Логотип
Язмыш

Уйнап әйтсәң дә, уйлап әйт

Бу вакыйгаларга ипле ярты гасыр вакыт узлы. Әмма алар һич тә онытылмыйлар, туктаусыз күңел пәрдәсен чиртәләр...
 
Шуларның кайберләре белән уртаклашасым килә.
Сугыш вакытында мина 2 ел бригадир ярдәмчесе, 2 ел комбайнчы булып эшләргә туры килде. Июль башы иде бугай, колхоз идарәсенә чакырдылар да, болай диделәр: "Хәлне аңлатып торасы юк, радио тыңлыйсын, газета укыйсың. Уйлаштык та, сине бригадир ярдәмчесе итеп куярга булдык. Укуыңны да ташлама, әтиен сугыштан хайткач, безнең йөзне кызартырлык булмасын".
— Шулай бервакыт — бу көз башы иде — хатыннарны уракка өндәп йөрим.
 
Безгә каршы якта гына Шәрифулла абзый белән Минҗамал жинги яши. Дүрт балалары бар: Нәкыйп һәм тагын өч кыз. Иртәнге чәй вакытлары иде ахрысы, гафу үтенеп, жингигә гозеремне әйттем. Әмма, һич тә көтмәгәндә, җинги ут кебек кабынып китте. Мине түгел, ярсып ирен тиргәргә кереште. Ә Шәрифулла абзый, авызына су капкандай, эндәшмәде, тик утырды. Түзде. Ир кеше бит, ятлар алдында сүз озайтасы килмәгәндер. Минжамал жингинен авызыннан чәчрәп чыккан утлы сүзләре әле дә колак төбендә яңгырап тора:
— Масаясын, маена чыдый алмый башладың. Халык сугышта интегә — Сина да чират житәр әле.

Шәрифулла абзыйлар, берничә туган, бәхет эзләп. Саба районындагы бер авылдан Көньяк Урал итәгенә күчеп килгәннәр. Халык аларны кыска гына итеп "казанист" дип атады. Шәрифулла абзый озынча буйлы, кара чәчле, кара ашлы, коңгырт күзле чибәр бер татар иде. һөнәре дә әйбәт — тимерче. Халык аны бик яратты, үз итте. Белмәгәне юк, кирәк булса, тун да тегә, итек тә баса. Сугыш башлангач, МТС директоры Шәрифулла абзыйны үзенә эшкә алды. Бронь бирдерттерде. Ул, әлбәттә, Шәрифулла абзыйдан — берьюлы өч кешене алмаштырган заттан — бик уңды. Әмма Минжамал апанын сүзләре фәрештәләрнең “амин” дигән чагына туры килгән ахры. МТС директорын Уфага кинәшмә-семинарга чакырып алганнар. Гөнаһ шомлыгына, нәкъ әнә шул чакта Шәрифулла абзыйнын бронь срогы чыккан. Моны директор, мөгаен, белмәгәндер дә, чөнки анын башында мен уй ич. Кыскасы, район хәрби комиссариаты Шәрифулла абзыйны фронтка озатты.
 
—Авылдан киткәненә бер ай тулды микән, Шәрифулла абзыйнын үлүе турында хәбәр килде. Минжамал жинги елады да соң. Иптәш хатыннарына: "Уйнап әйтсәгез дә, уйлап әйтегез", — дип әйтә торган булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар