Логотип
Язмыш

Югалтулар-табулар

Моннан шактый еллар элек, җитмешенче елларда, Минск шәһәренә командировкага баргач, күрешкән идек без Светлана белән. Аның тарихы мине шаккатырган иде. Тормыш юлларында нинди генә борылмалар булмый икән! Ә тормыш башлаганда, уртак юл гел туры, сикәлтәсез, бәхетле булыр төсле тоела бит. Сергей белән Светлана да бу дөньяда аларны аерыр көч юк, дип уйлыйлар. Ялгышалар. Сугыш... Бөтен дөньяның астын өскә китергән сугыш аларны да аера. Әнисен, хатынын, кечкенә улы Сережаны калдырып, фронтка китә Сергей.

Гаиләсе күпме генә тилмереп көтсә дә, аннан бер хәбәр ала алмый. Фронтка якын җирләрдән кешеләрне Урал таулары, Идел буе шәһәрләренә күчерә башлыйлар. Светланалар да тылга китәргә тиеш була, тик Сергейдан бернинди хәбәр булмау тоткарлый аларны. Инде фронт бөтенләй якынлашкач, соң була, күченеп китүчеләр төялгән эшелонны немецлар бомбага тота. Бәхетләренә, Светланалар утырган вагонга артык зыян килми.

Ә Сергейның батальоны сугышка керү белән чолганышта кала. Ул каты яралана, яралы килеш әсирлеккә төшә. Аларны партизаннар азат итәләр, бераз терелгәч, Сергей да аларга кушыла. Гаиләсенә бик күп мәртәбәләр хат яза ул, ләкин бер җавап та ала алмый. Соңрак туган шәһәренең дошман кулында калганын белә.

Сугыш тәмамлангач, гаиләсен эзли башлый. Рәсми органнарда аңа: “Сезнең гаиләгез утырган составны немецлар бомбага тотканнар, аларның язмышы турында берни белмибез”, —диләр.
Вакыт уза. Сергей гаиләсен табудан тәмам өметен өзә. Нәкъ шул чакта юлында Маринаны очрата ул. Марина егетне күптән ошатып йөри икән. Алар өйләнешәләр. Тик Марина бик дорфа, мин-минлекле хатын булып чыга. Өстәвенә, бала табарга да теләми.
Марина: “Мәскәүне, Ленинградны күрәсем килә", — дип, юлга чыгалар. Минск-Мәскәү поезды белән Белорус вокзалына килеп төшәләр. Вакыт соң булу сәбәпле, шушында гына төн уздырырга уйлыйлар. Биредә дә бала табу, тапмау турында сүз чыгып, бәхәсләшеп китәләр. Шул вакыт Сергей ябык кына бер малайның буфеттагы ризыкларга текәлеп карап торуын, теле белән иреннәрен ялап куюын күрә. Кечкенә вакытта, ашыйсы килгәндә, үзе дә шулай иреннәрен ялый иде бит ул. Бала янына килеп, исемен сорый. “Сережа" дигән җавапны ишеткәч, әллә нишләп китә, йөрәге еш-еш тибә башлый. Үзе дә сизмәстән баланы кочаклап ала, күңеле белән ниндидер серле якынлык сизә. Малайга текәлеп карагач, үзенең балачагын күргәндәй була.
Иренең буфеттан тәм-том алып, бер чит баланы сыйлавын карап торган Маринаның ачуы кабара: “Аның кебек хәерчеләр бетмәс!” — дип кычкыра. Бала исә: “Мин монда әбием һәм әнием белән. Әнә алар тегендә утыралар", — дип, Сергейның кулыннан җитәкләп алып китә. “Менә минем әбием", — дип йокымсырап утырган карчыкка ымлый. Ә әби янында үзенең беренче хатынын, мәхәббәтен — Светланасын күреп, Сергей чак аңын җуймый. Үз күзлөренә ышанмый аптырап карап тора. Әнисе белән хатыны да башта өнсез калалар. Аннан өчәү кочаклашып бик озак елашалар, ә Сережа берни аңламый алар янында басып тора. Бу очрашуны карарга халык җыела.

Сугыш бетеп, берничә ел үткәч, аларның туган шәһәрләренә кайтып баруы була бу. Туган туфрак тарта, әбинең мәңгелек йортка туган җирендә күчәсе килә.
Бер-берсен дөньяда инде юк дип йөргән кешеләр шулай, көтмәгәндә очрашалар. Инде гомергә аерылмаска!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кат кат укыдым,бик матур ,иртәгә дә укыйм әле,яратам да соң шундый бәхетле тәмамланган хикәяләрне.Чын тормыш бит,язмышлар ...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сын тормыш БИК унайлы бетми шул...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Искитмяле

        Хәзер укыйлар