Логотип
Язмыш

​Сагынып кайтып керсәң....(3)


1 өлеш: http://http://syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=5447
2 өлеш:  http://syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=5611


(Студент көндәлегеннән)

3 июль, Көндәшле. Көннәр тәгәри генә! Иртән өй борынча әбиләрдә йөрибез, кич – концерт, концерттан соң авыл яшьләре белән «Әкълимә» җырына шейк сикерәбез.
Концертларда Айсылу белән Алик Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр»еннән бер өзек уйный. Айсылу – Сәрби, Алик – Хәйретдин ролендә. Хәйретдиннең Сәрбине кочып үбеп алу күренеше бар. Гадәттә, үбешкән кыяфәт кенә ясыйлар иде. Бүген Алик Айсылуны чынлап торып үбеп алды сәхнәдә. Кып-кызыл булып чыкты Сәрби-Айсылу. Хәер, бу бик табигый да күренде. Яраттылар, кул чаптылар. Ә сәхнә артында Сәрби... «Син нәрсә? Мине кем дип белдең!» – дип, «чалт» Хәйретдиннең яңагына! Егетнең: «Их, син! Мин бит тамашачыны ышандырыр өчен генә... Син бөтен барлыгың белән рольгә керергә тиеш», – дигән сүзләрен Айсылу колагына да элмәде.
...Кич Алик Айсылуга бер дәфтәр бите сузды: «Укы! Сиңа...» – ди.
Үпкәләмә, Сылу, үпкәләмә!
Бурнаш үптерде бит, мин түгел...
Юньсез диеп мине күп сөйлиләр,
Яхшы якларым да юк түгел...

4 июль, Карыш. Әллә кичәге концерттан соң арыган булганбыз инде, иртән теләр-теләмәс кенә мендәрдән башны күтәрдек. Бездә бүген аулак өй – җитәкчебез экспедициягә бәйле кайбер эшләрне хәл итәргә дип, иртүк район үзәгенә киткән иде. Егетләр, гадәттәгечә, изрәп, тәмле төшләр күреп йоклый. Иң башта шул йокы чүлмәкләрен кызык итәргә булдык: пионер лагерендагыча, битләренә, мыекларына теш пастасы сылап чыктык. «Аһ, сезне!..» – дип тузынып, иң алдан Алик сикереп торды, Тимур, Зөфәр... Китте чыр-чу, мендәрләр атышу! Җыен бала-чага! Алик, күзләрен уып, миңа озак кына карап торды: «Кызый, мин сине төштә күрдем... Кулыңда ак чәчәкләр иде. Син елыйсың, мин яшьләреңне сөртәм. Нәрсәгә икән? Сәер, бик сәер...» «Сөенчегә!» – дип юрадылар.
Егетләрне суга җибәрдек. Үзебез сер сөйләштек.
– Радик белән без бертуганнар кебек охшаш, әйеме, кызлар? Чәчләр, иреннәр... Минем абый сыман ул, – дип, Нурия мактана башлады. Гашыйк булган!
Лира яшереп тә тормады, туп-турысын әйтте:
– Миңа ул бар яктан ошый! Идеал егет шундый буладыр!
– Үзенә син ошыйсың микән соң? – дип тешләп алды Зөләйха.
– Юктыр... Аның күңеленә бала-чага кебек Гөлчәчәк, Айсылулар якын бугай. Игътибар иттегезме, Чәчәк ди бит... – Лира миңа күз кысып куйды. Ул соңгы арада Алик белән дуслашып киткән иде.
Ә бу сөйләшүләр Айсылуга бар ни дә, юк ни! Күзләрендә сөенечле моң. Чәч толымнарын әледән-әле рәтләштереп, ашыга-ашыга кәгазенә сүзләр тезә.
Кыз озаткан йортның баласыдай,
Июль җиле уйный – нарасый!
Җәй картая: ул-кызлары җиткән –
Яшь юкәләр бүген туй ясый!
Бакчаларда тәмле хуш ис аңкый,
Кәләш-юкә анда бизәнә.
Усак кына әнә үчле егет кебек
Койма аша ботаклары белән кизәнә.
Юкәләрнең шау чәчәктә чагы,
Яшь юкәләр бүген туй ясый...
Сагыну гына ярларыннан ташый,
Күңел генә никтер гел ярсый...

5 июль, Сәйтәк. Алик белән Тимурның, гитара кылларына чиертә-чиертә, концерт саен җырлаган, залны сихерләгән җыры бүген бөтенләй әллә нишләтте:
Сау булыгыз, кызлар!
Сагынырсыз, кызлар!
Сагынырсыз әле без киткәч...
Әйтерсең махсус безнең белән хушлашу өчен язылган! Елыйсылар килә: бүген соңгы кичебез. Күзләрдә – аерылышу сагышы. Алик кулларына баян алды. Зөфәр белән Фирүзә, Наил белән Зөләйха вальска бөтерелә башлады. Айсылу белән икәүләп чыккан идек, каршыбызда кай арада Тимур белән Радик пәйда булды? Безне аерып алдылар. Мин Радик белән калдым. Вальс көенә озак әйләндекме, хәтерләмим. Ул да дәшми, мин дә... Сүзсез генә, бер-беребезгә карарга да кыймыйча, Алик уйнап туктаганчы моң дулкынында тирбәлдек. Тагын синең белән вальска әйләнә алырбызмы, Радик? Бу соңгысы булмасмы? Хуш, Радик... Күңелдән шул «хуш»ны мең кат кабатлап, керфекләремне курка-курка гына күтәреп, аңа карадым. Карадым да, башым әйләнеп, чак кына аның кулыннан ычкынып китмәдем. Аһ, туры күз карашларын мин күтәрә алмыйм икән. Битләремә алсулык йөгерде, керфекләремне түбән төшердем...
Ә халык гөр килә теге башта! Бездән башка гына «Ачык авыз»лы уйнап яталар. Ачык авызларга җәза бирәләр әнә. Айсылу лампочкага карап, «һау-һау» дип, эт булып өрә! Тимур грузиннарның «лезгинка»сын бии! Фирүзә белән Зөфәрне «йолдыз санарга» чыгарып җибәргәннәр. Лира «третий лишний» дигән уенны өйрәтеп маташа. Бу уен да шул ук «танцы» инде, тик бер кешегә ялгыз гына әйләнергә туры килә. Оһо! Радик берүзе урындык күтәреп йөри. Кемне биюгә чакырыр икән? Кайсы парларны аерып алыр? Шулай уйлап, Айсылу белән «Сарман вальсы»на әйләндем. Уф, беттем, безгә таба әкәмәт кыяфәттә Радик атлый. Ярый, Айсылуны башы-аягы белән аңа биреп җибәрербез. Юраганым юш килде: Радик безнең янда иде инде. Хәзер кайсыбызның исемен әйтер? Минекенме? Әгәр әйтмәсә? Айсылу дисә?.. Шуннан куркып, паровоздан алда чаптым: «Бар инде, Айсылу!» – дип, җәһәт кенә урындыкка тотындым. «Юк, миңа – Чәчкә!» – димәсенме! Радикның шул сүзеннән башым әйләнеп китте, аяк астындагы идән шуыша башлагандай тоелды. Кыяр-кыймас кына Радикның җилкәсенә кулларымны салдым. Әле бер парны, әле икенчесен аерып, берәрсен урындык белән әйләндертәләр. Безне бөтенләй оныттылар! Әйтерсең бу уенга катнашмыйбыз! Бу дөньяда без икәү генә!
– Чәчкә!
– Әү!
– Сиңа зәңгәр күлмәк килешә икән! Чәчләрең Мирей Матьеныкы кебек...
– ...
– Син мине театрга чакырам, дидең.
– О-о! Көзгә кадәр ерак әле!
– Казанга кайткач, очрашырбыз бит, Чәчкә?
– Мин пионер лагерена практикага китәм, Радик!
– Юлларың уңсын, күңелле булсын... Сөйгән ярың уйлар синең хакта...
Нинди сөйгән яр? Кара, кара, Радик безнең җыр сүзләре белән сөйләшә икән бит! Көлеп җибәрдем. Ул да елмайды.
– Ак чәчәкләр белән каршы алырмын, сагынып кайтып керсәң, – дип җыр сүзләрен кабатлады... – Сагынырсың бит, Чәчкә?
Сагынырмын, Радик! Бу җәй, бу көн яшьлегемнең иң матур мизгеле булып йөрәгемә кереп калыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ииииии!!!))) Бигрэклэр матур, самими, татарча язылган!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дэвамы юкмы? Бик матур язылган, дэвамы булса эйбэт булыр иде

      Хәзер укыйлар