Әйләнеп кайтмадылар...

1941 елның кояшлы июнь иртәсе шушы көнгә кадәр хәтеремдә. Дөньяда аз гына яшәп тә, батырлыгы, Ватанга тугрылыгы белән халык күңеленә мәңгегә кереп калган Абдулла Алишны бүләк иткән Көек авылы (Спас районы) үз улларын сугышка озата. Атлы арбаларга төялгән ир-ат җырлап авыл өйләнә, авыл белән хушлаша. Алар арасында әтием Исмәгыйль дә бар. Әнә атлар авылны чыгып киләләр:
Исән булсак, бер кайтырбыз,
 Сау булыгыз туганнар, —

дип җырлый алар.

Кояш нурлары күзне чагылдыра, юл буендагы борчак басуы ап-ак чәчәккә күмелгән. Дөнья нинди матур! Ә кешеләрнең күзендә яшь, күңелләрендә хәсрәт.

Күкрәк баласын күтәргән әни белән елый-елый әтине озата барабыз. Ул вакытта миңа ун яшь кенә булса да, әнине тынычландырам: “Елама инде, әни, бөтен әтиләр дә китәләр бит, кайтыр әле”, — дим. Ләкин әтигә әйләнеп кайтырга насыйп булмады, ул Мәскәү янындагы сугышларда башын салды. Авыр көннәрнең чиге булмас кебек тоелды. Иң олы бала буларак, өч бала белән тол калган әнигә терәк булырга тырыштым. Әни урак урса, мин көлтә бәйләдем, бәрәңге төбен өйсә, чүбен мин утадым, капчыклап печән ташыдым, башак җыйдым. Ил кайгысы, дөнья мәшәкатьләре белән мавыгып, вакыт уза торды. Өметнең генә сүнәсе килмәде. Күп еллар буе әтинең әйләнеп кайтуын көттек...

Җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казаннан кайткан туганыбыз, мех комбинатына эшкә урнашырга димләде, мин шатланып риза булдым. Гомерем буе шунда мех кисүче булып яратып эшләдем. Ирем, хәзер мәрхүм инде, Нуретдин белән матур гаилә корып, ике ул үстердек. Ишек-тәрәзө каккан саен сугыштан кайтмаган ирен көтүче әнине үз яныбызга алып килдек. Балаларыбызны үстереште. Инде олыгайгач, үзен тәрбияләп, кадер-хөрмәттә генә яшәттек, Ходайга шөкер, барыбызга да бәхиллеген биреп калдырды әни.

Яшәргә дә өлгерми яуда ятып калган әтиләр, яшьлекләрен, мәхәббәтләрен, бәхетләрен сугыш урлаган әниләр турында уйлыйм да, йөрәгем өзелеп куя. Алар да бер генә тапкыр яшәргә килгән бит бу җиргә...

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    7770
    1
    100
  • 8415
    2
    56
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9453
    1
    54
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...