Логотип
Язмыш

Сугыш + мәхәббәт

Сугыш хәсрәте никадәр генә зур булса да, дөнья барыбер әкрен генә үз җае белән барган: ул елларда да нәниләр дә туган, яшь йөрәкләрдә беренче мәхәббәт утлары да кабынган. Тәүге үбешүләр, очрашулар, сүзгә килешүләр - бар да булган. Хәтта сугыш гара­сатын оныттырып, туйлар да гөрләгән.

Сугыш хәсрәте никадәр генә зур булса да, дөнья барыбер әкрен генә үз җае белән барган: ул елларда да нәниләр дә туган, яшь йөрәкләрдә беренче мәхәббәт утлары да кабынган. Тәүге үбешүләр, очрашулар, сүзгә килешүләр - бар да булган. Хәтта сугыш гара­сатын оныттырып, туйлар да гөрләгән.
Суфия апа белән Морад абый Рахманкуловларның да язы­лышу турындагы таныклыкларында 1943 елның 25 июне тора.
Хәер, күзләр очрашкан, күңелләр кавышкан көннәре иртәрәк, 1939 елны ук була аларның. Сәйфетдинов дигән уртак танышларына икесе дә бер үк көнне, бер үк сәгатьтә сугылып чыгарга уйлыйлар. Язмыш дими, ни дисең, Морады иртән, Суфиясе кичен керсә дә, Казан кебек зур калада аларга танышулар насыйп булыр идемени әле?!
Бер-берсен ошатып калган яшьләр театрларда, төрле кичәләрдә очраша башлыйлар. Озакламый Морад Суфиясенә тәкъдим ясый.
“Ризалыгыңны бир, бергә булыйк”, - ди. Тик ялындырмагач та кыз­лар буламени?! “Көтик азрак, - ди Суфия, - унсигезем тулды гына бит әле”.
Ә аннан сугыш башлана. Өйләнүләр, кияүгә чыгулар бер мәлгә онытыла. Суфия­нең ике абыйсы, әтисе фронтка китеп баралар.
Морадны 1941 елның җәендә үк Казанда оешкан 26 нчы укчылар бригадасына алалар. Бөтен язу эшләрен алып баруны аңа тапшыралар. Бераздан аларны инде сугышлар барган Минск шәһәре янына күчерәләр. Урман эченә урнашкан салкын казармаларда яшәүче, әле дары исе иснәргә дә өлгермәгән сугышчыларны бер-бер артлы төрле чирләр аяктан ега башлый.
Морад тиф белән дә, скарлатина белән дә авырый, ашказаны ярасы да ачыла. Гарнизон комиссиясе аны хәрби хезмәткә яраксыз дип таба.
1943 елның апрелендә ул Казанга кайтып төшә. Ә җәй башында алар Суфия белән өйләнешергә булалар.
Туйлары ничек узуын, ничек язылышулары, мәҗлескә кемнәрне чакырулары, кунаклар­га ниләр әзерләүләре - мин боларның барысы хакында да тәфсилләп сорашам.
“Эштән сорап киттем дә, тиз генә язылышып кайттык”, - ди Суфия апа. Морады аңа күлмәклеккә дип акча биргән. Крепдешиннан берсе - ак, икенчесе - аксыл-сары төстәге ике күлмәк тектергән ул. Күптән түгел үзе сатып алган ак туфлиләрен кигән.
Туй мәҗлесләре уен-көлке, җыр-бию белән уза аларның. Кунаклары бит бар да сәнгать кешеләре була. Опера театрыннан җырчылар Әбүбәкер Сәйфетдинов, Бичурин, Хәсән Гобәйдуллин... Уфадан улы белән Морадның энесе килеп төшә. Бер кичкә булса да сугыш онытыла!
Суфиянең дәү әнисе бик тәмле итеп балык пирогы пешерә. (Рахманкуловлар гаилә­сендә гомер буе аның рецепты белән пешерелә торган ул пирогтан миңа да авыз итү насыйп булды!) Йомырка калҗасы белән токмач пешә. Чәй эчәргә өстәлгә чәлпәк ки­терәләр.
Морадка бирелә торган паек коткара аларны. Өстәлләр ризыктан сыгылып тормаса да, тамаклар туярлык була. Аның каравы, эчәргә менә дигән шәраб була табында. Морад бит сугышка кадәр үк өйләнергә җыенган егет, “Кагор”ны ул тартмалап алып куйган була.
Инде кайда яшәргә? Морад армиядә чакта аның бүлмәсенә Ленинградтан эвакуация­ләнгән кешеләрне керткәннәр. Яшьләрне Суфиянең әнисе үз янына сыендыра. Беренче уллары да әбисенең Яңа Бистәдәге йортында туа. Гомере генә булмый нарасыйның, сал­кын тиеп, бик яшьли үлеп китә.
Шәүкәтен Суфия Җиңүгә бер ай кала - 1945 елның 8 апрелендә таба. Рәссам ире командировкалардан кайтып керми. Бөек Җиңүне дә яшь хатын өйдә ялгызы, күкрәк баласы белән генә каршылый. Шәүкәтләре тәпи атлап киткәндә дә Морад Чистайда рус драма театрында эшли торган була әле.
Мамадышта остазы Бакый ага Урманче белән Шәйхи Маннурның һәйкәлен эшлиләр алар. Балтачта Ленин һәйкәлен үзе генә башкарып чыга. Гармунчы Фәйзулла Туишевның бюсты да рәссам Морад Рахманкулов эше. Саный китсәң, бихисап инде алар!
Морад агага бүген 93 яшь. Ә ул миңа әле яңа гына тәмамлаган картиналарын күрсәтеп йөри. Киләчәктә киндергә төшерергә уйлаган хыялларын санап шаккатыра. Хәтеренә сокланам. Ул Чиләбедә Шәехзадә Бабичның үзендә белем алган. Садри Җәләл аны әдәби­яттан укыткан. Бакый ага Урманченың шәкерте икәнен алдарак әйткән идем инде. Морад
ага Сәгыйть Сүнчәләйне яхшы белгән. Нәҗип Җиһанов, Салих Сәйдәшев, Җәү­дәт Фәйзиләр белән якын­нан аралашып яшәгән. Тик шулай да, мине барыннан да элек аның Суфия апага бул­ган мөнәсәбәте гаҗәплән­дерде бугай. Алар инде бергә 57 ел гомер иткәннәр. Бу кадәр яшәгәч, сөйләшәсе сүзләр беткән, бер-берендә ачасы яңалыклар, серләр калмагандыр кебек. Морад ага, Суфия апаның бүлмәдән чыгуын көтте дә, яшьлектә- ге фотоларын кулга алды.
- Суфия апаң чибәр бит, чибәр булган бит, әйеме, сеңлем?!
Тавышындагы ярату, сок­лану, горурлану!..
Ә Суфия апаның сүз саен: “Әйе бит, Морад”, “Шулай бит, Морад”, дип торулары...
Аларны күз алдыма ки- терәм дә, үзалдыма елмаеп куям. Карт-карчыклы кичке аш әзерлиләрме икән? Ул­лары белән киленнәрен, алардан да бигрәк, оныкларын көтәләрдер. Морад ага суган турыйдыр. Гомер буе шулай булган бит, Суфия­нең күзенә ачы керә дип, суганны гел ул чистарткан.
Тигезлек белән картаюдан да зуррак бәхет бармы икән ул дөньяда?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар