Логотип
Язмыш

Сагынып кайтып керсәң...

Студент чак. Яшьлек, хыял, романтика, мәхәббәт... Тәүге тапкыр гашыйк булу. Ихлас хисләр...

Еллар узса да, алар искерми, тутыкмый икән. Әйдәгез,  Гөлчәчәк исемле студент кызның көндәлегендә сакланган бәхетле мизгелләрнең шаһиты булыйк әле. Бергә сокланыйк, бергә яныйк-көйик...

Казан, 27 июнь, иртәнге 5. Будильник шалтырыймы, әтәч кычкырамы? Никтер авылдагы әтәчебез уята кебек тоелды. Күзләремне чак ачып, кайдалыгымны чамаларга тырыштым. Тулай торак бүлмәсе. Ачык тәрәзәдән тыкы-тыкы поездлар узганы ишетелеп кала. Кошлар сайрый. Географакта укучы Ира, Раялар берни дә ишетми йоклый. Колак төпләрендә быргы кычкыртып торсаң да, әйләнеп кенә ятачаклар. Зачет-имтихан­нар – артта, сессия тәмам! Практика көннәре башлана. Ә миңа торырга кирәк! Бүген экспедициягә китәбез! «Тор, Гөлчәчәк, сине бөек эшләр көтә!» – дим үземә. Алгысуымның сәбәбе ерак юлга чыгу гына микән?

Аһ, әйе... Шул егет... Исемен Радик диделәр...  Кичә генә репетициядә таныштык. Миңа ул... Чәчкә дип эндәште! Югыйсә күрде, ишетте бит инде Гөлчәчәк дип дәшүлә­рен! «Чәчкә, иртәгә поезд ничәдә әле?» – ди. Үзе туп-туры итеп күзгә карый. Оялудан кызарып чыктым бугай. Ай, ничек матур уйный баянда! Ул да безнең белән бара! 30 кешедән торган төркемебезне унар-унар итеп өчкә бүлделәр. Башкортстанның төнья­гындагы авылларда халык авыз иҗаты өйрәнә­чәкбез, фольклор җыячакбыз! Берәүләр – Караиделдә, икенче­ләр – Тәтешледә, без – Балтачта. 2 нче курс татар фило­логлары Себергә үк китәргә җыенып йөри әнә.
Анысы диалектологик экспедиция була инде.  Әдәбият тарихы, тел белеме, фонетика, топономастика, античка, зарубежкалар... Хушыгыз! Зачеткада сезнең өчен «4»ле, «5»леләр генә елмаеп утыра. Ачык тәрәзәдән кергән талгын җил көндәлек битләрен ачып уйный. Узган семестрда булган вакыйгаларны искә төшертә...

Февраль. Авылны сагынган саен аэропортка барып, үзебезнең районнан очып килгән самолетларны көтеп алулар (берәр таныш йә авылдаш очрамасмы, янәсе!) тукталды. Өйгә хатлар язганда да хәзер конвертта үз адресымны «Мой адрес не дом и не улица, / Мой адрес Советский Союз» дип язмыйм: төрле әбиләргә фатирга урнашып йөрүләрне тулай торак тормышы оныттырды. Казанда укучы классташлар белән Камал театрына бардык. «Диләфрүзгә дүрт кияү»! Ринат Таҗетдиновка тәмам гашыйк булып кайттык.
Атнаның һәр чәршәмбесендә Ульянов һәйкәле янында Гүзәл белән сәлам бирешеп узабыз. Ун ел бер партада утырган дус кызым медта укый. Икебез дә ашыгабыз: мин – колонналы бинада иске татар язуы дәресе үтә торган аудиториягә, ул – университет артындагы анатомичкага.
– Шимбә кич кил, Гөлчәчәк! «Кызыл почмак»та – танцылар! – дип үзләренә чакыра Гүзәл.

Март. Их! Тагын йоклап калдык! Лекциядә фами­лияң­не билгеләми торган кайбер парларны Айсылу белән «тозлыйбыз» кайчак. Имтиханга әзерләнгәндә барыбер укыйбыз ла. Мескен «КПСС тарихы»! Беткән баш беткән, дип, барып тормаска булдык. Ә кинога – барабыз менә! Айсылу белән без университетка кергәнче үк таныш идек инде. Ике­без дә «Яшь ленинчы»ның яшь хәбәрчеләре. Айсылу Кәримова исемле кызның шигырьләре «Ялкын»да, «Яшь ленин­чы»да басыла. Ул керү имтиханында «Безнең яшьлек» дигән темага иншасын да шигырь белән язды!

Тулай торакта югары курс егетләре мине «пионерка Гөлчәчәк» дип йөртәләр икән. Нурия шулай ди. Бантик тагып йөри торган чәчләремне кистергәч, «Кавказская пленница»дагы Нинага охшап калдың», –  диделәр. Унынчыда укыганда «Я шагаю по Москве»га класс белән культпоход оештыргач та, Флүн дигән малай шунда уйнаган Галина Польскихка охшаткан иде. Хәзер менә Наталья Варлей белән чагыштыралар! Мәктәптә кино-артистлар фотоларын җыю белән мәш килә идек.
Мин ул артистлар тулы альбомны Казанга да төяп киттем. Кайбер варенье, каймак банкаларын әни күр­мәгәндә «онытып» калдыру бәрабәренә... Менә хәзер минем янда Варлей елмая. Аксинья – Элина Быстриц-­кая, Наташа Ростова – Людмила Савельева, Ассоль – Анас­тасия Вертинская, Штирлиц – Тихоновлар да минем белән...

Март ахыры. Спорт сараенда тере киноартистлар белән очраштык! Инна Макарова, Моргунов, Вицин, Никулин... шәп спорт комментаторы Николай Озеров, «Крокодил Гена»ны җырлаучы Ферапонтов та алар белән бергә! Айсылу белән икәүләп бардык. Беренче сеанстан соң мең хәйлә белән икенчесенә дә калдык әле. Автографлар аласы килгәч соң! Николай Озеровка Казан университеты значогын бүләк иттем. Вицин ялт кына үз кыяфәтен ясап, кул куйды. Ә Моргунов... чәнечкеле иде! «Вакыт уздырып йөргәнче, укыгыз ичмаса», – дип шелтәләп ташлады.

Апрель. «Ленин зачетлары» дип куркытып маташканнар иде. Бернәрсәсе дә юк икән лә! Университетның комсомол комитетыннан вәкилләр кереп утырды. Фа­культетның партоешма эгъзалары керде. Старостабыз Зөбәйдә, профорг Кадрия, комсорг Фирүзә президиум өстәле янына үттеләр. Укуыбыз, җәмгыятькә файдалы эшләрдә катнашуыбыз, сәяси әзерлегебез турында сүз барды. Һәрберебезгә характеристика бирделәр. Миңа чират җиткәч: «Әллүки» берләшмесәнә йөри, «Әдәби сүз» газетасын чыгаруда актив катнаша», – дип тезеп киттеләр. Ә Рая: «Ул хыялый, матур кеше. Мин Гөлчә­чәкне әдәби образга ошатам», – дип мактап атты.
Менә шундый чын күңелдән сөйләшү! Группадаш­ларым бөтенләй башкача карый башлады!    

14 июнь. Фарсы теленнән зачет тапшыргач, укытучыбыз Мостафа Ногман белән фотография салонына кереп, рәсемгә төштек. Ул махсус безнең группа өчен җыр язган. Рөстәм Яхин белән бергәләп! Мостафа абый барыбызга да «автомат» куеп чыкты да, фарсы теле дәресендә яңа җырны җырлап утырдык: Киек казлар оча җылы якка, / Төркемнәре белән гел бергә. / Казлар китә, ә без – якын дуслар / Сагынышып килдек күрешергә...

Бездән бер курс алдарак укучы журналистика төркемендәгеләргә дә укытучыбыз: «Сезгә багышланган җырым», – дигән. Ул яшьлекне, студентларын яратып язган, еллар узгач та менә шулай сагынышып күрешә­себезне күз алдында тоткан булып чыга түгелме? «Мән ту ра хейли дуст дарәм!» («Мин сине бик яратам!») Фарсы теленнән бар белгәннәребез әнә шул бер җөмлә­гә сыя да бетә! Мостафа абый, мутланырга ярата, матур сүзләр өйрәтә, Иран, Тәһран, дип, телнең бар аһәңен безгә сеңдерергә тырыша.  Җырлап-көйләп тора фарсы теле, чистарак ишетелсен өчен, иртәнге 5 ләрдә радио­алгычның ультра кыска дулкыннарын тыңлагыз, дип өйрәтә. Зәңгәр күзле Айсылуга сокланып, «чашме аби рәнг», ягъни «күзләре зәңгәр» дип кабатлый. Дәрескә әзерләнми килсәң, таләпчән дә үзе! Шуңа күрә безнең хәйләкәр кызлар вакытны сузар өчен укытучының салпы ягына салам кыстыра башлыйлар:
– Мостафа абый, тулай торакта гел сезнең җырлар гына яңгырап тора! – диләр. Укытучыбызның күзләре очкынланып яна башлый:
– Чынлапмы, чынлапмы? – дип, бала-чага шикелле очына. – Кайсыларын җырлыйлар?
– «Салагыш болыннары», «Арча кичләре», «Туган авылым Чынлы», «Актаныш таңнары», «Бер гүзәлен сагынам Чишмәнең»... – дип, бер-беребезне бүлә-бүлә санарга тотынабыз.
– Бишенче курс кызлары кухняда аш пешергәндә «Алларын алсаң икән, / Гөлләрен бирсәң икән», – дип җырлыйлар иде, Мостафа абый! – дип ярып сала чая Тәгъзимәбез.
– Ә сез соң беләсезме ул җырны? – дип канатлана чал чәчле абыебыз.
Белмиме соң! Без, дәреснең шундый борылыш аласын алдан ук хәстәрләгән хәйләкәр кызлар, җырлый башлыйбыз:
«Сагынган минутларымда / Елмаеп килсәң икән...»

26 июнь. Имтиханнардан котылу шатлыгыннан, төркемебез белән Казанның җанга якын урыннарында йөрдек кичә. Химкорпустан «Бегемот»ка кадәр фарсы теленә йөгерә торган сукмаклардан ашыкмыйча гына Кремльгә таба менеп киттек. Ерактан күренгән Иделгә, Ослан тауларына, таулар артына иңеп баручы шәфәкъ кызыллыгына карап сокландык. Экспедицияне уйлап, хыялланып алдык. Иртүк юлга чыгасыбыз булганга гына «Ленин бакчасы» тукталышына атладык. Кызыл Пози­ция урамындагы тулай торагыбыз һаман гөр килә иде.

27 июнь. ...Бөтен көченә ачылган радиодан гимн яңгырый башлауга, шкаф өстенә үрелеп, тиз генә борып куйдым да, аяк очларына гына басып ишеккә атладым. Нурия белән кичтән үк килешеп куйган идек: ЦУМнан икебезгә дә пардан алган яшел ситсы күлмәкләрне киябез, иртәнге 6 дан соңга калмый чыгып китәбез. Көзгегә әллә ничә тапкыр карадым: ничек күренәм икән? Бүген Радик та була бит!

...Казан–Свердловск поезды янында җыела да башладык. Җитәкчебез Фәнисә Камиловна үзе дә студентлар кебек: җыйнак гәүдәле, шат күңелле, җитез.  
Лира, Зөләйха, Фирүзә, Тимур, Зөфәр, Наил, Нурия, мин – безнең группа әзер. Тик икәү генә юк: Алик һәм Радик. Икесе дә безнең өчен бераз ятрак. Алик бездән бер курс югарырак журналистикада укый. Ул кичке концертларыбызның алып баручысы булачак. Юморис­тик хикәяләр яза. Сәхнәдән кызык тамашалар сөйләп көлдерә. Әнә үзе дә килеп ята. Ә Радик Мадьяров – педтан, музфак студенты. Шәп баянчы икәнен белдек инде кичә. Җырчы Вафирә Гыйззәтуллинаны Болга­риядә дә җырлатып кайткан, ди. «Озак йоклыйм мин», дип, соңга калырга яратуын сиздереп куйган иде инде. Ә-ә-ә, тагын бер әйбер: безнең белән барам дип, кичә психоло­гиядән досрочно «неуд» алды. Дөресрәге, үзебез «2»ле алырга сәбәпче булдык. Тагын... Кулыннан һич кенә дә сигареты төшми инде. Кичәге «2»ле өчен кайгырып тартамы, бүтән сәбәпләре дә бармы – белмәссең. Кара, бу егет әллә нинди серле күренә әле! Аксыл-сары чәчләрен колакларын капларлык итеп мода буенча үстергән, озын буйлы, калын иреннәре яхшы күңелле булуына  бер ишарә бугай... Юу-уу-ук, чибәр түгел! Тик... нәрсәдер бар анда. Ул... Дин Ридка охшаган!.. Киноактер ковбой эшләпәсеннән төшкән фотосында гел Радик инде...

Аның килүен күргәч, йөрәк... туктап калды кебек. Тиктомалдан кызарып чыктым.
– Җәмәгать! Үзебезнең поезд янында бер чертләтим әле үзегезне!
Бусы – Алик. Кап-кара чәчле, кара күзле, ерык авызлы, кызлар кызыгырлык чибәр. Мыек та җибәргән. Төсе-бите белән генә түгел, холкы, табигате белән үк Дон казакларын хәтерләтә. Теле һич тик тормый. Кыз­ларга комплиментлар яудыра, йә берәр мәзәк сөйләп көлдерә, йә журналист роленә кереп,  интервью алган булып йөри. «Сез бу экспеди­ция­дән нәрсә көтәсез? Халык авыз иҗатын яңа табышлар белән ничек тулыландырырга уйлыйсыз?» – дип, әллә нинди сораулар уйлап таба. Баянда да уйный, тик Радик сыман ук түгел инде. Ярыйсы гына җырлый. Тик Зөфәргә җитә алмас­тыр. Зөфәр җырлап та куя! Моңы белән йөрәк­ләргә үтеп керә! Уйчан, җитди егет. Армиядә дә хезмәт итеп кайткан. Бездән олырак. Группа халкы аны «әт­кәй» дип йөртә. Тимур исә шәһәр егете. Атаклы фольклорчы галимнең оныгы. Бабасы Тимурның гарәп-фарсы телләрен үзләштереп чыгуын бик тели икән. Шуңа безнең белән укып йөри. Озын буйлы хиппи егет. Гитарада уйнап җырлый, «лезгинка» бии, шәп джентльмен.   

Кузгалып китәр алдыннан гына Айсылу белән Тимур вагонга атылып керде. Озатучылары белән хушлашып. Вагон тәрәзәләреннән Кремль, университетның биек физкорпусы, таныш урам-тыкрыклар шәйләнеп калды, Әмәт тавы, үзебез яшәгән тулай торак, тоннель...  Моңсу булып китте. Радик, әйтерсең, күңелебездә ниләр барын сизеп торучы телепат: баянда аккордлар биреп алды:
Озатып калырсың безне, Казан, / Баласын очырган кош сыман...

 Куеда. Арча, Әгерҗеләрне, Удмуртия җирләрен дә калдырды поездыбыз. Башкортстан буйлап барабыз. Группаның бер төркеме Янаулда төшеп калды, шуннан Караиделгә китәчәкләр. Ә без һаман барабыз. Җыр, шаян сүз тынып тормый. Университетның атаклы татар хорына йөрүче Нурия мине концертта парлап җырларга кыстый. Зиннур Нурмөхәммәтов репертуарындагы «Хәерле юл» җыры безнең альт тавышка туры килә, ди. Вагон тәрәзәләренә бәрә-бәрә яңгыр коя. Ә без җыр­лый­­­быз: Озын юллар кыска тоела, / Матур җырлар җырлап үтсәң. / Ак чәчәкләр белән каршы алырмын, / Сагынып кайтып керсәң...

Радик... елмаеп баянына үрелә. Безне үсендереп, дәвам итегез, дип, ым кага.  Чынлап та, озын юл матур җырлар белән сизелмәде дә. Пермь өлкәсенең Куеда станциясе безне куна килгән яңгыры, елак киче белән кунакханәгә озатты. Явымда теләр-теләмәс кенә атладык. «Их, җаным, шулай авыр күтәрәләрмени!» – дип, Радик... кулымнан сумкамны алды!
 
дәвамы: http://syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=5611

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар