Логотип
Язмыш

Ул көннәрне искә кем алмас


Зыялы журналыбыз «Сөембикә»дән «Фельдшер язмалары»н укыгач, горурланып куйдым. Безнең хезмәтебезне дә хөрмәтләп, журнал битләрендә урын биргәнегез өчен зур рәхмәт! Үзем дә исемдә калган хатирәләрем белән уртаклашмакчы булам.
Балачактан табиб булмакчы идем. Сугыш еллары... Әти – сугышта. Без – әнинең ике баласы. Сугыш заманында сабыйлар да бик тиз олыгая – без дә әнинең терәге булырга тырыштык. Ревматизм дигән зәхмәт әниемне озак вакытка урынга екты. Төннәрен сызланудан сыкранып, ыңгырашып яткан әниемнең шешенгән аяк буыннарын көчсез кулларым белән угалап утырганда: «Елама, әнием, үсеп җиткәч, табиб булырмын, мин сине дәвалармын!» – дип, аны да, үземне дә юата идем. 

...Бондюгка (хәзерге Менделеевск каласы) юллама белән килдем. Ул елларда су юлын уңай санап, «Тихие Горы» («Озын тау») пристанена Сарапул шәһәреннән,­
бер сәяхәт тә булыр, дип юлга чыктым. Чулман суы тын гына ага; икенче караганда елга дулкыннарын кызгылт ярга бәрә-бәрә ташып чыга иде. 
Бу сулар мине туган ягым Әгерҗедән, яшьлек хыялымны чынга ашыру өчен, тормыш баскычына – «Озын Тау»га китереп куйды. Мине бистәгә менәсе биек баскычлар каршы алды. Миңа бу бормалы баскычлардан бары тик югарыга менәргә кирәк иде.


* * *

Районның баш табибы кушканга күрә, Сәйтәк авылы медпунктына «Москвич»ка утыртып кына китереп куйдылар. Тулай торак бүлмәсе дә шунда ук икән. Мин килгәч, күп еллар фельдшер булып эшләгән сугыш ветераны Антонина апа туган ягына китеп барды. Иң әүвәл пункт карамагындагы күрше авылларга җәяүләп барып, һәр йортка кереп, һәр авыру белән танышып чыктым. Мәктәп, фермалар да читтә калмады.

Кайсы авылда – трахома (практика үткәндә трахома күрергә туры килмәгән иде), кайсында – рахит белән учетта торучы балалар. Ә Сәйтәкнең үзендәге керәшен татарларының хәлләрен аңлап була: һәр йортта 5-6 бала, әниләре дә исәптә тора. 

Истә калганнарны берәм-берәм искә төшерү дә кызык. Иптәш кызлар клубка репетициягә чакырып кергәндә көн кичкә авышкан иде инде. Шул вакыт ишекне киң итеп ачып, Иван дәдәй Тараканов килеп керде. Күзен каплаган.
– Кызым, тизрәк ярдәм күрсәт!.. Тракторыма ремонт ясап бетерәм дигәндә генә күземә нәрсәдер кадалды, – дип, кушеткага сузылып та ятты.

Каушап калдым. «Бу гаять осталык сорый торган процедура, бездә күздән тимер валчыгын алу мөмкин түгел», – дип әйтүем булды: 
– Булдыр, кызым, ник айса (алайса) безгә брач булып килдең? – димәсенме?! 

Алай да кыюланып, Иван дәдәйгә ярдәм итә алдым – бу эшебез уртак сөенеч белән тәмамланды.


* * *

Бер килсә, килә икән. Күрше Татар Тәкәше авылыннан, иртәгә таңнан, иптәш кызым Наибә килеп керде. Күз-битләре кызарып шешкән. Бер карауда аңладым – бу очракта минем ярдәм генә җитми. Өстәвенә, холкы да бик үзгә. Ничек итеп әйтергә соң үзенә?
– Наибә, әйдә, икебез бергә район үзәгенә барып, күз табибына күренеп кайтыйк.
Җавап кискен: 
– Юк, бармыйм! Син дәвалыйсың, бер калын китабыңы укы да, дәвала! – дип, кистереп әйтмәсенме?!

Атна-ун көн уздымы икән, юлда машина көтеп торам. Район газетасында эшләүче Азат абый: 
– Бүгенге газетаны кайту белән укы әле, – дип, күңелемә ут салды.

Избачка (библиотекага) кереп, газетаны тиз-тиз карап чыктым. Рәхмәт сүзләре белән, Наибәм газетага мәкалә язып җибәргән икән.

30 елдан соң аның белән тагын очраштык. Кунакка килгән сеңлемне тимер юл вокзалына озатырга дип чыктым. Бер мөлаем хатын миңа берничә тапкыр якынаеп, әйтер сүзе бардай, елмаеп карый да, тагын узып китә. Бераздан кызы белән икәүләшеп яныма килеп: «Син мине танымыйсың да инде хәзер, – дип, кочаклап алды. – Кызым, менә бу врач апа – минем күземне саклап калучы! Син мине танырга тиеш!» Шулай елый-елый күрештек. Безнең халәтне аңлап, сеңлемнең дә күзләренә мөлдерәмә яшь тулды. Тиздән яныбызга пассажир поезды килеп туктады. Бу хатирә һаман да исемнән чыкмый...
Авыл фельдшерының хезмәте, кызганычка каршы, бик түбән бәяләнә. 


* * *

Кышның салкын бер көне – буран дулый да дулый. Пунктымда дару запаслары кимеп бара. Аларны һәрдаим тулыландырып торганда эшләү җиңел була. Ул дарулар безнең җилкәдә кайта. Бу юлы мин район аптекасына үзем генә киттем. Дарулар белән тулы йөгемне җиңел генә күтәреп, кайтыр юлга чыктым. (Хәзерге вакытлар белән чагыштырганда, машина дигәннәре юлда сирәк очрый.)

Җәяүләп кайтасы юлымны (6-7 чакрымны) киметә-киметә, әкренләп атлый тордым. Ашыгу кебек гадәтем дә, миңа юлдаш булгандай, адымнарымны тизләтте. Бондюг бистәсен чыгуга, юл ике тармакка бүленеп китә. Берсе – киң, трактор белән чистартылган, үзенә дәшеп торгандай тоела. Берни уйламыйча, шул юлны сайладым.

Аз гына барам да артыма борылып карыйм, берәр юлчы, йә булмаса, ат-машина күренми микән, янәсе. Юл бик озын булды. Көннең кыска вакыты, кояш баеп бара. Артка борылу юк. Тик, алга-алга дип, үз-үземә сүз биргәндәй, адымнарымны тизләткән булам.

Кинәт кенә ишелеп юеш кар ява башлады. Адымнарым әкренәйде, күз алларым чуалды, буран өермәсенә килеп кердем. «Бу синең адашу галәмәте», – дигән куркыныч уй башка килә. Ара-тирә еракта этләр өргән тавышлар ишеткәч, сөенеп тә куям. Авыл якын булса кирәк, дип, үземне юатам. Җилкәдәге йөгем дә авырайды, кулдагы күн перчаткалар юешләнеп, лыҗраеп беттеләр. Баштагы мамык шәл дә авыраеп, башымны артка каера башлады.

Аруым җиткәнен аңлап, юл читендәге салам эскертлә­ренә карап-карап алам. Ниһаять, башка чарам калмагач, якын кебек тоелган эскерткә таба кар ерып кереп киттем. Эскерт дигәнем борчак саламы булып чыкты. Үз-үземә куыш ясап, төнне шунда үткәрергә иде исәбем.

Күшегеп беткән кулларым белән чуалган борчак саламын йолкый алмасымны сизеп, әлсерәп, хәлдән таеп туктап калдым. Шулай да аякларымны тыгарлык бер чокыр ясап, кулларымны җиң очына тыгып, эскерткә сыенып утырдым...

Җитмәсә, башыма коточкыч уйлар килә: өшеп үлүне җиңел, диләр. Имеш, җылынып, тирән йокыга гына чумасың. Йокламаска, бары тик йокламаска! Ә йоклап кителгән... Кинәт ат пошкыруыннан сискәнеп, күзләремне ачсам, каршымда чаналы ат тора. Читтәрәк кемдер салам йолкый.
Авыл фельдшерының тормышы да, хезмәте дә — фронт сызыгындагы кебек. Ул һәрдаим көтелмәгән хәлгә әзер булып яшәргә тиеш.

– Абый, мин адаштым! – дип кычкыруымнан юлчы, куркып, хәрәкәтсез калды. 
Ул яшь кенә егет булып чыкты: «Скоро рассвет, я вас укрою соломой», – дип шаяртамы? Аңламадым.
– Мине, зинһар, калдырмагыз, мин – Сәйтәк авылының врачы, – дигән булам. 

Бу егет мине күтәреп чанасына утыртты, зур йонлач толыбын миңа бөркәп, аякларымны төрде.

Миңа елыша төшеп: «Сез кияүдәме?» – дип сораштырган була.
– Әйе, – дим. Алдыйм. – Ирем милициядә эшли, аэропортка килдем, ул Казанга очты...

Егетнең аты да тиз генә юырта алмый, юлга нык кына кар салган. Бу тынлыкта мин эчемнән генә дога укыйм. Мине исән калдырып, әниемне зур хәсрәттән саклап калган өчен, Ходайга шөкерләр әйтәм. Баласының япан басуда исән калганын Ходай әниемә белгертте микән? Ул берәр төш күрде микән? Ана күңеле – балада, баланыкы – далада, ди бит халык. Бу мәлдә баланыкы – анада иде.
Мин шуны аңладым: бу юлы исән-сау калуыма әниемнең догасы булышкандыр. Алай булмаса, буранлы төн уртасында бу ат мине алырга килмәс иде.

Урманнар ышыгында посып утырган кечкенә генә Рус Сарсазы авылының бер өенә кайтып кергәндә төнге сәгать берләр иде. Егетнең әнисе бераз аптырап калгандай булса да, ачык йөз белән каршылап, бер – миңа, бер улына карап алды. Миңа ишеттермичә генә үзара сөйләштеләр.
Әби, тимер мичкә ут салып, киемнәремне киптерде, кайнар чәй белән сыйлады. Әниләр кайда да бер икән! Аңа рәхмәтләрем, хөрмәтләрем зур булды.
Иртәгәсен егет идарәгә барып, бу хәлләрне «егерме биш меңче» итеп җибәрелгән колхоз рәисе Тактаров абыйга сөйләп биргән.
– Атны рөхсәтсез алуың өчен сиңа зур шелтә урынына рәхмәт кенә белдерәсе кала, – дип, рәис егетне сөендергән.
Иртәгәсен мине үзем эшли торган авылдан ат белән килеп алдылар. 

Мин кайтып җиткәнче маҗараларым авылга таралып өлгергән иде инде. Калку урынга урнашкан медпункт каршында шыгрым тулы халык – мине каршы алучылар көтә иде.


* * *

Тормыш иптәшем мәктәп директоры, математика укытучысы булгач, яшәү урыннарыбызны еш алмаштырырга туры килде. Бу, миңа калса, тәҗрибә туплар өчен җитди сынау булгандыр.

Район үзәгенә – Менделеевскига кайтып, химия заводының сәламәтлек саклау пунктында бераз эшләдем. Аннары ашыгыч ярдәм бүлегенә мөдир итеп билгеләделәр.

Казанда ашыгыч ярдәм станциясендә укып кайтып, җиң сызганып эшли башладым. Монда мине яңа кыенлыклар көтә иде. Машина паркында – иске УАЗ машиналары. Аларны ремонтлап изаланган, арыган шоферлар җайлы урыннарга китә. Хезмәт күрсәтү радиусы зурая. Авыл хезмәтчәннәренә ашыгыч ярдәм күрсәтү мөһим эш булып кала. Машиналарда рацияләр юклыгы кыен. Бу мәсьәләне уңай хәл итәр өчен озакламый сәбәп тә килеп чыкты. 

Бер көнне мине баш табиб Назир Мөхәммәев үз кабинетына чакырып: «Авырлык белән күндергән идем сезне бу эшкә, хәзер инде бүләк алырга җибәрәм үзегезне! – дип, Татарстан Сәләмәтлек саклау министрлыгыннан килгән телеграмманы күрсәтте. – Бу бит инде сезнең икенче бүләгегез була. Тырышлыгыгыз бушка китмәде. Кайтып, коллективыгызны да уңышлары белән котлап, Казанга юлга җыеныгыз», – диде.

СССР Югары Советы Президиумы Указы буенча бүләкләнүче медицина хезмәткәрләре белән бергә миңа да «Почет билгесе» ордены тапшырылды. Шуннан соң коридорда бу хөрмәттән айный алмыйча йөргәндә, минем белән бергә килгән баш табибның ярдәмчесе: «Бар, бөтен үтенечләреңне әйт! Иң элек, орден алырга килүеңне аңлат», – дип, бер бүлмәгә кертеп җибәрде. Шулай итеп, орден алырга барган җирдән медицина җиһазлары зоводыннан дүрт рация алып кайттым. Әйтергә кирәк, баш табибыбыз да безнең хезмәтебезне җиңеләйтергә тырышты – тиздән без ашыгыч ярдәм күрсәтергә яңа УАЗ машиналарына утырып җилдердек. Шулай итеп, мөдир вазифасын башкара торгач, унөч ел сизелмичә дә узып китте... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар