Логотип
Язмыш

Вакыт – үзе дәва

Җәйнең еламсырап торган чагы: болытлар куерып, бар җиһан томанга төренгән, җиргә вак яңгыр сибәли. Тирә-якка таралган моңсулыктан күңелемне юатырга теләгәндәй, күзләремне яңгыр суларыннан җыелган күлдәвеккә яшерергә телим. Ләкин тормыш манзарасы мине үз хәятыннан читкә этәрәсе килми бугай; әнә, күлдәвектә дә игътибарымны җәлеп итәрдәй күренеш: тар гына сызык рәвешендә күренгән асфальт таштан “егылып төшмәгәем” диеп, сак кына атлап килүче кыз. Иң гаҗәбе бу түгел әле; каршыга шулай ук “суга төшмәгәем” диеп, кәс-кәс атлап килүче эттә иде хикмәт! Менә ун адымлык арада кыз һәм эт бер-берсе белән очраштылар. Кем кемгә юл бирер - аптырашта туктап калдылар. Эт исә, күзен челт-челт йомгалап, соры башын кызга карап бер күтәрде, бер төшерде. “Сикереп суга төш инде эт кисәге, аягыңа затлы туфли кимәгәнсең бит”, - дип, борын асты гына пошаманланды  янәшәмдә бер агай. “Болганчык суга сикермәс бит, эт җаны да үзенә кадерле”, - дип уйлап куйдым. Шул арада кыз, этнең үзенә юл бирмәвенә ачуланып булса кирәк, “пошел” дип кычкырды. Соры башлы җан иясе тагын да кыерсытмасыннар дип ахры, койрыгын кысып, күздән дә югалды. “Дөньялыкта яшәгәндә шундый хәлгә төшермә, раббым”, - дигән уйлар биләмәсендә мин троллейбуска юнәлдем. Кинәт шунда хәер сорашып утыручы урта яшьләрдәге бер хатынга күзем төште.

Соңгы вакытта урам чатларында еш очрый алар. Күземә чалынган бу бәндәләргә акча сузмый үтеп китә алмыйм. Ихтыярсызлыктан шундый түбәнлеккә төшмидер адәм баласы. Мин хатынга акчамны суздым, һәм бер мәлгә йөрәгем куырылып алгандай булды: аның ачык табак битле йөзе кемнедер хәтерләтте миңа. Янымнан гына троллейбус арты троллейбус уза. Ә мин әле һаман да хәтеремне барлап, тукталышта торам.
- Балам, тормыш суккан үзеңне, кайгы-хәсрәтең дә җитәрлек икән... - диде ягымлы татар карчыгы хәер сорашучы хатынга.
- Ялгыз гарип бала үстерәм, - диде хатын төксе генә.
Таныдым, шундый төксез, усал тавышыннан таныдым. Ни сәбәптер, язмыш менә икенче тапкыр әлеге хатын белән очраштыра мине. Тик икесендә дә аның көнкүрмеше мескен эт кыяфәтендә булуы гына аяныч...


* * *
Яшьтән үк бер-берсен яратып өйләнештеләр Зөлфәт белән Гөлсинә. Аларның яшьлеге минем күз алдында барды. Беркөнне төнен тулай торакның тәрәзәсенә кадәр (өченче катка!) менгән иде Зөлфәт. Гөлсинә хәтта аның белән ачуланышып озак кына сөйләшмичә йөрде. Янәсе, алай ярамый. Хәтеремдә әле: аларның арасына бер кыз да кереп маташкан иде. Зөфәрнең яратуы көчле булды: ул кызга әйләнеп тә карамады, ә гомерлек юлдашы итеп Гөлсинәне сайлады. Инде менә бергә яшәүнең унбиш елы узып та киткән. Алар аерылыштылар.
Ир белән хатынның аерылышуы... Инде гомер бакыена бергә булырга вәгъдәләр куеп кушылган йөрәк ни өчен көннәрдән беркөнне бер-берсеннән башка яшәүне кулай күрә икән? Бер тын алуда гына җавап бирерлек сорау түгел шул бу. Гомере буе бер-берсенә пар күгәрченнәрдәй сыенып яшәгән парлар да моңа тәгаен гына җавап бирә алмаслар төсле. “Яратуы шуның кадәр генә булган”, “Холкы туры килмәгән” - аерылышучылар турында тасвирламалар, әлбәттә, күптөрле. Әмма хыянәт аркасында бер-берсеннән аерылырга мәҗбүр булган парларның никадәр кызганыч һәм аянычлы булуын мин Гөлсинә язмышыннан соң гына андадым.


* * *
Авылга кунакка кайткач ире сүз башлады. “Мин инде күптәннән башка хатын белән яшим, баласы булырга тиеш”. Йөрәге өзелеп төшкәндәй булды Гөлсинәнең. “Соңга калып кайткан көннәре дә аз булмады бит. Ничекләр генә шикләнмәдем соң әле мин аннан?” — дип өзгәләнде ул. Кеше әйткәндә дә: “Ирем миңа хыянәт итми”, — дип тәкрарлый иде бит. Хәзер инде күпме генә сагаласа да, соң, кирәгеннән артык соң. Тора-бара Зөлфәт өйгә бөтенләй кайтмый башлады. Кайтса да, өс-киемен генә алмаштырыр китә. Иренең хыянәтенә ышанып бетмәгән җанының һәр сулкылдавы: “Дөрес икән, дөрес икән”, — диеп тибүеннән рухы кыйналуына чыдаша алмыйча мендәренә ятып, гарьләнеп елый иде ул. Берсендә Гөлсинә эчендә ташыган бар моң-зарын чәчеп калырга ашыкты. “Ничек син буйга җиткән ике кызыңны ташлап китә аласың? Оялмыйсыңмы аз гына булса да?” Сабырлык, бары сабырлык кына кирәк икәнен күңеле белән тойса да, йөрәк әрнүенә һич кенә дә чыдый алмады шул.

Көннәр үтә торды. Ул иренә тупасланырга башка җөрьәт итмәде. Итмәде генә түгел, мондый тупаслыкка үзендә көч таба алмады бугай ул. Иренең оятсызлыгы тәмам аяктан еккан иде аны. Кешенең өмете өзелсә, дөньяга да гаме югала икән. Дәшмәс, сөйләшмәс булды. Ләкин иреннән болай тиз генә җанын бөтенләй үк өзәргә теләмәде хатын. “Ничек кенә табасы икән аның сөяркәсен?” — дип хафаланды ул. Әйтерсең лә, аның яралы йөрәгенә бердәнбер дәва шуңа бәйләнгән: шул хатынны тапса — барысы да рәтләнер кебек тоелды аңа.

Беркөнне иртән торып иренең эшенә китте. “Ерак түгелдер әле, эшендәге хатыннарның берсе түгел микән аның сөйгәне?” — дип уйлады ул. Ире эшләгән кооператив оешмасында бары тик өч кенә хатын-кыз эшли икән. Шуларның берсе иреннән аерылган, гаиләсе, бала-чагасы юк. “Бәлкем, дөрестән дә, шулдыр”, — дип уйлады Гөлсинә. Адресын да тапты. Кичен өй янына килеп басты. Уе бушка чыкмады. Иренең машинасын күргәч, үз гөманының тәмам дөреслегенә төшенде. Ике катлы, менә-менә ишелергә торган агач баракның ишегенә кагылуга, аның уч төбен нәрсәдер кыздырып алгандай булды. Көнчелек тойгысы идеме бу? Әллә гарьлекме? Мондый түбәнчелеккә төшә торган хатын идеме соң ул? Ә хәзер үз-үзен аямыйча ят хатын-кызның, ире кочагында яткан хатын-кызның ишегенә кагылды ләбаса! Әллә кире чыгаргамы? Ни гаҗәп, кире атларлык та, өй эченә дә үтәрлек түгел иде шул аның хәле. Әмма эчтә янган ниндидер бер үҗәтлек кенә һаман саен аңа тынгы бирмәде. Ярый әле, шул арада ишектән ире үзе атылып килеп чыкты. Баскычтан күтәрелгәндә шәйләп алган, күрәсең! “Гөлсинә, зинһар кермә, вакыты ул түгел. Анда кунаклар бар, бер-ике көн үткәч, килерсең. Син мине үлемгә дучар итәчәксең”, — дип, коты алынып, күзләрен акайтып акланырга тырышты Зөлфәт. Нәрсә бу? Яисә кем бу? Нәрсә булган аның иренә? Нигә калтырана ул? Беравык тәмам аңсыз хәлдә басып торды Гөлсинә. Аннан, үз халәтенә кайтып, җан ачуы белән ирен этеп җибәрде дә, ишекне ачып, эчкә үтте. Гаҗәп, өйдә теге хатыннан кала бер кеше дә юк. Ул эчке бүлмәдә кер үтүкли иде. Беравык чакырылмаган кунакка, аптыраган кыяфәттә, төбәлеп карап торды. Тик соңыннан, эшнең нәрсәдә икәнен абайлап алганнан соң, илереп еларга тотынды. “Ул бит: “Мин гаиләсез, беркемем дә юк, мин үзем генә яшим”, — дигән иде”, — дип, акланырга кереште. Тик Гөлсинәнең никтер бу сүзләргә ышанасы килмәде. “Ялганлый, күрәләтә ялганлый”, — дип уйлады. Бер эштә эшләп, ул аның гаиләсе, кайдан килгәнлеге белән кызыксынмас идемени? Югыйсә, кадрлар бүлегендә бөтен белешмәне дә алырга була. Балалык яшендәге кыз түгел ләбаса инде ул?!

Зөлфәт белән бергәләшеп өйгә кайтырга дип ишеккә юнәлгәндә, әлеге хатын Гөлсинәгә ымлап, калтыранган тавыш белән: “Мин сезнең белән аңлашырга телим, берәр көнне очрашыйк әле”, — дип, каш асты гына елмаеп озатып калды.

Әлбәттә, төнге йокы йокы булмады. Ире аңа арты белән борылып ятты. Чит, чит иде шул инде Зөлфәт хатынның үзенә дә. Бер-берсенә тартып торган сихри көчнең тәмам юклыгына төшенде Гөлсинә ул төнне. “Яши алмыйм мин синең белән, йөрмә артымнан”, — диде ире дә. Әнә шул сүзе тагын да кыйнады хатынның җанын. Шулай да эчке тойгы гел үзенекен итәргә тырышты: “Иреңне җибәрмә, сакла яшьлек мәхәббәтеңне”. Шулаен шулайдыр, тик башыңа төшкәч кенә башмакчы буласың, диләр бит әле. Бу йөкне күтәрүе үтә дә авыр икәнлеген үз башыңа төшкәч кенә беләсең икән ул. Күршеләре ни әйтер? “Юньле булса, ире ташламас иде”, - диярләр бит зәһәр теллеләр.

Ире белән уртак тел таба алмады Гөлсинә. Күңелендә арлы-бирле килгән шаукымлы фикерләр, бәлки, минем бусагама алып килгәндер аны ул көнне. “Бер үзем генә бара алмыйм, икәү барыйк әле ул хатын янына. Сихерләгән ахры иремне. Ичмасам үземнекен әйтеп кайтырмын...” — диде ул.

Бермәлгә сүзсез калдым. “Әхлаксызлык була түгелме соң бу? Минем ни катнашым бар? Ир хатыны хатын булса, шулай йөрерме?” — дип тә ачуландым үзен эчемнән генә. Күңелем белән дустымның бу адымын һич кенә дә кабул итә алмадым алуын. Бу очракта сабыр булып, читкә китеп торудан да файдалырак гамәл булмавын андаганга, беркавым аптырап йөзенә текәлебрәк карадым. Үзгәрсә дә үзгәрә икән адәм баласы?! Ябыккан, кечерәеп калган гәүдәнең бөрешеп каршымда басып торуы йөрәгемне өтеп алгандай булды.

Агач басмалар буйлап югарыга күтәрелгәндә, үземне Гөлсинә урынында хис иткәндәй булдым. Кинәт аягымны хәлсезлек биләп алды. “Кеше хәсрәте өстендә бәхетле гаилә төзеп буламы? — Тәнем тетсенеп куйды. — Тәүбә, тәүбә!!!”

— Була, мин менә булдыра алам, — дигән җавап ишеттем мин өй эченә узгач, күңелемдә булган соравыма. Ханым бертуктамый сөйләп китте: — Синең кебек үк минем дә ирем хыянәт итте. Постельдә тоттым мин аларны бергә. Үч итеп яшим, дидем. Яшим! Син дә яшә! Кешенең актык “кусогын” тартып алырга да булдырам!

Гөлсинә, ни генә әйтсә дә, сүзләре бу ташкында күмелеп калды. Андый — чая, үткен дип әйтүем, түгел шул ул. “Көчле булса, менә монда, аның каршында утырыр иде микән бүген?” — дип уйлап алдым.

Китәргә дип коридорга чыктык. Кер элгечләрендә Гөлсинә иренең күлмәк-ыштаннарын күреп алды да, һич икеләнмичә, үрелеп җыя башлады.

— Ни эшлисең, синең ирең түгел инде ул хәзер, — дип, хатын зәһәрләнеп, Гөлсинәнең сумкасыннан Зөлфәтнең киемнәрен тартып алды. Шаккатым — Зөлфәтнең законлы хатыны диярсең! Көтелмәгән бу сүзләрдән Гөлсинә тагын да кечерәеп калган иде.

Икенче көнне үк Зөлфәтне әлеге хатынның энеләре килеп, “бармасаң, үтерәбез”, — дип янап, төп йорттан сеңелләре янына күчерделәр.

Гөлсинә урынга егылды. “Кайтса кертәм, яратам Зөлфәтне”, — диеп, гел кабатлады үзе. Бер ел түшәккә ята-торалый гомер кичерде ул. Ике багалмасы хакына, Аллаһы кодрәте беләндер, янә аякка басты. Яши башлады. Иреннән алимент та алмыйча, балаларны кеше итү хәстәренә кереште. “Акчам җитми”, — диеп, бурыч сорап, төтен саен йөргәнен хәтерләмим. Ике эштә эшләде. Гаҗәпләндем дә, шатландым да Гөлсинәнең көчле рухлы булуына. “Бәхетсезлек миебезне дә томалый икән. Аек акыл белән фикерләү турында сүзнең булуы мөмкин түгел”, — диеп, үткәннәрдә Гөлсинә турында булган ялгыш уйларым өчен үзем дә оялып куйдым.

Көннәрдән беркөнне ишек шакыдылар. Ачып җибәрсәм — Гөлсинә, янында бер ир кеше. Елмаеп басып торалар. Бергә яши башлагач, аларның тормышы тагын да рәтләнеп китте — өй җиһаз белән тулды, машина алдылар, Әлфинур (олы кыз) университетка укырга керде... Аларның бәхетле тормышы өчен сөенеп йөргән көннәрем иде минем...

Әмма тормыш манзарасы һаман да мине читкә җибәререргә теләми иде, күрәсең — юл чатында кешенең актык “кусогын” да кимерергә сәләтле хатын белән янә очраштым... Әйе, Зөлфәт бик күп тапкырлар килеп, ишегенә кагылды Гөлсинәнең. “Баласы тугач, күңелем өзелде”, — дигән иде дустым ул чагында. Элек бик зарыгып көткән Гөлсинә, ирне бусагадан үткәрмәде.

Авыр сулап куйдым. Нигә яздым соң бу хакта? Вакыйга күптән онытылган иде. Кеше хәсрәте өстендә бәхетле булу мөмкин булмавын әйтәсем килдеме? Алай гына түгел, бар хикмәт — суга төшмәгәем дип атлап килүче эттә иде түгелме соң? Гәрчә үзем — дөньялыкта нинди генә җан иясе булмасын — вакыйганы иң элек адәм сурәтендә иҗтиһад кылырга күнеккәнмен. Бу очракта урам әнчегенә әйләнгән әлеге этнең язмышы да үткәненә Һидаядыр, дим. Биниһая гөнаһ кылып йөргән адәм заты нәрсәсе белән кайтыш соң бу җан иясеннән? Җавап эзләп, җиһанга томырылган идем — әнисе итәгендә чарасыздан гаҗизләнеп утыручы бала күзләре минем күңелемне “айкады”. “Ни өчен? Ни өчен?” — дип, бәргәләнгәндәй тоелды миңа нарасыйның җаны. Анасы итәгендә бала җаны кыйнала түгелме? Тел, гамәлебез үзенекен эшли тора, дип әйтми, ни бәһа бирәсең?!

Хәер, барысына да вакыт — үзе дәва.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик гыйбрэтле тирэн эчтэлекле хикэя.

    Хәзер укыйлар