Логотип
Язмыш

Ялгыз мин, берүзем...

Яшермим, ул көнне мин эчемнән генә нинди каты бәгырьлеләр, дип, Мәрвия карчыкның туганнарын сүгеп йөрдем. Нинди булса да, туган бит ул, янәсе. Уйлана торгач, аларны акларга тырышып, апалары «ачы» теле, кыланышлары  белән аларның да йөрәгенә мәңге кичермәслек яра ясагандыр, күрәсең, дигән фикергә килдем. Ни чәчсәң – шуны урырсың, дип юкка гына әйтмиләр шул...     


– Синең балаларың бармы? Бардыр, бик бәхетле күренәсең.
Яныма килеп утырган әбигә гаҗәпләнеп карадым да имәнеп киттем:
– Марина Сергеевна, Сез түгелме соң бу? 
– Нәрсә, танымаслык булып үзгәргәнменмени? – Аның күзләренә яшь бәреп чыкты да җыерчыклы битенә мул итеп ягылган пудрасы өстеннән юл ярып агып төште. – Үзгәрерсең дә...
Йа, Хода, кайчандыр бөтен деканатны дер селкетеп торган Марина Сергеевна  ләбаса бу! Аның «ачы теле»ннән, тәкәбберлегеннән институтның уку-укыту бүлегенә кереп йөрүче бар кеше, хәтта профессорлар да шүрли иде бугай. Без, ул әйтмешли, «бала-чагалар»ны әйткән дә юк инде.  

Мине 1980 елларның башына алып киткән уйларымнан аның әле дә шактый ук таләпчән тавышы бүлде:
– Мин моннан (без аның белән Казанның Бауман урамындагы «Чәй йорты»нда очраштык – Л. Ф.) ерак тормыйм, әйдә әле миңа, рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз. 
– Юк-юк, вакытым тар, башка вакыт, – дияргә ашыктым мин.

Дөресен әйткәндә, аның белән бер дә аралашасым килми иде. Беренчедән, чынлап та вакытым югырак. Икенчедән, теге еллардагы кыланышлары, һәркемгә диярлек, бигрәк тә тумышлары белән авылдан булган фән кандидатлары һәм докторларына «авыл гыйбадлары» дип кимсетеп каравы, шуны һәр сүзе, күз карашы белән искәртеп торуы кылт итеп искә төште дә тизрәк аның яныннан китәсем килә башлады. 
– Ашыкма әле, Алла хакы өчен ташлап китмә мине, сөйләш. Ялгыз мин, аңлыйсыңмы, япа-ялгызым, бөтен Казанында берүзем. Бер аралашыр кешем дә юк. Син бит гомеремнең бер кисәге, шуңа да бик кадерлесең, сөйләшеп утырыйк бераз.
– Ничек ялгыз? Ә Виктор Иванович? Кызларыгыз?
– Виктор Иванович күптән вафат инде. Кызларның берсе – Америкада,  икенчесе Испаниядә яши – ташладылар аналарын. Мин бит аларны картлык көнемдә таяныч булырлар, авырганда тәрбияләрләр дип өф-өф итеп кенә үстердем. 

Аның күз төпләрендә тагын яшь бөртекләре елтырый башлады. Аннары, урысчалатып, дөньяны, сәясәтне, ил җитәкчеләрен, депутатларны, кызларын сүгәргә кереште. 

Карале, моңарчы без аның белән гел татарча сөйләшкән икәнбез бит. Ул татарча беләме икәнни? Теге елларда гел урысча гына сөйләшә, берәрсе татарча сүз башласа, «не понимаю, говорите на нормальном языке» дип мыскыллы елмая торган иде.
– Сез татарча да беләсезмени? – дип сорадым мин, һаман теге чаклардан аерыла алмыйча.
– Белмәскә,  татар хатыны ич мин – Самат кызы Мәрвия. Лаеш районыннан. Ну, ничек, киттекме миңа? 
Миндә инде ашау кайгысы калмаган иде, котылу өчен генә телефон номерын сорап алып, тизрәк саубуллашу ягын карадым.
– Көтәм, килми калма, рәнҗермен, – дип кычкырып калды ул артымнан. 

...Мин институтка эшкә килгәндә (биографиямдә андый борылыш та булып алды) Марина Сергеевна, әй лә Мәрвия Саматовна, 40-45 яшьләр тирәсендәге бик хәтәр бичә иде. Озын буйлы, нечкә билле, чибәр. Бик модный киенә. Бизәнү әйберләре дә кыйммәтле иде аның. Хушбуе да французларныкы. 

Аның ире хәрби кеше – Татарстан хәрби комиссариатындамы, Казан танк училищесындамы, зур гына бер чин иде. Хәрбиләргә хас булганча, гаиләләре белән бөтен Советлар Союзын диярлек йөреп чыкканнар, Чехословакиядә дә, Германиядә дә, Ленинградта да яшәгәннәр. Мин аның белән танышканда кызларының берсе – университетта юридик факультетта, икенчесе 18 нче номерлы инглиз телен тирәнтен өйрәтүче дәрәҗәле саналган мәктәптә укый иде. 14 яшьлек бу кыз әнисе янына да еш кереп йөри һәм аның кебек үк үзен бик тәкәббер тота иде. 

Марина Сергеевна үзләренең чит илләрдә дә яшәүләре, иренең зур түрә булуы,  кызларының үтә акыллы, белемле, зәвыклы икәнлекләре, Горький урамындагы дүрт бүлмәле фатирлары, өр-яңа «Волга» машиналары, шәп йорт җиһазлары – Германиядән алып кайткан гарнитурлары, Чехословакиядә эшләнгән хрусталь люстралары, савыт-сабалары, Идел буендагы дачалары белән дә масая, безгә  даими рәвештә, гел шулар турында, әлбәттә инде, сездә боларның берсе дә юк, була да алмый, дигән тон белән сөйли иде. Бу турыда гел ишетеп торудан туеп бетсәк тә, аңа беркем каршы әйтергә базмый иде.

Мин ул институтта биш айга  якын гына эшләп алдым. Кайбер хезмәттәшләр белән әле дә элемтәдә торабыз. Ләкин, менә хәзер искә төшереп утырам, күпләрне телгә алсак та, Марина Сергеевнаны бер генә тапкыр да искә  төшермәдек бугай. Күрәсең, ул үзенең холык-фигыле белән күпләрнең җанына тоз салган булгандыр. Инде менә шундый очрашу. 
Ә беркөнне... аның телефоныма теркәлгән номерын ялгыш җыйганмын. Теге якта җавап биргәч, хәл-әхвәл сорашмау тәрбиясезлек булыр иде, сөйләшеп алдык. Ул шунда ук үзенә кунакка чакырды. Бу юлы журналист кызыксынуы җиңде, көннәрдән бер көнне мин аның фатирына килдем.

...Бизәнеп-ясанып, искерәк булса да, бик матур өй костюмыннан каршы алды ул мине. (Сокланып та куйдым, шушы яшьтә дә үз-үзен карап йөрткән ханымнар бик сирәк бит ул.) Ә өе шапшак, күптән инде ремонт ясалмаганлыгы да күренеп  тора. Йорт җиһазлары да теге еллардан калган. Кайчандыр ефәк тукыма белән обойланган диварлары инде төсен җуеп, ямьсезләнгән. 
 
Беркем белән дә аралашмады бит ул шул холкы аркасында. 

– Кызларның берәрсе яшәргә чакырмасмы яки бөтенләйгә кайтмасмы дип ремонт та ясатмыйм, җиһазларны да алыштырмыйм, игътибар итмә, – диде ул минем ни уйлаганымны сизгәндәй. Чакырмыйлар да, кайтмыйлар да, җир битләр алар. 
Өлкән кызыбыз Жанна башта Мәскәүдә яшәде, аннары Америка кешесенә кияүгә чыгып, шунда китте дә яшәп калды. Элинасы да аның янына киткән иде, аннан бер негрга кияүгә чыгып, Испаниягә күченделәр. Шул кара пәриеннән  бала да тапты. Инде күптән аерылыштылар, тик кайтырга теләми. Мине дә чакырмыйлар. Ә әниләре 15 мең сум пенсиягә яшәп ята монда. Хәер, яшәүмени бу, пенсиянең 6150 сумын фатирга түлим, 2 меңен социаль яклау бүлегеннән килеп йөрүче хатынга. Мин бит өй дә җыештыра, кер дә юа, үтүкли дә алмыйм. Ул хезмәтләр хәзер бар да түләүле. Безнең ил җитәкчеләре әнә шулай картларны талап байый, оятсызлар. Ә даруларга күпме кирәк! Үзең исәпләп кара: аннан күпме генә кала инде? Әллә нигә бер мәртәбә әнә  шулай «Чәй йорты»на барып, сыйланып кайтам. Хәзер йөрүләре дә авыр, аякларым сызлый, кан басымым югары, шикәр чире дә бар миндә. Мин үлгәч кайтырлар әле юньсезләр, фатирны сатып бүлешергә. 
– Яннарына кунакка баргалыйсыздыр бит?
– Элегрәк үзләре кайткалыйлар иде. Аларның кайтуыннан ни файда? Танышлары  белән очрашып, күңел ачып йөриләр дә, китеп баралар. Икесенә дә, ичмасам, фатирны ремонтлап калдырыгыз, диваннарны алыштырыгыз, дип карадым, барыбер сатасы бит аны, нигә акча әрәм итәргә, диләр. Минем тизрәк үлгәнне көтәләр, юньсезләр, ә мин үлмим бит әле, яшим. Ә үзем элегрәк берничә мәртәбә барып, икесендә дә яшәп карадым. Һи-и, алар белән яшәп буламыни? Тегеңә кагылма, монда барма, биредә алай итмиләр, болай сөйләшмиләр дип  акырып кына торалар. Фатирыңны сат та, монда күчеп кил, ди Америкадагысы. Без сине әйбәт пансионатка урнаштырырбыз, ди. Пансионат шул ук картлар йорты бит инде ул. 
– Үзләре белән яшәргә чакырмыйлармы? 
– Әйтәм ич, алар янында яшәп булмый, дип. Жаннасының янкие үзен шулкадәр тәкәббер тота, әйтерсең, без аюлар арасыннан килгәнбез. Әле өйрәтмәкче, тәрбияләмәкче була. Мине – теге елларда ук дистәләрчә илдә  сәяхәттә, кунакта булган офицер хатынын! Имеш, без яши, акча тота белмибез. Жаннаны да акча дип гел битәрләп тора. Тегене дөрес алмагансың, моны икенче кибеттән алырга кирәк иде, анда бүген ташламалы бәяләр, монысында бик кыйммәт, дип. Әллә мин килгәнне яратмый инде?  
– Ә кече кызыгыз чакырмыймы? 
– Аның негрдан туган малаен күрәсем дә, ишетәсем дә килми. Кыяфәтен дә, ашауларына кадәр яратмыйм. Фу!!! 
 
Кызлары да үзе кебек эгоист – алма агачыннан ерак төшми шул ул.

– Ялгыз да бик авыр ич үзегезгә. Туганнарыгыз бармы соң, йөрешәсезме? 
– Казанда да, авылда да сеңелләрем бар барын. Тик алар белән сирәк очрашабыз. Авылдагысы шыр надан, аның белән нәрсә турында сөйләшәсең.  Узган ел, фатирыңны сат та, монда кайт, бергә-бергә яшәрбез, ди. Яки үзеңә аерым йорт сатып алырбыз, әнә күршедә берәүләр сата, ди. Күрдем мин ул йортны. Мунча кебек нәрсә шунда. Ни бәдрәфе, ни ваннасы, ни җылы суы юк.  

Мондагысы фатирымны сатып, кечерәккә күчәргә киңәш итә. Шул акчага рәхәтләнеп яшәрсең, ди. Сатты ди, сатмыйни! Әле күптән түгел генә, миңа инсульт булгач, хастаханәгә малае хәл белергә килгән иде. «Әйдә, Мәрвия апа, фатирларны алыштырабыз, шуның хисабына без сине тәрбияләп торырбыз», – ди. Һе, ансат кына фатирлы булмакчылар. Булмый торсыннар әле, кызларым бар ич минем. Кайтырга уйласалар, кайда яшәрләр?
– Үзең ич, алар инде монда кайтмый, дисең. Ә сеңелләрең бик әйбәт киңәшләр биргәннәр ләбаса.

Кинәт Мәрвия ханымның тавышына тимер чыңы иңде, йөзендә теге вакыттагы кебек тәкәбберлек чалымнары баш калкытты. 80 гә җитеп килсә дә,  ялгызлыктан интексә дә, һаман шул тискәре холыклы Марина Сергеевна икән бу, дип уйлап куйдым мин. Чир китә, гадәт китми шул.
 – Әй син дә алар җырын җырлап утырма әле, ачу китереп. – Аның боеручан тавышы мине чынбарлыккка кайтарды. – Нәрсә, әллә телевизор карамыйсыңмы син? Үзебез карыйбыз, дип фатирларларын  алып, үз туганнары ничек төп башына утырта кешеләрне. 

Бәхәсләшеп тормадым, китәргә кузгалдым. Барыбер бу киребеткән карчыкка берни дә исбатлый алмас идем. Ул исә, тагын аз гына утыр инде, дип кулыма ук ябышты, тагын гап-гади карчык кыяфәтенә кайтты.  Чәй дә эчмәдек бит әле, дип, аякларын көчкә өстерәп, кухняга кузгалды. Мин,  аның кырку холкын белгәнгә, ул чәй әзерләп, чакырганчы дип, залда калдым. Шактый гына утыргач, янына чыксам, ул әле чәй куймаган, калтыранган кулларын угалап, елап утыра иде. 
Тиз генә чәй куеп, чәчелеп яткан дарулары арасыннан тынычландыра торганын сайлап, дару эчердем. Шактый  шакшы, таралып яткан өстәлен сөртеп, чәй әзерли башлагач, ул: «Минем сиңа чәй эчертергә бернинди сыем да юк икән бит», – дип каткан булка кисәкләре һәм суыткычтан искерә башлаган май, кибеттән алган кайнатма чыгарды. Ялгыш кына күзем төште: суыткычы буш диярлек иде. Мин исә үзем белән алып килгән күчтәнәчемне залга чыгып алып, ул аны эре генә кыяфәт белән бер читкә алып куйган иде, конфетлар һәм ул яраткан «курабье» печеньесын (теге заманнарда бик дефицит, «итәк астыннан» гына сатыла иде алар) өстәлгә куйдым. 

Ул тагын, һай, онытмагансың икән, рәхмәт сиңа, дип  елап җибәрде. Аннары, тынычлана төшкәч, ашыга-кабалана печенье белән чәй эчәргә кереште. Тискәре җавап ишетәсемне белсәм дә, күршеләрең әйбәтләрме, аралашасызмы, дип сорадым. Ул кул гына селтәде. Димәк, әйбәт түгелләр, дип нәтиҗә ясадым мин, моңа ышанмасам да.

Саубуллашканда аның йөзенә янә тәкәбберлек иңде, мине дә артистларча озатып калды. Мин тизрәк урамга чыгып, киң итеп сулыш алдым да: «И-и Ходаем, мондый көннәргә калдыра күрмә», – дип кат-кат кабатладым. Өйгә кайтып җиткәнче күз алдымнан бик авыр кино кадрларыдай очрашу мизгелләре үтте. Ә колагымда шактый вакыт аның: «Килеп йөр, озаклама», – дигән сүзләре яңгырап торды. 
Гаеплемен, башка аның янына бармадым да, шалтыратмадым да. Ләкин еш искә төшердем мин аны. Шалтыратып хәлләрен белешим дип талпынсам да, соңгы очрашуны искә төшереп, кире уйлый идем. Аның гел тискәре генә сөйләп торуы, беркем, хәтта балалары, туганнары турында да әйбәт фикердә булмавы, тәкәббер кыяфәт белән озатып калуы күз алдына килә дә телефонны сүндерә идем. 

Берәр еллап узгач, тагын ялгыш аның телефон номерын җыйганмын. Трубканы аныкына охшаган тавышлы, ләкин чит хатын-кыз алды. Мәрвия ханымны сорагач:
– Үлде бит ул, менә иртәгә җидесен үткәрергә җыенабез, – диде ханым. – Сез кеме аның, элеккеге хезмәттәшемени, бик әйбәт, ашына килегез, юкса кемне чакырырга да белмибез. 
Ханым аның сеңлесе Мәрзия булып чыкты һәм апасының кыланышларыннан зарланырга тотынды. Монысы да шундыйрак, ахры, үлгән кеше турында начар сөйләмиләр инде, дип эчтән генә уйладым да: 
 – Кызлары кайттымы? – дип сорадым. 
– Ю-юк, кая ул. Шалтыраттылар гына. Үзегез күмегез инде, фатирны саткач,  хисаплашырбыз, диделәр. 
– Мәрвия апа өендә үлдеме? Җан биргәндә янында кеше булдымы?
– Юк, хастаханәдә. Тагын инсульт булды аңа. Башта айга якын Һиндия апа белән чиратлашып карадык, балалар да дежур торгалады. Хәле әйбәтләнә башлагач, тагын телләшергә тотынды. Тегесе болай түгел, моны дөрес эшләмиләр, ашыгыз тәмле түгел, имеш. Тәмам гарык булып, без аны карап торучы (сиделка) ялладык. Аның тәүлегенә 1200 сум аласын белгәч, кычкырыша башлаган да, чираттагы инсульт булган. Сиделка аны караудан баш тартты. Нишлисең, тагын чиратлашып карарга безгә калды. Үлә алмыйча интегеп бер атна ятты. Рәнҗеткән кешеләренең каргышы, гөнаһлары  интектергәндер инде. Ай-һай, җан бирүләре авыр икән, җаным. 

Ул тагын ниләрдер әйтмәкче иде, мин: «Урыннары җәннәттә булсын Мәрвия ханымның», – дип, саубуллашырга ашыктым. Теге яктан: «Нинди оҗмах, ди, аңа,  тәмуг диген», – дигән сүзләре генә ишетелеп калды. 

  




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әйе, бар шул андыйлар, бик төгәл тасвирлагансыз. Алла сакласын тәккәберлек чирләреннән.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Узеннэн бар кешене биздереп бетергэн, балаларына кадэр. Авызы ни сойлэгэнен, колагы ишетмэгэн бит!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бокрене кабер генэ тозэтэ,дигэн мэкаль,шушы очракта кулланыла инде.Бик сирэк кеше генэ узенен характерны узгэртэ ала,характеры нинди булган,шунын белэн китэ,олыгайгач тагын да

        • аватар Без имени

          0

          0

          Олыгайгач тагын да койсезлэнэ андыйлар!Раббым,узен сакла!!!

          Хәзер укыйлар