Логотип
Татар дөньясы

«Нәселемнең мин бер тәрәзәсе...»

Бер караганда, Туфан Миңнуллин белән Нәҗибә Ихсановадан туган кыз, һичшиксез, әдәбият-мәдәният тирәсендә кайнашырга тиеш иде кебек. Әлфиянең балачакта сәхнәдә уйнаганын күреп калучылар  аны соңыннан да артистлар арасыннан эзләгәндер әле. Тик... Әлфия әти-әнисенекенә капма-каршы һөнәр сайлаган – математик ул. Хәер, төптән уйласаң, математиканы сәнгатьтән ерак фән дип булмый.

Бер караганда, Туфан Миңнуллин белән Нәҗибә Ихсановадан туган кыз, һичшиксез, әдәбият-мәдәният тирәсендә кайнашырга тиеш иде кебек. Әлфиянең балачакта сәхнәдә уйнаганын күреп калучылар  аны соңыннан да артистлар арасыннан эзләгәндер әле. Тик... Әлфия әти-әнисенекенә капма-каршы һөнәр сайлаган – математик ул. Хәер, төптән уйласаң, математиканы сәнгатьтән ерак фән дип булмый. Әлфия ханым үзе дә: «Математиканы ныграк белгән саен, мантыйк ягыннан акыл камилләшә, – ди, – бу миңа тормышта бик нык ярдәм итте. Хәтта кешеләрне танып-белергә, аерырга да булыша мантыйк». Язучы, бигрәк тә драматург өчен геройларының холкын ачуда мантыйкның никадәр мөһимлеге бәхәссез. Геройларыңны үзең салган эздән атлатып  финалга алып барып җиткерү өчен һәр адымны математик  төгәллек белән үлчи белергә кирәк бит. Менә мин дә капма-каршы тоелган ике һөнәрне мантыйк белән бер җепкә бәйләп куйдым. Шулай итеп, ике иҗат кешесенең гаиләсендә бер математик тәрбияләнүне табигый хәл дип кабул итеп, максатыбызга якынрак атлыйк –  Әлфия ханым үскән гаилә турында сөйләшик. Сәхифәбез «Өй җылысы» бит. Сүзебезне дә шуннан башлыйк.

– Әлфия ханым, өй җылысы, диюгә сезнең күңелдә иң беренче нинди тойгы уяна, күз алдыгызга нәрсә килә?
 – Әни пешергән токмачлы аш. Бөтен өйгә аның хуш исе таралган... («Әнинең гастрольдән кайтып кергән мәле...» дигәнрәк җавап көткәнгәме, укытучының бәрәңге ашавы кебегрәк булды әле бу...)
– Артист кешенең токмач кисеп, аш пешерергә дә вакыты җитәме?
– Гел дип әйтеп булмый. Ләкин, өйдә булса, әни һәрвакыт ашарга пешерә. Хәзер дә, аерым яшәсәк тә, безгә шалтыратып: «Аш пешергән идем, килеп китегез...», «Бәлеш салдым, әтиең белән ике генә каптык, тиз генә килегез...» – дип чакырып тора. Барыбызның да эшләре бик күп, вакыт тыгыз булса да, бергә җыелышырга җай табабыз.
– Һәр гаиләнең үзе яраткан бәйрәмнәре була. Кайвакыт – үзләре генә белгән гаилә бәйрәмнәре...
– Безнең бәйрәмнәр ел әйләнә сибелгән. Гаиләдә ничә кеше бар – һәммәбезнең туган көнен бергәләп бәйрәм итәбез. Бу бәйрәмнең үз традициясе бар – туган көнендә һәркемне каз көтә! Әни үзенең токмачлы ашын пешерә, бәлеш сала. Бөтен бәйрәмнәрдә дә әти-әни йортына җыелышабыз. Хәтта кая да булса башка җиргә чакырулы булсак та, бәйрәмне башта әти-әни белән башлыйбыз. Гадәти даталардан тыш, әтинең яки әнинең кайдандыр (гастрольме, шифаханәме) йөреп кайтуын бәйрәм итәбез. Безнең өчен бергә җыелу – үзе бәйрәм. Йә әниләр: «Килеп китегез», – дип чакыра, йә хәл белергә дип үзебез барып чыгабыз. Әни, гадәтенчә: «Нәрсә белән генә сыйлыйм икән?» – дип кабалана башлый...
– Ә бала чакта әнинең гастрольгә чыгып китүен, әйләнеп кайтуын ничегрәк кабул итә идегез?
– Бәләкәй чакта чагыштырып карый алмыйсың. Әни һәрвакыт чыгып китә, әйләнеп кайта икән, ул шулай булырга тиеш кебек. Аннан, үсә-үсә генә, башка гаиләләрне күреп, «Кара, әниләрнең гастрольгә йөрми торганнары да була икән», – дип уйлыйсың. Ләкин мин әнинең гастрольләрен авыр кабул иттем дип белмим. Аның күчтәнәчләр, бүләкләр белән кайтуы күңелле иде.
Үзем әни белән шактый гастрольләрдә йөрдем. Алары матур сәяхәтләр булып хәтердә калган. Бала-чага юл авырлыгын сизми, аңа барысы да кызык кына кебек. Татарстан районнарында йөрүләр, Урта Азиягә барулар истә. Авылларның исемнәре истә калмаган, ләкин хәзер дә берәр авылга барып чыгасың да, хәтер уяна: кара, мин бит монда булган идем...
– Гастрольләргә дә йөргәч, сәхнәдә дә уйнап карагач, сездә сәхнәгә тартылу, артистка булу теләге тумадымы?
– Мин ул чакта артист һөнәренә каршы «прививка» алганмындыр дип уйлыйм. Куркыныч авыруга каршы прививка ясыйлар да, ул кеше җиңел формада гына авырып котыла бит. Монда да шулай. Мин күреп, аңлап тордым: артистка булыр өчен бетен барлыгыңны сәхнәгә багышларга кирәк. Билгеле, чын артистка булыр өчен. Хезмәт кенәгәсенә генә артист дип язылган кешеләр дә бар... Минем әни сәхнә хакына ашамый, эчми, йокламый тора ала. Кирәк икән шпагатка утыра, кирәк икән шуышып йөри... Ул көне буе... һәм төнлә дә (хәтта йоклаганда да!) эшли. Мин алай булдыра алмыйм. Мин алай теләмим. Мин артист түгел! Мин моны вакытында аңладым.
– Сез иркә бала идегезме?
– Әти-әнигә бер генә бала булсам да, иркә дип әйтә алмыйм. Бәлки мин иркә дигәнне дөрес аңламыймдыр, минем уемча иркәлек ул узынганлык, барысын да үз «әпипәңә» биетү. Андый гамәл минем башыма да килә алмас иде. Бала чакта ни дә булса сорасам, ул сорау урынсыз икән, әти-әни миңа аңлаталар иде: ул артык кыйммәт, ала алмыйбыз, дип, яисә ул әйбер сиңа кирәк түгел, дип... Бөтен теләкләрне дә үтәү юк. Аңа карап, әти-әни мине азрак ярата дип уйламадым. Аларның яратуын гел тоеп тордым, хәзер дә тоям. Бу – таләпчән мәхәббәт.
– Әти-әнинең дәрәҗәсе балага да зур җаваплылык өсти. Мәсәлән, мәктәптә синең начар укырга, тәртип бозарга хакың юк кебек, чөнки сиңа гади укучы итеп кенә түгел, кемнеңдер баласы дип карыйлар бит...
– Бала чакта ниндидер дәрәҗәле, үзгә гаиләдә үсәм дип уйламадым да мин. Ул вакытта әле Нәҗибә Ихсанова, Туфан Миңнуллин дигән исемнәр бүгенге кебек шәрехләми дә үзе өчен үзе сөйләп торган дәрәҗәдә түгел иде. Алар бу дәрәҗәгә җиткәндә мин инде мәктәпне тәмамладым. Соңыннан да, әти-әнием белән масаю, мактану уема да килмәде. Гадәттә, кешеләр кызыксынса да: «Юк, без фамилиядәш кенә», – дия идем.
– Мәңгелек тема – аталар һәм балалар мәсьәләсе сезне дә читләтеп үтмәгәндер. Конфликтлар булдымы?
– Күп нәрсә холыктан тора. Мин конфликттан кача торган кеше. Моны уңай дип тә, тискәре дип тә бәяләргә мөмкин. Ничек булса да, мин фикеремне трибунага чыгып яклый торган көрәшче түгел (бу яктан әти-әнинең капма-каршысы), үз дигәнемне әкренләп, дәлилләп күрсәтә алам.
Әни әле дә сөйләргә ярата торган бер «конфликт» бар үзе. Мин беренче класста укыганда сүзләр язабыз. Мин «кравать» дип язам, әти-әни төзәтә, «кровать» дип язарга кирәк, диләр. Мин үземнекендә торам. Ахыр чиктә, бик ачуым чыкты да: «Сез белмисез, сез авылда укыган, ә без московская программа белән укыйбыз», – дидем.
– Авыл дигәннән, бервакыт Туфан абый оныкларының үзенә авылда бакча үстерүнең икътисади яктан бер файдасы да юклыгын дәлилләп «доклад укулары» турында сөйләгән иде. Хикмәт бит монда файдада түгел. Авыл кызы буларак, мин моны яхшы аңлыйм. Ә сез, шәһәр тәрбиясе алган кеше, әти- әниегезнең хисләрен аңлыйсызмы?
– Әти авылны фанат яратуы белән ярата. Әни башкача. Кеше гомер буе шәһәрдә яшәргә, мондагы кагыйдәләрне кабүл итәргә мөмкин, ләкин үл бала чагында алган тәрбия, әхлак нормалары белән яши. Бәхәс чыкканда безнең әти: «Безнең авылда алай эшләмиләр», – ди. Ә мин: «Безнең Казанда менә шулай эшлиләр», – дим. Мин шәһәр кызы һәм моны һәрвакыт ассызыклыйм. Казанымны бик яратам, кая барсам да сагынып кайтам. Мин авылны яратам, тоям, дип әйтсәм, ялган булыр иде. Ләкин әтиемнең авылны яратуын аңлыйм.
– Туфан абый «Әти» дигән уйлануларында: «Берәр ярамаган эш эшләсәк, әти безне әниегезгә әйтәм, дип куркыта иде. Гадәттә, киресенчә була бит. Әнине өйнең хуҗасы дип таный иде әти. Ләкин колларча буйсынып түгел, әнинең хуҗалыкны, өйне тәртиптә тота белүенә ышанып, аны яратып, хөрмәт итеп», – дип яза. Ә сез үскән гаиләдә кем хуҗа иде?
– Безнең гаилә – классик татар гаиләсе. Әлбәттә, аны идеаль дип әйтеп булмый, һәр кагыйдәнең чыгарылмасы булган төсле, монда да искәрмәләр бардыр. Билгеле, өйдә әти – баш. Бөтен зур эшләр, проблемалар әти җилкәсендә. Акча табучы да ул һәм төп акча да аның кулында. Әни ул яктан бик бәхетле кеше, ул тормыш алып бару мәшәкатьләреннән азат. Үзе тапкан акчаны да үзе теләгәнчә тота. Һәм әни, һәрвакытта да, әтинең баш булуын безгә искәртеп тора. Нинди дә булса проблеманы хәл иткәндә: «Мин болайрак уйлыйм, ләкин әтиеңнән сора, ул ни дияр», – дип, соңгы сүзне әтигә калдыра.
– Сез инде үзегез үсеп җиткән ике бала анасы. Балаларыгызны үзегез тәрбияләнгән үрнәктә тәрбияләдегезме? Әллә, мин алай эшләмәс идем, дип, әти-әниегез белән килешмәгән очраклар да була идеме?
– Үземне бик нык контрольдә тоттылар. Ун-унике яшькә кадәр әни ялгызыма кибеткә чыгарга да рөхсәт итми иде: йә берәрсе җәберләр, машина астына эләгү куркынычы бар... һәм башкалар. Бу хәл миңа бер дә ошамый иде. «Ник моны кидең, моны ашадың, ник болай эшләдең...» – дигән кешеләр дә минем ачуны китерә. Үзем авыр кабул иткәч, балаларга, «ярамый», «тиеш» дип әйтмим. Ялыктырып булса да, аңлатам. Мәсәлән: укырга теләмисең икән, укыма. Укымаган кеше дә дөньяда яши. Ләкин син югары уку йортына керә алмаячаксың, чөнки фәлән яшьтән фәлән яшькә кадәр укымыйсың икән, аннан инде укуы авыр булачак. Укыган кеше көрәк тотып җир дә казый ала, ләкин җир генә казый алган кеше инде башкасына өметләнә алмый. Кыскасы, сайлау мөмкинлеге бар. Башка мәсьәләләрдә дә шулай. Әйтик, аракы эчмә, түгел, ә аракы эчсәң, шулай була...
Тәрбия мәсьәләсендә әни белән кайвакыт бер-беребезне аңлап та бетермибез. Әни телефоннан шылтырата: «Данияр кайда?» – ди. Мин: «Белмим», – дисәм, ачулана: «Ничек инде баланың кайда йөргәнен белмәскә!» «Ул инде зур малай, – дим – мин аңа ышанам, начар юлда йөрми торгандыр». Теләсә, кая барганын ул миңа үзе әйтә. Мин бары: «Улым, кая барганыңны уйлап йөр», – дим.
Аннан, минем балаларны иркәләвемне – кочаклап-үбеп торуымны әти-әни төчеләнү дип кабул итә. Даниярны сөйсәң: «Кит инде, малай кешене зып бетерәсең», – диләр. Эчтән нык яратсалар да, мәхәббәтне тыштан күрсәтү аларның икесенә дә хас түгел.
– Ә ярамаган эш эшләгән балага почмак, каеш ише тәрбия чаралары куллануга ничек карыйсыз? Сезне ничек «тәрбиялиләр» иде?
– Әти дә, әни дә сөйләшми иде. Ул яктан алар бер-берсенә охшаган. Минем ихтыяр көчем аларныкы кебек үк булмаса да, бу методны үзем дә кулланам. Сөйләшмәү бик авыр кабул ителә, кылган гамәлләрең турында уйландыра.
– Туфан абый бик күп яза. Язган чакта берәү дә комачауламаска тиеш бит инде. Сездә «әти эшли» дигән табу бармы?
– Әти өйдә язмый, гел китеп иҗат йортында, шифаханәдә яза. Без дә аңа комачауламыйбыз, ул да безгә комачауламый. Билгеле, өйдә язарга утырган икән, аны аңлыйсың. Язу дигәннән, бер вакыйга искә төште. Диләрәнең кечкенә чагы, без моны биетәбез. И, күбәләк шикелле бөтерелә инде. Бөтерелә-бөтерелә каяндыр бер бит кәгазь эләктереп килде дә шуны кулъяулыгы итеп бии. Без барыбыз да кул чабып торабыз. Ә иң рәхәтләнеп кул чабучы – әти Берзаман әтинең күзе «кулъяулыкка» төште дә, тукта, нинди кәгазь әле бу синең кулыңда, дип алып караса, һуштан китә язды – әтинең өстәленнән язган кәгазен алган икән биючебез.
– Сезнең балалар әби-бабай тәрбиясен дә тоеп үскән. Үзегезгә андый тәрбия эләктеме?
– Ике әбиемне дә искә алып, догаларымны укыйм. Әбиләрем хәзер да безнең өйдә яшиләр кебек, мин гел аларның барлыгын тоям. Шунысы да кызык, олыгайган саен әти-әни дә үзләренең әниләренә охшый баралар, хәтта төс-кыяфәтләре белән дә.
– Инде үзегез дә, әле онык| сөймәсәгез дә, «әби» булгансыз икән – Диләрәгез гаилә корган.
– Әйе, гаиләбез ишәйде. Шөкер, кияү дә «үзебезнең кеше»  булып чыкты. Кайвакыт, Диләрә: «Бу кадәр үк бабайга охшатып сайламасам да яраган булыр иде», – дип куя...

«Сөембикә» журналы архивыннан.  2008 елның февраль санында басылган язма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар