Логотип
Татар гаиләсе / килен-кайнана

Бар җылымны сиңа бирәм, әни...

Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!

 

Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!

Бу яктан мин бик бәхетле бала. Әйе, бала, килен түгел...
Ирем миннән җиде яшькә зур. Мәктәпне тәмамлагач, дискотекада таныштык. Күпмедер тормыш тәҗрибәсе туплаган егетнең, күрәсең, үз оясын корасы килгәндер. Озак та йөрмәдек, ул миңа тәкъдим ясады. Мин – кичәге мәктәп баласы – аңа кияүгә чыгарга ризалык бирдем... Яшьлек белән курку да булмагандыр, хисләр ташыган чак бит. Аннан соң миңа аның әнисе ошады. Ул мине беренче күрүендә үк ошатты микән, белмим. «Әй, кызы-ы-ы-ым, бигрәк яшь икән бит син», – дип әйтте ул.

«Кызым», диде бит! Кыз да, Эльвира да, син дә түгел. Югыйсә очраклы гына күрешкән көнне әни авырып тора иде. Рим белән бергә паркта йөргәндә әнисе шалтыратты. Аңа тиз генә өйгә кереп чыгарга кирәк булды. Бергәләп аларга киттек. Әмма мин: «Кермим, подъезд төбендә көтеп торам», – дидем. «Юк, керәсең», –  дип, Рим мәҗбүри диярлек мине үзләренә алып керде. «Бу – минем әнием Фидалия, бу – йөргән кызым Эльвира», – дип таныштырды ул безне. Әнинең шундагы карашын һәм әнә шул әйткән сүзләрен һаман хәтерлим. Бик оялдым ул чакта анда. Өйләнешү турында сүз тишкәч тә, әни: «Бигрәк яшь бит әле син. Ныклап уйладыңмы? Дөрес нәтиҗә ясадыңмы?» – дип, кат-кат сорады. Ул вакытта хәтта үпкәләгән дә идем. «Уйламасам, улыгызга ияреп килмим бит инде... Димәк, кияүгә чыгарга телим. Ник шулай кат-кат сорыйсыз соң», – дип, күңелемнән аның белән сөйләштем ул чакны. Әмма кычкырып сорарга батырчылыгым җитмәде. Мине яратмагандыр инде, дип, үземчә нәтиҗә ясап куйдым. Хәзер үзем әни булгач аны аңлыйм. Ул бит улы өчен түгел, минем өчен борчылган. 17 яшьтә гаилә мәшәкатьләренә чумып, бу бала нишләр, белем ала алырмы? Гаилә тормышы өчен рухи яктан үскән микән дип кайгыргандыр. Әни бит хаклы булган, мин укый алмадым... Әмма гаиләмә тешем-тырнагым белән ябыштым.

Кичә әле син газиз әниеңә генә «әни» дип әйтәсең, бүген инде  чит бер хатынга «әни» дип эндәшергә кирәк. Моны кем ничек кабул итә торгандыр, миңа бик авыр бирелде. Югыйсә беренче очрашуда ук ошады, шулай булса да, әкренләп кенә «әни» дип әйтергә өйрәндем. Ирнең әнисен яши-яши яратасыңдыр ул. Беренче караштан ук ике арада якынлык булмыйдыр әле. Бер-береңне сынаганнан соң гына килә торган яратудыр ул. Кызыбыз тугач, әни сүзен чын йөрәгемнән әйтә башладым. Әни ачык йөзе, мәрхәмәтле күңеле белән минем мәхәббәтне яулады. Үз гаиләсенә, киленнән битәр, бала килгәнен аңлагандыр ул. Шуңа җайлап-җайлап кына тәрбияләгәндер. Әйе, әни мине тәрбияләп үстерде дип әйтсәм дә ялган булмас. Аннан күп нәрсәгә өйрәндем. Аш пешерүдән кала, аш-суга осталыгым юк иде. Әни кул астында өйрәндем. Камыр ашлары пешерү серен ул өйрәтте. Ашарга пешерә белмәвемнән оялмадым ул чакта. Миңа бит 25 йә 30 яшь түгел. Хәтта 18 яшь тә тулмаган. Әни дә: «Шуны да эшли белмисеңмени?» – дип, сүз белән генә түгел, күз карашы белән дә сиздермәде. Бернинди кырын караш ташламады. Сабыр гына өйрәтте,ә  мин рәхмәтле булып кабул иттем. Тормышка әни өйрәтте мине.

Беренче кызыбызны бала тудыру йортыннан өйгә алып кайтуга, әни кулына алды. Шуннан төшермәде дисәм дә була. Баштарак бала өчен бары тик сөт әнисе булдым. Кызымны беренче тапкыр су кертүче дә, урамга алып чыгучы да, биләүләүче дә әни иде. Ярты елдан соң без үз фатирыбызга күчтек. Әни безгә килеп ярдәм итә башлады. Камиләгә 3 яшь тулгач, аны балалар бакчасына биреп, эшкә чыктым. Әни булмаса, кечкенә бала белән эшләп йөри алган булыр идем микән?! Кибеттә сменам төнге уннарга кадәр. Ул вакытта әле әни дә эшли. Эштән соң балалар бакчасыннан Камиләне ала, аның белән урамда уйный, ашарга пешерә, һәм без ишек ачып кайтып керүгә ул, тиз-тиз генә җыенып, өенә кайтып китә. Бу һәр көн диярлек шулай. «Уф, арыдым» дигән сүзне ишетмәдем мин аннан.

Беренче көннән үк Камиләне үзе карагангамы, ике ул үстереп, бәлки, күңел төпкелендә кыз тәрбияләү хыялы булгангамы (кайсы хатын-кыз кыз бала турында хыялланмый инде?!) беренче оныгын бигрәк яратты әни. Хәзер дә Камиләгә карата аерым бер ярату аның. Моны барыбыз да сизәбез. Камилә дә миңа караганда әбисен күбрәк яратадыр. Юк, юк, көнчелек дигән хис бөтенләй юк. Мин бик шат кына. Яратуга лаек дәү әни ул безнең.

Камилә укырга кергәндә икенче кызыбыз туды. «Сиңа ике бала белән авыр, Камиләгә тынычлап укырга кирәк. Үзем карыйм, үзем укытам», – диде әни. Шулай итеп, Камилә башлангыч сыйныфларда укыганда дәү әнисендә яшәде. Безнең янга ялларга гына кайта иде. Бала белән дәрес әзерләү дигән әйберне белмәдем дә, әни укытты. Математика укытучысы булып эшләгән әни ике кызыма да бик ярдәм итте, өйрәтте. Ышанмассыз, дәү әнинең телефонында ике кызыбызның да электрон көндәлекләре бар. Һәр көн билгеләрен тикшереп тора. Ялгыш кына алган «өчле» өчен дәү әнидән эләгә. Шунда ук шалтырата. Ул билге математикадан булса, бигрәк тә. Кызларын бик тә белемле итәсе килә әнинең.

Балаң белән горурлану – бер, оныгың белән горурлану бөтенләй башкадыр ул. Олы кызыбызның спортка кереп китүенә дә әни сәбәпче булды бит. Камилә кечкенәдән туп яратты. «Сиңа малай табасы калган. Футболчы булыр иде», – дия иде әни. Камилә футбол белән кызыксына башлауга ук, Казанда хатын-кызлар футбол клубы таба һәм оныгын җитәкләп алып та бара. «Кызлар футбол уйныймыни инде?»  – дип, бик каршы торсам да, дәү әни ярдәме белән Камилә мине «җиңде». Тренировкаларга һәрвакыт әни йөртте. Камиләнең беренче медале дә безнең өйгә түгел, дәү әнисенә «кайтты». Хәзер инде алган медальләренең саны юк. Барысы да дәү әнисенең фатирында эленеп тора. Әни өлеше кергән уңыш бит ул! Менә ун елдан артык инде Камилә футбол уйный, дәү әнисе горурлана.

 Әни менә шулай балалар белән мәш килеп яши. Ирем белән нинди генә вакытларыбыз булуына карамастан, безнең арага керми, болай яшәгез, тегеләй итегез дип акыл өйрәтми. Хәер, табак-савыт шалтыраган вакытларда үзем дә әнигә сиздермим, зарланмыйм. Аны борчыйсым килми. Ялгыш кына безнең үпкәләшкәнне белеп алса, тизрәк улын әрләргә керешә. Әни мине һәрвакыт яклый. Югыйсә килен кеше – чит, үз улың якын булырга тиеш кебек. Әни мине бервакытта да чит итмәде. Килен дип бер тапкыр да әйткәне юк. Менә инде 18 ел шулай...

