Логотип
Татар гаиләсе / килен-кайнана

«Ике ишек тишеп, икең ике якка чыгарга язмасын...»

Мин Кичүчатка Мәмәт авылыннан килен булып төштем. Булачак кайнанамны бөтенләй белми идем дисәм дә була. Кайдан белим, кияүгә чыкканда унсигезем дә тулмаган иде...

Диләрә ГЫЙМРАНОВА,
Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мемориаль музей директоры, 
Әлмәт районы.
 

Мин Кичүчатка Мәмәт авылыннан килен булып төштем. Авыллар арасы ике генә километр булса да, булачак кайнанамны бөтенләй белми идем дисәм дә була. Кайдан белим, кияүгә чыкканда унсигезем дә тулмаган иде... Бер гаиләдән икенче гаиләнең кызы булып күчтем генә. 

Бер карасаң, бик уңайлы вакытта чыкканмын тормышка: әле ныгымаган, чыныкмаган тал чыбыгын үз уңаеңа бөгәргә уңайлырак бит. Шуңа күрәдер, килен булып төшкән йорттагыларның холкына яраклаша алмыйча интеккәнемне хәтерләмим. Һәр йортның үз гадәте: яшим дип килгәч, син шул гадәтләргә күнегергә тырышасың. Мин бу хакта еш әйтәм. Башка кешенең өендә мунчаласы да, сөлгесе дә син эләсе килгән җиргә эленми. Хатын-кыз булып формалаша барган саен, бу гадәт-тәртипләр синдә ныгый гына бара. Ә миндә алар әле ныгымаган иде: сөлгене кая элсәләр дә, чиләкне кая куйсалар да, сыерны кайчан саварга дисәләр дә – барысына да риза идем. Бу яктан үземә бик уңай булды. 

Булачак кайнанамны бөтенләй белми идем, дисәм... Туйга кадәр аз гына алданрак, аның белән кыска-кыска гына ике очрашу булды безнең. Әле кулга-кул тотынышып йөргән вакытта ук Раил мине үзләренә яңа мәчет ачылышына алып килгән иде. Дөресрәге, мәчеткә манара кую тантанасына. Безнең төбәктә беренче мәчетне ул чакта аларда – Кичүчатта ачтылар. Шундый зур вакыйга булды ул: мәчеткә нигез салуны да, манара куюны да, аннары мәчетне ачуны да зурлап үткәрделәр. 

Шул көнне – манара кую тантанасыннан соң Раил мине өйләренә алып керде, әти-әнисе белән таныштырды. Килен күрсәтү булгандыр инде ул – аңлап кына бетермәгәнмендер. Аннан соң тагын бер сынауга килеп киттем әле – җиләк җыярга чакырдылар. Безнең Мәмәттә җиләклекләр бик ерак: авылыбызның тирә-ягында таулар һәм аларда барысында да мал йөри. Ә Раил: «Бездә җиләк шәп – печәнлегебездә бик күп! Абыйлар да гаиләләре белән кайта. Киләсеңме?» – диде. Минем өчен бераз ят нәрсә: аларның гаилә белән җиләк җыя торган урыннары бар икән. Ул көнне болынлыкта булачак кайнанам үзе дә, булачак килендәшләрем дә, аларның балалары да – барысы да бар иде. 

Чиләгемне бик тиз тутырдым.

Ирләр печән чаба, ял иткән арада Раилнең абыйлары килеп, карап-карап киткәләделәр, уенын-чынын кушып: 
– И-и, чиләген тутырган да, килен итеп алсаң да була! – диештеләр.
Ә җиләк җыярга миңа куш! Бүген дә иң яраткан шөгыльләремнең берсе ул. 

Шул җиләклектә тагын бер хәл булды. Раилнең абыйларының 2 яшьлек кызы ыштанын юешләткәч, мин аны тиз генә алыштырып куйдым. Үземнең апамның да кечкенә баласы бар иде, шуңа күрә бала карау миңа рәхәт кенә! Ул чакта моны уйламыйча да эшләдем, ә булачак туганнарым мине тагын бер кат сынаганнар. Бу хакта да соңыннан гына белдем. 

