Логотип
Язмыш

Шомырт чәчәге ак кына

Чәчләремне җил тузгыта, ә мин акрын гына күзләремне йомам. Күз алдыма синсез калган көн килә. Хәлсез генә түрдә, караватта ятасың: өстеңдә ап-ак күлмәк, башыңда аксыл яулык: киемнәрең дә үзең, күңелең сыман ап-ак! Әмирхан Еники әсәрендәге Ак әби син инде ул! Үлем белән тартышкан мәлең бит бу. Юк, инде тартышмыйсың да бугай, фани дөньядан бакыйлыкка күчәргә күптән әзер идең инде син. «Күрәсен күрдем, яшисен яшәдем, шөкер Ходаема!» – дип бик еш кабатлый башлаган идең. Бары бер үкенечең генә калды бугай: оныгыңның сабыен сөяргә өлгермәдең. Ул кыз бала синең төсең кебек, синең сыман зәп-зәңгәр күзле, аксыл чәчле булып дөньяга туды.

Бүген сине сагынуга чыдашлы түгел. Кара-каршы утырып, дөнья хәлләрен сөйләшүләр, үгет сүзләрең, авыр чакта аркамнан кагып сөюләрең җитми миңа...

...Ул үзен бәхетле гаилә баласы дип искә ала иде. Ишле гаилә булуга карамастан, мул тормыш кичергән алар. Мул яшәүнең сере – хезмәттә. Аерым хуҗалык булып яшәп, хезмәт белән көн күргәннәр. Ике егет һәм алты кыз тату, бердәм булып, туганлык хисен тоеп үсәләр. Тик сугыш афәте чыгып, тормышларын тар-мар итә. Берәм-берәм бәхетле нигез ниргәләре ишелә башлый. 

Иң әүвәл олы абыйлары сугышта хәбәрсез югала. Бу хәсрәт аларны тәмам аяктан ега: әти-әниләре күзгә күренеп картая, чәчләргә чал өстәлә, маңгайга тирән сырлар уела. «Мине Пермь өлкәсенә ташкүмер бушатырга җибәрделәр. Өстә иске күлмәк, аякта чабата. Дүрт ел чамасы бер сынык икмәк хакына бил бөктек, – дип сөйләүләрең әле дә колакта, күзләреңдә мөлдерәп торган яшьләрең бүгенгедәй күз алдында. – Сугыш тәмам, без дә авылга әйләнеп кайттык.

Нинди генә авырлыклар кичерсәк тә, тормыш дәвам итә бит, яшәргә тырыштык. Көндез эшлибез, ә кич-ләрен яшьләр, җыелышып, кичке уенга чыгабыз. Минем дә сөйгән егетем бар иде, армиягә озаттым мин аны. 
Бүгенгедәй истә: кич утырган җирдән, бер төркем яшьләр мине дәшеп алды. Имеш, энекәшем егетләр белән бәйләнешкән, аны кыйныйлар, диделәр.

Тик бу минем энекәшемне коткарырга йөгереп чыгуым гына булмаган, ә зур, катлаулы тормыш арбасына җигелергә ашыкканмын... Урладылар мине шул кичтә. Әйләнеп кайту теләгем дә бар иде, булачак ирем Әхмәтнең: «Көтүдән качып кайткан сарык диярләр сине!» – дигән сүзләре генә күндерде. Шулай яши башладык: кайнана, дүрт каенсеңел, мин. Кеше күз яшьләре төшми калмый диләр, дөрес икән, мин дә татыдым аның ачысын. Барлы-юклы акчаларны җыйнап туйлар итүгә бер-ике атна вакыт үтте микән, армиядән сөйгән егетем кайтты. Ә мин, көтәргә вәгъдә биргән «сөйгән яр» инде ир хатыны идем... Шулай бер көнне бертуган энеләрем кунак җыйды. Авыл. Кич. Тынлык. Әхмәт белән парлашып киләбез, ә рәшәткә читенә басып, ул – Галим җырлый...
Аксыл күлмәкләр тектердем, 
Үлчәтеп буйларыма.
Уйладым, ирешә алмадым,
Уйлаган уйларыма...

Ул җырлый, мин елыйм. Юк, мин түгел, йөрәк елый, тик акыл гына боера: «Сабыр бул!» – ди. Түздем. Галим дә тормышлы булды, авылдагы иң чибәр кызны үзенә яр итте, ул үстерделәр. Без дә яши бирдек, тик озакка түгел. Кайгы мине тәмам үз итеп өлгерде бугай, янәдән ишеккә килде.
 
Кеше язмышы сынаулардан гыйбарәт, бигрәк тә хатын-кыз ниләр генә күрми. 

Ирем ындыр табагы мөдире булып эшли иде, яла яктылар аңа. Бер ялгыз карчыкка, ярты капчык икмәк китерүдә гаепләделәр – 7 ел төрмә! Гаеплеләр дә табылды югыйсә. Суд булган көнне яхшы хәтер-лим. Әхмәт китте, ә мин көне буе кер удым, үзем уам, үзем елыйм. Җәяүләп район үзәгенә барырга җыендым, ә кайнана җибәрми: «Эш күп өйдә, кичкә кайтарырлар әле үзен», – ди. Күпме көтсәк тә, ул кайтмады... 

Икенче көн иртән, район үзәгенә киттем, сорашам, ә аны инде озатканнар, карар чыккан. Каравылчы миңа эндәшә: «Кызыл чалбар кигән, чабаталы бер ир кичкә кадәр кемнедер көтте, чыга да карый, чыга да карый!» Өч яшеннән әтисез калып, тормышның ачысын-төчесен татыган, 14 яшендә мөһаҗирлеккә чыгып китәргә мәҗбүр булган Әхмәтне генә түгел, мине дә билгесезлек, газап, ялгызлык утына ташлап сынады язмыш. Төрмәдән Әхмәт хат салды: «Сиңа ике үтенечем бар: балага узып калган булсаң, зинһар, төшертә күрмә. Ничек кенә авыр булса да, төп йорттан мин кайтканчы китмә!» 

Әлеге сүзләрнең соңгысына каенсеңелләр каршы булды: «Абый югында артык кашык булып яшәмә!» Күндем, инде бергә яшәргә чыдап булмый башлагач, әниләргә кайтырга карар кылдым: күздә яшь, ә карынымда бер гөнаһсыз бала... Озата чыктылар. Саубуллаштык. Күңел әрнеп елый, сиздермәскә тырышам. Ике йорт чамасы үттемме икән, каенсеңелләр елаша ук башладылар: «Кайт!» – диләр. Соңлап булса да, хәлемә керделәр, ахрысы, тик мин инде кире борылмадым.
Кыз бала таптым. Кендек әбисе сорый:
– Кайсы авыр, балам, тулгак тотумы, ир китүме?
– Ир китү...

Ике айлык чагы иде, баламны әниләр белән өйдә калдырып, чишмәгә киттем, ә мин кайтканчы ул җан биргән иде. Бусы иң ачы хәсрәт иде! Бала хәсрәтен күрергә язмасын...
Әхмәтнең кайткан көнен яхшы хәтерлим: бар авыл халкы болынлыкка чыгып каршылады аны. Нахакка рәнҗетелүе көн кебек ачык иде бит. Тынлык. Болын буйлап бер ялгыз ир кайтып килә. Нахак яла ягылган, кыерсытылган ир. Исәнләште. Хатын-кызлар елый. Аның урынына утырырга тиешле өч ир-ат та бар арада. Әхмәт сүз башлады:
– Йә, ничек, братлар, кемдә булды гаеп: миндәме, сездәме?
– Бездә иде шул гаеп...

Сүзләр артык иде монда. Әхмәт, горур атлап, өйгә таба китте.
Матур яшәдек без. Бер ул, бер кыз үстердек, Аллага шөкер, чын кеше итеп тәрбияли алдык балаларны. Әхмәт телгә оста иде, бәйрәм саен миңа багышлап җыр җырлар иде:
Йөгерә-йөгерә тота алмадым,
Күлдә йөзгән үрдәкне.
Гомеремдә дә оныта алмамын,
Синнән күргән хөрмәтне.

 
«Яраларны вакыт төзәтә, диләр...» Син калдырган яра гына нишләптер төзәлергә ашыкмый, һаман яңару эзли. 

Авыр чаклар да күп булгандыр, әмма, шөкер, кайнана белән тату яшәдек без. Каенсеңелләрне бер-бер артлы кияүгә биреп, бергәләп туйлар иттек. Бианамны да ахыргы көнгә кадәр үзем тәрбияләп, соңгы юлга озаттым. 
Инде тормышлар җайланды гына дигәндә, бертуган апам югалды. Дүрт бертуган кыз идек без. Иң олысы – Зөһрә апа. Арабызда иң уңганы, иң чи-бәре. Тик нигәдер, тормышка чыгарга гына насыйп булмады аңа. Без гаиләле булгангадыр инде гомер буе кимсенде, бичара. Төпчек энекәшебез белән төп йортта яшәп калды. Тик энекәшебез өйләнү белән апабызга йортта көн бетте. Авыл читендәге ялгыз өйгә чыгып яшәргә мәҗбүр булды. Бу хәлне күреп җан әрнеде, йөрәк үксеп елады... Төн чыгарга курыкмасын дип, бик еш кунарга бара идем. Әллә ялгызлык ачысы, әллә язмыш шаяруы, апабыз төнлә урманга чыгып китеп адаша. 

Дүрт көн, дүрт төн эзләдек без аны. Кышка авышкан көндә, Зөһрә апабыз күлмәкчән килеш, кара урман туфрагын тырнап, агач төбендә җан биргән. Аның агарган йөзе, куркып зурайган күзләре күз алдыннан китми».
Кинәт син тынып калдың... Күз яшьләреңне инде тыя алмыйсын, җаның белән елыйсың... 

Мин тиз генә сиңа елыштым. Аңлатып бетерә алмаслык җылылык, татар әбиләренә генә хас булган нур бар синдә. Сүзеңне дәвам итәсең, ачылы-төчеле, сикәлтәле тормыш юлыңны сөйлисең... 
Менә шулай икәүдән-икәү серләшкән чакларыбызга көн дә әйләнеп кайтам мин. Җанга рәхәт чаклар, файдалы киңәшләр, үгет-нәсыйхәтләр, өйрәнелгән яңадан-яңа догалар. Ничә яшькә җитсәк тә, без, оныкларың, синең өчен мәңге бала булып калдык. Инде буй җитеп, югары уку йортларына укырга кердек, ә син һаман да безнең кайтканны сагынып көтеп тора идең. Киткән чакта капка баганасына сөялеп, догалар пышылдап, озата калдың. 
Май башы. Кинәт телефон шалтырый: «Әбиең авырып китте, врач дәштек». Бар балаларың җыелды ул чакта. Шул мәлдә син, уйчан карашыңны безгә төбәп, җыр көйләдең:

Зиратта ике мичкә,
Ватып ягыйк бер мичкә.
Зиратка киткәннәрне
Кайтармыйлар бер кичкә.


Сыкрап чыккан күңел авазың иде әлеге җырда. Соңгы көннәр яшәвеңне дә сиздең бугай. Үз хәлең хәл, ә син киленеңә эндәшәсең:
– Намазым кала, ничекләр укыйм икән?
– Борчылма инде, әни, терелгәч җыеп укырсың.
– Киткәч, җавап бирәсем бар бит...
– Яткан килеш укы, әни, догаларын гына.

Ризалаштың, ахрысы, баш селкедең, ә үзең пышылдап дога сүзләрен кабатлыйсың. Кинәт тагын көйли башладың:

Атымның дагасы алтын,
Дагасын салдырмагыз.
Әрвахларны искә алганда,
Мине дә калдырмагыз.


Син көйлисең, без елыйбыз. Юк, без, балаларың, оныкларың гына түгел, бар табигать елады ул көннәрдә. Дөрес, соңгы арада синең хәлең бераз җиңеләеп киткәндәй булды. Миңа больницага 
китәргә туры килде, син мине үз аягыңда озата чыктың:
– Кызым, син озаккамы?
– Юк, әби, кайгырма, тиз әйләнеп кайтырмын.

Тиз генә кайтырга насыйп булмады шул, ун көн вакыт үтте. Мин больницадан чыктым, ә син җан бирдең... Җир убылды бугай, яшәү бер мәлгә тукталгандай булды. Тормыш мәгънәсен югалттым. Дөньядагы иң гадел, иң газиз кешем юк булды... Синең алда бер үкенечем калды, тиешенчә кочып, рәхмәт әйтә белмәдем бугай. Соңгы юлга озатырга да килә алмадым, гафу ит, зинһар! Начар хәтерлим мин ул көнне: «Карынында баласы бар, күрсә – чыдый алмас!» – дигән сүзләрен хәтерлим, калганы томан эчендә. Кичкырын, бераз җайлаша төштем, кайттым. Туп-туры бүлмәңә юнәлдем: урының буш... 
Юк, урының, бүлмәң, син яшәгән йорт кына түгел, бар дөнья буш калды хәзер синсез. Өстәлеңдә шомырт чәчкәләре. Синең истәлегең. Синең күңелең сыман ап-ак чәчкәләр...

Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар