Логотип
Татар гаиләсе / килен-кайнана

Менә шулай яшәп ятыш...

    Минем кайнанам бай хатын. Өч килене бар, әле дүртенчесе булырга тора: төпчек малаен гына өйләндерәсе калды. Мин шушы сафларда иң өлкәне, ягъни олы килен булам инде. Шуңа төп йортта, курыкмыйча, әйтәсе сүземне әйтеп, эшлисе килгәнне эшләп, ашыйсы килгәнне ашап, бер сүз белән әйткәндә, «күкрәк киереп йөрим».

Минем кайнанам бай хатын. Өч килене бар, әле дүртенчесе булырга тора: төпчек малаен гына өйләндерәсе калды. Мин шушы сафларда иң өлкәне, ягъни олы килен булам инде. Шуңа төп йортта, курыкмыйча, әйтәсе сүземне әйтеп, эшлисе килгәнне эшләп, ашыйсы килгәнне ашап, бер сүз белән әйткәндә, «күкрәк киереп йөрим». Гәүдәгә иң кечкенәсе булсам да, «дәрәҗәм» зур. Кайнана белән килен мөнәсәбәтләренә багышланган бәйге турында ишетүгә үк, язарга утырдым. Минем кайнана турында барысы да белергә тиеш. Лаеклы! Бик үзенчәлекле ул, аның хакында сәгатьләр буе сөйли алам. 

Танышуыбыздан башласак, мин Гәүһәр әнине беренче тапкыр күрмәдем, ә ишеттем. Тавышы артистларныкы төсле яңгырап тора, өйдән урамга  кадәр ишетелә. Бусаганы узуга, якын туганын күргән кебек, кочаклап алды. Озак кына куеныннан чыгармый торды. Эреп китәрдәй булып басып торуым әле дә истә. Әмма 20 ел дәверендә аралашып та, аның ачылмаган яклары калган икән бит дип шаккатам.

Әни – үзләре яшәгән авыл җирлегендә – Кама Тамагы районы Көрәле авылында атаклы хат ташучы булып эшләде. 16 яшеннән бирле шушы хезмәттә. Пенсиягә 70 яшен тутырып килгәндә чыгуын исәпкә алсаң, эш стажы бихисап. Ә авыл җирендә почтальон  хат ташучы гына түгел. Хисапчы, сатучы, элемтәче, хәбәрче... Кыскасы,  мин ялга авылга кайтканда, өй гөж итеп тора иде. Әни йортыннан  гомердә дә кеше өзелмәде. «Кырмыска оясы»нда кайнавыннан тәм таба иде бугай, чөнки бик аралашучан кеше. Бер секунд та сөйләшми тора алмый. Мин кайткач та, бөтен яңалыкларны энәсеннән-җебенә кадәр сөйләп чыга. Үзенең авыл, район халкыннан башлап, Татарстан тормышында соңгы вакытта нинди вакыйгалар булган – барысыннан хәбәрдар. Мәгълүмат чыганагы үз кулында бит. Беренчедән, йорт бусагасын атлап кергән һәр кеше берәр яңалыгын «кыстырып» керә. Икенчедән, республикада нинди газета-журнал чыга, барысы да аның тумбочкасы өстендә ята. Ул калын күзлеген киеп, аларның һәрберсен ноктасына-өтеренә кадәр укып бара. Хәттә редколлегия исемлегеннән башлап, бухгалтер-корректор фамилияләре белән танышып чыга. Бигрәк вакчыл хатын икән, диярсез. Иң кызыгы, көнкүрештә нәкъ киресе ул. Аннан да гадирәк кеше юк. Мин моны беренче минуттан ук аңладым. Һәм ялгышмадым (югыйсә күп вакыт кешеләрдә алданам).

Гадилеген үземнең әни белән чагыштырып кына дәлилли алам. Башка кайнаналар белән яшәп караганым булмады, шөкер. Бер кызык  мисал. Мин үзем артык пөхтә кеше (чынлап торып вакчыл). Берәр әйбер үз урынында ятмаса, эчем поша башлый. Тәлинкә тәлинкә янына, чынаяк чынаяк янына куелмаса, бетте баш. Шуңа әниләргә барсам да, кайнанам янына кайтсам да, өй җыештыра башлыйм. Һәрбер әйберне үземчә тәртипкә салам. Мин кайтып киткәч, әни мине сүгәргә тотына. «Тәртип салынган» өйдә бернәрсәне дә таба алмый. «Башка килеп, минем  әйберләрне күчерәсе булма, мин үз өемне үзем җыештырам», – ди. Аларда тәртип салырга куркам инде мин. Үз әниемнең өендә аяк очына гына басып йөрим, тыным да чыкмый.

Аның каравы, кайнанамда мин –  «генерал». Нәрсә телим, шуны эшлим. Ничек җыештырасым килсә, шулай җыештырам: тузан сөртәм икән, җилләр тузгый, шкафны чистартам икән, бураннар оча. Рәхәтләнеп, тәртипкә салуның чын тәмен белеп, пыр туздырам. Миннән соң бер атна әйбер таба алмыйча йөриләрдер йөрүен, ләкин бер тапкыр да ризасызлык белдергәннәре юк. Киресенчә, мин өй җыештыра башласам, әни аяк очына басып кына йөри. «Дәшмим-дәшмим, җыештыр гына», – дип, ишегалдына ук чыгып китү ягын карый. Өйгә тулысынча мин хуҗа булам. Әни үпкәләмәсен инде, ләкин ул яктан миңа кайнана белән уртак тел табуы күпкә җиңелрәк.  

