Логотип
Язмыш

Сагышлану

Сагыш
Мин сиңа йомшак таң җиле
юллаган идем,
чәчләреңнән иркәләр дип
уйлаган идем.

Мин сине сагынып бер җыр
чыгарган идем.
Җан дуслар яратып аны
тыңлаган иде.

Җыр сиңа ошар дип йөрдем,
ваемсыз булып.
...Ә ул сиңа барып җиткән
авыр сүз булып.

Хәзер җилләр дә юлламыйм,
чыгармыйм җыр да.
Теләсәң, үзең җанымны
кил дә бер тыңла.


Узган гасыр­ның 60–70 нче еллары татар җыр сән­гатенең алтын чорлары бул­гандыр. Чөнки ул җырларны югары дәрәҗәдәге профессионаллар – талантлы композиторлар, шагыйрьләр, җырчы-баш-каручылар иҗат итте. Яңа җырлар-ны үз вакытында радио-телевидение ишеттереп-күрсәтеп, халыкка даими җиткереп торды. Үз һөнәрләренең осталары иҗат иткәч, ул җырлар, көйләре һәм сүзләре ягыннан камил булып, һич кенә дә тел-теш тидерерлек булмыйлар иде. Өстәвенә, яңа язылган әсәрләр әдәбият-сәнгатьнең күренекле вәкилләреннән торган комиссия – худсовет «иләге» аша да үттеләр. Җырны иҗат итүчеләр үзләре дә гаҗәеп талантлы шәхесләр иде шул. Кайберләрен генә искә алып үтәм: композиторлар Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Нәҗип Җиһанов, Александр Ключарев, Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов, Фасил Әхмәтов, Ренат Еникеев...; ша­гыйрь­ләр – Сибгат Хәким, Әхмәт Ерикәй, Нури Арсланов, Мостафа Ногман, Мәхмүт Хөсәен, Илдар Юзеев, Роберт Әхмәтҗанов...; җырчылар – Мөнирә Булатова, Фәхри Насретдинов, Мәрьям Рахманкулова, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Венера Шәрипова, Эмиль Җәләлетдинов... Минем сүзләргә Җәүдәт ага Фәйзи язган «Сагыш» исемле җыр да әнә шул сагындырып искә төшә торган елларның бер ядкаре.

Җәүдәт ага белән мине шагыйрь Мәхмүт Хөсәен 60 нчы еллар ахырында таныштырды. «Менә бу яшь шагыйрь – Равил Фәйзуллин. Безнеңчә әйтсәк, Равил Фәйзи!» – ди. Җәүдәт ага дәртсенеп сорап куйды: «Кайсы яктан?» Сораша торгач, аның нәсел тамырлары – Чистайдан, минеке Балык Бистәсеннән икәнлеге ачыклангач, без фами­лиядәшләр генә, бер шәҗәрә агачыннан түгеллегебезне аңладык. Шулай да, Җәүдәт ага мине юаткандай: «Безне Кама елгасы гына аерып тора икән! Бергә җыр язгач, дуслашу, туганлашу була инде!» – диде. Ә фамилия димәктән, мин чыннан да ул чакта «лин»не алып ташлап, шигырь­ләрем астына «Равил Фәйзи» дип куйыйм микән дип уйлаштыргалап йөри идем. Ә Фәйзиләр бездә берничә: Мир­хәйдәр Фәйзи, Әхмәт Фәйзи, Җәүдәт Фәйзи... Әле тагын үзбәктә дә Рәхмәт Фәйзи дигән язучы бар. Һәммәсе күренекле кешеләр... Паспорттагыча Фәйзуллин булып калырга булдым. Күрәсең, Фәйзиле олы шәхесләр арасында «эреп» югалырмын дип тә шүрләгәнмен­дер...

Мин күп җырлар язган кеше түгел. Җыр өчен дип махсус текст язганым да юк. Мәҗбүри нәрсә түгел. Тукай, Такташ, Туфан, Җәлил сүзләренә язылган җырлар да берничә генә. Кешеләр азмы-күпме белә торган биш-алты җы­рым (соавтор буларак) бар шикелле. Әйтик, «Аккошлар» (Ф. Әхмәтов), «Мин сине ничек яраттым» (С. Садыйкова), «Тимим күңелемә» (Р. Яхин, Ф. Әхмәтов), «Менә без дә үсеп җиттек, әни» (Л. Хәйретдинова), «Иясез шатлык» (Ш. Шәрифуллин), «Ашкыну» (Ш. Тимербулатов), «Хәтер» (Р. Абдуллин)... Шул исәптән, «Сагыш» җыры.Кайчак берәр көйче яки шигырьче: «Минем ике йөзләп, өч йөзләп җырым бар!» – дигәч, аптырап калам. Халык күңелендә сакланырлык ул кадәр җыр бөтен уртак хәзинәбездә бар микән әле!

Кайчак шигырь (бу очракта җыр тексты) ничек туды, тарихы нидән гыйбарәт дип тә сораштыргалыйлар. Андый төпче­нүнең, бәлки, кирәге дә юктыр. Мин ул вакытта күңелдә йөргән хисләремне кәгазьгә төшердем, композитор аны нотага салып көй чыгарды. Фәкать шул. Сүзләрне дикъкать белән укысаң яки тыңла­саң, барысы да аңлашыла шикелле. Мәңгелек мәхәббәт дөньясында, йөрәкләрне яралап, кемнәр арасына кемнәр генә кермәгән дә, яшьлек ялгышлары өчен кемнәр генә нинди генә үкенечле, сагышлы хисләр кичермәгән! Әмма ул шәхси-интим тойгыларның күңелең сандыгында саклануы хәерлерәк.

Җәүдәт ага минем ике шигы­ремә көй язды. Берсе – «Бу дөньяда» (ул сирәк яңгырый, аны күп­ләр белми­ләрдер), икенчесе – әлеге «Сагыш». Монысы билге­лерәк җыр. Аны беренче мәртәбә Флера Сөләйманова башкарды. Ул вакытта яшь җырчы саналган Флера туташ Җәүдәт агалар фатирында яши иде. Янәшәдә моңлы тавышлы җырчы булгач, компози­торның яңа язылган кайбер җырларны аның аша сынап каравы табигый. 70 нче еллар башында бу җырны Таһир Якупов та җырлап йөрде. Соңрак башкаручылар күп булды: профессионал җырчылар да, үзешчәннәр дә... Заманында ул шактый популяр иде. Хәзер дә ара-тирә ишетергә туры килә. Үземә ошый ул җыр. Сүз белән көй бер-берсен тулыландыра шикелле. Ихласлык һәм самимилек тә бар кебек. Бу урында шуны да әйтеп үтәсе килә: Җәүдәт ага Сүзне бик нечкәләп тоя, Мәгънәнең табигый һәм төгәл яңгырашына ирешергә омтыла торган зат иде. Заманында үзе дә әдәби иҗат белән шөгыльләнгән, китаплар чыгарган кеше шул! Төгәллекнең никадәр мөһим икәнлеген ул, бәлки, университетта укып йөргәндә дә җанына сеңдергәндер. Белеме ягыннан ул юрист иде бит. Сүзгә бөртекчәнлеге әлеге «Сагыш» җырын язганда да яхшы сизелде. Текстның өченче строфасында «ә ул сиңа барып җиткән хаин сүз булып» дип язылган иде. Ул «хаин» сүзен «авыр» дигән сүзгә алыштыруымны сорады. Һәм ул хаклы иде. 

«Сагыш» – олуг композитор, җәмәгать эшлеклесе, чын мәгънәсендә зыялы интеллигент Җәүдәт Фәйзинең соңгы җырларының берсе иде. Иң соңгысы түгел микән әле? Җәүдәт ага 1973 елны 63 яшендә Казанда вафат булды.

Хәзер яши торган фатирым элек Җәүдәт ага Фәйзи яшәгән йортның каршында урнашкан. Кайчандыр без бергә җырлар иҗат иткән бүлмә диварларына минем тәрәзәләр карап тора. Аралар бик якын, тәрәз ачып сөйләшерлек. Көненә әллә ничә мәртәбә күз салам мин ул якка.

Еш кына, сагышланып, озаклап карап торам. Хәзер анда бүтән кешеләр яши. Замана бүтән, холык-зәвыклар бүтән, җырлар бүтән... 

Кайчак, теләсәң-теләмәсәң дә, залларда, телевизор экраннарында, машина салоннарында, тагын әллә нинди урыннарда мәгънәсез, азгын яки әрсез «җыр»лар тыңларга туры килә. Аларны күп, бик күп «йолдызлар» җырлый. Күп очракта сүзләрен дә, көен дә үзләре яза һәм... үзләре башкара да. Шундый «универсаль талантлар» күбәйде хәзер. Шул «йолдызлар» астында мәгърур тау-кыя кебек кайбер затлар – чын талантлы кешеләр үз иҗатларының кирәксезлегенә кимсенеп гомер кичерергә мәҗбүрләр...Әгәр Җәүдәт ага исән булып, берәр җыр чыгарсак, ул, мөгаен, «Әрнү» дигән исемдә булыр иде... 

«Сөембикә», № 2, 2015.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кайда да шул фикеремне эйтэм. Кайчандыр жырланып ,хэзер жырланмыйча яткан бик матур жырларыбыз бар безнен . Жырчылар нигэ шул жырларны жырламыйлар икэн?.. Искиткеч матур жырлар бит алар ! Нигэ алар "формат "тугел , дип рохсэт юкмы ?.. Бер конлек жырларга остенлек , ислэрем китэ... Айсылу "Алабута , бута , бута " , дип жырлап "йолдызга " эйлэнде ... Зэвык , дигэн нэрсэнен эсэре дэ калмады , тамашачыларны шулай тэрбиялилэр...

    Хәзер укыйлар