Язмышым

Ул еллардан соң күпме вакыт узса да, әниемнең чөгендер сабагы, кычыткан кушып пешергән ашының, өшегән бәрәңгедән әзерләгән кәлҗемәнең тәме әле дә авызымда торган сыман.
Ул вакытта без моннан да тәмле ризык юктыр дип уйлый идек. Әтиебез сугышка киткәч, бер әнкәй җилкәсендә калган дүрт балага ул каян тапсын инде тәм-том? Болай да ачлыктан саклап калган инде безне әнкәй.
Әткәй сугышка киткәндә миңа әле 3 кенә яшь була. Туган йортыбыз ул чакта элекке «Авангард» кинотеатры янында иде. Ул йорт әле дә исән, аның яныннан узганда мин хәзер дә дулкынланам, тамакка төер тыгыла. Әлеге йортта яшәгәндә кечкенә булсам да, тәрәзә каршыннан яшүсмерләрнең рәт-рәт тезелеп, «Вставай, страна огромная!» дип җырлап узулары – бүген дә исемдә. Ул чакта мин бу җырның мәгънәсен аңламаганмын, әлбәттә.
Беренче сыйныфка мин, сугыш тәмамлангач, 1946 елда кердем. Мәктәптә кышын котып суыклары иде. Язу карасы ката. Дәфтәр юк, гәзитне дәфтәр итеп тегеп, юл араларына язабыз. Өченче сыйныфта ике ел укыдым. Юк, укуым яхшы иде, ләкин өстемә кияргә булмагач, кышын мәктәпкә йөри алмадым. Әле ярый күршебез – бик тә мәрхәмәтле Сабирҗан абый Мөстәхимов бар иде. Ул безне мунчага чакыра, кулыннан килгәнчә булыша иде.
Әти сугыштан кайтканда тормышыбыз бик ярлы, авыр булгандыр инде. Ул безне ачлыктан саклап калу өчен, йортыбызны мунчага охшаганрак бер йортка һәм берничә капчык онга алыштырды. Ул йорт сазлыкта иде, җәен идән астында бакалар сайрый. Әти дә кайткач, сыерыбыз да булгач, тормышлар бераз рәтләнгән кебек булды. Ләкин өскә-башка кияргә юк иде. Кышын мәктәпкә аягымны чолгауга урап, резин итек белән йөрдем. Мәктәптә аяк тирли, салкынга чыккач ката. Аяк бармакларымны өшеткән чаклар да булды. Кайбер укытучылар, кызганып, киез итекләрен киеп торырга бирәләр иде. Өстә сырма, башта әни катлап бәйләткән чүпрәк. Бияләйнең нәрсә икәнен соңрак кына белдем. Салкында кызарган кулларымны күреп, нигә кулыңа кимисең, дисәләр, «туңмый» ди торган идем.
Әти кайткач, гаиләбез ишәйде. Без сигез бала үстек. Гаиләгә бераз ярдәмем тисен, дип, 13 яшемнән җәен тимер юл ОРСы филиалына эшкә урнаштым. Ә аннан безне Тирсәгә көлтә бәйләргә җибәр-деләр. 1 сентябрьдә мәктәпкә барырга кирәк, колхоз рәисе Миңнемулла абый Йосыпов җибәрми. «Мин укудан тагын калам инде», – дип елый башлагач кына Әгерҗегә кайтарып җибәрде. Унынчыны тәмамлагач, Әгерҗедәге «Интернационал» колхозына үзем эш сорап бардым. Әти — сугыш инвалиды, әни өйдәгесен карый, эне-сеңелләрне аякка бастырырга булышмый булмый бит. Шулай итеп, колхоз басуында эшли башладым. Менә бу фото да шул вакытта басуда эшләгәндә төшкән фото. Аякта әтинең 41 нче үлчәмле кирза итеге. Фотога төшкәндә мин аны итәгем белән каплаганмын.
Басуда эшләр тәмамлангач, ат арбасына төяп, безгә бәрәңге һәм яшелчә бирделәр. Аларны өйгә алып кайтканда ничек шатланганымны белсәгез... Кыр эшләреннән соң, Дәүләт банкына өйрәнчек булып эшкә урнаштым. Читтән торып Казан хисап-кредит тех-никумын тәмамладым. 41 ел буе, эшемне яратып, шушы банкта алтмы шым тулганчы эшләдем. Ирем Рафаэль (урыны оҗмахта булсын) белән тату гомер итеп, өч кыз, җиде онык үстердек.
Без күргән авырлыкларны сөйләгәндә алар тын да алмый тыңлыйлар. Теләгем бер генә:
без кичергәннәрне, ачлыкны аларга күрергә язмасын Бүген, ялкау булмасаң, башыңны эшләтсәң, менә дигән итеп яшәргә була.
Римма ЯППАРОВА.
Әгерҗе шәһәре.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
«Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды» Кайнанам үлгәнгә август аенда биш ел була. Үлгән кеше турында начар сөйләмиләр йә бөтенләй дәшмиләр, дисәләр дә, күңелемә җыелганнарны бушатасым килә.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
5 август 2022 - 21:22Без имениХикәянең теле матур.Минемчә,төп тема--мәхәббәт.Ул яшәешнең нигезе. Яратмаган кеше белән гомер кичерү--бәхет түгел инде. Шулай ук яшьләр белән өлкән буынның аңлашып яшәве дә мөһим.Балалар да алар үрнәгендә тәрбия ала.Кешенеке – кештәктә
-
7 август 2022 - 06:12Без имениСокланып ,соенеп укыдым. Алдагы гомерегездэ бэхеттэ ,тынычлыкта утсен.Бәхет йорты
-
7 август 2022 - 17:50Без имениУзебез белу турында суз дэ юк, улыма да анлата алмадым...Башыңны сакла, балам...
-
7 август 2022 - 19:14Без имениШундый матур язылган! Рәхмәт! Бу язманы күбрәк кеше укысын иде! Бәхетле гаиләләр дә күбрәк булыр иде...Ата белән бала
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.