Логотип
Язмыш

Тәзкирә

Яшәү үзәненнән салмак-ипле генә аккан елга сыман имин-җайлы, хәсрәтсез яшәүне насыйп итмәгән аңа язмыш. Хәер, башта Тәзкирә атлы кыз бала якты дөньяга аваз салган елларга борылып бер күз сирпеп алыйкчы. Туган вакыты — 1917 сәнә, 23 февраль. Шаукымлы еллар. Ул әле игез сыңары да. Ә игезәкләр үзләре үк табигатьнең мәңгелек сере-табышмагы түгелмени?!  Могҗиза, символларга ышанмыйм, дисәң дә... 
…Сарман ягының Янурус авылы мулласы Җамалетдинның җиләк кебек пешеп кенә өлгергән чибәр кызы Рабигага Шәмсетдин улы Сәяхетдиннән яучы килә. «Ефәк кебек кыз мажик баласына әрәм», дип фикер йөрткәндер ихтимал: «Кызыбыз әле бик яшь», — дип, абыстай димчене кире бору җаен таба.  

Ярый, хуш… «Тиң түгелен дә белдем, өзелеп сөйде яшь күңел», дип җырлагандырмы Сәяхетдин, бүтәнчә юанганмы, ул кадәресе безгә караңгы, Шәмсетдиннекеләр озын-озак, уйлап тормыйча, улларына Саҗидә атлы кыз ярәшәләр. Саҗидә-килен тугыз айдан тупырдап торган ир бала китерә дә… күзләрен мәңгелеккә йома. Ир кеше янә Рабиганы соратып яучы җибәрә. «үксез бала өстенәме?  Юк,  бул­мас!» — дип кырт кисә абыстай. Димчесе дә үҗәтнең үҗәте икән, сүзен сүз итмәгәнгә гарьләнепме: «Язмышында язылса, ризыгы шунда булса, хатын өстенә бирерсез, абыс­тай…» — дип утка май сибеп куя. әмма абыстай әлегә кыя таштай нык тора, бирешергә уйламый да.

Сәяхетдинны Мәрфуга исемле кыз белән никахлаштыралар. Тик…  хатын сырхаулап китә. Яшьтән үк саулыкка туймаганмы, чир йоккандырмы, хаста булып урынга ук егыла. Ни кылырга? Илдә булмаган эш түгел дип, яшь мулланы өйләнергә үгетлиләр. Бу юлы яучы-димчегә ышанмый, карт хәзрәт хозурына ул үзе килә. Һәм җефәк кебек Рабига авыру хатын өстенә яшь килен  булып төшә. Галимҗан ул чакта җиде айлык  була, үксүенә түзмичә кыз күкрәген каптыра Рабига, бала елаудан туктый. «үги икәнен белми дә үсте», — дип сөйли ул соңрак Тәзкирәсенә. 

Рабига апа дүрт бала китерә, олы кыз Газизә тәпи басуга игезәкләр — Тәзкирә белән Мисбах, аннан төпчекләре Тәүхидә туа. Зур гаилә, бөтен эш килен өстендә… Хәер, Сәяхетдин, мин мулла, атка печән кем сала, дип тормый, тырыш, уңган ир икәнлеген раслап, көнне төнгә ялгап эшли. Абзар тутырып мал-туар асрый, яңа йорт җиткезә. Бакча утырта. Шалкан, кыяр гынамы, авыл халкын шаккаттырып, кавынга кадәр үстерә. 

Ләкин дөньяның астын өскә китергән октябрь инкыйлабы гөрелтесеннән соң, үзәккә үткән егерме беренче елгы ачлык йорт хуҗасын аямый. Бәла ялгыз йөрми диюләре хак, Сәяхетдин артыннан ук атлары егылып үлә. Биш бала белән тол калган Рабига өстенә сынауларның ачыдан-ачысы өелә. Әле яше дә тулмаган Тәүхидәсе үкенечле үлем белән, янып үлә. Кулак дип хәллерәкләрне авылдан сөрү сәясәте башлана. өеннән куылгач, гаилә мунчада яшәргә мәҗбүр. Йорттагы мал-мөлкәтне талап бетерәләр. Элекке хуҗалар өлешенә замазка белән ябыштырылган берәр тәлинкә тия. Ярлы-ябагай тырыша: Икрам исемле адәм Мисбах-бала өстеннән абыйсының тунын умырып-йолкып, салдырып ала. Рабига апа бу хәлләргә исе китеп: «Болар бәрәңге чәчәргә чыкканда безнеке чәчәктә утырыр, уталган, өелгән булыр иде. Ялкау-йолкыш төзегән бу колхоз бәрәкәт китерерме?» — дип әрнеп, ирен тешләүдән уза алмый. Сыерны җитәкләп алып чыгып киткәч тә сөт салымыннан котылу юк. Алтмыш пот сөт түлисең бар дип, районнан килгән вәкил өстәл суга. «Каян алып түлим? Алты йомрысын табар җирем дә юк ич», — дип күз яше түккән ана хәсрәтен кем күрсен?! Бу михнәт-газаплардан котылу юлы бармы?! Укырга, дигән төпле фикергә килә Тәзкирә. җәяүләп алтмыш чакрым ераклыктагы Алабугага китә, педагогия техникумына имтиханнар тапшыра. Кара сакалың кая барсаң да артыңнан калмый шул. Гыйлем алырга теләк, белемгә хирыслык, имтиханыңны яхшы билгеләренә тапшыру гына җитми, социаль чыгышың хакында белешмә кирәк. «Әти үлгән, чыгышым билгеле түгел». Сүзгә ышана торган заманмы?! Укыйм дип, шатланып йөргән Тәзкирәгә кайтып, колхоз эшенә җигелүдән бүтән чара калмый. Икенче елны ныграк әзерләнеп Минзәләдәге фельдшер-акушерлар әзерләү мәктәбенә имтихан бирәм, дип юана. Анда унҗиде көн дә укырга өлгерми, кабат куыла. Ике елы югалдымы?! Өметсез — шайтан, диләр. өченче елны ул Казанга китә һәм педагогия техникумына керә. һәм янә шул ук хәл… Гаебе — мулла кызы икәнлеге ачыклануга уку йортыннан китәргә мәҗбүр. Казанга дүртенче елны да килә ул, тегү фабрикасының һөнәр мәктәбе — ФЗегә керә, тырышып-тырмашып декабрь аена кадәр укып йөри. Нихәл итәсең, бәла аяк астында, дигәннәре хак булгач… Бу юлы да кыз язмышын гади очраклылык хәл итә. Йомыш белән Казанга баручы туганы аркылы  Рабига түти кызына күчтәнәч җибәрә. Тәзкирәне эзләп таба туганы. Тулай торакта кызлар дәрес әзерләп утырган чакка туры килә. Ап-ак урын җир, матур итеп җыештырылган караватлар, өстәл, урындыклар… Бүлмә җылы, чиста. Авылдан туңып килгән абый кешенең шатлыгы эченә сыймый, әтәч булып кычкыра. «Тәзкирә туганым, җәннәт бит бу, кадерен бел, тырышып укы!» — дип үгет-нәсыйхәт бирергә тотына. Шунда туктаса ни әйтер идең дә, беркатлылыгы белән: «Менә бит, мулла кызы дип тормаганнар бер дә! Алганнар үзеңне!» — дип тә ычкындыра. Ахыры нәкъ элеккечә — фаҗигале тәмамлана. Югалган дүрт ел гомерне жәлләргәме, үзенме?! Тагын авылга кайта. Ягулык өчен торф кисү, иң авыр эшләрдә изелү. Җиткән кызга күз аткан егет-җилән дә аз түгел. Әмма һаман мулла кызы икәнен искәртеп көлү-мыскыллау үзәкне өзә. Яшьлеккә хас уен-көлке диясе генә дә бит, ник күзгә яшь тыгыла соң? Чабатасы да чыдамый, тиз туза. Базар көнне пары унике тиен, диләр. Беркөнне кыз базарга китә. «Тәзкирә!» диюгә башын күтәрсә, Хөсәенов Тимергали абыйлары! Мәктәптә тарих укыткан укытучысы РОНО мөдире икән. «Курслар оештырып йөрибез әле. Тыңлаучылар җыябыз, иртәгә үк авыл Советыннан белешмә ал да кил», — дип өметләндерә кызны.

Аягы тигән җиргә тия, тимәгәненә юк, оча гына Тәзкирә, җиде чакрым араны ничек йөгереп кайтканын сизми дә. Сарманда әзерлек курсын тәмамлагач, мәрхәмәтле укытучы кулына тоттырган юллама белән Буа педагогия училищесына барып керә. Белемгә сусаган кыз өч ел хәвеф-хәтәрсез укый. Баш очында болытлар куерудан өркеп, авылына кайтмый хәтта ки, юл әйләнеч, кайтсаң, китеп булмый, дип аклана. Ялгызы дөнья йөге сөйрәүче әнисе нинди күчтәнәч җибәрсен?! Ач булса да түзәр, укып дип­лом алсын, әнисенә ярдәм итәрлек белгеч булсын. җәен тамак хакына Буаның хәллерәк кешеләренә өй юыша, бәрәңге утыртыша-өешә, утын кисешә. Көзен уку елы башлануга аның аяк астында янәдән җир убыла башлый. Дүртенче курслар бергә җыелгач, Рәхимә Бәһретдинова исемле курсташы, астыртын елмаеп, алгарак — такта янына ук чыгып баса да аны фаш итә:
— Өч ел буе белми-сизми йөргәнбез, безнең арада сарык тиресе ябынган бүре бар икән, дусларым, — ди. — Беләсегез килсә, отличница Тәзкирә Сәяхова мулла кызы, сөрелгән кулак калдыгы икән. Алдап комсомолга кергән! 
Без капчыкта ятмый, сер тишелә!
— Ярый, тикшереп хәл итәрбез, үзебез бер-бер чара күрербез, — дип, сүзне озайтмау ягын карый төркем җитәкчесе, укытучы Лотфи Нәзифуллин. Дәрестән соң комсорг Заһит белән Тәзкирәнең үзен генә алып кала. Социаль чыгышка бәйләнеп җыелышлар җыйсаң, моның ни белән бетәсен белмиме әллә ул? Стәрлетамак мулласы улы дип үзен дә аз җәберләмәделәр. үксегән кызга сизгер җанлы педагог йомшак кына дәшә: «Дөресен сөйлә, ник яшердең...» 

Тәзкирә әтисенең ачлык вакытында үлгәнен, ничәмә-ничә тапкыр укырга кереп гыйлем алу бәхетенә ирешә алмавын, монда килгәнче үзенең колхозда эшләвен түкми-чәчми сөйләп бирә.
— Тагын чыгарып аталармы инде мине, абый? 
— Атуын атмаслар. Комсомолдан чыгарырлар, анысы хак. Нигә кирәк иде сиңа анысы? Заһит, син ничек уйлыйсың? Нишлибез?
— Мин сезнең белән килешәм. Выговор бирик тә… Телдән! 

Әгәр оялу-тарсынуын җиңә алса, икесен дә кочаклап үбәр иде ул. Башын иеп рәхмәт әйтү белән чикләнә.  Рәхмәт — иң зур сүз, әгәр берәүнең яхшылыгын берәү җитмеш ел күңелендә саклый белсә! Ни аяныч, Лотфи-педагог та, Тәзкирәгә гыйшык тотып йөргән юньле егет Заһит та сугыш башлануга фронтка китеп, һәлак булалар. 
Бәхетнең җиденче кат күгенә күтәрелгәндәй сөенгән Тәзкирәне диплом алгач, Хәдичә Зәйнуллина белән икесен генә Казанга эшкә билгелиләр. 

Утыз ике ел тоташ бер урында — юллама белән килгән балалар бакчасында тәрбияче вазифасын башкара ул. Эшен намус белән, яратып, бар күңелен биреп эшли, һәр баланы үз баласыдай якын күрә, мөдир булырга үгетләсәләр дә, ризалашмый. Гомер буе тыйнак-сабыр, гади ул Тәзкирә апа. Гап-гади кешеләрнең берсе. Дан-дәрәҗә аны читләп үткән, күңелендә шигырь ташып-ургылып торса да, шагыйрь буларак та шөһрәт казана алмаган. Ходай аңа үҗәтлек, тырышлык, уңганлыкны өеп биргән. Фән кыяларын яулап галим була алыр, ачышлары белән куандырыр иде. әмма аңа аяк чалучылар очрап торган. үзе теләгән уку йортына кереп уку хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Табигать артист сәләтен дә кызганмаган. Туксан яшендә дә үзе язган поэма-шигырьләрне ялкынланып, матур тавышы белән тыңлаучыны әсир итеп укый ул. әмма язмыш очар канатларын иртә кискән. Хыялында күкләр иңләсә дә, җир кызы булып калган. 

Тукай шигъриятенә гыйшкы сүрелмәгән. «Мондадыр безнең бабайлар хурлары-оҗмахлары» дип ашкынып килгән Казаны кочак җәеп каршыламаса да, ул яратудан туймаган. Хәер, ялгышам бугай. Казан аны беренче һәм  соң­­гы — бердәнбер мәхәббәте Сәйфие белән очраштырган. Төп эшеннән бушаган арада фатир хуҗасы әсма апага булышып, бәби, йорт карашып яшәгән кыз — уңган, җитез-сылу Тәзкирәне Буадагы укытучысы Хәлил абыйсы дусты-сабакташы Сәйфи белән таныштыра. Кинога билет алып кайта. Юлдашына: «Туташны озатып куярсың», — дип күз кыса. Ә кыз янәшәсендәге ыспай-чибәр егеткә күтәрелеп карарга да ояла.  Соңрак остазы: «Йә, минем дус ошадымы?» — дип сорагач та җавап таба алмый аптырап кала. «Ә Сәйфи сине ошаткан. Без бергә укыдык. Талантлы егет, математик. Киләчәге өметле. Әллә  кем  булыр,  күрер­сең!» — ди. Очрашулар төш кебек уза. җор телле, шаян, сүзгә кесәгә керүне белми торган тапкыр егет күңеленә бик якын да… «Шундый акыллы кияүне ычкындырсаң, юләр булырсың!» — диләр бергә эшләгән кызлар. ә егетнең уе җитди: «Яңа елга бергә булыйк!» — ди. Оялмыйча ничекләр кияүгә чыксын соң Тәзкирә, алмашка күлмәге дә булмаган килеш. Эчке киемнәре кырык ямаулы. Хәтта акчаң булса да мануфактура сатып алып булмый. «Синең төркемгә Разия Бикбаева кызын йөртә, атаклы спекулянт ич ул, табып бирә ул сиңа бер пар эчке кием», — ди кер юучы Гайшә апа. Бәхет өчен күп кирәкми… 1941 елның гыйнвар аенда алар язылышалар да кушылалар.  Кияү кәләшне кечерәк кенә үз бүлмәсенә алып кайта.
 
Беркөнне ире эштә чакта аларга бер ир килә. Габдрахманны сорый. «Монда андый кеше яшәми бит», — ди Тәзкирә аптырап. «ә кемнәр яши соң?»  «Ирем Сәйфи, энесе Габделхак, мин…» Ят адәм көлемсерәп: «Алайса, Габделхакка әйт, абыеңны  сорап  шул  абый  килде,  ди­ген» — ди. Кунак чыгып киткәч, Тәзкирә аптырап ЗАГС таныклыгын алып карый да, исе китеп көлә башлый. Габдрахман Сәйфуллин икән ләбаса ире. Шулай да Сәйфи дип күңеленә кергән, исем-аты илгә-көнгә танылып өлгергәнче, сугыш уты гомерен өзгән газизе әлегәчә Сәйфи булып йөрәк түрендә саклана аның. Бәхет татып нибары ярты ел бергә яшәп калалар: кырык бернең 11 сентябрендә бердәнберен фронтка озата ул.

Юл өстендә фотоателье күреп, фотога төшәләр. ә фотограф: «Чыгу-чыкмавын иртәгә килеп белешерсез», — ди. Бу да язмышның бер кисәтүе булгандыр... 


Тимер юл вокзалында диңгез булып халык чайкала. Хәрби кием кигән ир-егетләр һәркайсы каерылып-каерылып якыннарын эзли. «Тәзкирә!» — «Сәйфием!» Ярабби, нинди мәһабәт ул!  Чын егет солтаны! Яратып, гомерлек яр итеп аны сайлаган, җылы сүзләр әйтеп назлаган газизе, кадерлесе! Халык арасыннан кысыла-кысыла ире кочагына атыла ул. Ир сак кына хатынын күкрәгенә кыса. Корсактагы бәби кыймылдавын, тибенүен шулчак аермачык тоеп ала. «Улыммы син, кызыммы?! Сакла, кадерлем, минем дәвамымны!» — «Тиз кайт, яме. Без сине икәүләп көтәрбез!»

