Зәңгәр чәчәгем!

Мин Разия апа белән күп еллар элек, алар авылына концерт белән баргач, таныштым. Ул безне тамашадан соң сөтле чөй белен сыйлап җибәргән иде. Ачык, мөлаем йөзле бу апа белән икенче тапкыр сабан туенда күрештек. Ул мине үзләренә кунакка алып китте. Сый-хөрмәт күрсәтте, мунчалар кертте. Шундый матур кич иде ул. Күктә моңсу гына ай нур сибә, бакчада сандугачлар сайрый. Без таң әтәчләре кычкырганчы серләштек тә серләштек. (Шушы көннән башлап Разия апа белән туганнардай якынайдык. Гаиләләребез белән аралашып, кунакка барышып йөрибез.) Хәзер сезгә җиткерергә теләгән бу тарихның башын мин өнә шул кичтә ишеттем.

...Яшьлегендә Разия апа алсу йөзле, сөрмәле зәңгәр күзле, дулкынланып торган чәчле бик чибәр кыз була. Күршеләренә килеп йөргән Гали исемле егетнең үзенә күз төшерүе - әлбәттә, сизми калмый ул. Берсендә Гали Разиянең әнисе Фәгыйлә ападан костюмының җиңен кыскартып бирүен үтенә һәм, җаен табып, Разия белән Ыкта көймәдә йөрергә pөхсәт тә сорый. Ана кеше аларны “озак йөрмәгез” дип озатып кала. Бар дөнья чәчәккә күмелгән матур бер чак була ул. Разия өстендә әнисе теккән зәңгәр чәчәкле күлмәк, аягында — зәңгәр туфлилөр. Гали дә, әле студент кына булса да, әкият егете кебек — матур костюмнан, галстуктан. Яр буеннан бер балыкчы көймәсен суга этеп төшерәләр. Көймә әкрен йөзә, ә алар, әллә кайчан танышлардай, көлешә-көлешө сөйләшәләр. Калганы күз ачып йомган арада була — көймә чоңгылга эләгә дә, эченә су тулып, капланып та куя. Соңгы минутта кыз егетнең: “Көймәгә тотын!" — диюен ишетеп һәм ике куллап көймә кырыена ябыша.

Егет кызны күтәреп яр буена чыккач, башта аның чәчләреннән сыйпый-сыйпый елый. “Йа, Ходай! Ничек батып үлмәдең?! Су төбенә китсәң, әниеңә ни дип җавап бирер идем? Үземә дә суга ташланырга гына кала иде бит. Ходай Тәгалә сине минем өчен коткарды, зәңгәр чәчәгем!” Бераздан, азрак тынычлангач, кешелеккә кия торган киемнәренең ни хәлгә төшүен күреп, икәүләшеп көлешә башлыйлар.

Сугыштан соңгы авыр еллар була бу. Разия авыл мәктәбендә укыта. Әнисенең бердәнбер терәге ул. Берсеннөн-берсе кечерәк дүрт туганын үстерергә, аякка бастырырга, кеше итәргә кирәк. Укытучыга исә авылда эш җитәрлек: агитатор да, листовкалар да чыгара, җыелышларда чыгыш та ясый, бәйрәмнәргә концерт та әзерли... Өстәвенә, кыз читтән торып укырга да керә. Гали белән очрашулар сирәгәя. Ә бермәл егет бөтенләй югала. Кыз ни уйларга да белми. Дөрес, Галинең аңа: “Сине генә яратам, укуымны тәмамлыйм да фатир алуга өйләнешәбез”, — дип әйткәне бар. Әмма бит, вәгъдәләр бирешмәделәр...

Менә шул көннәрдә Разия артыннан бергә укыткан Хәмит исемле егет йөри башлый. Кич саен килеп, әнисеннән аңа өйләнергә рөхсәт сорап йөдәтә. Бик үзсүзле, дөнья күргән егет була ул. Унбиш-егерме көн дигәндә, өйләнешеп тә куялар. Никахтан соң икенче көнне, болар Хәмитнең әтиләренә киткәч, Разияләр ишеген Гали шакый: дәүләт имтиханнары тапшырып йөргән, диплом алган, эшкә аны Һиндстанга җибәрәләр икән, кызның кулын сорарга килгән, нияте — өйләнеп китү икән...

Гали Разияне яраткан була, күрәсең — ул аның тормышы белән гел кызыксынып тора. “Уңмаса — аерылсын, мин аны күпме кирәк, шуның кадәр көтәм”, — дигән сүзне кеше аркылы берничә тапкыр әйттерә.

Разия үзенең ялгышканын тиз аңлый, әлбәттә, әмма инде соң була... Дөрес, Хәмит абый белән дә алар начар яшәмәделәр.
Ире мәктәп директоры булып эшләде. Ике ул үстереп, аларга югары белем бирделәр. Инде олыгаеп килгәндә зур кайгы кичерде Разия апа. Хәмит абыйны җирләүгә кече улы да яшь кенә килеш вафат булды аның. Ана йөрәге өчен мәңгелек хәсрәт инде бу. Ялгызы калгач, тирә-яктан сорарга килүчеләр дә күп булды үзен. Тик ул аларның һәрберсен кире борды. Чөнки... чөнки күңелендә яшьлек мәхәббәте һаман да әкрен генә пыскып яна иде әле аның.

Гомер дәвамында Гали белән, гел уйламаган җирдән, бер-ике тапкыр очрашалар алар. Үзәкләрне өзәрлек күрешү була ул. Йөрәк яралары кабат кузгала. Алга таба икесе дә мәңге сүнми торган утлы күмер йоткандай яшиләр. Галинең дә үз гаиләсе, балалары була. Дәрәҗәле эштә дә эшли. Тик җанына тынычлык кына тапмый.

Хәмит абыйны соңгы юлга озатканнан соң, Разия апа Галинең дә хатыны үлгәнлеген ишетә. Ә аннан “Гали каты чирли икән” дигән хәбәр килеп ирешә. “Дөнья хәлен белеп булмый”, — дип юлга чыга Разия апа. Ир, аны күргәч, югалып, каушап кала. Ә Разия апа тәвәккәлләп, алдан ук әзерләп куйган сүзләрне әйтә: “Авырганыңны ишетеп килдем менә. Теләсәң, үземә алып кайтып тәрбиялим..."
Сөйләшеп сүз бетми. Икесе дә бу очрашуга бик нык шатланалар. “Син килгәнгә терелдем мин", — дип соңыннан шылтырата аңа Гали. Ә Яңа ел алдыннан бүләкләрен, күчтәнәчләрен күтәреп Разия апа бусагасын атлап уза. Яңа ел кичендә могҗизалар булуына шуннан соң, йә, ничек ышанмыйсың?!

...Күптән түгел Разия апаны бер юбилей кичәсендә очраттым. Очраттым һәм шаккаттым — ким дигәндә, ун-унбиш яшькә яшәргән апам. Соклануымны яшерә алмадым. “Әллә шулай күренеп торамы?” — дип бөтен йөзе белән балкып елмайды ул. Аннан, кеше ишетмәсен диптер инде, колагыма пышылдады: “Ике атна элек Гали абыең килеп китте бит әле. Ул мине гомер буе сагынып яшәгән..."
Үзем шаһит булмасам, мәхәббәтнең шундый көчле хис икәненә, юк, ышанмас идем!





 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син минем балам! – Нихәл, улым! – Айдар Фидаилевич ак биләүдәге бәбине күтәреп, битенә үк терәде. Үз гомерендәге иң шатлыклы көне бүген аның! – Рәхмәт сезгә, Ләйлә! Бу бәхетне бүләк иткәнегез өчен. – Ир баланы күтәргән килеш Ләйләгә борылды. Хатын елый иде. Башта яшерен генә тамган күз яшьләре тора-бара тоташ үксүгә әверелде.  – Ай-дар... Фи-даи-левич... ба-ла-ны бир-мим... Бирә... ал-мыйм... – Ләйләнең бу сүзләре иңрәү булып чыкты. 
    11407
    5
    142
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    7025
    1
    93
  • 7988
    2
    53
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9027
    1
    50
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 25 сентябрь 2020 - 01:53
    Без имени
    Мин Дэ нэкъ шулай 32 яшемдэ 2 кызым белэн ялгыз калдым,ирем бер хатын бн чыгып китте ,1 елдан кире кайтты, гафу итэ алмадым,шартлатып араны оздем.Ул хатыннан-хатынга йореп,45 яшьтэ асылынып улде,чыгып киткэн хатын 10 еллап, психбольницада яши.Э мин ,Аллага шокер ,ирлэр булдыра алмаган ирлэр эшен эшлэп,кызларымны устереп,эле Дэ исэн- сау эшлэп ятам.Хатын-кыз ялкау булмаса,беркайчан да югалмый,аларга АллахеТэгалэ безгэ коч бирэ.
    Бәясен белгән хатын-кыз көчле ул...
  • 25 сентябрь 2020 - 02:10
    Без имени
    Минем кияу Дэ нэкъ шулай качып-посып ,никах укытып,узенен классташы белэн 5 ел инде яшэп ята.10 еллык классташлар очрашуыннан сон айный алмады.Бик тырышып яшерсэ дэ,тэжрибэле кузгэ куренеп тора.Ул да шуннан сон дин юлына кереп китте.Имеш диндэ 4 хатын да рохсэт ителэ.Узлэре бугенге кондэ БИК рэхэт яшэсэлэр дэ,ата-ананын азгынлыгы очен балалар узлэренен авырулары,газаплы тормышлары ,улемнэре белэн жавап бирэ.Чонки рэнжу,куз яшьлэре узенэ тошмэсэ,балаларга тошэ.Хэр кеше шуны онытмасын Иде.Алар бит ойгэ кайтасы акчаны,гаилэнен зур ойлэр салып,иркен тормышта яшисе доходларын илтеп икенче хатынга бирэ.Гаилэдэ беркайчан да артык акча булмый.Ойдэге хатын белэн бергэлэп эшлэп,чит хатынны содержать итэлэр.2 нче хатын булып яшэргэ ризалык бируче хатыннар,акылыгызга килегез,ул ирлэрнен акчасы тозлы куз яшьле,рэнжешле акчалар,беркайчан сезгэ бэхет китермэячэк,авырлык,авырулар белэн корэшу очен тотылып бетэчэк.
    Бәясен белгән хатын-кыз көчле ул...
  • 23 сентябрь 2020 - 15:08
    Без имени
    👍👍👍
    ​ Адашкан шәүләләр
  • 23 сентябрь 2020 - 19:18
    Без имени
    Великовозрастный балаларны карарга жигелергэ кем кушты? Узегез гаепле бит!!!
    Ана рәнҗүе төшәргә дә мөмкин
  • 23 сентябрь 2020 - 15:25
    Без имени
    Шундый тәрбияви әсәрләр иҗат итүчеләр бик сирәк шул.Урының җәннәт түрләрендә булсын иде,Туфан абый
    Сиңа дигәне...
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...