап йөргәндер инде», – дип, әни мине ачулана. Кайтуга, миңа самавыр куярга кушты, үзләре сөйләшә башладылар. Икәү барысын да хәл иттеләр шулай. Әти абыйлардан менеп тә тормады. Нурмөхәммәтнеке дә килмәде – ул инде карт, колаклары да начаррак ишетә иде...
Авыл советында язылышалар алар. Гөлсиянең өстендә зәңгәр күлмәк, аягында күлмәгенә килешеп торган зәңгәр туфли. Шакмак башлы! Ул чактагы мода буенча! Берсе – алдынгы сыер савучы, икенчесе – алдынгы шофер. Колхоз идарәсе, аларны зурлап, язылышкан җиргә бүләкләр белән керә. Гөлсиягә – кофта, Нурмөхәммәткә жилет белән күлмәк бүләк итәләр. Заманасына күрә зур бүләк була. Әлегәчә горурланырлык! 
Ул чактагы гадәт буенча туй башта ике көн кыз ягында гөрли. Туган-тумача туйны ашка ала: бер көнгә өчешәр җирдә кунак булалар. Үзе бер туй кадәр! 
2 июнь көнне язылышалар, ә 4 июньдә Гөлсия гомер итәсе, балалар үстерәсе нигезгә килен булып төшә. Кайнанасы Хәлимә апа аны мендәрләргә бастырып, бал-май каптырып каршы ала. Әнисе: «Кызым, бик ачуың килгәндә дә кайнанаңа сүз әйтмә, ул үз әниеңнән тары ярмасы кадәр генә ким була икән», – дип озата. 
– Мин килгәндә әнигә 67 яшь иде. Егерме ел килен-кайнана булып тордык без. Яшерен-батырын түгел, әни шактый коры кеше иде. Тота белде барыбызны да. Әмма ялгыш та аңа каршы әйтмәдек. Бер-берең белән килешеп яшәү кирәк. Этле-мәчеле торсаң – тору түгел инде ул... Мин килгән көнне әни табагы белән он алып кереп: «Киленнең кулы ашлы-сулы булсын», – дип, кулымны онга батырды. Авыр эшләр кушмады ул миңа. Без бөтен эшне икәү эшли идек. Каядыр китсәм, сыерны гел үзе сауды. Эштән курыкмады ул. Печән кайтса, яныбызга чыга иде. Инде сиксәнне узгач та. Җаны түзми – этешеп булса да тора... Аның этлеге дә, җегетлеге дә бар иде. Серләрне сөйләп була иде әнигә. Без кеше теленә чыгып яшәмәдек. Истә әле, яшь чак бит – кич тә чыгасы килә. Тизрәк эшләрне бетерәбез дә: «Клубка барып кайтыйк әле», – дип сорыйбыз... Тик курку түгел иде бу – хөрмәт итү... 
Матур яшәүнең сере – бер-береңә хөрмәттә. 

Өченче сер
– Килен булып төштем... Нурмөхәммәтләрдә әле телевизор да юк, газ да. Ә без инде газ плитәсе яга идек. Керосинкадан соң шундый рәхәт иде... Нурмөхәммәт паркта бер дустына: «Бөтен кеше алып бетерде инде, бездә генә газ плитәсе юк», – дигән. Тегесе шунда ук: «Әйдә, үзем алып кайтып бирәм!» – дигән... Карасам, ишегалдында машинадан газ плитәсе төшереп яталар. Әни: «Син куштыңмы алырга? Мин аңа тотынырга да куркам. Тәмуг уты!» – ди. Ул арада газ балоны да алып кайтып куйдылар. Керосинка түгел бит, чәйнек бик тиз кайнап чыкты. Әти көлеп карап тора. «Миңа тәһарәт алганда су җылытырга әйбәт икән», – ди. Аның бу сүзеннән соң өйдә бөтен кеше тынычланды...
«Сезнең өйдә кем баш булды – әтиегезме, әниегезме?» Бу сорауны Гөлсия апаның кызы Гөлназга да бирәм. «Әти, – ди ул уйлап та тормыйча. – Читтән караганда, әни баш кебек тоелгандыр. Әмма ул беркайчан: «Мин шулай хәл иттем! Шулай була!» – димәде. Башта әти белән киңәшләште».
Матур яшәүнең сере – гаиләдә ир-ат хуҗа булуда.

Дүртенче сер
– Нурмөхәммәтнең калган алты туганы өчен төп нигез булды безнең йорт. Сабантуйларга кырыгышар кунак кайткан еллар булды! Үзләре, балалары, дуслары, кияү-киленнәрнең туганнары... Хәзер дә шулай. Гаетләргә, Сабантуйларга кайтып йөриләр. Берәрсе «булышыйм» дип табын яныннан кузгала башласа, шунда ук туктатам: «Без монда Гөлшат белән үзебез дә ике килен», – дим... Каникулларга балалар кайтып тула иде элек. Бер йорт! Дәү әниләре янында җәй буе татарчага да өйрәнеп китәләр. Шөкер, «уф» дигәнемне хәтерләмим... Иремнең апалары белән гомергә дус булдым – аларның сер сандыгы идем. Бер-берсенә сүз йөртмәдем.
Тагын Гөлназны тыңлыйм: «Берничә ел кайнана-кайната белән яшәгәннән соң без дә менә башка чыгып, әниләр күршесенә килеп төпләндек. Янәшә булгач, атлаган саен йөгерәм дә керәм: «Аны биреп торыгыз әле... Бу кирәк иде...» – дим. Абыйның хатыны кырын караса, ачык йөз күрсәтмәсә, алай керә алмас идем бит. Без бөтен бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез. Бик еш кына бер табын артына ун кеше җыелабыз. Чыдаган Гөлшатка рәхмәт... Хәер, тәмлерәк әйбер пешерсәләр дә, безгә өлеш чыгармый калмыйлар. Үзем дә шулай...»
Матур яшәүнең сере – ике як туганнарны да тигез күрүдә. 

Бишенче сер
– Әни үлем түшәгендә ята. Күрше Сабира апага кердем, елыйм: «Әни китә инде», – дим. «Нигә елыйсың, елама, бик әйбәт тордыгыз. Сезнең кебек торучы бер кеше юк. Ялгыш бер сүз дә әйтмәдең бит син аңа. Шулкадәр коры Хәлимә апа бит ул», – ди (елый). Әнидә яман чир иде, ашый-эчә алмады. Җиде ай урында булды. Кызы белән икәүләп янында утырабыз. Эштән дә калып булмый бит. Бер яктан икенче якка әйләндергәндә: «Гөлсия кайда?» – дип сорый икән...
Әнинең хәле инде авыр. Яныннан китмибез дә. Шул вакыт бертуган энем килеп керде. «Апа, әнине паралич сукты», – ди... Әни бит ишетеп ята. «Бар кодагый янына, монда мин үзем генә түгел бит», – ди. 3 сентябрьдә кайнанамны җирләдек, 5 сентябрь көнне – үз әниемне... Аларны озаткач кыен булды ла. Без бит гомергә бикле ишеккә кайтып кергән кешеләр түгел. Ишегалдына керәсең – бөтен җир тып-тын. Ят, күңелсез... 
Матур яшәүнең сере – әти-әниләрнең хәер-фатихасын алып калуда. 

Алтынчы сер
– Нурмөхәммәт бензовозда эшләде. Ул юлдан әйләнеп кайтып кергәнче гел куркып тора идем инде. Арчага икешәр рейс бара иде. Берсендә шулай кайтмый гына. Эш сәгате бетсә, конторда кеше калмый – Арчага шалтыратып, килеп җиткәнме-юкмы икәнен дә белә алмыйм... Арчадан кайтучылар күргән – ватылып ята икән. Инженерны эзләп табып: «Нурмөхәммәт ватылган анда», – дим. Машина җибәрде... Тагын берсе бик истә. 30 декабрь иде. Буран! Кеше бәйрәмгә әзерләнә, ә мин Нурмөхәммәтне көтәм. Отчет белән кайтучылар юлда күргән – батып калган. Төшеп киттем председательгә, кичке ун иде инде. «Рафыйкка барып әйт, бульдозеры белән каршы барсын», – ди. «Язу язып бир инде, ансыз мине кем тыңласын?!» – дим. Шулай итеп, төн уртасында гына кайтып җиттеләр... Мин йөрми, кем йөрсен – аның кайтмаганын мин генә беләм ләбаса... Андый чаклар күп булды инде.
Гөлсия апаның сөйләгәнен елмаеп тыңлап утырган Нурмөхәммәт абый бер генә җөмлә өсти: 
– Гомер буе шофер булып эшләдем, аягын җиргә тидермәдем инде... 
Матур яшәүнең сере – бер-береңне кайгыртуда.

Алтынчы сер
– Гомер буе барлап тордым инде мин аны. Безнең бит каршыда машина паркы. Гөрләп торган чаклары бар иде... Ир-атлар бергә җыелса, бәйрәм ясаган вакытлары да була. Кич соңгарак калса, бозылып йөри күрмәсен дип, әтиләре янына Гомәрне яки Гөлназны җибәрәм. Йә бозау ычкынган, дим, йә башка берәр эш табып чакыртып алам... Хәйләлим. 
Матур яшәүнең сере – хатын-кызның зирәклегендә. 

Җиденче сер
– Минем җәмәгатем Гөлшат – Казан кызы. Авыл бөтенләй ят түгел иде аңа – җәйләре әнисенең туган ягында, Балык Бистәсендә узган. Әтисенең туганнарына – безнең якка да кайтып йөри иде. Без дүрт ел очраштык. Мин Казан дәүләт аграр институтында белем алдым. IV курста дүрт айга авылга практикага кайттым. Шуның алдыннан ачуланыштык. «Авылга яшәргә кайтырга җыенмыйм», – диде Гөлшат. «Ә мин шәһәрдә калырга җыенмыйм. Сагынсаң, кайтырсың», – дидем. Бер атна узуга шалтыратты ул... 
Борчылдырды, әлбәттә. Шәһәр кызы мондагы тормышка риза булып яшәрме дип тә уйладым. Әни белән уртак тел таба алырлармы дип тә. Безнең әни тышкы яктан кырыс күренә инде ул... Әмма мәхәббәт барысын да җиңде! Әнине дәү әни ничек каршы алган булса, ул да Гөлшатны шулай каршылады. Мендәргә аяк басып, бал-май кабып керде ул безнең гаиләгә. 8 ноябрьдә 24 ел булды менә. Олы улыбыз Газинурга – 23, кечесе Булатка 16 яшь. Шулай яшәп торабыз әти-әни канат астында. Аерым акча тотмыйбыз. Яшереп эш эшләмибез. 
Мин үзебезнең колхозга икътисадчы булып кайткан идем. 2003 елдан 2018 елга кадәр баш бухгалтер булып эшләдем. Бүгенге көндә «Агротехнология» җәмгыятендә менә. Эшем командировкалар белән дә бәйле. Өйдә әти белән әни булгач, тыныч күңел белән чыгып китәсең. Ул яктан без бәхетле – ишеккә йозак элгән юк. 
Матур яшәүнең сере – ике арада уртак мәхәббәт булуда.

Сигезенче сер
– Төп йортта яшәячәгебезне дә, кайнанамның ниндилеген дә белеп килдем. Мине озатканда елаган әниемә ул: «Елама, мин кызыңны елатмам», – диде. Елатмады да!
Беренче көнне үк «әни» дип дәштем. Тик ул шундый әкрен чыкты, мөгаен, аны үзем генә ишеткәнмендер... 
Мин бөтен эшне дә әнидән өйрәндем. Аның бер тапкыр да: «Шуны да белмисең», – дигәне булмады. Сыер саварга беренче көннән үк чыкмадым. Гомумән, беренче елларда маллар янына чыгармады әни мине. Ул әле пекарняда эшли, ипи пешерә иде. Аңа төнге сменага барырга туры килгәч: «Әни, болай булмый, әйдә, үзем савып карыйм», – дип сорадым. Беренче көннәрдә: «Сөт шуның кадәр чыгарга тиешме?» – дип аны аптыратып бетердем. «Була, була, курыкма гына», – дия иде. 
Без аның белән ашарга гел бергә пешерәбез. Бигрәк тә камыр ризыкларын. Кайнанасы кебек үк ул да камырга бик уңган – аңардан өйрәнеп калган. Бер эшкә дә иренми. Балаларны да бик карашты. Олысы елак булды безнең. Бала уянса, әни дә торып яныма килә иде. 
Бөтен нәрсәбез күптән уртак инде: кайгыбыз да, шатлыгыбыз да. Серләр дә! Кием-салымны да икәү киңәшләшеп алабыз. 
Мин Казанга барып, 11 нче больницада эшләп йөрим. Бер тәүлек эшлим, аннан ял итәм. Көндезге сәгать унберләрдә шалтыратмасам, әни югалта, «Хәбәрең юк», – ди. Аннан кич белән тагын икәү сөйләшәбез. 
Үз әниемдә яман шеш булды. Мин соңгы өч айда аның яныннан китмәдем дә. Авылга ялга гына кайтып килә идем. Өч сыер, балалар... Әни шул чакта ник бер сүз әйтсен миңа?! Кодагые белән дуслар иде алар. Әни гел Мәмдәлгә кайтып йөрде. Икәү сөйләшәләр, эшләр эшлиләр, җиләккә йөриләр... Без әнине бер ай авылга алып кайтып та карадык әле. Аны җирләгәннән соң, нәкъ 28 көннән кинәт әтием вафат булды. Бу хәбәрне ишеткәч мине иң беренче әни кочаклап алды... Без әти белән әнинең бөтен ашларын аның белән икәү үткәрдек. «Гөлшатның хәзер беркеме юк, ул безнеке», – ди әни. Чынлап та шулай. Алардан башка минем якын кешеләрем юк... 
Авылда рәхәт миңа. Шәһәрдән – эштән кайтып кергән саен, өебезнең исен яратканымны аңлыйм. Улларым әби-бабай белән үсте. Әле намазда булмасалар да, бөтен догаларны беләләр. Аның өчен дә рәхмәт әти белән әнигә... 
Матур яшәүнең сере – рәхмәтле була белүдә. 

Тугызынчы сер
– Син киленгә карата начар булсаң, улыңа да начар булачак бит. Гомәргә: «Гөлшат болай, Гөлшат тегеләй», дип әйткәнем юк минем. Хәер, андый очрак булганны хәтерләмим дә. Гөлшатның усаллыгы юк аның. Әти-әни дип кенә тора. Без үзебез дә шулай идек...
Килен белән матур яшәүнең сере – бер-береңнән гаеп эзләмәүдә. 

Унынчы сер
– Дәү әни белән дәү әти безне бик яратканнар! Дәү әти вафат булганда миңа 3 кенә яшь булган. «Кайчан кызым Гөлназ сөйләшә башлый инде?» – дип көткән ул. «Кодрәтемнән килсә, әгәр шулай тиеш булса, аны үзем белән алып китәр идем», – дип тә әйткән... Өлкәннәр белән үскән балалар барыбер башкача буладыр ул. Үземнекеләрдән дә күрәм моны. Гомәр абыйларныкылар да, безнекеләр дә татарча сөйләшәләр. Безнең кызлар үзара аралашканда русча сүз кыстырсалар да, әтиләре дә шунда ук кисәтү ясый: «Әллә туган телегезне оныттыгызмы?» – ди. Диләрәбез шәхси балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ике тәрбияче анда: берсе балалар белән – инглизчә, икенчесе татарча гына сөйләшә. Диләрә – татарча аралашучы тәрбияче.
Самирәбез сөйләшә башлаганчы ук Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнар карады. Аның теле «Су анасы» белән ачылды. 
Матур яшәүнең сере – буыннар бәйләнешендә, туган телгә мәхәббәттә. 

...«Язманың ахырына җиттек, нигә «катлаулы гаилә» дип әйткәнеңне аңламадык?» – дисезме. Мәмдәл авылы мәдәният йорты директоры, Биектау районы «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Гөлсинә ханым Шакирова  сүзе бу. «Безнең авылда Баһавиевлар шикелле катлаулы гаиләләр аз хәзер», – дип, кат-кат кабатлады ул. Катлаулы, ягъни, берничә буын бер түбә астында яшәүче. Ә калганы, күреп торасыз, бер дә катлаулы түгел. Матур яшәү серләре, дим. Шушы гап-гади – язылмаган кагыйдәләрне үтәгәндә  катлаулы түгел. 

Фото, видео: Анна Арахамия
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сезнен бу язма БИК эйбэт

    • аватар Без имени

      0

      0

      Безнең күршеләр.

      • аватар Без имени

        0

        0

        минем 3 туган апам ул Гелсия апа,бик мэгьнэле ,чын ир хатыныул

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик матур, урнэк гаилэ!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик урнэк гаилэ, без аларны бик хормэт итэбез. Нурмэхэммэт минем яшьти, классташым

            Хәзер укыйлар