Көтүен гомер буе икәүләп көтәләр дә бит! Тик күрешүләр генә насыйп булмый… Анда — тимер юл вокзалында, халык ташкынына уралып, бер-берсенә сыенып мәңге торырлар иде дә, әнә, кемдер янтыгына төртә. Хәрби киемле ир ялварып сорый: «Ханым, зинһар! Минекеләр белми бүген китәсене, менә адрес…» Тагын адреслар сузалар. Трамвай йөрми, вакыт соң. Тәзкирә йөгереп-чабып ярты каланы иңләп-буйлап, әлсерәп кабат әйләнеп килгәндә… Яшел вагон авырайган, көмәнле елан кебек шуышып, кузгалып-китеп бара. «Сәйфи! Хатыйп Госманга әйт, Марфасы кыз тапты!»  

 Истәлеккә дип икесе бергә төшкән фоторәсем… «Чыкмаган. Кабат төшегез!» — ди фотограф. Тәкъдир-карчыкны куып җитеп, аккан суга кабат кереп булсамы?! Ялгыз каласын шул чакта ук кисәткәнме тәкъдире? Габдрахман Сәйфинең үз кулы белән юлдан язган нибары бер хаты саклана анда. «Хатыйпка кызы туганын әйттем, түшәмгә сикерде!» Ул хатның эчтәлеген, ярату, сагыну сагышын Тәзкирә мәңгелеккә күңеленә бикләгән инде. Ә теге, чыкмаган рәсем урынына ялгызы гына төшеп җибәргән сурәте исә өчпочмаклы хат эчендә кире үзенә әйләнеп кайта. 

Ә яшәргә кирәк… Кырык икенең зәмһәрир суыгында — 24 гыйнварда Толстой урамындагы бала тудыру йортында Тәзкирә ир бала таба. «Шул салкын бер көндә алты бала  туды. Биләвен ачып баланы карарлык түгел. Бер бала гарип икән, дигән сүз таралды. җан өши. Беркем яныма килми. Көтәр кешем дә юк. Бүлмәдәшем Зөләйха ат җигеп авылларда йөри. Шулай беркөн: «Сиңа передача», — диләр, сис­кәнеп торып утырдым. Сәйфи белән бер мәктәптә биология укыткан Хөснура  икән. Бер телем ипи өстенә бакыр акча кебек ике колбаса кисәге куйган. Тудыру йортыннан шул Хөснура алып чыкты безне. Бүлмәсе бәләкәй генә, тимер мич яна. үзләре ничә җан, ничә тамак, кайтыйм әле үземә, дим. Бер сабынны дүрткә бүлеп бер кисәген Хөснура миңа тоттырды. «Мә, җаным, балаңны коендырырсың». Кайтсам, ишекне ачарлык түгел, кар баскан. Юрганга төргән улымны кар өстенә куеп ишекне көрим. Ачып керсәм, стеналар ап-ак кар-сыкы. Туктале, мунчага барыйк, улым, дим. Мунча ябылганчы утырдым бер почмакта. Аллага шөкер, улымның бар саны төзек. Ут сүндерер чак җитте. Мунчачы күрде дә, куа… «Кума, шунда төн чыгыйм, барыр җирем юк, өстемнән биклә», — дим. Саф кристалл кебек чиста яшәдем. «Сәйфи үлде, Тәзкирә шул хәлдә», — дип Марфа Хатыйп Госманга хат язган, аларның ике бүлмәле фатирларының берсендә сукыр баласы белән Хатыйпның энесенең хатыны яши иде. «Рәҗибә апа янында торып торсын», — дип язган Хатыйп. Шунда яшәдем. Язга таба Зөләйха кайтты, янә күчендек. Шөкер, Марселем тәртипле булып үсте. Күршеләр җәй буе дачада, йортка күз-колак булсын дип ачкычларын ышанып Марсельгә калдыралар иде. Ике бүлмәле «хрущевка»ның бер бүлмәсендә кырык тугыз  ел яшәдек, икенчесендә — Прасковья Андреевна… туксан бишкә җитте. Картлар йортына бирик, диләр. Тату яшәдек, үзем карыйм, дидем. Улым өйләнгән, өч баласы бар ие инде, Паша түтине җирләгәч, ул бүлмә безгә калды. Күршеләрем әйбәт. Бик рәхмәтле мин аларга.  Инсульт бәргәч, кайсы ризык кертә, кем идәнемне юып чыгара».

Сәйфи дәвамы — Марсель Сәйфуллин химия-технология институтын тәмамлый, фәнни эш белән шөгыльләнә. әле хәзер дә, пенсия яшенә җиттем дип, тик утырмый, җәмәгать эшеннән бер дә бушамый. Торак реформасына альтернатив программа төзү белән чын йөрәктән мавыккан көне.

Туксанның бусагасына аяк баскан Тәзкирә апаның хәтеренә, фикер йөртү сөрешенә сокланып туя алмаслык. Ялгыз, ятим, әрәм узган гомерен кызганып күз яше түкми ул, сугыш аркасында кияүгә чыга, бала таба алмый калган кыз-әбиләрне жәлли. Дөнья болгану, кешеләрдә иман әсәре калмавы, балаларын чүплеккә ташлаган кыз-хатын арасында борынгыдан динле татардан яралганнар да очравы әрнетә йөрәген. «Дин гасырлар буе әдәп-әхлак сагында торган. Дин бетүгә әхлак та түбән тәгәрәде. әгәр миңа илле яшьләр генә булса, ике кыз баланы тәрбиягә алып үстерер идем. Соң шул», — дип  уфтана. 

Әнисе Рабига апа да, гомеренең соңгы елларында Тәзкирәсе тәрбиясендә яши. «Балалар өлешенә кул сузмадык. Ходай үзе саклады, гөнаһка кермәдем», — дип сөенә. 
Мамадыш районы Яңа Комазан авылына, газизе — Сәйфиенең туган җиренә кайтуын, яшьтәш каеннары белән серләшүен дастан итеп сөйли. Тәзкирә апаны карчык дияргә тел әйләнми. җаны, йөрәге яшь аның. Сикереп тора, җилләнеп тар бүлмәсендә йөреп китә. «әкрен йөр димәгез лә! Тәзкирә буламыни ул чакта», — дип куя.

Күңелем белән күпме эзләсәм дә, 
Авылыңда сине тапмадым. 
Канлы еллар корбан итте сине,       
Син, кадерлем, кире кайтмадың.
Тауларыңда үсә яшь наратлар,
Бөдрә таллар, ап-ак каеннар, 
Чишмә тавышларын тыңладым да,
Таралгандай булды кайгылар.
Наратларга килде сөяләсем,
Каеннарны килде сөясем,
Минем яшьлек дустым шунда үсте,
Сез беләсез аны, диясем.
җил искәндә алар иелделәр,
Башлар иеп сәлам бирделәр,
Әйтерсең лә, алар мине танып,
Син онытма аны, диделәр…


Тәзкирә апа, әйткәнемчә, сәгатьләр буе яттан шигырь сөйләп, авызына каратып тота. Керфекләренә эленгән яшьне сөртеп ала да:

Без хокуксыз булып яшәдек шул,
Гаепсездән булдык гаепле… — 

дип шигырьнең икенчесен башлый. Күзен кыса төшеп сорау бирәме заманга, әллә раслыймы:
— Мондый шигырь өчен атарлар иде элегрәк, ийеме?! Хәзер инде атсалар да курыкмыйм. Туксанга җиткән… җиткән инде, — дип куя. Ничек кенә ачы булмасын, ниһаять, хаклыкны ярып әйтә алуына куангандай, серле итеп көлемсери Тәзкирә апа.

Символларга бай заманның ачы җимешләрен татыган апа шул ул. әллә шул авыз бөрештерерлек ачы тормыш тәҗрибәсе чыныктырганмы соң аны?! Язмыш җилләре күпме генә талкыса-йолыккаласа да аумаган ул. Чыдаган, бирешмәгән. Чөнки тамыры нык булган. Хәтәр заманның ачы сынаулары рухын сындыра алмаган гади кеше гали кеше икән.   

«Сөембикә», № 1, 2007.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар