Логотип
Язмыш

Сатылган кыз

1965 елның җәе — Ташкент шәһәрендә яшәгән вакытым. Шулай беркөнне Ташкент—Янгиер автобусына утырып, юлга чыктым. Күпмедер вакыт баргач, каршымда утыручы карчык русчалатып: “Егет, син кайсы яктан?” — дип сорап куйды.

— Казаннан, — дидем мин.

— Казанның үзеннәнме? — дип сорады әби, татарчага күчеп.

— Юк, районнан.

— Кайсы районнан? — диде әби түземсезләнеп.

— Апае...

— Апаеның үзеннәнме әллә?

— Әйе, Апаеның үзеннән.

Әби урыныннан торды да җыерчыклы куллары белән иңбашыма орынып: “Якташым ич, якташым”, - дип кабатлады. Үзенең сагыш, зар-интизарлы хисләрен түкми-чәчми сөйли башлады. Минем Апастан киткәнемә биш-алты гына ел иде әле. Шуңа күрә ул сораштыра торган авыл картларын, карчыкларын белә идем. Әби хәтта әтиемнең дә егет к чакларын хәтерләп, истәлекләрен сөйләп алды.

Янгиер шәһәре Ташкенттан көньякта — 200 чакрым ераклыкта урнашкан. Юл буе без күп нәрсәләр турында сөйләштек. Шунда Хәдичә әби үз башыннан үткәннәрен дә хәтереннән кичерде, — Без Тау урамында тора идек, — дип тезеп китте ул үзенең гомерлек хатирәсен. — Әти-әниебезнең вафатыннан соң берүзебез (биш бала) калдык. 1921 елда, каты ачлык килгәч, Гәрәй һәм Вәкил исемле абыйларым белән Урта Азиягә киттек. Өйдә өлкән Вәли абыем белән аның хатыны Биби җиңги калдылар. Без Хаваст тимер юл станциясенә (ул вакыттагы исеме Урсатьевск) килеп урнаштык. Ике абыем депода эшләделәр. Мин өйдә алар өчен аш-су әзерләп тордым.


Беркөнне Вәкил абый Коля исемле рус иптәше белән кайтты да: “Без Памир тауларындагы басмачыларга каршы сугышка барабыз. Берәр айдан кайтырмын. Аннан бәлкем туган якларга да юл тотарга булыр”, — дип чыгып китте.

Хәдичә абыйсын бер ай да, ике ай да, өч ай да көтә. Бишенче ай дигәндә, ишектән Коля үзе генә килеп керә. Ул шлемын салып, башын түбән ия. Хәдичә идәнгә ятып, тәгәри-тәгәри елый.

— Елама, сеңлем, — ди Коля, — без Вәкил өчен үч алырбыз.

Ул вакытта Хәдичәнең абыйсы Вәкилгә нибары 20 яшь була.

Шуннан соң Хәдичә Гәрәй абыйсы белән икәү генә яши башлый. Ул усал һәм мәрхәмәтсез була.

Берничә көннәр узганнан соң, алар йорты янына олау килеп туктый. Абыйсы бу кешеләрне озатып җибәргәч: “Әйдә, кунакка барабыз”, — дип, Хәдичәне өйдән алып чыгып китә. Алар караңгы урамнар буйлап озак баралар. Аннан соң бер зур йорт янына килеп туктыйлар. Тимер капка шыгырдап ачыла. Алар, ишегалдыннан үтеп, бер бүлмәгә керәләр. Абыйсы Хәдичәне калдырып чыгып китә. Бүлмә зур. Бер якта шәм яна. Идәндә, түшәмдә, диварларда матур келәмнәр. Икенче якта ике кешелек урын-җир әзерләнгән. Кинәт Хәдичәнең йөрәге “жу” итеп китә. Ишеккә ташлана, ләкин ул бикле була. Шактый озак вакыт үткәч, бүлмәгә илле яшьләр тирәсендәге бер ир килеп керә.

Хәдичә куркуыннан елый башлый.

— Елама, — ди ир. — Син минем хатыным буласың. Абыеңнан биш олау һәм 500 сум акчага сатып алдым.

Шулай итеп, уналты яшьлек кыз илле яшьлек бер байның хатынына әверелә. Ире аны еллар буе беркая чыгармый.

Гәрәй туган якларына баеп кайта. Туганнарына: “Хәдичә үлде”, — дип ялганлый. Зур итеп йорт сала. Ка-ралты-куралар өлгертә, мал-туар ала. Өйләнә. Ләкин сеңлесенең күз яшьләренә килгән бу байлыкта озак яши алмый. Башта фин сугышына алына. Аннары Бөек Ватан сугышына эләгеп, юкка чыга.

Күп еллардан соң гына Хәдичә балалары белән бергә иреккә чыга. Аның биш кызы була. Хәзер кечкенә кызы белән яши икән. Абыйсына нәфрәте көчле булуы сәбәпле, туган ягына хат та язмый.

Апаска кайткач, Хәдичә апаның өлкән абыйсы Вәли абыйларда булдым. Сеңелләре белән очрашуымны сөйләп биргәч, башта аптырап калдылар, аннан бик шатландылар.

Вәли абыйның хатыны Биби апа, мин биргән адрес буенча улы Расих белән Үзбәкстанга барып, Хәдичә апа һәм аның кызларының хәлен белеп кайткан.

Ә мин, Памир тауларындагы Хуҗамушкин кышлагында булып, авылдашым Вәкил абый сугышып йөргән урыннарны күрдем. Андагы туганнар каберлегенә чәчәк бәйләме куйдым. Аннан бер ун туфрак алып, ак кәгазьгә төрдем. Апаска кайткач, аны авыл уртасындагы батырлар һәйкәленең туфрагына салдым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тау белән тау очрашмаса да кешеләр очраша. Абыйсы бигрәк вак җан булган.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бигрэк эче язмышлар....

      Хәзер укыйлар