Логотип
Язмыш

Йөрәк кушканча яшәү

Өлешеңә тигән авырлыкны кабул итә белеп, «мин бирешмим» дип, тешең-тырнагың белән тормышка ябышу өчен хикмәт ияcе булу кирәк. Бәлки ул сынаулар дөньяга икенче төрле карап яши башлар өчен биреләдер дә. Бер мизгелгә туктап калып, нәтиҗәләр ясар өчен... Күпләр әнә шуннан соң бөтенләй яңача гомер итә башлый.Әдилә кебек... 

Өлешеңә тигән авырлыкны кабул итә белеп, «мин бирешмим» дип, тешең-тырнагың белән тормышка ябышу өчен хикмәт ияcе булу кирәк. Бәлки ул сынаулар дөньяга икенче төрле карап яши башлар өчен биреләдер дә. Бер мизгелгә туктап калып, нәтиҗәләр ясар өчен... Күпләр әнә шуннан соң бөтенләй яңача гомер итә башлый.Әдилә кебек... 

 

Кысаларга кереп яшәргә яратмый ул. Кечкенәдән. Үзенекен эшли һәм җиңә. Кияүгә чыгуы да шулайрак була. Тормыш башлау өчен әти-әни фатихасын аласы бар. Әдилә аңлый: татар милләте дип яшәгән әти-әнисе өчен киртәләр җимерде ул. Башка милләт кешесен сайлады. «Сез бит әле аны күрмәдегез, үзе-гезне җиңеп, танышып карагыз», – дип, ике якны да очраштыра. 

– Бәйрәм көн иде ул. Килеп керде дә саф татарча: «Исәнмесез. Минем исемем Алексей. Корбан бәйрәме белән. Хәлләрегез ничек?» – диде. Телсез калдык. Әни бөтенләй эреп китте. Мине аш бүлмәсенә алып кереп: «Син аны урыс дигән идең бит», – ди аптырап. Алексей әти-әниемнәрнең безнең мөнәсәбәтләр-гә каршы икәнен белә иде. Аларга ошарга тырышып, мәктәптә татар теле дәресләрендә өйрәнгәннәрен исенә төшереп килгән. «Сине югалтудан курыктым», – дип аңлатты соңыннан бу адымын. Әти: «Без риза. Менә дигән егет», – дип, үз сүзен кистереп үк әйтте. 

Танышып, нәкъ 90 көн узгач, өйләнешәләр. Әдилә банкта эшли, Алексей – хәрби училищеда курсант. Хәрби кеше хатыны булганын яхшы аңлый ул. Укуын тәмамлагач, Алексейны Казаннан меңнәрчә чакрым ераклыктагы Новосибирскига җибәрүләрен дә тыныч кына кабул итә. Бер айдан соң, кырык көн дә тулмаган сабыен кочаклап, ире артыннан чыгып китә. Алексейга бүлмә бирмәгәннәр, кунакханәдә яшәп хезмәт итә. Акчаны ничек җиткерергә?! Нишләргә? Кысалар яратмаган Әдилә монда да тәвәккәлли. Иреннән ярдәмгә солдатлар сорый. Бүлмәләрендәге бар әйберне җыеп аларга тоттыра, үзе, баласын күтәреп, хәрби часть башлыгына китә. Кабинетына барып керә дә, солдатларга күрсәтмә бирә башлый: «Безнең киемнәрне менә монда урнаштырыгыз. Бала әйберләре һәрвакыт күз алдында булсын – өстәлгә куегыз...» Полковник, телсез калып, сораулы күз карашы белән яшь ханымның кыланмышларын күзәтеп утыра. Ә Әдиләнең җавабы күптән әзер: 

– Ирем янында яшәр өчен Казаннан ук күчеп килдем. Тик тормыш итәргә урын юк. Тимер юл вокзалында яши алмыйм, кулымда бер айлык балам. Казармада 25 солдат алдында сабыемны имезергә уңай-сызрак булыр. Шуңа күрә сезнең кабинетта яшәп торырга карар кылдым. Борчылмагыз, күп урын алмам. 

Полковник кабинетыннан ачкыч тотып чыгып китә ул. Яшәячәк бүлмәләренә барып керсәләр, андагы пычраклыкка шаккаталар. Хатыны ташлап киткән капитан әнә шул рәвешле яраларын төзәткән. «Гафу ит, кадерлем, мин бик начар хатындыр, күрәсең. Бәдрәфтә яшәргә теләмим, Казанга кайтып китәм», – ди Әдилә иренә. 

Ике көн эчендә Алексей гаиләсен чип-чиста бүлмәгә алып кайта. Әдилә бер елдан банкка эшкә чыга. Тырыш хезмәткәрне бүлек башлыгы итеп билгелиләр. 

Бар да җайланып бетте дигәндә, гаилә күгендә кара болытлар куера. Баш өянәге борчыган Әдиләгә невропатологлар МРТ узарга тәкъдим итә. Ләкин ул аны башында шеш булганнар өчен генә дип уйлый (шешнең булу-булмавын ачыклар өчен нәкъ менә әлеге тикшеренү кирәк). Чираттагы баш өянәге башлангач, ашыгыч ярдәм чакыртып, укол кадаганнан соң, Әдиләгә микроинсульт була. Сул ягы берни тоймаска әйләнә. Хастаханәгә салып тикшергәннән соң, башында шеш барлыгы ачыклана. Һәм ул шеш үсә! «Мин болай гына үлмим», – ди бирешергә яратмаган Әдилә. Операция ясатырга чиратка баса. Тормыш рәвешен үзгәртә, дөрес туклануга күчә. Салкын су белән коена. Файдасы да тия – шеш үсүдән туктый. Ярты елдан соң чираты җитә. Операциягә кергәндә дә тыныч тота ул үзен. Барысы да яхшы булачак. Ире, кечкенә улы хакына. Тизрәк терелеп чыгуын теләгән тагын бер улы бар бит әле аның... Хәер, бу хакта тәфсилләбрәк сөйлик. 

...Алар һәрвакыт балалар йортына булыша. Чираттагы бер баруларында бер үсмер малай белән танышалар. Бик якын итәләр аны. «Мине уллыкка алырга кирәкми. Теләсәгез, кечкенәләрне алыгыз, мин үстем инде, – ди Ваня. – Ә менә ялларга, каникулларга алып кайтып йөрсәгез, шатланыр идем». Әдилә хәзер дә әлеге адымын аңлата алмый. Бары тик малайны бәхетле итәсе килү теләге бик көчле була аңарда. 

Хастаханәгә кергәч, ике әни ярдәмгә килә. Берсе өйдә бала карый, икенчесе Әдилә янында була. Биопсия шешнең яман булуын күрсәтә. «Ләкин без аны җиңдек», – дип тынычландырырга тырыша профессор. Әдиләнең бу хәбәргә әллә ни исе дә китми кебек. Барысы да яхшы булачагын алдан ук белә бит ул. Башкача булырга да мөмкин түгел! Операциядән бөтенләй икенче кеше булып уяна. Медицина дөньясына бик якын икәнен аңлый. Кешеләргә сәламәтлек бүләк итү теләге зур була аңарда... Банкка кайтмыйм, дигән карарга килә. 

Хастаханәдән чыгуга, Алексейның да сәламәтлеге какшаганын сизеп ала. Җитәкләп диярлек онкодиспансерга алып бара, биопсия ясата, тиз арада операциягә яту зарурлыгы ачыклана. Бала табарга уйласагыз, авырга узарга өлгереп калыгыз, дип киңәш бирә табиблар. Ә Әдиләнең операция кичергәненә нибары ярты ел вакыт үткән. Авырга уза ул. Баласы хакына! Күз яшьләре белән үзенә энекәш яки сеңелкәш алып кайтуларын сорый улы. Яңа гына яман чирдән тернәкләнгән авырлы хатынны бер генә хатын-кыз консультациясе дә исәпкә алырга җөрьәт итми. Дәвалаган профессоры, бала табарга ярый дип, су буе раслама язгач кына ризалык бирәләр. Хастаханәдән чыгуга ук массаж курсларына языла. Укыткан остазы кабинет ачарга ярдәм итә. Ул вакытта социаль челтәрләр популяр түгел әле. Клиентлар табу өчен, белдерү-ләрен коймаларга беркетеп йөри. Беренче көннән үк массаж ясатырга киләләр. Ире онкодиспансерда дәва-лана, үзе авырлы, көндезләрен – банкта, кичләрен йә массаж ясый, йә Алексей янына хастаханәгә чаба. Әле җитмәсә, онкодиспансер биргән счетны түләүдән хәрби часть баш тарта. Көн саен иртәнге җидегә шәһәрдән 30 чакрым ераклыктагы хәрби часть җитәкчесе кабинеты янына килеп утырырга да өлгерә Әдилә. Ризалык ала алмагач, юристка мөрә-җәгать итеп, иск тутыра. Шул кәгазь-не командир өстәленә салгач кына бу көрәшне дә җиңә. Алексейга операция вакытында һәм уңышлы ясала. Тормышларын ямьләп, кызлары туа. Алексейны хезмәт итәргә Таҗикстанга җибәрәләр. Әдилә ике бала белән кабат ире артыннан Дүшәмбегә оча. Аларга килеп йөргән Ваня белән саубуллашалар. (Хәзер ул инде үзе әти. Хәбәрләшеп торалар.) 

Дүшәмбедә дә массаж салоны ача Әдилә. Тик үзләре ялга киткәч, андагы бөтен җиһазларны урлап чыгалар. Аптырап калмый, ике бүлмәле фатирларының бер бүлмәсендә кабул итә башлый. 56 градуслы эсселәрдә дә эшләүдән туктамый. Һәрвакыт үсештә булырга яраткан Әдилә шәрык хатыннарының зәвыгына кагылышлы нинди курслар бар – барысын да тәмамлый. Әмма үзен чит-лектәге кебек хис итүдән туктамый. Иренең пенсиягә чыгарына бер ел калгач, утырып сөйләшкәннән соң, Алексей хатынының Татарстанга кайту тәкъдиме белән ризалаша. Кабат зур сумкалар җыеп, ике бала белән юлга җыена Әдилә. Бу юлы Казанга – әти-әнисе янына. 

Кайтуының өченче көнендә үк массаж кабинеты ача. «Самолеттан төшүгә үк бүлмә арендалау турында уйлый башладым», – ди. Хәзер ул рәсми рәвештә шәхси эшмәкәр. Тәрәзәсез бүлмәдә эш башлаган Әдилә ике ел эчендә шәһәр үзәгендәге зур офиска күчә. Янына һәрвакыт үзе шикелле позитив хезмәт-кәрләр җыя. Алексей да пенсиягә чыгып, гаиләсе янына кайта. Тыныч кына яшәп ятса, Әдилә буламы соң ул? Әнә Мәскәүгә җыена! Казанда әле популяр булмаган юнәлеш буенча укымакчы. Әле руль артына утыргач, бизнесын да зурайтырга уйлый. 

Авыру турында уйлап утырырга вакытым да, теләгем дә юк. Эшлим, фитнес белән шөгыльләнәм. Хәзер дә салкын су белән коенам. Казанда менә дигән Зәңгәр күл бар. Тормышта бары тик яхшы уйлар белән яшәргә, тәвәккәл булырга, иң элек үзеңне яратырга, шул ук вакытта гаилә кыйммәтләрен сак-ларга кирәк. Ә анда минем үз кагыйдәләрем бар... – ди Әдилә. 

Әдилә шулай яши 

 Без, хатын-кызларга, татарлыгыбыз яшәргә бераз комачау итә. Әйләнә-тирәбездәге барлык кешеләрнең күңелен күрергә тырышабыз. Аңа уңайлы микән, монысын үпкәләтә күрмим дип, башкалар хакында уйлап яшәү дөрес түгел. Сәламәтлеккә дә зыяны күп аның. Үзеңне яратырга, бераз гына эгоист булырга кирәк. Шул ук вакытта үзеңә карата да, әйләнә-тирәңә дә намуслы булу мөһим. 

 Улым белән кызымны өзелеп яратсам да, тормышымның мәгънәсе – балалар, гомеремне аларга багышлыйм дип яшәүне хупламыйм. Беренчедән, киләчәктә алар үзләре үк моның өчен рәхмәт әйтмәячәкләр; икенчедән, балага артыннан сөртүче-җыештыручы түгел, үз-үзен караган, рухи яктан үскән әни кирәк. Мөстәкыйльлек бирсәң, тормышка тизрәк җайлашачаклар. Шуңа күрә үзеңә артык бәйләргә ярамый дип уйлыйм. Хатын-кызның үз территориясе булырга тиеш. Безнең өйдә, мәсәлән, зур кресло бар. Эштән бик арып кайткан чакларда 15–20 минут шунда утырып торам. Балалар белә: бу вакытта ял итәм. Елмаеп-көлеп торган әниләренең бераздан бары аларныкы гына буласын да белә алар. Матур гадәтебез бар: йоклар алдыннан, җыелышып, китап укыйбыз. 

 Иремне эштән каршы алырга тиеш мин. Икебез бер үк вакытта эшне тәмамласак та, биш минутка булса да иртәрәк кайтып җитәргә тырышам. Өстемне алыштырып (халатка түгел, билгеле, хатын-кызның өйдә кия торган киеме һәрвакыт матур булырга тиеш), аны елмаеп каршылыйм. Ул да эштәге бөтен проблемаларын ишекнең теге ягында калдырачак. 

Ир кешенең дә җаны бар. Сөешеп кенә яшибез, дип әйтә алмыйм, шуңа күрә ачуланышкан чакта да кешенең уңай яклары барлыгын да искә алырга кирәк. 

 Үзеңне ярат һәм яраттыра бел. Ә моның өчен хатын-кыз алҗымаган, һәрвакыт назларга-назланырга әзер булырга тиеш (ир-ат өчен аның никадәр мөһим булуын барыбыз да белә). Шуңа күрә өй эшләрендә ярдәмче булу бик мөһим. Без кечкенә чакта әни эштән кайта иде дә тизрәк җыештырырга-юыштырырга тотына иде. Шул вакытта ук: «Мин болай яшәмәячәкмен», – дип әйтә идем. Минем бала карашучым да, өй эшләрендә булышучым да бар. Бернинди байлык билгесе түгел бу. Хурлык та түгел. Өй ул ял итү урыны булырга тиеш. 

 

Фитнеска акча жәлләргә ярамый. Сәламәт тормыш рәвеше алып бармыйсың икән, ул акчалар киләчәк тә даруга тотылачак. Балаларыңа, бигрәк тә иреңә син сау-сәламәт килеш кирәк! Вакытым җитми, дип әйтү – ул бер сәбәп. Ялкаулыкны җиңү, үзеңне ярата башлау өчен зур адым ясарга тәвәккәллек кенә сорала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар