Логотип
Язмыш

Язмышымның тәүге ялгышы. № 2.

башы: http://www.syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=7894

Ул көнне клубта да бик күңелле булды. Рамил мине беренче тапкыр биергә дәште. Мин карышмадым, аның көчле җилкәләренә нәфис кулларымны куеп рәхәтләнеп биедем. Ә аннан ул мине үбеп алды. Беренче үбешү иде бу...
Беркөнне дәрестә чакта мине һәм Алияне укытучылар бүлмәсенә дәшеп алдылар. Без аптырап калдык. Бернинди дә тәртипсезлек кылмадык, югыйсә. Куркырлык берни дә юк икән, районнан шалтыратканнар, безгә медосмотрга барырга кирәк икән. Мин бу хәбәрне кичен, телефоннан сөйләшкәндә Рамилгә җиткердем.
 Иртәгесе көнне җыендык та район больницасына юнәлдек. Бик озак чират торгач, безгә бөтенләй бу медосмотрны үтмәскә кирәк булып чыкты – безгә бит әле 15 яшь тулмаган. Миңа бәхет елмайды. Шулчак ул шалтыратты.
– Мин больницага киләм, син кая?
– Күптәннән монда.

Ләкин мин аның белән бераз уйнап алырга булдым. Пыяла аша аларның монда керүен күргәч, икенче этажга йөгердем. Кеше күп булу сәбәпле, качарга җайлы иде. Шулчак алар телефоннан музыка акырта-акырта алар менделәр, тик мине таба алмадылар. Аннан күреп алдылар һәм карап тордылар. Мин алардан алдарак баскычтан төшеп киттем. Алар арттан юнәлде. Без дүртәү урамга чыктык. Алар бина артына тәмәке пыскытырга киттеләр. Без озак кына басып торгач мин үземнең каршыдагы Рамилне түгел, ә дусты Алмазны кочакладым. «Син аны сагындыңмы, мине түгелме?» – диде ул һәм борыныма тимәкче булды. Тик аның кулларын читкә ташладым: «Кулларыңны ал!» Бераз басып торгач алар дәрескә киттеләр.
Без Алия белән озак йөрдек. Бик ачыккан идек һәм район кафесына кердек. Талгын гына музыкага каһвә эчеп утыра идек, яныбызга ике егет килеп утырды. Таныштык. Болар рус егетләре булып чыктылар. Хәтта телефон номерларыбызны да алдылар. «Мы обязательно вам позвоним», – диделәр алар аерылганда.

Кичен әле бик озак сөйләштем ул малайларның берсе белән. Вакытым булганга, мода журналын актара-актара сөйләштем. Тик юкка икән. Мин аның белән сөйләшкәндә,  Рамил шалтыраткан. Ә мин «занята да занята». Кабат шалтыраткач аңа барысын да ничек бар, шулай сөйләп бирдем. Алдый белмим шул... Ә ул миңа үпкәләде, әлбәттә. Үпкәле сүзләр әйтеп телефонны ташлады... Берничә көннән ул кабат шалтыратыр, очрашуга үгетләр әле. Шалтыратачак, менә шалтыратачак ул... Ләкин аның миңа үпкәләве озакка барды.

...Мәктәп ашханәсендә ашап утыра идем, безнең сыйныфтагы егетләр: «Мәктәпкә Рамил килгән, сине эзли», – диделәр. Сагаеп калдым. Аны укытучылар күрсә, миңа да рәхмәт әйтмәсләр. Шуңа да аннан качырга булдым – өченче этажга йөгердем. Сыйныфта шкаф артына кереп качмакчы идем, булмый. Арты бик кысан. Мин аны-моны абайламый 2 этажга йөгердем – уем балалар арасына качу иде. Алар балалар арасыннан эзләмәсләр дип уйладым, тик ялгыштым. Шулчак мине сыйныф егетләренең берничәсе табып алды. «Син мондамы, хәзер аны дәшеп киләбез. Ул сине эзләргә кушты», – диделәр. Ялынуыма карамастан, алар аның янына юнәлделәр. Мин янә беренче этажга йөгергәндә, без чак кына очрашмадык. Ул мине күреп калган икән. Карасам, подвал ишеге ачык тора: аны-моны уйламый анда кереп киттем.

Бераздан чыккач, аның бөтен җирдән мине эзләгәнен, таба алмаганлыгын белдем. Безнең сыйныфка кереп ул үзен яңа укытучы дип таныштырган икән. Аңа минем урынга утырырга кушсалар да ул утырмый китеп барган. Миңа моны дусларым әйтте. Ул хәзер кабат ачуланачак иде. Үземнең тагын ялгышканымны аңладым. Хәзер кабат аны югалтам микәнни? 
Кайткач, сыйныфташым янына, өске урамга мендем. Ул, һичшиксез, моннан узарга тиеш иде... Мин аны көттем, тик юкка... Бераздан телефонымны алдым да, бөтен батырлыгымны җыеп, аңа үзем шалтыраттым. Ул трубканы алмады. Күземнән кабат яшьләр тәгәрәде. Нишләдем мин... Шулчак колагыма, кызу көндә искән салкын җил төсле, аның тавышы килеп бәрелде. Беләм, ул ачулы иде. Тик мин аны яратуымны берөзлексез кабатладым. Ул кабат гафу итте. Аңа: «Башка бер дә болай эшләмәм», – дип сүз бирдем. Ә ул көнне ул миңа ачуланып районга ук киткән булып чыкты...
 Атна ахырында әни белән өйдә керләр юарга булдык. Күптән юган юк шул, аңа вакыт тими, шуңа да керләр бик күп җыелган иделәр. Машинаның гүләвен тыңлый-тыңлый пычрак керләрне алырга дип бүлмәгә кереп киттем. Әле әни дә мактап куйды үземне: «Кызым үсәсең, эш рәтен дә белә башладың». Шулчак телефон шалтырады. Канатланып очып килдем дә трубканы алдым. Ә анда Рамилнең авылдагы туганнан-туган сеңлесе Сәрвиназ иде.
– Алло, – дидем мин шатлыклы тавышым белән.
– Сәләм, Алинә! Хәлләр ничек? – дип яңгыраган Сәрвиназның тавышы бик борчулы булуын сизеп алдым....
– Әйе, тыңлыйм, Сәрвиназ...
– Алинә, син беләсеңме, Рамил абыйны машина бәрдергән...
Миңа ток сукты диярсең, тәнем буйлап ниндидер кайнар нәрсә үтүен тойдым.
– Алло, Алинә! Алинә, синең белән барысы да әйбәтме?
– ...
Мин трубканы куйгач бермәл, күзләремне билгесезлеккә төбәп катып калдым. Ышанасы да килми иде бу сүзләргә. Юк, бу куркыныч төш кенә... Бары төш... Ачуланышып та калган идек бит югыйсә... Эх, башына җиттем ахырысы бәхетемнең...
Сыгылып төштем дә кычкырып елап җибәрдем. Шулчак яныма әнием килеп җитте. «Нәрсә булды, кызым?» – диде ул. «Анда... Анда Рамилне машина бәрдергән», – дидем  һаман күз яшьләремне тыя алмыйча. Әнием телефонга үрелде дә район хастаханәсенең номерын җыйды. Бүлмәдә озын-озын чакыру гудоклары яңгырады.
– Алло, исәнмесез? Сез әйтә алмассызмы икән, авыру Гариповның хәле ничек икән?
– Ә сез кем буласыз?
– Бу авыл хастаханәсеннән.
– Бер генә минут...
– ...
– Авыру әле реанимациядә, хәле ничек булуын тәгаен генә әйтә алмыйбыз...
– Ярый, рәхмәт...
Әнием телефонны куйгач, кабат елап җибәрдем...
Бүлмәмнән чыкмадым ул көнне. Мендәргә капланып еладым да еладым. Миңа бик авыр иде...
Иртәгәсен тордым да мәктәпкә дип чыгып киттем. Кесәмә алдан җыйган 500лекне салдым. Барганда сумкамны әбиләр бакчасына ташлап калдырдым да районга юнәлдем. Сыйныфташымның әтисе дә барырга тиеш иде эшләр буенча. Иртән аңа шалтыратып китеп тә бардым.
500лекне озак вакыт ваклый алмый йөрдем. Бик күп кибеткә кердем: аңа ни дә булса аласым килгән иде. Больница янындагы кибеткә кергәндә инде өметемне өзгән идем. Тик барыбер кердем. Алар мине аңлап товар бирделәр һәм бурычка яздылар. Мин аларга анда егетем ятуын һәм анда мине кертмәсләр дип куркуымны әйттем. Баксаң, аның анда дус кызы эшли икән. «Менә номерым, шалтырат. Ул сине кертер», – диде. Ул бик әйбәт кеше булып чыкты әле. Бар батырлыгымны җыеп хастаханәгә кердем. Хастаханәгә керү белән борыныма хлор исе бәрелде. Аннан киемнәремне дежурныйга тапшырдым да, аның нинди палатада булуын сорадым. Палата янына килгәндә, анда кемнедер каталкада күтәреп бара иделәр. Ул Рамил иде. Палата ишеге төбенә утырып аны янә монда алып килүләрен көтә башладым. Шулчак палатадан урта яшьләрдәге бер апа чыкты. Аның йөзе борчулы, күз кабаклары да шешенеп тора, төне буе йокы күрмәгәнлеге сизелә. Ул шулчак җай гына миңа дәште:
– Балам, син кем янына килдең?
– Мин... Рамил янына...
– Ә сез аңа кем буласыз?
Мин ни әйтергә белми аптырап тордым: «Рамил янына килгән идем...» Апаның йөзе яктырып китте. Рамилне шулкадәр кайгыртканга, аның әнисе дип уйлаган идем инде. Дөрес икән. Ул миңа бераз көтәргә кушты. Палатага караватка утырдым. Әнисе дә палатага керде һәм сораулар яудырды: «Син күптән килдеңме?» Рамилгә дигән күчтәнәчне тапшырдым. Ул кыенсынып кына аны алып куйды. 
– Теге, песине сиңа алган идемени ул?!
– Әйе...
– Син шул Алинә мени инде. Ул синең хакта гел безгә сөйли иде...
Апа таныш кеше очратуына сөенеп күңелен бушатты да бушатты. Аның мин шунда ук бик кайгыртучан булуын сизеп алдым. Бераз утыргач ул:
– Балам, аргансыңдыр инде. Ашыйсың-эчәсең киләме? – диде
– Юк, апа, рәхмәт.
Эх, эчәсе килүмени минем башта... Миңа тизрәк аны күрәсе иде...
Тиздән аны палатага кертеп салдылар. Әнә ул... Хастаханәнең төссез караватында ята бирә... Баш очында система шешәсе зеңелди, битенең карарлыгы юк, ергаланып беткән. Ул миңа карамый да. Әнисенең аны кайгыртуын, өстендәге юка одеялын тәртипкә китерүен күзәтә. Кире борылдым да, палатадан чыгарга җыендым. Ләкин тиздән минем арттан Рамилнең әнисенең тавышы яңгырады:
– Кызым, Алинә...
Мин янә борылып аңа карадым. Менә безнең карашларыбыз очрашты. Күзләренә карасаң, аның миңа бер дә ачуы, үпкәсе юк төсле. Белмим, белмим... «Сезне икегезне генә калдырам», – диде әнисе палатадан чыгып китешли...
– Исәнме...
– ...
Аның янына утырам. Кулларына үреләм. Тик ул дәшми. Дәшмәве белән ул йөрәгемне телгәли, үзәгемне өзә... Аның моңа тулы хакы бар.
Бераздан аның белән җай гына сөйләшә башладым. Тиздән бөтен үпкәләр онытылды. Ул да миңа бик теләп кушылды. Бик сагынган, көткән икән ул! Аның гафу итүенә бик шат идем.
Тиздән палатага аның әнисе килеп керде. Кулына аш күтәргән иде. Рамил алдына утырдым да, аңа кашыклап ашата башладым. Ул шатлана-шатлана ашап бетерде. Аны шулай шатлыклы килеш күрү бик рәхәт иде.
Кайтам дип кузгалганда, кич иде инде. «Ашыкма, – диде Рамиль, – минем янга Сәрвиназның әти-әнисе киләчәк, алар белән кайтырсың». Кайтканда алар белән кайттым. Өйдә миңа алай ачуланучы бумады. Әниемә яшермичә, ничек бар, шулай сөйләп бирдем...

Беренче май
Ләкин ул авылга кабат кайтып, күпме ялынып чакырса да чыкмадым. Мин уйнадым аның белән. Тик нигә? Ялгышларымны бары хәзер генә аңладым шул... Ә беркөнне... Ә беркөнне клубка чыгып барганда хәтта аны күрмәмешкә салыштым. Ә ул арттан: «Алинә!» – кычкырып калды. 
Аның белән без Беренче май бәйрәмен бергә үткәрергә булдык. Әниләргә дә әйткән идем, тик тирәнтен сүз кузгатмадым. Ә Беренче майга каршы төнне без аның белән кабат клубта очраштык. Ул миңа бик ачулы иде. Шуңа да аны үзем барып кочаклап алдым. Ә ул миңа битараф төсле басып калды. Ә кайтканда... Кайтканда үзебезнең якка кайтучы сыйныфташ малайны култыклап алдым да, аның белән бергә атладым. Шулчак безнең арттан машина килүен, ул машинада Рамил һәм аның дуслары булуын бик әйбәт белә идем. Машина туктагач, аннан УЛ чыкты да, кулымнан өстерәп, машинага утыртты. Юк, кулым авыртмады, аңа ачуланмадым да. Аңа шундый кирәк булуымны сизү бик рәхәт иде. Машинада ул үзенең көнләшүен сиздерде.
– Кем иде ул? – дип сүз башлады ул.
– Сыйныфташ...
Ул елмайды. Аның елмаюын күрү бик тансык иде.

Ул дуслары белән күрше авылга, бәйрәм итәргә бара икән. «Әниеңнән сорадыңмы соң?» – дип кабат-кабат сорады ул. Мин, әлбәттә: «Әнием ризалык бирде», – дидем. Шуннан соң без күрше авылга китеп тә бардык. Төнне анда уздырып, иртәгәсен бәйрәм итәргә булдык. Баргачтын, Маратларның күрше агач өендә кунарга булдык. Алар үзләре таш өй салганнар, ә агач йортлары буш тора иде. Ләкин Марат ачкычны өйдә онытып калдырган булып чыкты. Рамил аптырап калмады, тәрәзәне алды да, баштан мине кертте, аннан үзе керде. Өй буш диярлек иде. Салкын булганга, без өстебездән салмыйча, ятып йокладык. Өйнең тәрәзәдән алырга онытылган пәрдәләре ап-ак иде... 
Миңа өйдәгеләр төне буе шалтыратты. Тик трубканы алмадым, аннан бөтенләй сүндереп куйдым.
Иртәгәсен Рамилнең телефоны шалтырады. Ә анда Сәрвиназның әнисе иде.
– Алинә синең беләнме? – диде ул үтә кырыс тавыш белән.
– Юк, минем белән түгел, мин бит районда, – диде ул минем кушуым буенча.
– Ялганлама, Рамил! Алинәнең әнисе бик борчыла, берәр нәрсә булса, аңа авыр булачак, әтисе бик кырыс аның.
Рамил берни дә әйтми трубканы куйды. Аннан алар мине авылга кайтардылар. Өйдә ни көтәсен үзем генә белә идем.
Әти-әни бик борчылган иде. Курка-курка гына өйгә үттем. Әни бер бүлмәгә алып керде дә, ничек бар шулай сөйләргә кушты. Барысын да сөйләдем аңа. Аннан ул мине кочаклап алды. «Кызым, башка алай эшләмә, без синең өчен бик борчылдык», – диде ул ачыргаланып. «Ярар, әнием...» – дия генә алдым. 
Кичен Рамилләр килеп алып китәргә тиешләр иде. Тик алар килмәде. Ә мин көттем дә көттем... Ахырда Рамилнең бәйрәмне безнең авылда уздыруын белдем... Ул суына башлады микәнни? Ә барысы да ничек яхшы башланган иде югыйсә. Миңа бары аның белән әйбәтләп сөйләшергә кирәк... Бәлки бу бары ялгыштыр. Ахыр чиктә аны чыннан да бик-бик ярата башлаган идем бит. Уйнадым бит, уйнадым... Үз язмышым белән уйнаганымны белсәм иде әгәр...
Соңгы кабат сөйләшергә дип районга юнәлдем ул көнне. Без кабат ярым җимерек бинада очраштык. Ул дусты Алмаз белән иде. Бинаның миңа стеналары да бик якын, кадерле шул. Тынычлыкны бозып сүз башладым.
– Рамил, сөйләшәсе бар, икәүдән-икәү генә. Алмаз китеп торсын әле.
Ул исерек иде.
– Алмаз минем якын дустым, ул монда торачак! Сөйлә сүзләреңне...
Дәшмәдем. Аңа сүз әйтү хәзер урынсыз иде. Аннан без кибет янына чыктык. Рамил янымы килде дә: «Алинә, әйдә синең кофтаңдагы сызыкларны саныйк әле, ярыймы», –диде. «Ярый», – дип җавап бирдем. Аннан Алмаз: «Хәзер киләм», – дип кибеткә кереп китте. Ә минем тәнемнән ул һаман да бармаклары белән сызгалый иде.

Кибеттән Алмаз сыра алып чыкты да, салып миңа сузды. Карыштым, аннан авызыма якын китергән булып сыраны түгеп җибәрдем. Ул кычкыра ук башлады: «Мин кибеттән хәтле алып чыктым...»
Аннан Рамил безнең яннан китеп барды. Ә миңа Алмаз бәйләнә башлады. Аны этеп җибәрдем дә Рамил артыннан йөгердем. Ә ул анда ниндидер дусты белән утыра иде. Кабат аңа дәштем.
– Рамил...
Ул дәшмәде. Мин китеп бардым. Бу аерылышу, бу мәңгегә аерылышу иде. Күзләремнән бер-бер артлы яшьләр тәгәрәде. Артымнан Алмаз йөгерде.
– Алинә, гафу ит, әйдә озатам...
Кайткач, бик озак еладым. Күз алдымнан бер-бер артлы булып бергә булган мизгелләр үтте... Тәүге очрашу... Авария... Аны өзелеп сагынуым... Болар барысы да бер матур төш булып калды...

Клубка кергәндә кабат аны күрдем. Мине күрүгә үк башка кызны барып кочаклады. Ә мин, аңа үч итеп, ишек төбендә басып торган сыйныфташ егетләр белән кочаклашып исәнләштем. Бии башлагач, залның теге башыннан безнең янга килеп бии башлады. Аңа игътибар итмәскә тырыштым. Болай да җиңә алмагач, башкача үч итте. Бар егетләр белән дә бик теләп мөгалләмәгә кергән бер кыз белән үбешә үк башлады.

Син... Син минем йөрәгемне әрнетмәкче буласың... Тик юкка. Син инде үткәндә калдың. Мин хәзер андый түгел инде. Үзгәрдем, мин хәзер бөтенләй башка кеше... Тик күпме газаплар күреп тә, бергә була алмавыбыз кызганыч. Уйнадым шул... Язмышым белән уйнадым...

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер дэ эсэргэ ошамаган бу.эллэ нэрсэ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нинди ангыралык сон бу?Ни башы, ни ахыры, ни мэгънэсе юк дигэндэй...Ул шалтыратты-мин чыкмадым, ул килде-мин икенче егет белэн кайтып киттем. Аннары еладым. Где логика?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Моны 14 яшьлек кыз язгандыр инде...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Чыктым аша купер,тузга язмаган нэрсэ. Ни башы юк ни азагы((

          • аватар Без имени

            0

            0

            Нигэ мондый эсэрлэрне бастыралар икэн хормэтле "Соембикэ"дэ??? Ни ахыры юк, ни башы дигэн белэн килешми, лэкин! Бу бит инде тормышчан ук та тугел, сабак бирэ торган эсэр дэ тугел! Яшусмерлэр журналы "Ялкын"га да лаеклы хикэя тугел бу, э "Соембикэ" аеруча да житди булырга тиеш бит! Узе тагын яратам ди, я чыкмаган, я телефоннан жавап бирмэгэн! Егете дэ, упкэлэп, шундук икенчелэрне озата, убэ, башкаларга калдырып китэ.... Яратам ди, узе "инде уткэндэ калдын" ди... "Соембикэ", шаккаттырасын кайвакытларда!...

            Хәзер укыйлар