Җыр бүләк итәм

ХУШЛАШМЫЙ КИТӘМ
Тагын күрешергә булсын,
Хушлашмый китәм.
Искә алып бер җырларсыз –
Җыр бүләк итәм.
Җырларым бар, моңнарым бар
Йөрәк түремдә.
Җыр белән чын дуслар таптым
Туган җиремдә.
Чын дусларым икәнсез сез,
Шатландым күреп.
Йөзләрегез шундый нурлы,
Тулган ай кебек.
Тагын күрешергә булсын,
Хушлашмый китәм.
Сезнең белән бер күрешү
Бер гомер икән.
Җәйге кич. Авыл клубы. Бүген анда Казан артистлары концерты!..


Без, артист халкы, көн саен, авыл саен күңелләрне алгысыта торган менә шундый дулкынландыргыч минутлар кичерәбез. Гастрольләребез икешәр-өчәр айга сузыла. Җыр-моң яраткан халкыбыз каршында ялындырып та тормыйбыз – күңелләре булганчы җырлыйбыз. Мин концертта егермеләп җыр башкарам. Татар халык көйләре, композиторларыбыз әсәрләре… Арада Гөлшат апа Зәйнашева сүзләренә язылганнары да шактый. Кайберләрен Гөлшат апа махсус миңа дип атап язды. Андый җырлар байтак. Искә төшереп утырам да менә хәзер, һәрберсенең кызыклы тарихы бар икән бит.
Юлга чыксам, җырлап барам, / Моң уяна йөрәкләрдә...
Гөлшат апа сүзләренә Луиза Батыр-Болгари иҗат иткән «Бәхет юллары» дигән җырдан бу юллар. Әле Луизаның, Батыркаева булып, исеме ишетелә генә башлаган чагы. Безнең өйгә килеп, «Җидегән чишмә» кебек популяр җыр язасым килә дип, Хәйдәр белән миңа бер яңа җырын тыңлаткан иде.
Таңнар атса, таңнарым, / Кичләр җитсә, кичем сагышлы...
Көе дә, сүзләре дә – искиткеч! Җыр текстын бит Гөлшат апа язган! «Бөтен нәрсә сине хәтерләтә» дигән ул җыр минем репертуарга да кереп китте. Тамашачылар аеруча яратып кабул итте аны.
Күрсәң айның яңа туган,/ Сызылып киткән чакларын…
Монысы – «Тәрәзәңә ай килер» (Зөфәр Хәйретдинов көе).
Син икәнсең, син икәнсең,/Гомерем буе эзләгән…
Монысы – «Син икәнсең» (Ганс Сәйфуллин көе).


Бик яратып кия торган зәңгәр концерт күлмәгем бар иде. Бар да мактый, килешә, диләр. Гөлшат апа: «Күбәләк кебек очыртып җибәрә торган җыр кирәк бу күлмәгеңә!» – ди. Озак та үтми, җыр текстын тоттыра миңа:
Гөлбакчагыз бигрәк матур,
Карыйм сокланып кына.
Мин дә очып төшәр идем,
Күбәләк булып кына.
Мин инде очып китәргә әзер! Кара, баянчыбыз Рамил Курамшинның баян өчен язган бию көенә җырлап була бит дим! 1986 елда Нурлат районында гастрольләрдә йөргәндә «Өй артыгыз гөлбакча» җыры әнә шулай туды.
…80 нче еллар. Минем концерт бригадам Чистай районы авылларында йөри. Халык чыгышларыбызны ярата, кайбер җырларыбызны кат-кат сорый. Еш кына мин концертларымны, «Кая гына китеп, кайларга бармадым, / Сагынып кайттым Иделем таңнарын», – дип җырлап, Гөлшат Зәйнашеваның Александр Ключарев белән бергә иҗат иткән «Туган җирем Татарстан»ы белән тәмамлый идем. Репертуарны яңартасым килде. Алкышларга күмеп, сәхнәдән җибәрми утырган тамашачыларыма, саубуллашканда, тагын киләбез, тагын күрешәбез дигән мәгънә салып җырлыйсым килде. Баянчыбыз Рамил Курамшинга: «Миңа бер яңа җыр кирәк!» – дим. Ул бер көй язып тыңлатты, ә сүзләре юк. Туктале, дим, Гөлшат апа бар бит безнең, язса – ул язар! Чаптым «переговорный пункт»ка. Шәһәрара телефоннан Гөлшат апаны эзлим. Өйдә генә булса ярар иде, дим. Ул арада, «Казан, 2 нче кабина!» дип, мине чакырлар! Ут капкандай, кабалана-кабалана Гөлшат апага гозеремне аңлатам:
– Гөлшат апа! Концерт ахырында җырлар өчен бер җыр кирәк! Тиз генә яз әле! – дип, көйнең үлчәмен аңлата башлыйм.
– Ничә көннән кирәк? – ди Гөлшат апа.
– Тиз кирәк, бик тиз! – дим, сулуым кабып.
– Иртәгә көндез шалтырат! – дигән тавышы ишетелә.
Рәхмәт, Гөләни! Без Гөлшат апаны, яратып, үзара шулай йөртә идек. Чөнки ул бик җайлы, тирә-юньдәгеләр турында шулкадәр кайгыртучан, ярдәмчел кеше иде. Җитмәсә, минем якташым да әле! Ул күрше Теләнче авылында туган, мин – Салих-Тукайда, Илһам абый Шакиров – Яңа Бүләктә. Җыеныбыз Сарманныкылар. Гөлшат апа белән бергә гастрольләрдә күп йөрергә туры килде. Ул конферансье булып концертлар алып бара иде. 90 нчы елларда кибетләрдә ашау-эчү әйберләре кысанланган иде. Ә кунакханәләрдә чәй кайнатырга, кием үтүкләргә генә рөхсәт ителә. Гөлшат апаның зирәк акылы безгә мондый очракларда да кыенлыктан чыгарга ярдәм итте. Берсендә шулай Әлмәт кунакханәсендә ул безгә электр чәйнегендә бик тәмле итеп өй ашы пешереп ашатты. Аннан соң (хәтерем ялгышмаса, Апаста бугай), электр үтүген әйләндереп куеп, кечкенә генә табада (у ланы үзе белән йөртә иде) коймак та пешереп сыйлады әле ул безне.


Икенче көнне тагын «переговорный пункт»ка йөгерәм, сөйләшергә заказ бирәм. Гөлшат апа өйдә! Язган! Бер кулда – телефон трубкасы, икенчесендә – ручка. Сүзләп, хәрефләп әйтеп торып, Гөлшат апа миңа «Хушлашмый китәм» дигән шигырен яздыра. Безнең әзер көйгә керә дә утыра гына. Сара апа Садыйкова берчак Сибгат Хәкимгә: «Пыяла өлгесе тәрәзә уемына кереп кенә утырган кебек, шигырең көйгә керде дә утырды» – дип язган бит әле. Безнең «Хушлашмый китәм» белән дә нәкъ шулай килеп чыкты. Бик тирән мәгънәле җыр булды ул. Аның әле дә минем репертуардан төшкәне юк. Хәйдәр дә ошатты ул җырны. Радиога Хәйдәр яздырды. Хәйдәр Бигичев дискларында ул җыр да бар.
Гөлшат Зәйнашеваның юбилее көннәрендә бу хатирәләрем аның рухына дога булып барсын иде.
(Журнал өчен Эльмира ЗАКИРОВА әзерләде)
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Нәфес коллары (хикәя)
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.