Логотип
Язмыш

Ничек ярдәм итим аңа?

Мин дə бүген ерак чакрымнар аша яраткан журналым «Сөембикə»гə дəшəм. Томанлы тормышымда əле сүнеп җитмəгəн яшəү учагына өмет очкыны кабызырдай сердəшче кирəк миңа.

Йөрəк əрнүлəрем аша бу хатны язарга этəргəн төп сəбəп – иремнең эпилепсия белəн авыруы. Бер-беребезне яшьли яратышып өйлəнештек без. Аның авыруы турында кияүгə чыкканчы ук белə идем. “Шулай булгач, күрə-белə торып нигə тормышыңны авыру кеше белəн бəйлəдең соң?” диючелəр дə булыр, мөгаен. Тик нишлим, йөрəккə боерык биреп булмый, дилəрме əле? Бөтен җаным-тəнем, булмышым белəн яраттым мин аны. Кияүгə чыккач, əнə шул көчле яратуым белəн терелтмəкче булган идем. Ниндидер эчке җан авазы да: “Ул терелəчəк», — дип дəшкəн кебек иде.


Гаилə корып яшəвебезгə менə ике ел булды, кечкенə кызыбыз үсеп килə. Авыру ир белəн нəни бала тəрбиялəүнең кыенлыкларын үзенең башына төшкəн кеше генə аңлый, һəрвакыт күңелнең бер җире китек, йөрəк тыныч түгел. Соңгы вакытларда бигрəк тə ешайды аның авыруы. Туганнарым да ярага тоз сибеп торалар. Юатыр урынга, ташла да кит, нигə җəфаланасың, дөньяда ир беткəнмени сиңа, дилəр. Əйе, əйтүе җиңел. Йə, ничек итеп ташлыйм мин аны? Ул бит газиз баламның атасы, яраткан ирем. Мин ташласам, кемгə кирəк ул? Аның дөньяда яшəү мəгънəсе дə бер мин бит. Ул үзе дə мине бик ярата, хөрмəт итə, тавыш күтəреп эндəшкəне дə юк. Авырса да, гаилə өчен барын булдырырга тырышып яши.

— Дөньяда Ходай язган барлык авырлыкларга да чыдарлык көчем бар. Тик бернəрсəгə, синең мине ташлап китүеңə генə түзə алмам, — ди үзе дə. Шул ук вакытта ул миңа: “Бик авыр булса, кит, түзəргə тырышып карармын”, — дип тə юата. Бик авыр чакларда да мин аңа күз яшемне күрсəтергə тырышмыйм. Ялгызым калганда гына эчем бушанганчы үксеп-үксеп елыйм. Елыйм, əмма язмышымны аның белəн бəйлəгəнгə түгел, аңа ярдəм итə алмаганыма, шул авыру алдында көчсезлегемнəн гарьлəнеп елыйм.

Кояш чыгьш, ай батканчы Ходайдан иремнең терелүен сорап ялварам. Əмма күз яшьлəре белəн генə ярдəм итеп булмый шул.
 

Ишетүемчə, эпилепсия авыруы белəн бик күплəр интегə, шул сəбəпле күпме гаилəлəр таркала. Медицина зур үсеш алган бу заманда əлеге авыруга каршы берəр чара уйлап табып булмый микəнни соң? Бəлки, чит иллəрдə дəвалый алалардыр? Байлыгым булмаса да, көчемнəн килгəнчə тырышырга əзермен, иремне генə терелтсеннəр!


Кешелəр, зинһар ярдəм итегез! Йортыма кайчан да булса шатлык иңəр дигəн өметлəр белəн яшим мин бүген.


Башкортостан. Милəүшə.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллахы тагэлэ ярдэменнэн ташламасын узегезне, мен, рэхмэт узегезгэ шундый туземле Хэм михербанлы булганыгыз очен. Мен, рэхмэт узегезгэ мэрхэмэтле ж,ан иясе.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин дэ тузэр идём яратсам

      Хәзер укыйлар