Раил – гаиләләрендә төпчеге, авыл җирендә бит инде, гадәттә, төпчек малай йортта кала. Шуңа күрә, каударланып чемодан төяп, сандык әзерләп чыгып китәргә хыялланган чагым беркайчан да булмады. Аннан, килен булып төшкәч тә, туйдан соң, туганнар җыелышып чәй эчкәндә кайнатам бөтенесе алдында әйтте:
– Бу – төп нигез. Дүрт балам булса да, элеккедән килгән гадәт буенча, ул кече улыма кала, – диде. 

Ул әйткән сүзне мин дә закон итеп кабул иттем. Кайната-кайнанамны тәрбияләүне йөккә санау башыма да килмәде. Сүз уңаеннан, кайнатамның беркайчан миңа авыр сүз әйткәне булмады. Аның белән без 15 ел бергә яшәдек. Мин аны бик нык хөрмәт итә идем, ул да мине хөрмәт итте. Беркем белән сөйләшмәгән серләрен минем белән сөйләшә торган иде: дөнья, гаилә хәлләрен, авыл тарихын... Сүзе бар икән, компьютерда эшләгән чагым булса, гел яныма килеп утыра иде. Үз әтием мин бала вакытта ук үлеп киткәнгә күрәме, кайнатамны бик якын итә идем, әтиле булуыма сөенә идем. 

Әни – кайнанам елмаеп кына торган мөлаем хатын иде. Безне һәрвакыт бер-беребезгә охшаттылар... Аралашырга, сөйләшергә ярата иде ул. Сөйләшеп туймый! Кичләрен бергә утыра идек тә, оекбаш-бияләй бәйлибез:  мин аны тыңлыйм – авылның бер башыннан сөйли башлый тарихны, икенче башына барып чыга... «Менә шулай булган иде...» – дип сөйли. Гомумән, бик кызык, рәхәт кеше иде. Аның авызыннан тормышның гыйбрәтле хәлләрен тыңлыйсың да, аннары үзеңә нәтиҗәләр ясыйсың.

Кайнанама «әни» дип әйтүнең бернинди авырлыгын тоймадым мин үзем. Син яраткан, син гомер итәргә дип кушылган кешеңнең әнисе бит ул! Аннары иреңнең әнисенә «әни» дип дәшү – ул бит безнең гореф-гадәт. Төптән уйласаң, ул булмаса, синең яраткан кешең дә булмас иде бит дөньяда... Әни дип дәшү ихтирам итү дә бит әле ул. Шуңа күрә дә бөтен киленнәргә «әни» дип әйтегез, дип киңәш бирәм.

Без үзебез әбиләр тәрбиясе алып үстек – алар да безгә моны салгандыр. Барган җирегездә таш булыгыз, кайтып йөрерлек, безгә кызыллык китерерлек, кара тап төшерерлек булмасын – нәселебездә аерылып кайтканнар юк дип тә әйтеп тордылар. Әтиемнең әнисе – әбием бик акыллы хатын иде. Аның тормышы минем өчен шулай ук өлге. Әни безгә һәрвакыт: «Әбиегезне мунчага алып менегез», – дия иде. Мин аны алырга төшеп китәм: кармы, буранмы, яңгырмы... Җитәкләп алып менәм, икәү бергә мунча керәбез, анда тагын серләшәбез.

Әби улын бик иртә югалтты – әти 40 яшендә үк вафат булды. Әби белән зиратка да икәү йөри идек. Миңа ул вакытта 11 генә яшь. Әти каберенә барабыз да, догалар укыйбыз – тынычланып калабыз... Сөйләшә, сөйләшә барабыз, сөйләшә, сөйләшә кайтабыз. Бала югалту аңа җиңел булмагандыр... Әби белән шулай якыннан аралашу мине дингә якынайтты. 80 нче еллар бит әле бу – атеизм чәчәк аткан вакыт. Ул чор кешеләренең күбесе кебек әби дә гарәп шрифтында укый, яза иде, шул ук вакытта латиницаны да, кириллицаны да белә иде. Хәзерге акыл белән уйлыйм, алар безгә караганда күпкә гыйлемлерәк булган. 

Мин үзем югары белем алырга балаларны үстергәч кенә кердем. Улымны тапканчы Әлмәт политехника техникумында укыдым. Аны тәмамлагач, декрет ялыннан соң кибеткә эшкә чыктым. Алмашка гына чыгып тор әле дипчакырганнар иде: эш ярата торган кешене икәнемне күрделәр, ахрысы – бөтенләйгә калдырдылар. 2,5 ел ярым сату иттем. Аннан кызымны таптым. Әмма аңа кадәр үк, музейда эшләүчеләр берничә тапкыр чакырып сөйләшкәннәр, аларның топонимика буенча сорауларына җавап биргән идем, чишмәләр, таулар турында яратып сөйлим, ә андый кеше аларга бик кирәк. Авыл тарихын, кешеләрнең язмышларын кибеттә эшләгәндә аралашулардан, кайнанам-кайнатам белән сөйләшүләрдән дә шактый яхшы белә идем.

Музейда эшли башлагач, югары белем алмыйча булмый икәнен аңладым: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына кердем. Моны гаилә белән хәл иттек: балаларны карарга, читтән торып укысаң да, сессияләргә чыгып китәргә кирәк. Беренче сессиягә баргач, мине үзенә Риза Фәхретдиннең оныгы Арслан Шәрәф чакырып алды. Икенчесендә шулай ук Фәхретдиннәрнең туганнарында тукталдым – шулай итеп, мин Фәхретдиннәр гаиләсенең ярдәме белән укыдым. Озак укырга туры килде: Р. Фәхретдин мирасы буенча кандидантлык диссертациясе дә якладым. 

Ул елларда гаиләдә төп таянычым гаиләм – ирем, әни һәм әти булды, билгеле. 

Килеп булып төшкән вакытларда, кайнанам: «Мин 14 ел кайнана белән тордым», – дигән иде. Ә без аның белән 28 елдан артык бергә яшәдек. 
Кайнанамның кайнанасы да бик акыллы хатын булган. «Кергән күрше карчыклар безнең икәү утырып чәй эчүебездән гел көнләштеләр. «Нинди хәл бу, Нүрдидә?» – дип, минем алда ук шелтә белдерүчеләре дә бар иде», – дип сөйли торган иде әни. Без дә аның белән бу гадәтне дәвам иттек: кара-каршы утырып чәй эчүне гайре табигый хәлгә санамадык. Бар да уртак иде. 

Инде эшкә өйрәтүләр турында. Әни беркайчан турыдан-туры әйтми иде ул: чит гаиләләр аша берәр мисал китереп кенә сөйли. Тыңлыйсың да, син дә үз күңелеңә саласың... Мин үзем 13 яшемдә бәлеш сала белә идем инде. Токмачны килен булып төшкәндә үк «ах» иткән итеп кисә идем дия алмыйм. Кыстыбыйларны бик тәмле пешерә идем. Ә мантыйга менә тотынып караганым юк иде. Кемнәрнең Үзбәкстанда туганнары бар, аларда гына мантоварка булган вакытлар әле. Килдем: бу гаиләдә мантый пешерәләр. Дөресрәге, кайнатай белән кайнанай аны икәү пешерделәр. Башта карап кына тордым. Аннан: 
– Әни, моның бернинди авырлыгы юк бит, – дим. 

Шуннан соң икәү ясый башладык. Без, гомумән, камыр ризыкларын гел икәү пешерә идек: ул камырын җәя, мин эчлеген ясыйм... «Почмак якка мин үзем хуҗа», – дигән кайнаналар да аз түгел бит. Бездә, шөкер, алай булмады. Мин эштән кайткан төшкә: «Диләрә, карлыганны җыйдым, кайнатасыңмы?» – дип кертеп куя иде әни. «Әлбәттә, кайнатам», – дип, шунда ук эшкә тотынам. Яңа кайнаган, әле суынырга өлгермәгән варенье белән чәй эчәргә ярата иде ул.

Безнең якта матур итеп кабарган эре бавырсак пешерәләр. Килен булып килгәндә үк бавырсакны ничек пешерергә икәнен чамалый идем анысы, әмма үземнең башлап тотынып караганым юк иде. Кайнанам бавырсак пешергәли, әмма аның да кәкре-бөкрерәк килеп чыга яисә ярылып китә. Тик матур итеп пешерәсе килә бит! Үземнең әнинең килендәше Гөлүсә апа бавырсак пешерү остасы иде: аннан сорадым: 
– Гөлүсә апа, бавырсак камырын ничек ясарга, аны төяргә өйрәткән идең, алга таба нәрсә эшләргә кирәк соң? Безнекеләр шартлап ярыла, йә шил=ңеп китәләр, – дим. 

Ул кайбер серләрне ачты. Кайнанам белән икәү ясап карадык – безнекеләр дә әйбәт кенә килеп чыкты! Ахырда үзебезнең туган-тумачага туй-никах мәҗлесләренә алып барырдай бавырсаклар пешерергә өйрәндек. Әни кисеп тора, мин пешерәм – коштабак янында кызу-кызу әйләндерергә кирәк. Әни: «Син җитез әйләндерәсең», – дия иде. Кулалмашка кеше булмаса, бавырсакны үзең генә пешерү бик кыен аны. 

Бавырсакны кайнатай бик ярата иде. Беренче партияне майга салып, өйгә исе таралуга аш бүлмәсенә килеп керә:
– Кая, гариб-горабалары юкмы миңа? – дип шаярта.
Аның бу сүзен балалар белән хәзер дә еш искә төшерәбез.

Өйдә генә түгел, бакчада да бергә эшләдек әни белән. Ул да чүп үстерергә яратмый иде, мин дә. Әни бер башыннан утый түтәлнең, мин икенче башыннан. Бер-беребезне өйрәтү, битәрләү, гаепләүләр булмады. Син ута, мин ута, дип, беркайчан көтмәдек – бер-беребезгә эш өймәдек. Ул ихластан миңа ярдәм итәсе килеп яшәде.

Кайнана белән киленнең матур яшәвенең иң беренче сере – күндәмлектәдер. Бер-береңне хөрмәт итүдә. Дус булуда! Вакытым, җаем булганда, әнигә гел ярдәм итәргә тырыштым. Аныкылар, дип, иремнең туганнарын аермадым. 

Төп йортның бер үзенчәлеге, әлбәттә, кунак-төшемнең күп булуы. Беренче вакытта бу минем өчен ятрак иде: без үзебез килгән кунакны куна калдырып, озак кунак иткән кешеләр түгел. Әни бик иртә ялгызы гына калгач, андый кунаклар булмады бездә. Әмма әни авылда шәфкать туташы булып эшләде – йортыбыздан шуңа кеше беркайчан өзелмәде. Бусаганы атлап кергән һәркемне авылда исә чәй эчермичә чыгармыйлар: чәй янына куярга дип гел нәрсә дә булса пешереп тора идек. 

Килен булып төшкән йортымда да шулай булды. «Өстәлдә берәр камыр ризыгы булмаса, чәйне эчәсем дә килми. Әйдә, берәр тәмле әйбер пешереп алыйк», – дия иде ирем. Кунак килеп керсә дә өстәлдә ятрак ризыгың булса рәхәт бит. Кайнана сөйләшергә яраткач, күрше-күлән дә күп керә иде безгә: кич утырырга, телевизор карарга... Туганнан туганнар, өченче, дүртенче буын туганнар икешәр-өчәр атна кунак булып киткән чаклар булды. Ул яктан йортыбыз кунакчыл.

Музейга килүчеләрнең бездә кунып чыккан очраклары бихисап. Мин аны авырлыкка санамыйм, киресенчә, Аллаһы Тәгаләнең зур бүләге дип табам. Чынлыкта да шулай ул – сиңа моның савабы бик зур. Бездә Зөһрә Сәхабиева да кунып чыкты – кайнана белән бер бүлмәдә. Конференциягә килгәч, Әнвәр Хәйри дә кунды. Музейга Италиядән килгән кунагыбыз да бездә йоклады... Әни моңа беркайчан каршы булмады. Алар әти белән икесе дә киң күңелле кешеләр иде: кемдер килеп кергәндә беркайчан караңгы чырай күрсәтмәделәр. Гомумән, бүген кемгәдер ярдәм итәсең икән, иртәгә сиңа бүтәннәр ярдәм кулы суза – Аллаһы Тәгалә бизмәннәрне гел тигезләп тора... Мосафирны ашату, эчәсе килгәндә чәй эчертү – бик зур савап дип уйлыйм. Аннан адәм баласы артмый да, кимеми дә: Аллаһы Тәгалә аның өчен сиңа башка урыннан, уйламаган җирдән әҗерен бирә. 

Раил белән безнең арага беркайчан кысылмады әни. Минем дә иремнән аңа зарланганым булмады. Ул бит аның улы! Нинди кыек сүз әйтсәм дә, ул әнигә ук булып кадалачак. Яшь булсам да, ничектер шуларны баштан ук аңлаганмын. Бер-беребез белән сөйләшми йөргән чакларны әни дә күрми калмагандыр, әмма дәшми иде. Кайнатай гына: «Яшь чакта төрле хәлләр була инде, әмма аңлашып яшәргә кирәк», – дия иде. Алар бу яктан үзләре дә безгә үрнәк күрсәтте. Балалар алдында бер-береңә тавыш күтәрергә ярамый дигәнне сеңдерделәр. Шөкер, бездә зур гауганың, гомумән дә, булганы булмады. 

Инде акча мәсьәләсенә килгәндә, аңа бәйле тавыш та бездә беркайчан да чыкмады. Кайнатайның бер акыллы сүзе бар иде: «Ике ишек тишеп, икең ике якка чыгып йөрергә язмасын», – дия иде ул. Башта нәрсә хакында сүз барганны аңламадым, яши-яши генә төшендем. «Ике ишек»не гаиләләрдә күбрәк шул акча аркасында тишәләр дә... Рәхмәт кайнанама – аннан проблема ясамады. Мин дә ясамадым: бары – бергә, югы уртак булды. 90 нчы елларда, бөтен нәрсә талонга калган заманнарда, шәһәргә барып сөт тә сатып йөрдем. Әйе, андый вакытлар та булды... Декретта утырган еллар бу. Әйберне исраф итмәскә кирәк икәнен балалар да күреп үсте. Без, гомумән, бернәрсәне дә исраф итмәскә тырышабыз, әмма моны саранлык белән бутарга кирәкми. 

Авыл кешеләренә кагылышлы чаралар уздырганда музейга әнинең дә килгәне булды. Авыл җирендә хезмәт куйган, фермада сыер сауган, бозау, сарык, тавык караган апаларның еш хөрмәтлибез без. Кайнанай аларның берсеннән дә калмый иде. Кайчакта бәлешне мичкә тыгып, аңа карарга кушып китәм. Ирем аннары әнине шул бәлеш белән музейга кадәр китереп куя. Бу апалар авылның төрле почмагында яшиләр, еш күрешмиләр, шуңа да әлегә очрашуларга бик сөенеп киләләр. Әнигә дә, әлбәттә, рәхәт булгандыр, киленем оештыра, дип, эчтән генә сөенеп тә утыргандыр. Төрле чаралар вакытында интервьюлар биргәләргә туры килә бит: телевизордан күрсәткәндә: «Килегез, балалар, әниегезне күрсәтәләр!» – дип, барысын чакыра иде. Горурлангандыр инде үзенчә. 

Риза Фәхретдиннең дә килен-кайнана мөнәсәбәтләре турында бик күп фикерләре бар. «Иң мөһиме – гаиләнең ныклыгын саклагыз», – ди ул. Аның: «Гаилә – кечкенә дәүләттер» дигән бик билгеле җөмләсе бар. Дөрес әйткән! Дәүләт икән, аның Президенты, вице-президенты, кул астындагылары бар. Ул дәүләтнең үз тышкы һәм эчке сәясәте бар. Гаиләне дәүләт итеп күрә белергә кирәк һәм аның ныклыгын саклау өчен гаилә эчендәге һәркем үз көчен куярга тиеш. 10–11 нче сыйныф укучылары белән очрашканда, лекцияләр вакытында еш кына бу хакта сөйләшәбез. Музейга берәр чарага өлкәннәрне җыйган вакытта, аларның да исенә төшерәм. «Гаиләдә эчке һәм тышкы сәясәтнең нәрсә икәнен онытмагыз; аның эчке сәясәтенә ир белән хатын һәм балалар гына керә; «разведчик» җибәреп, балалар аша әти-әниләре хакында нидер белергә тырышмагыз – гаиләнең ныклыгын сакларга телисез икән, эчке сәясәткә тыкшынырга тиеш түгелсез», – дим. Кет-кет көләләр, әмма килешәләр! 

Риза Фәхретдиннең үзенең балалары да дәү әниле-дәү әтиле йортта туган. Нурҗамал абыстайның кайнанасы – Ризаның әнисе яшьли үлә. Йортка үги әни килә... Нурҗамал абыстай исә – тәрбияле хатыннарның олы бер үрнәге. Ахун кызы буларак, ул бик яхшы тәрбия алган. Риза Фәхретдин китапларына тәрбияле хатын үрнәген нәкъ менә Нурҗамал абыстайдан күреп язгандыр дип уйлыйм. Укыган, аңлаган кешегә аңа тигезләшергә генә кала. Аннан казый булып эшләгәндә, аерылышу, баланы кайсы якта калдыру мәсьәләләре белән кеше аңа күп килгән – тәҗрибәсе җитәрлек булган. «Ни чәчсәң, шуны урырсың» дигән сүзләр халык мәкале булып саналса да, Р. Фәхретдин аны гаилә мисалында да еш кулланган – китабына да керткән.

Галимебез дөрес әйткән: кайнаналар чәчкәнне – без, без чәчкәнне – балаларыбыз күрә. Менә инде үзем дә ике ел элек кайнанай булдым. Әни минем өчен һаман да өлге! Табак-савыт шалтыратмыйча гына, ризыкны без дә киленем белән икәү әзерлибез. Мин дә кайнанам кебек үк, алар арасына кысылмыйм: сөйләшкәннәрен ишетмим, кирәксенмим – кирәк булса, үзләре дә сөйлиләр. Язмада «кайнана» дип еш кабатласам да, бу сүз миңа ятрак – гел «әни» дип кенә дәштем бит. Исеме дә бик матур минем кайнанамның – Мәрьям. 

Кайнатайның: «Ике ишек тишеп, икең ике якка чыгып йөрергә язмасын», дигән сүзен еш искә төшерәм. Яшьләр арасында төрлесе бар: «Әй, рәхәт, кайнанайның үз ишеге хәзер: кереп тә караганым юк», – дигән сүзләрне бүгенге киленнәрдән үземнең дә ишеткәнем бар... 

Әни соңгы вакытта урын өстенә калды: егылып янбаштан аягын сындырды. Табиб карады да: «Хастаханәгә салабыз», – ди. 
– Диләрә, аркаңа булса да асылынып кайтам, мине монда калдырма, – диде шул вакыт әни. Ә үзенең күзләрендә яшь... Калдыраммы соң?! «Кайтабыз, әни, кайтабыз, борчылма», – дим. Урында ятканда ул миңа гел «рәхмәт», дип кабатлап торды. «Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен булсын, әни», – дия идем. Яткан кешегә дә, караган кешегә дә савабын бирсен диләр бит... 

Әнине озаткач өй бушап калды. 

Әмма алар турындагы хатирәләр һаман да безнең белән. Мине бүген дә авылда «Вилдан килене» дип йөртәләр. Мәрьямнәр авылда икәү иде, ә Вилдан берәү генә – мөгаен, шуңадыр. Алар икесе дә акыллы, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр иде. Кайнатайлар нәселе репрессияләнгән: әти сабый килеш үк Себер урманнарын әйләнеп кайткан. Ә кайнанам, әтисе, аннан әнисе үлеп, кечерәк туганнарын үзе тәрбияләгән: сеңелләре, әни янына кайткан кебек, аның янына кайталар иде. Үз төбәкләрендә билгеле кешеләр иде алар. Матур гаилә! Урыннары җәннәттә булсын... 

Кырыгыннан соң әнине төштә күрдем. Өстәл тутырып камыр басып куйган.
– Бавырсак пешерәбезме әллә, әни? – дим. 
Елмая.
Уянгач уйлыйм, әлхәмдүлилләһи шөкер, ул барыннан да риза – ризыгы мул. Рәхмәт, әни...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зур рэхмэт сезгэ! Шундыйтэмне итеп язгансыз! Сезнекуреп сойлэшэсе, утырып чэй эчэсе килеп китте.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Искиткеч! Аллаһ разый булсын! Әти- әнинең бәхиллеген алгансың. Диләрә! Аларның хәер- догасы сезнең соңгы сулышка кадәр саклаучы да яклаучы булыр Иншәаллаһ!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эй оста язасыгыз да инде, Дилэрэ ханым! Суз байлыгы саекмасын! Рэхэтлэнеп укыдым! Яшьлэргэ зур урнэк! Афэрин!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Матур, соклангыч гаилэ. Бик куплэргэ урнэк булырлык.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Рәхмәт яугыры,Диләрә ханым!Бер тында укып чыктым язмагызны!Шул хәтле рәхәт,күн,елле итеп язгансыз,укыйсы килеп тора.Сез әле язучы да икәнсез!Музейда булганда ,сөйләгәнегезне тын,лап,күн,ел булган иде.Сезгә исәнлек-саулык,иҗади ун,ышлар телибез

            Хәзер укыйлар