Ашарга пешерә башласам да, үз әнием минем кулинар осталыгымны артык бәяләми. Йә тозы артык, йә борычы җете. Ә кайнанам нәрсә пешерсәң дә риза. Ашарга гына булсын, чөнки үзе ял итә. «Нәрсә ашыйсыгыз килсә, шуны әзерләгез, мин бар нәрсәне яратам», – дип кенә тора. Шул ук вакытта камыр ризыгына аннан оста кеше бар микән дөньяда. «Әйдә, Казанга алып барып, берәр атнага «Бәхетлегә» урнаштырабыз сине», – дип шаяртабыз. «Җиде көн эчендә баеп кайтып китәчәксең», – дибез. Бәлеш, гөбәдиясе, өчпочмагы, мантые телеңне йотарлык аның. 20 ел эчендә камыр ризыгы пешергәнен мең тапкыр карап тордым, әмма барыбер аныңча пешерергә өйрәнеп булмый. Сәләт булмагач, юк инде.

Сере нәрсәдә дип тә сорыйм, маен, итен жәлләмәскә кирәк ди. Бер кызык хәл турында да сөйли әле ул. Бервакыт кайнананы никахка пироглар пешерергә чакырганнар. Оста булуын бөтен авыл белә бит инде.  Әмма соңыннан ник дәшкәннәренә үкенеп бетә алмаганнар бугай.  Әни камыр басканда да, эчлеген ясаганда да, күзләре маңгайга меңгән тегеләрнең. Бик мулдан тоткан. Артып калырга тиешле продуктлар хәтта җитмәгән дә. Хуҗаларга яңадан кибеткә чыгып чабарга туры килгән. 

Аның тормышында бар нәрсә мулдан булырга тиеш. Яшәү девизы шундыйдыр, күрәсең. Мал асраса, абзар тутырып асрый, табын әзерләсә, өстәлләре сыгылып тора, кунак җыйса, өй тутырып җыя, газета-журналга языла икән, ул  кимендә ун төрле булырга тиеш.

Киленнәрен мактый икән, исең-һушың китәр. Иң әйбәт киленнәр бары тик анда гына!  «Нигә шуның кадәр мактыйсың инде, әни, күз тидерсәң», – дип әйтәм үзенә. Соңыннан мин моның серен аңладым. Ул бит миңа башка ике киленне мактый. Мине килендәшләремә  мактый булса кирәк. Уртанчы һәм кече киленне шулай зурлагач, алардан калышасы килми бит. 20 ел эчендә бер тапкыр да киленнәрен  яманлап сөйләгәне булмады әнинең.  Шул ук вакытта уллларына таләпчән. Кызлары булмагангамы, барлык өй эшенә өйрәткән. «Әгәр бик тырышсам, камыр басып, ипи пешерә алам. Әнинең кул астында үстек без», – ди ирем. «Тулай торакта минем бүлмәдән дә чистарак бүлмә юк иде», – дип мактана әле.

Әнинең дүрт малае да аның авызына гына карап тора. Эшне хатын-кыз, ир-атныкына бүлмиләр, хаҗәте төшсә, барысын башкаралар. Гап-гади авыл хатынында без китаптан гына укып белә торган тормыш итү кагыйдәләре. Кайдан килгән шуның кадәр зирәклек, хәйләкәрлек (уңай мәгънәдә), аралашу осталыгы? Без бүген «Кеше белән ничек танышырга?», «Коллективта хезмәттәшләр белән ничек уртак тел табарга?» дигән темаларга психологик әдәбият укыйбыз, тренингларга йөрибез, коммуникатив сәләтебезне үстерәбез. Минем кайнанага моны кем өйрәткән икән?!

Ул Казанга килгәч, бер минут эчендә чит кеше белән танышып, аның җиде буын туганнарын барлап чыга. Берзаман ирем белән кибеткә кергәннәр. «Киштәләр арасында йөргән арада туганын очратты дип торам», – ди ирем. Әни бөтен кибетне яңгыратып, кем беләндер бик тәмләп сөйләшә икән. Баксаң, шундагы сатучыга сүз катып, аның якташ икәнен белеп алган да, уртак танышлар турында гапләшәләр икән. «Кибеткә кергәненә ике минут узмады бит!» – ди ирем. Мондый очраклар адым саен кабатлана. Оялу юк, уңайсызланып торуның ни икәнен белми, курку хисе бөтенләй хас түгел аңа. «Таш арасыннан да чыга торган кеше», диләр андыйлар турында.

Журналист булсам да, аз сөйләшкәнемә исе китә. Югыйсә киресенчә булырга тиеш бит. Ә мин эштәге ыгы-зыгыдан ял итәсе килгәнгәме, телемне әйләндереп, сүз әйтергә иренәм. Күп вакыт тыңлап кына утырам. Аннан соң әнинеке белән чагыштырганда миндә мәгълүмат та бермә-бер азрак. Баштарак үпкәли иде: имеш, килен эреләнеп, сөйләшми утыра. Хәзер ияләште сыман. Үзе бертуктаусыз нидер сөйли-сөйли, мин изелеп китеп, аны тыңлап утырам, хәтта күзләр йомыла башлый, ә мин сиздермим, һаман сөйләтәм.  И рәхәт тә соң инде шушы минутларда... Бар мәшәкатьләр онытыла... 20 ел шулай яшәп ятабыз менә... Килен белән кайнана.


     
                        
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар