Логотип
Язмыш

Учак урыннары

Аяк астына утлы күмер салганнар иде бугай. Әйтерсең, шул күмер кисәүләре яланаягын яндырып-яндырып, өтеп-өтеп ала.
– Салкын кар нигә шулай пешерә соң?! 
Чолан ишегеннән чыгып, капкага барып җиткәнче уйлады бугай ул бу уен. Караңгы урамга аяк басканда аңа инде барыбер иде – тирә-юньдә әллә төкерек җиргә төшмәслек салкын кыш, әллә эссе җәй. Барыбер... Тизрәк барып җитәргә генә кирәк. Барып җитәргә дә, барсын да онытырга, югалырга...
Юка күлмәктән, яланбаш, яланаяк килеш буш урамнар буйлап йөгерде. Тирә-күрше тәрәзләрнең берсендә дә ут алынмаган, әле һәммәсе дә йоклыйлар. Хәер, кеше күрсә нәрсә әйтер, дип уйламады хатын. Ул инде бернәрсә хакында да уйламады. Баш миенең әллә кайсы бер почмагына кереп оялаган «нигә?» дигән сорау гына бертуктаусыз зеңгелдәп барды. Төн чыкканчы бәке өстен капларга өлгергән бозны яланаяклары белән ватырга азапланганда да башында гел шул сорау бөтерелде. Нигә? Нигә?! Нигә?!! Аннан боз шартлап ярылды һәм хатын дөрләп янган учакка таба атылды...



Себер татарларының сөйләмен гомеремдә беренче генә ишетүем булганга, мин ул бәеттәге вакыйганың нәрсә турында икәнлеген бөтенләй аңламадым, дисәм дә була. Оятыма каршы, хәтта бәетнең исемен дә отып калмаганмын. Ә менә моңын... Ул үзәк өзгеч моң колак төбемдә әле озак яңгырар. Сагыну, сагыш кебек хис кенә шушылай тоташ моңнан торадыр, мөгаен. Аерылу, югалтулардан соң гына кешенең җаны шушылайлар итеп өзгәләнәдер. Бик-бик юксынганда гына аның күңеле шулай сулыгып-сулыгып сызлыйдыр. Сәхнә түрендәге сылу ханымга карап шулай уйладым. Үзе мөлдерәмә моңдыр, сагыштыр, үзәкләрне бу кадәр өзмәс иде, югыйсә. (Алга китеп булса да әйтми түзә алмыйм – ялгышмаганмын. Меңнәрчә чакрымнар узып, аны күрергә дип килмәсәм дә, мин бу юлга үзем дә белмичә, барыбер аны очратырга, шушы язмышны ишетергә дип чыккан булганмын, күрәсең.)
Без башта Әлминур белән (безнең якта бөтенләй очрамаган исемендә дә ниндидер якты моң бар кебек тоелды миңа аның) бик озак кына бәетләр турында сөйләштек әле. Соңгы елларда Себер татар авылларының берсеннән-берсенә йөреп, әби-бабайлар янында кичләр утырып, бәетләр җыйган ул. Әлминур танышырга өлгергән ул карт-карчыклар инде әкрен генә, тыныч кына соңгы юлларына китеп  барганнар, ә алардан откан бәетләр әнә бүген дә яши.
Шулар янына тагын сиксәнләп җыр һәм мөнәҗәтләрне дә кушсаң... Себер татарларының фольклорын Әлминур кадәр белүче Төмәндә тагын бармы икән әле?!
– Безнең бәетләр моңлы шул алар, – ди ул. – Себердә моң киңлек эзли. Калын-калын урманнар эченнән, биек-биек агачлар арасыннан үтә, күл камышларына кереп адаша. Менә күрәсеңме...
Ул әкрен генә көйли башлады:
Агыйделкәй кичтем, итегем чиштем,
Тал басмага басып су эчтем...
Мин аның күңел түреннән күтәрелгән моңның зурлыгына-тирәнлегенә кабаттан хәйраннар калам. Зәйнәп дигән кыз турында икән бу бәет. Җан сөйгәне белән кавыша алмый кан-яшь түккән кызны жәлләп, күзгә яшь тула. Кинәт     бик-бик моңсу булып китә. Сүзне башкага борырга уйлап, телемә килгән беренче сорауны бирәм:
Ә балаларың бармы, Әлминур? Ничәү? – дим.
Нишләп булмасын, бар, – ди ул. – Алтау!
Ялгыш ишеттем бугай, дип, кабаттан сорыйм.
Алтау, – дип елмая ул, – биш улым, бер кызым бар.
Ә ирең кем? Җырчы хатын-кызга гашыйк булса да, ир-ат аның сәхнәләрдә түгел, үз алдында биеп-җырлап торганын гына ярата бит ул. Синеке ничегрәк?
Нәрсә булганын аңларга да өлгермәдем. Әле генә елмайган күзләр мизгел эчендә үзгәрделәр.
Бу михнәтләрне күргәнгәчә,
Нигә генә туып, ник үстем?
Бая, Зәйнәп бәетенең соңгы юлларын көйләгәндә дә күзләре шушылай сагышлы, моңлы иде аның. Ә йөзендә... Юк, юк, мескенлек түгел (һич тә мескен түгел иде ул!) ниндидер мин әле аңламаган горурлык һәм... сабырлык иде аның йөзендә.
– Ирем... Ирем – киявем инде ул хәзер минем.
Мин, әлбәттә, бернәрсә дә аңламыйм. Ә ул мондый аптырашлы карашларны инде күп тапкырлар күргән булса кирәк – минем гаҗәпләнүемә дә гаҗәпләнми. Гап-гади нәрсә әйткәндәй өстәп куя:
– Сеңлемнең ире ул хәзер. Бертуган сеңлемнең...
Якын кешеләренең хыянәтен кичергәннәр, гадәттә, үз-үзләренә бикләнәләр. Йөрәктәге яраларны вакыт кына дәвалый шул. Язмышның сындырыплар сыный торган ул сынавы хакында сөйли, сөйләшә алу өчен еллар узу кирәк бугай.
Әлминур өчен гомернең авыр ул чоры артта калган. Җандагы кан саркып торган җәрәхәт урынында җөй хәзер. Яра ябылганга карап, авыртуы, әрнүе кимегәндерме, юктырмы, анысын инде үзе генә беләдер. Мин аның башыннан үткәннәрне сөйләвен бүлдермичә тыңладым.
...Себердә «саз авыллары» дигән авыллар бар. Тирә-юне үтә алмаслык сазлыклар, күлләр белән уратып алынган коры җир кисәкләренә урнашкан авыллар бу. Кар төшеп, боз катканчыга кадәр алар зур дөньядан аерылып торалар. Ә халык яши – балык тота, ауга йөри һәм... кыз урлый. Әйе, әйе, саз авыллары турында сөйләгәндә, «анда кыз урлыйлар», дип әйтми калмыйлар. Әлминур да саз авылында туган. Гаиләдәге сигез баланың берсе ул. Кечкенәдән җырлап, гармунда уйнап үссә дә, мәктәпне тәмамлагач... тракторчыга укырга китә. Ике-өч ел чәчү чәчә, ә кичләрен авыл яшьләре белән клуб сәхнәсендә концертлар куя. Күрше авыл егете Юра (себер татарларында мондый исемнәр еш очрый) үзләренә концерт белән килгәч күрә аны. Ошатып кала. Военкоматка юл Әлминурлар авылы аша үтә, егет барганда да, кайтканда да кыз турында сораша. «Йөрер идем мин аның белән», – ди. «Ул мәэзиннәр нәселеннән, яхшы кеше баласы, теләсә кемне үзенә якын китерми, вакытыңны юкка үткәрмә», – диләр аңа. Армиядән ике-өч хаты да килә әле Юраның. Кыз җавап бирмәгәч, язудан туктый аннары. Тик егет барыбер өметен өзмәгән, күңелен кыздан сүрелдермәгән булып чыга – солдаттан кайтуга беренче эш итеп Әлминурны урлый.
Чәч толымыннан кровать башына бәйләп куеп, өч көн биктә тоталар аны. Дүртенче көнне, «инде язмышы белән килешкәндер, качарга уйламас», дип, Юра Әлминурны алып, аның әти-әниләре янына китә. Ишектән керүгә кыз: «Апам, мин калам. Ул миңа тимәде, өч көн буе биктә генә утырдым», – дип, олы апасының кулына барып ябыша. Тегесе сеңлесенең авызын да ачтырмый: «Син нәрсә, авылда Сәгьдәттиннең кызы кыз булып үсмәгән, дип сөйләсеннәрме?!»
Ул иренә озак ияләшә, ияләшкәч, ярата башлый. Бөтен нәрсә – уйлар, хыяллар, гомерләр икегә бүленгән теге көнгә кадәр... Ул көнне Әлминур ирен, әнисе үлгәннән соң, алты яшеннән үз балалары кебек тәрбияләп үстергән бертуган сеңлесе белән тота. Беренче тапкыр гына түгел икәнлекләрен шунда ук аңлый. Куркуның, фаш булуның нәрсә икәнен күптән оныткан болар.
Ул төнне Әлминур керфеккә-керфек какмый. Елый да елый. Ә таң алдыннан, кискен карарга килеп, ишеккә таба атлый. Әнисенең аяк тавышына унөч яшьлек олы улы уяна.
– Кая барасың, әни? – ди ул аптырап.
– Китәм, улым...
– Китәсең? Ераккамы? Ә кайчан кайтасың?
– Еракка китәм, улым... Йорт салып, алмагачлар утыртып сезне анда көтәрмен... Сез дә килерсез, тик хәзер түгел әле, соңрак, күпкә соңрак...
...Хатын дөрләп янган учакка таба атлый. Тик төн эчендә шактый калынаерга өлгергән боз бирешергә теләми – Әлминурның кулын, аякларын кисә. Бөтен тирә-юнь, су өсте кан белән тула. Ничек кенә бәргәләнсәң дә, балтасыз бәкенең авызын әлләни зур ача алмыйсың – бер иңбашы керә бәкегә, икенчесе юк. Җан ачысы белән хатын соңгы тапкыр талпына... һәм шул вакыт ниндидер көч аны өскә таба күтәрә. Нидер сизенеп улы әтисен уяткан икән...
Иртәгәсен ире белән сеңлесе өйдән чыгып китәләр. Омски ягына.
Әлминур өч көн, өч төн утырып уйлый. Нишләргә? Инде нишләргә? Буласы эш булган. Алар инде өч ел ир белән хатын булып яшәп ятканнар. Авыл халкы да шикләнгән, ә ул берни сизмәгән. Кем белә, өч ел элек, ундүрт яшьлек чагында, бәлки, бу хакта апасына әйтергә сеңлесенең йөрәге җитмәгәндер. Бәлки, аны Юра куркыткандыр, коточкыч серне чишәргә ул үзеннән унсигез яшькә өлкән җизнәсеннән өркегәндер? Хәзер инде аңа унҗиде. Ул инде ир тәмен белгән, аңа ияләнгән. Дөрес, башта ул авылдан ялгызы гына чыгып китәргә тели. Юра җибәрми.
«Барысын да шулай калдырыйк», – ди Юра. «Ничек?» – дип аптырый хатыны. «Син үз урыныңда, сеңлең – үз урынында». Ир бу еллар эчендә ике тормыш белән яшәвенә шулкадәр күнеккән, ул аны гайре табигый нәрсәгә дә санамый иде.
«Мин оят эш кылмадым, – дип уйлый утыз дүрт яшьлек хатын. – Йөрәгемнән өзелеп төшкән алты җимешем бар. Мин алар хакына яшәргә тиеш».
Себердә законнар кырыс – иртәгесен үк Әлминурның туганнары җыелып киләләр. Абыйларының барысының да кулында мылтык. «Әйт, кайда алар, икесен дә үтерәбез», – диләр. «Юк, – ди хатын. – Йөрәк ярасы үтәр, ә сез кеше гомерен өзәрсез. Аннан үзегез төрмәгә эләгерсез. Балаларыгыз алдында ни дип җавап бирермен?»
Тирә-күршеләр, авылдашлар ирен судка бирергә өндиләр. «Башы төрмәдә чересен», – диләр. «Юк, – ди хатын. – Улларым бервакыт: «Син безнең әтине төрмәгә илтеп тыккансың», – дип, үземнән йөз чөерсәләр нишләрмен?» «Ир – әйбер түгел, – ди ул. – Ул да җан. Күңеле башкага төшсә, алты түгел, уналты балаң булса да, тотып кала алмыйсың аны».
Йөрәк януларын басар өчен, кеше-кара торганчы, иртән-иртүк елгага төшеп бозлы су белән битен юып менә дә, ил-көнгә башка чыгып күренмәскә тырыша Әлминур. Сигез-тугыз ай узмыйча, кибет юлына да бармый. Әйтерсең лә, тере килеш тәненнән җанын суырып алганнар.
Уйларның очы-кырые юк. Өй тулы ир бала. Никадәр генә каты куллы булырга тырышсаң да, әни кеше барыбер әни кеше инде ул. Малайларга ата кирәк. Иренә: «Балалар янына син кайт торырга, өйдән мин чыгып китәм», – дип хәбәр салулары әллә аңа җиңел булган дисезме? «Сеңлем урынында башка берәр хатын булса, улларымны ышанып калдырыр идемме, юкмы, белмим», – ди ул бүген.
– Ә Инәч бит аларның апалары. Балаларыма карата ул каты булмас, дидем. Юлиямне, төпчегемне генә үземә иярттем. Булган хәлдән соң әтисе янында кызымны хәтта бер көн дә тота алмый идем.
Ана кеше өчен иң авыры – балалардан аерылу. Әлминур моны да кичерә. Хәер, улларын уйлаганда йөрәге хәзер дә әрни аның. Андый чакларда ул үзен: «Әтиләренә калдырып ялгышмаганмын. Мин генә аларны кеше итә алмас идем. Берәрсе кыек юлдан китсә дә, үземне-үзем мәңге гафу итмәс идем», – дип юата.
Өч улы инде өйләнеп, өчесе дә йортлар салып башка чыкканнар. Дүртенчесе авылда кибет тота. «Кайт», – диләр, һәркайсы әниләрен үзе янында торырга чакыра. «Без кышка бишәр поши атып, итен күршеләргә өләшәбез, ә син анда «куриный кубик» ашап яшисең», – диләр.
Үзләренең сазлык эчендә утырган ул авылларыннан шәһәргә Әлминур көтмәгәндәрәк китә шул. Ире белән сеңлесе балалар янына кайткач, кызын алып ул күрше урамдагы ялгыз бер әбигә өйдәш булып керә, клубта эшли башлый. Бар да күз алдында. Бер очрашмасаң, бер очрашасың. Искә төшереп, яраңа тоз салып, төрттереп торучысы да җитәрлек. Йөрәген учына кысып яшәгән булыр иде инде шулай. Берсендә авылга Төмәннән концерт килә. Артистлар алдында бер генә җыр җырлый Әлминур. Җитәкчеләре хатынга уйларга да урын калдырмыйча: «Шәһәргә киләсең. Синең урының анда», – ди.
Каланыкы булганнарына унөч ел. Кызы тулай торакның кечкенә бер бүлмәсендә буйга җиткән. Себер татарлары фольклоры буенча галимнәрне көнләштерерлек материал туплаган Әлминурга фатир бик тиеш тә... «Сорамыйм, – ди ул. – Монда яшәп калырга күңелем юк».
Ә кайтырга... Теге көнне, теге иртәдә йөрәгендә дәртләп кабынган утлы ялкынның сүнгәне юк лабаса. Ул һаман да учак өсләреннән атлый. Коточкыч чынбарлыктан качарга теләп бәкегә таба йөгергәндәгечә. Аяк астында әле дә утлы кисәүләр көйри. Берәү булса, янып, көл-күмергә калыр иде моңарчы. Ә ул әнә җырлый:
Сандугачлар басып сайрый 
Идел камышларына.
Такма тәңкәң – йөрәгем яна,
Тәңкәң тавышларына.

Казан –Төмән–Казан.

P. S. Әлминурның сеңлесенә әлегәчә үз сабыен сөяргә насыйп булмаганын әйтмәгәнмен. Күп тапкырлар буйга узса да, кайсы баласы төшкән, кайсысы туып та яшәмәгән аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    И,Ходаем нинди кызганыч яэмыш!!!!!!!!!!!!!!!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кеше бэхетен жимереп бэхетле була алмыйсын шул...картлык конендэ нэрсэ курэселэрен белми эле алар...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Туганчы язмыш мангаена языла дилэр .Ходаем узе сакласын инде.

        • аватар Без имени

          0

          0

          "Курэсен булса керпе тотып ашарсын" дилэр...

          • аватар Без имени

            0

            0

            Балаларын калдырып китуен генэ анламадым.

            Хәзер укыйлар