Логотип
Язмыш

Язмышмы, тәкъдирме?

Самолеттан төшкәч, Зөфәр кулына йомарлап кар алды, күкрәк тутырып язгы һаваны сулады. Туган як һавасы! Нинди шифалы син! Тик озын-озак хозурланып тормады мосафир. Як-ягына каранып бөрешеп катты. Кешеләр аның ямалып беткән фуфайкасын, кәкрәеп каткан кирза итекләрен, төбе салынып төшкән киң чалбарын энә күзеннән үткәреп, мәсхәрәле елмаялар кебек тоелды. Хәер, хәзерге заманда кемнең кемдә ни эше бар? Зөфәр кебекләр белән урам тулган.

Менә ничә еллардан соң язган икән туган туфракка аяк басарга. Өметен өзгән иде бит инде ул. Ә ун ел элек, шул ук аэропорттан җылы якларга очканда, аннан бәхетле кеше булмагандыр.

Янында чибәр хатыны, кесәсендә яңа алынган дипломы, ташып торган көче-дәрте бар иде. Алда гел бәхет көтә кебек иде. Нигә, бәхетле булмадымы? Дипломы булгач, шәһәрнең авиация заводына биш куллап алдылар, смена җитәкчесе итеп куйдылар, ел да үтми фатир бирделәр. Хатыны да өйләре янындагы кибеткә сатучы булып эшкә урнашты. Аннан соң беренче уллары туды, икенчесе... Кешедән ким яшәмәделәр, фатир эче затлы җиһаз белән тулды, өскә-башка яңадан-яңаны алдылар, тамак ягын кысмадылар. Менә туган якка гына бер кайтып урарга вакыт табылмады. Баштарак әле ял йортына, әле диңгез буена чаптылар. Зөһрәгә ни, балалар йортында үскән кызга, торган җир туган җир иде. Менә Зөфәр үзе нык торып “кайтабыз” дигән булса, әллә кайтасылары да икән. Әнисе хаты саен кайтып күренүләрен сорап ялварды, оныкларымны күрми үләм, дип зар елады. Булмады, оныклары да киселгән икмәк хәзер, тәки курә алмый үләсе икән. Улын ничек каршы алыр инде менә, ничекләр күзенә күренергә? Үзеннән, барысы да үзеннән Зөфәрнең. Челпәрәмә китерде тормышын, гаиләсен пыран-заран китерде, арыслан балаларыдай ике малайны ятим итте. Юктан гына башланган кебек иде барысы да. Арыганнан дип эштән соң бер-ике чәркә шәраб тотып куюны гадәт итте. Тора-бара гадәткә кереп китте. Кисәтү артыннан кисәтү. Бераздан бөтенләй эштән үк чыкты. Аннан соң айнымады да инде ул, кул астына эләккән әйберләрен сатып бетерде, урам буйда очраган һәр шешәдәшкә ияреп китте. Тәмам түземлеге беткән Зөһрәсе аны бөтенләй ишектән кире борды. Кызган баштан аерылышып ук куйдылар. Шул чакта гына Зөфәр уянып киткәндәй булды, эчүен шып туктатты. Вакытлыча яшәгән иптәшеннән көтәргә дип юллык акча алды да, туган ягына кайтырга булды. Ә туган якта, район үзәгендә әле аны әнисе көтә. Ничек тә ике газиз җан тернәкләнеп аякка басып китәрләр әле. Эчмәскә генә кирәк. Менә ул хәзер Уфада. Моннан Караиделгә ерак түгел, самолет белән ярты сәгатьлек юл.

Зөфәр буфетта чәй чөмерде дә, билет алырга дип касса янына килде, арасына акча кыстырып паспортын кассир кызга сузды. Кыз аның документларын караштыргалады да, кире сузды.
- Егерме мең сум акчагыз җитми, бездә хәзер яңа тариф, - диде төксе генә.
“Егерме мең" дигән сүздән аның күз аллары караңгыланып китте. Инде үзен туган өендә дип күзаллый башлаган иде бит ул, әнисен күргәндәй булган иде. Их, сатарлык әйбере дә калмады ичмасам. Үз-үзен кая куярга белмичә уфтангалап, Зөфәр бербер артлы тәмәке суырды, тагын залга керәсе итте. Шул чак каршысында бер таза бәдәнле ир пәйда булды. Зөфәр читкә тартылды, ә теге үтеп китәргә ашыкмады, беләгеннән үк эләктереп алды.
— Кара, кара, эреләнгән күрше, сәлам дә бирми, — дип җилтерәтте аны теге таза ир.
Менә бу очрашу! Әнәс ич бу! Тез буе малай иде. Егет булган.

Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына дигәндәй, Әнәстән бурычка акча да сорап тора ала ич әле ул.
— Болай итәбез, — дип ашыкты Зөфәр кулга акча эләккәч, - мин
башта билет алып куйыйм әле. Син югалма. Сөйләшеп утырырбыз, әни карчык минем анда ни хәлдә? Син көт мине, ярыймы?
—   Зөфәр абый, ул... ни.. Шәмсия әбине дә әле генә икенче катта күреп калдым. Шәмсия әби... ни бит әле...
— Әни? Минем әнине әйтәсеңме? Ул нәрсә эшләп йөри карт башыннан кала буйлап? Билет алганмы икән? Кайсы тирәдәрәк утыра дидең?

Ике баскычка берне генә басып, Зөфәр өске катка талпынды. Ләкин әнисенә охшаган кешене күрмәде. Тик өченче мәртәбә үткәндә генә почмакка сеңеп, сәләмәләргә уралып утырган бер корткага игътибар итте. Урындык кырына тирән эчле галошларын салып куеп, гөбедәй шешкән аякларына кулындагы шешәсеннән нәрсәдер сөртеп булаша.
Тамагына нәрсәдер тыгылды, йөрәге туктап калгандай булды Зөфәрнең. Әнисе... әни... Хәле бетеп ул буш урынга килеп утырды. Әнисенең анда гаме юк, һаман шул аякларын угалый.
— Әни... — дип чак кына аның иңбашына кагылып алды Зөфәр, — әни, кара әле, танымыйсыңмы әллә? Бу мин... улың Зөфәр... Карчыкның йөзе дә узгәрмәде.
- Таныйм, улым, таныйм. Ничек танымыйсың ди үзебезнең мөселман кешесен. Беләм мин барыгызны да...
Зөфәр әнисенең алдына чүгәләп утырды.
— Бу мин бит, Зөфәр, Зөфәр, исеңә төшер әле... Син нәрсә эшләп монда? Дару-фәлән сөртәсеңме аякларыңа? — дип башына беренче килгән сорауларны тезеп китте фикерен җыеп ала алмаган Зөфәр.
— Һи, син моны әйтәсеңмени? — дип, тигез генә кеткелдәп куйды карчык. — Су бу, улым, җылы су, күрәсеңме, аякларым ничек шешкән. Акыллы кешеләр өйрәттеләр: һәр кич син аларны җылы суга тыгып утыр, шунда сызлавы кимер, диделәр. Кайдан алам мин монда җылы су аяк тыгып утырырлык? Ярый әле Мәрусә, аш биргән кыз, шешәгә тутырып бирә. Шуны әз-әзләп сөртәм менә.
- Нәрсә эшләп син монда соң? Өйгә нигә кайтмыйсың, Караидел- гә?- дип тавышын күтәрде Зөфәр. Кычкырыбрак әйтсә, әнисе яхшырак аңлар кебек иде.
- Ә, улым, син дә Караиделне беләсеңмени? Үзең шул якларданмы әллә? Бигрәк матур яклар, җаннарым өзгәләнә дә соң, балам, көненә әллә ничә кабат исемә төшереп елап алам. Бик тә кайтасым килә дә соң, кайтыр җирем юк бит минем. Өем янып китте бер уйламаганда. Өстемдә булган әйбердән башкасы бич янды, урамда калдым, әллә кайларда йөреп карадым, кәгазьләрең юк, шундый язу китер, мондый язу кирәк, диделәр. Хәзер улыма китеп барам мин. Синең кебек минем дә улым бар бит.
Күзләреннән яшьләр бәреп чыкты Зөфәрнең. Әнисенең тамырлары бүрткән кулларын битенә терәп кат-кат кабатлады.
- Мин бит ул синең улың, әни. Мин бит ул...
- Әйе, син дә улым. Тик минем уз улым бар шул. Ташкентта тора. Укыган, зур кеше. Авызымнан өзеп укытып чыгардым мин аны. Бер ялгызым карап үстердем. Әтисенә икенчеләр, яшьрәкләр кирәк булды. Мин баланы ташламадым, укыттым, кеше иттем. Нәчәлник ул хәзер, дөньясы бар яктан җитеш. Киленем дә фәрештә кебек. Тик менә хат кына сирәк язалар. Үзем барырга булдым менә. Бер әнисенә ничек тә урын табар. Акыллы, инсафлы бала ул...
Их, әни, әни, ярый әле танымыйсың син мине, дип офтанды Зөфәр. Бәхетеңнән, күңелеңдә яхшы улыңның сыны саклана. Юк, болай шыңшып утырып эш чыкмас, нәрсәдер уйлап табарга кирәк, тамагы да ачтыр әле аның.
— Син ашадыңмы әле, әни? — диде Зөфәр күз яшьләрен җиңе белән сөрткәләп.
— Ашадым, улым, ашадым. Түбәндә, буфетта, өстәлләрдә күп кала. Мәрүсә кызым чәйне жәлләми, теләсә күпме эч. Әллә синең ашыйсың киләме? Хәзер менә даруны сөртеп бетерәм дә, төшеп менәрбез. Анда барысы да минем танышлар.
Тукта әле, билетны кире тапшырырга була ич, самолетка кадәр бер сәгатьләп вакыт бар.
— Мин хәзер, әни, хәзер... — дип Зөфәр тагы кассага ашыкты.
Кочак тутырып ашамлыклар алып, Зөфәр әнисе алдына китереп тезде. Карчык рәхмәт укый-укый, туярын онытып ашады да ашады.
— Син, улым, акчалы гына күренәсең, хәер итеп бераз бирмәссеңме икән? — дип кулын аңа сузды. - Юлга акча җыям, улым янына китәм, Алла бирса.
Зөфәрнең йөрәге телгәләнде, их, берәр чәркә каплап куйганда күңеле тынычланып китәр иде китүен. Ярамый, бер авызына эләксә, тагын туктый алмый инде ул. Нәрсә аңа гына каныкты соң бу тәкъдир дигәнең. Хәер, ярга ыргытылган балык кебек күпме тырышсаң да, син күргәнне башка күрми инде ул...

Зөфәр буфеттан бер шешә хәмер алды.“Күп булмасмы,— дип куркып куйды ул бер чәркә каплап куйгач. - Иртәгә эзләргә калмасын”. Шунда әнисенең төргәгендәге акчалар исенә төшеп, тәмам тынычланды.
Бер әнисен кочаклап күз яшьләрен түкте Зөфәр, әле кемгәдер бармак янап, кычкырып-кычкырып сөйләнде.
— һи-и, без төшеп калганнардан түгел. Төкерәбез дөньясына. Минем кебек специалистлар җирдә аунап ятмый. Ялынып килерләр әле үзләре. Фатирны да бирерләр, биш бүлмәле фатирда гөрләтеп дөнья көтәрбез әле без синең белән, әни...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алкаш кайда да алкаш

    Хәзер укыйлар