Беренче очрашканда әйткән «кызым» сүзе аның теленнән төшми. Ә ул сүз тормышта бик зур көч бирә икән. Моны әнине югалткач кына аңлыйсың. Уйламаганда үз әнием үлеп китте. Ул чын мәгънәсендә аяз көнне яшен сугуга тиң булды. Бу хәбәрне ишетүгә беренче шалтыраткан кешем – әни булды. Ул шунда ук килеп җитте. Догаларын укый-укый, әнине соңгы юлга озатырга ярдәм итте. Без бит, яшьләр, моның  җаен да белмибез, хәтта догасын да...
Әни үлгәч, юатучым да ул булды. «Тормыш дәвам итә, кызым. Бергә булырбыз, бергә тартырбыз. Сезне ташламам», – диде. Үз әниемә булган бар яратуымны, бар назымны әнигә бирдем. Ятим күңелем аңа сыенды. Мин әнигә тагын да якынайдым. Үз әниемә күрсәтеп бетерә алмаган хөрмәтемне аңа күрсәтәсем килә. Кулымны йөрәгемә куеп әйтәм: әнине югалтудан бик куркам мин. Ул – минем зур терәгем. «Кайнананы ничек шуның кадәр яратып була? Ничек шуның кадәр аның белән аралашып була?!» – дип аптырый иптәш кызларым. Ә мин кайнаналарның гайбәтен сөйләгәннәргә аптырыйм. Әниләрне ничек яратмаска мөмкин инде?! Бигрәк тә сезнең өчен җанын бирергә әзер булган әнине.

Шалтыратышмый калган берәр көнебез бар микән. Ышанмассыз, безнең хәтта әни, мин һәм кызларым гына булган уртак чатыбыз бар ватсапта. «Кызларым, коймак пешердем. Чәй эчәргә килегез» дип язуга, буш вакытыбыз булса, хәзер әнигә җыенып чыгып китәбез. Эштән соң кереп, әни белән серләшә-серләшә чәй эчәргә яратам. Әни сер саклый белә ул. Ышаныч – араларны тагын да якынайта, җылыта.


Без гел бергә шулай. Концерт-театрларга да бергә йөрибез. Әнине йөртәсем, аңа күрсәтәсем килә. Бергәләп әнинең туганнарына кунакка да барабыз. Алар бик туган җанлы кешеләр. Безнең гаиләгә ят иде ул. Үз әнием Актаныштан. Бөтен туганнары шунда иде. Аралар ерак булгач, гел-гел күрешеп булмады. Әти туганнары белән дә әллә ни аралашмадык. Килен булып төшкәч, әнинең апа-сеңелләре белән аралашуына исем китә иде. Алар һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр. Мине бик тиз үз иттеләр. Әнинең туган авылы Кама Тамагы районы Кече Бортас авылына еш кайтабыз. Үз авылым кебек ул миңа. Шундый җылы каршы алалар. Без дә, әнидән күреп, бар туганнарга ярдәм итеп яшәргә тырышабыз.

Безнең әни күптән намазда. Беләм, аның догалары безгә ярдәм итә. Әни догалары бит ул!  Кызлар белән миңа да әкренләп өйрәтә. Мин үлгәч менә шулай укырсыз, ди. Ә минем ул хакта ишетәсем дә килми. Әле бик озак еллар менә шулай бергә-бергә яшәргә иде. Әнигә бөтен хөрмәтне күрсәтеп бетермәдек әле, хәер, биреп тә бетерә алмабыз. Әни бит ул! Ачык йөзле, пакь күңелле, ярдәмчел әни бүләк иткәне өчен Аллаһыма зур рәхмәтлемен. Кайбер чакта уйлап куям, ирем белән алай ук якын түгел бугай без. Әни минем тормышымда бик зур урын алып тора. Аңа мин рәхмәтле генә. Ул бит минем балаларны гына түгел, үземне дә тәрбияләп үстерүче.

Искә алсагыз, мин бер тапкыр да кайнанам димәдем. Яратмыйм ул сүзне. Әйтмим дә. Бигрәк дорфа яңгырый бит. Кайнана дип ике арада ниндидер бер киртә торса гына әйтә торганнардыр, мөгаен. Мин әни, дим. Безнең тормышлар шуның кадәр үрелгән ки, безне – әнисез, әнине безсез күз алдына китереп булмый.
Берәү генә бит ул. Бердәнбер!

Эльвира ИДИЯТУЛЛИНА

Теги: татар гаиләсе килен кайнана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Куземе яшьлер килде ботен кеше шулай яшесен иде

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ассалемегелейкум,укучылар.Шунын хатле рехетленеп ,шатлык хисе белен укыдым бу язманы.Язучыга бик бик рехметлерБик куп .кайнаналар да ,киленнер де ,яшеу вакытында шундый ике арада барлыкка килген менесебетлерге бик мохтаждыр. Бик рехетленеп,шатланып укыдым бу язманы.Сезге озын ,бехетле гемеолер телим,озак озак еллар шулай яшерге Аллахы тегеле насыйп итсен.Шундый язмышлар кубрек булсын иде диген телекте калам.

      Хәзер укыйлар