Логотип
Татар гаиләсе

Ата-ана хакы

Ике кайнана белән яши ул. Өйдә кайнанасының әнисе дә була. «Бик әйбәт булды. Кайткан төшемә һәрвакыт өстәлдә кайнар чәй иде, балаларны карашты. Бердәнбер кызы үлеп китте. Әни: «Бөтен ышанычым синдә. Синең кулларыңда гына соңгы сулышымны алсам ярар иде», – дип яшәде.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

(Югары Ослан районы Вахит авылында яшәүче Халиковлар гаиләсе)

Өлкәннәрне олылау килеп керүгә үк сизелде бу йортта. Әнә бит Әсхәт абый да: «Әти тәмәкесен бервакытта да әбигә күрсәтмәде, качыра иде», – ди. Әбиләре 92 яшьтә үлгән. Бу вакытта Тәлгать абый ир уртасындагы кеше булган инде югыйсә. «Тәрбия дә, телне хөрмәтләү дә бары тик гаиләдән килә», – дип саныйлар Халиковлар гаиләсендә. Без – Югары Ослан районы Вахит авылында.

Бүрәнәләре зәңгәргә буялган авыл йорты. Тәрәз төпләрендә яраннар. Тәрәзәгә кыска челтәрләр эленгән. Стенада зурайтылган фотосурәт. Анда Сания апа белән Тәлгать абыйның яшь чагы. Рәсемгә охшаш мондый фотолар һәрберебезнең әби-бабасы йортында бардыр. Хәзерге югары технологияләр заманында әллә нинди камил фотолар төшерсәк тә, менә бу аклы-каралы фотосурәтләр – иң кадерлесе. Анда әби-бабайларның яшьлеге генә түгел, олы бер чор тарихы... Өйнең хуҗабикәсе Сания апа кулындагы фотоальбомда – балалары, оныклары, оныкчыклары. Һәрберсе турында тәмләп, яратып сөйли. Ә үзе әледән-әле стенадагы фотога күз төшереп ала. «Сагынасызмы яшь чагыгызны?» – дим. «Сагынам! Бик матур яшәдек шул», – ди, каршыдагы диванда тыныч кына утырган иренә карап. Соңгы өч елда авырыбрак тора шул карты. Бик нык сөйләшәсе килсә дә, артык сөйләшә алмый. Әмма бер-берсен күз карашыннан аңлыйлар. 58 ел бергә яшәү дәверендә сүзсез генә аңлашырга өйрәнгән инде алар. Югыйсә әле яңа гына сәхнәдә Галиябануны уйнап йөргән кебек. Яңа гына армиядән кайткан Тәлгать абый менә шул спектакльдә аның уйнаганын күреп ала. Күрә дә: «Бу кыз минеке була!» – ди. Егет сүзе бер була. Татар Мәмәтхуҗасына Санияне сорарга килеп тә җитәләр. Сугыштан соңгы чор... Атасызлык чоры... Гаиләдә әти урынында – олы абыйлар. Саниянең дә әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була. Әнисе җиде бала белән тол кала. Олы ир балалар кечкенәләренә абый да, әти дә. Тәлгать сорап килгәндә, кызның олы абыйсы өйдә булмый, өй салыр өчен бура алып кайтырга киткән чагы. Борылып кайтып китә егет, әмма уеннан кире кайтмый. Кызны тота да урлап алып кайта. «Фермада эшләп йөрим. Иптәш кызым үзләренә кунакка чакырды. Әвәл өлкәннәр парлап-парлап кунакка йөриләр иде. Әниләре кунакка киткән. Эшкә бездән генә барырбыз, кил дип чакыргач, ферма халатлары гына киеп киттем, ике күзем. Менә насыйбы шул булгандыр инде... Сабирҗан абзыйлар яныннан узып барганда зур капка ачылып та китте, ат килеп тә чыкты, мине арбага алып та салдылар. Күрше авылга кадәр кычкырып елап бардым», – дип искә ала ул чакларны Сания апа. Әнә шулай килен булып төшә. Бәрәңге әрчеп утырган булачак кайнанасы елап беткән күзләрен күреп: «Кызым да булырсың, улым да булырсың. Кайтып китмә инде», – ди. «Кеше көлдереп йөрмим инде. Кияүдән кайтты, дип әйтерләр. Ни күрсәм дә күрермен», – дип уйлый. Югыйсә артыннан абыйсы алырга килеп җитә. Кала Сания. Бер атнадан яшь ир белән яшь хатын Тәлгать абыйның апаларына Казанга кунакка китәләр. Авылдан кыз урлаганнар дип шалтыратканнар да, милицияләр килгән. Яшьләр өйдә булмагач, кире киткәннәр. Сания апа орчык кебек кечкенә булса да, бик чая була. Артыннан бик күп егетләр йөргән. Күпләрнең өмете булгандыр...

– Авыр ияләштегезме соң? – дип сорыйм. – Яратып йөрешеп чыккан яр түгел бит.
– Ияләштем инде. Тәлгать үзе дә кырку булмады. Сүз әйтмәде. Балаларны яратты, аларга бармак белән дә чиертмәде. Шулай яшәлгән инде.

Ике кайнана белән яши ул. Өйдә кайнанасының әнисе дә була. «Бик әйбәт булды. Кайткан төшемә һәрвакыт өстәлдә кайнар чәй иде, балаларны карашты. Бердәнбер кызы үлеп китте. Әни: «Бөтен ышанычым синдә. Синең кулларыңда гына соңгы сулышымны алсам ярар иде», – дип яшәде. Мин хастаханәдә операциядә чакта, үлеп китте, җаныкаем. Тирә-күрше әйтә: «42 ел буе кайнана белән яшәдең, сиңа һәйкәл куярга кирәк», – диләр. Кайнанам бик әйбәт булды шул. Әле авылдагы апам, ирсез калгач, бездә өч ел яшәде. Җүнсез кайнана янына рәзве туганымны алып кайта ала идемме, кызым?!» – дип сөйли Сания апа.

Урланып алып кайткан хатын булса да, бик дус-тату яшиләр Тәлгать абый белән. Хатын-кыз күбәләк кебек чәчәктән чәчәккә кунарга тиеш түгел, дип саный Сания апа үзе дә. «Кызым, тормыш булгач, төрле чаклар була инде. Сөешеп кенә утырмыйсың. Минутында эндәшми калсаң, яшәп китәсең инде. Бар аның җайга китерә алмый торган ирләре дә. Алары белән яшәп интекмәвең хәерле. Гомер бер генә ул. Ә минем бабай – тыныч. Акча янчыгы үземдә булды. Ул кергәнне-чыкканны белмәде һәм бер сүз әйтмәде. Берәр эш булса, «Тәлгать, әйдә, шуны эшлик әле», – ди идем. Карышып тормады, эшләде, тырышты», – ди Сания апа.

«Тәрбия дә, телне хөрмәтләү дә бары тик гаиләдән килә»

Сания апа – чын татар хатыны. Сөешү, мәхәббәт турында сөйләшеп утыруны кирәк тә санамый. Яшәлгәч, булгандыр дип кенә куйды. 58 ел буе бөтен тирә-күрше өчен үрнәк булып яшисең икән, димәк, булган ул ярату. Әмма сүздә түгел, гамәлләрдә. Чоры да шундый булгандыр. Әнә бит Тәлгать абый да көч- хәл белән булса да: «Яратусыз яшәп булмый, йөрәк үзе белә ул», –  ди, сул як күкрәгенә кулын куеп. Өч бала үстерә алар. «Балалардан бик разый. Бик тәрбиялеләр. Мең шөкер», – сүзен Сания апа безнең янда ничә тапкыр гына кабатлады икән?! Улы Әсхәт белән кызы Рушания шушы ук авылда яшиләр. Фәниясе Казанда. Әсхәт абыйдан кала, инде үзләре әби-бабайлар. Сания апа белән Тәлгать абыйның алты оныгы, биш оныкчыклары бар. «Бик бай без!» – диләр. Ялларда, бәйрәмнәрдә барысы да төп йортка җыелыша. Балалары гына түгел, оныклары гаиләләре белән кайтып йөри. Яз җитсә, оныклары ду килеп өй юа. Эшне шулай күмәкләп эшләүләренә карап бик сөенә әбиләре. «Бик яраталар шул мине. Кайтуга ике битемнән үбеп алалар», – ди. Сания апа авылдагы оныкларының бер бәйрәменнән дә калмый. «Хәтта ата-аналар җыелышына мәктәпкә әни йөрде безнең», – дип көлә киленнәре. Атна уртасы булганлыктан, без килгәндә барлык балалары җыела алмады. Әмма нәсел дәвамчысы – Әсхәтләре, эштән сорап булса да, туган йортына кайтып керде. «Бөтен терәгем шушы инде, и-и-и-и, улыкаем», – дип кочаклап каршы алды аны ана. Әтисе белән җылы гына исәнләште Әсхәт абый. «Әти, сине кырындырырга вакыт җиткән икән бит. Аерым килермен, яме», – дип әйтеп алды. Бу сүз безнең өчен түгел иде, әмма ишеттек. Ата-анага хөрмәт менә шундый кечкенә игътибарлардан башлана түгелме соң инде? «Әти белән әни әбине бик олыладылар. Без шуны күреп үстек. Әти-әни урыны гел алда булырга тиеш ул», – диде Әсхәт абый, өстәл артына уза-уза. Хатыны Рәзилә апа иренә тиз генә аш бүләргә кереште. «Балаларым бик тату. Минем бераз гына йомышым булса да, алар төшеп җитә. Мин – бәхетле әни. Менә улым соң өйләнде. Аллага шөкер, балалары үсеп өлгерде», – ди әни кеше.

28 яшьтә гаилә коруын соң өйләнү ди икән. Кайчан өйләнәсең дип аптыратып бетерә аны әнисе. Ә Әсхәт абый күз салган кызның үсеп җитүен көткән, ахрысы. Шушы авылда туып-үсә Рәзилә. Әти-әнисе балаларга җайлырак булсын дип шәһәргә күченә. Әмма ике кызлары да кире авылга кайта. Шушында кияүгә чыгалар. «Авылга кайтмыйм дип әйткәнем дә бар иде. Язмыш инде. Ирем: «Мин авыл баласы, китәсем килми», – диде. Мин каршы килмәдем инде», – ди Рәзилә тыйнак кына. Җор телле Әсхәт абый: «Авылдан качып  кына торды бит ул. Әллә ни күпкә китеп тормады. Укып бетергәч, эшкә ярый башлагач, алып та кайттым», – дип шаярта.

– Менә шундый чая кеше инде ул, – ди Сания апа улы турында. – Рәзиләне бик ярата ул, чәбәкләп кенә тора. Безгә килгәч тә шулай. Аккошым дип кенә эндәшә. Улым гармун уйный, килен җырлый минем, – ди әни кеше улы белән килененең гаилә бәхете өчен сөенеп.

– Әйдә, күп сөйләмәгез әле. Әнкәсен яратмый кемне яратыйм, хәзер малайлар чыгып китте. Икәү генә калдык, – ди Әсхәт абый елмаеп.

– Үзем ике кайнана белән яшәдем, син дә ике кайнана белән яшәмә әле дип әйтте әни, – ди Рәзилә. – Мин килен булып төшкәндә карт әби дә исән иде әле. Кияүгә чыкканда 22 яшьтә идем. Бик ачык каршы алдылар. Бу йортта үземне  бер дә килен итеп хис итмәдем. Әсхәтнең апасы белән гомер буе күршеләр булып яшибез. Апа белән сеңел кебек. Бер-беребезгә ярдәм итәргә генә торабыз. Әни дә бөтенебезне бертигез күрә. Зур гаиләдә бу бик мөһим.

Рәзилә күрше рус авылындагы мәктәптә татар теле укыта, Рушания апа да математика укытучысы булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда. Укытучы һөнәре –Сания апа өчен иң изге һөнәр. «Фермадан арып кайтсам да, төне буе малайлар (Сания апа балаларын малайлар дип сөйләшә. – Ч. Г.) белән дәрес хәстәрли идем. Первой укытадыр идем, аннан сөйләтеп күрсәтә идем. Мин китапны тотып торам, алар ятлый тора иде, буталып киткәннәрен әйтеп җибәрә идем. Өйдә кирәк бераз тәрбия. Балалар белән шөгыльләнергә кирәк. Хәзер укытучыларны сүгәләр, дөрес түгел, җаныем. Безнең укытучылар: «Әтәңә әйтәм», – дисәләр, йөрәгебез ярыла иде. Уйнарга чыга идек, укытучы урамнан үтсә, качып кала идек. Хәзер бит, киресенчә, укытучылар укучылардан курка, бәгырем. Менә диндә дә язалар. «Ата-әнкәгә бала хуҗа булыр», – диләр. Шул заман җитте бугай. Әниләр малайларын яклый. «Укытучы зрәгә генә ачуланмыйдыр, үзең гаепледер, тәртипле бул», – дип өйрәтергә кирәктер бит инде. Укытучыларга: «Нишләтсәгез дә, бер сүз дә әйтмим. Сезнең кулда», – дип әйтә идем. Тәрбия менә шуннан җыела инде ул, ике күзем. Өйдә тәрбияләргә кирәк балаларны. Шунда гына инсафлы балалар үсәр. Туган телне өйрәнүне дә укытучыга аудару дөрес түгел. Гаиләдә булырга тиеш ул. Чыгып киткәч, болай да өйрәнә алар башка телне. Безнең балалар татар теле белән үстеләр, югалмадылар әле. Имтихан биреп булмый дип куркыталар, безнекеләр бирделәр, укып та чыктылар, кеше дә булдылар...

Сания апа – Вахит авылының абыстае. Яшьләргә, өлкәннәргә киңәш тә бирүче. Һәр сүзе алтын аның. «Ата-аналарына расхут ясап өйләнешәләр дә, характер килмәде, дип аерылышалар. Кемнең килгән инде ул характеры?! Бераз сабыр итәргә кирәк. Ир-ат дулый икән, хатын-кыз чыгып торсын, хатын-кыз бераз телен тыеп торсын. Бүлнистә яттым. Палатада сорашалар инде, ире белән кем ничә ел яшәгән. «Безгә 55 ел тула», – дим. «Батюшки, бер ир белән генә ничек шулкадәр гомер яшәдең», – диләр. Ничек инде туй ит тә, бүтәнгә кит, туй ит тә бүтәнгә кит. Ул гомер буламы инде?! Бала хакы бар бит әле. Бала хакын да хакларга кирәк, ике күзем. Оныкларга әйтәм: «Яратып алгансың икән, хөрмәт итә бел», – дим. Хатын-кызга бер генә нәрсә кирәк – җылы сүз.

Бу гаиләдәге тату яшәүнең серен кычкырып әйтмәсәләр дә, тел төпләреннән аңладым. Гаилә тормышында иң кирәк бер көйләү алымын белә алар. Җылы сүз!  Сания апа да хатын-кызга нәрсә мөһимлеген кат-кат әйтте. Әсхәт абый да: «Ир-ат һаман яратам дип әйтеп утырмас инде. Ә менә хатын-кызларны юмалап кына торырга кирәк. Кайткач мактап җибәрсәң, тәмле итеп ашатырлар, тәмле итеп йоклатырлар. Җайлый белсәң, кыздырсаң да, тиргәмәсләр, әйеме, әнкәсе», – дип, хатынына күз кысты. Әнә бит фотога төшәргә дип җайлап утырган Тәлгать абый да Сания апага: «Утыр әле җаннарыма», – дип әйтеп куйды... Бер җылы сүз һәм хөрмәт гаиләне ныгытып тора түгелме инде?!.

Р. S. Вахит авылына Тәлгать абыйның бабасы Фәйзрахман нигез салган. Сәүдә итәр өчен уңайлы булсын өчен су буе – Идел елгасына таба Татар Мәмәтхуҗасыннан күчеп килгән. Олы юл да шушы тирәдәрәк узган булган.  Маллар күчереп йөрткән вакытта Фәйзрахман абыйларда туктап ял иткәннәр. Башкалар да күчеп килеп, йортлар сала башлаганнар. Шуңа бу авылда Халиковлар фамилиясе бик күп. Фәйзрахман бабайның улы Мәлик Бөек Ватан сугышында ятып калган. Хатыны белән бары өч ел яшәгәннәр. Әтисе яуга киткән чакта Тәлгать абый әле карында була. Ике бала белән тол калган хатын кияүгә чыкмый. Һәлак булган иренең рухын, балалар хакын хаклап яши. Тәлгать абыйның яшь чагында авыл гөрләп торган була. Аның белән бергә авыл да картая. Мәктәп, балалар бакчасы ябылган... Аның улы Әсхәт абый бүген Ключищи авылында кирпеч заводында эшләп йөри. Ә улы Айнур эш эзләп Казанга ук китеп барган...

Фото: видео: Анна Арахамия

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар