Логотип
Язмыш

Мәрхәмәтле Валя-Вәсимә

Туган ягым Буага — Аксу авылына кайткан саен бу гаиләнең тормыш хәлләре, көнкүрешләре хакында белешеп китәргә тырышам. Моның, әлбәттә, сәбәбе бар.

...Ул чакта мин мәктәп баласы гына идем әле. 1954 елның кызу урак өсте. “Рузинә комбайн астында калган, гарипләнгән” дигән хәбәр авылга яшен тизлегендә таралып өлгерде. Унсигез яше дә тулмаган чибәр кыз — комбайнчы Рузинә — комбайнын чистартмакчы булып аска кергәч, ярдәмчесе, кисәтеп-нитеп тормыйча, ялгыш аның өстенә ургычны төшереп җибәргән. Башта район, аннан Казан хастаханәләрендә озын-озак дәваланып караса да, табиблар кызны аякка бастыра алмадылар: аякларны хәрәкәткә китерүче нерв җепселләре өзелгән булып чыкты. Шулай итеп, Рузинә урын өстенә калды.

Бәла ялгыз йөрми, диләр. Кызының фаҗигасе әнкәсен дә аяктан екты, күп тә үтмәде, ул мәңгелек йортына күченде. Бу кайгыларның һәммәсен Рузинә ничек күтәрә алгандыр, монысын бер Ходай үзе белә. Гарипләнгән кызны хастаханәдән малае белән ялгызы кечкенә генә балчык өйдә яшәүче тутасы — әнкәсенең сеңлесе алып кайта. Ничек итсәләр иткәннәр, кара көннәр, тукталып тормыйча, бер-бер артлы уза тора. Ул арада Рузинәнең энекәше Фарук үсеп, аңа армиягә китәр вакыт җитә. Озын буйлы, куе кара кашлы, таза-чибәр егет Мәскәүдә — Кремльдә хезмәт итә башлый. Апасын җылы, өметләндергеч хатларыннан өзми: “Апам-җаным, кайтыйм гына, сине үзем карармын. Түзәргә тырыш, артык борчылма!” — дип яза ул. Өмет кояшы балкып кабына да... бик тиз сүнә. Фарукның армиядә бәхетсезлеккә юлыгуы авыл халкын янә бер мәртәбә тетрәтте. “Ничек?”, “Кайда?” дигән сорауларга, хәрби сер, янәсе, җавап табылмады. Фарукка да апасы язмышы язган, күрәсең, ул да аяксыз калды. Дөрес, аягы урынында, тик йөрми, хәрәкәтсез иде. Госпитальдә озак кына дәваланганнан соң, аны Казанга кайтарып, хастаханәгә салдылар. Без, авылдашлары, аның янына барып йөри идек. Егетнең укырга теләге зур, шуңа күрә дә Казандагы инвалидлар йортына урнашасы килгән иде. Аның үтенечен юллап, шул еллардагы социаль-тәэминат министрына мин үзем бардым. Министр Фарукның үтенечен кире какты. Шунда эшләүчеләр туп-туры йөземә бәреп: “Синең кемең соң ул? Нишләп чит кеше өчен борчылып йөрисең? Аңа кияүгә чыгып, фатирлы булырга хыялланасыңмы әллә?” — дип мине өнсез иттеләр. Югыйсә, мондый уйлар башыма кереп караганы да юк иде. Мин алар яныннан әрнеп, оялып, кып-кызыл булып чыгып йөгердем. Соңрак Фарукны Свияжскидагы инвалидлар йортына озаттылар. Без, берничә авылдашы җыелып, анда да барып йөрдек. Яшәү шартларының начарлыгын күреп, барган саен кәефсезләнеп кайта идек. Ничек кенә авыр булмасын, гомер уза икән ул. Фарук пенсиясен җыеп бара: “Апа, миңа бу акчаларның кирәге юк, аптый белән икегезгә агачтан өй салдыру җаен карагыз”, — дип апасы Рузинәгә җибәрә. Акча булса, өй салып бирүчесе дә табыла бит. Әйе. Яшьлек үзенекен итә. Фарук шунда — инвалидлар йортында эшләүче рус кызы — Валя белән таныша. Алар арасында бик матур, чын дуслык үрелә. Чибәр, таза гәүдәле Фарукның акыллы-төпле булуы Валяның күңеленә хуш килә. Янына килеп йөрүче авылдашлары арасында сөйгән кызы да булмый калмас, дип, баштарак ул егеткә мөкиббән икәнлеген күрсәтмәскә тырыша. Әмма Фарук үзе дә ачык күңелле бу кызны якын итә. Берәр көн күрми торса да юксына, сагына башлый. Тора-бара дуслык мәхәббәткә әйләнә. Валя үзе дә эштән бушаган сәгатьләрен гел егет янында уздырырга тырыша. Хыяллар белән яшәгән Фарукның туган авылына, апасы янына кайтасы килә. Ләкин бу хакта Валяга әйтергә җөрьәт итми. Апасы да аяксыз ич, бу хәл кызны куркытса да гаҗәп түгел. Бервакыт су буенда коляскада шуларны уйлап, хыялланып утырганда аны эзләп кыз су буена килә. Егет, үзе дә сизмәстән, нинди хыяллар белән янганын сөйләп бирә. Инде кыз уйга кала. Уйланырсың да шул, ике аяксызның язмышын үз җилкәңә алып кара әле!

Егет аңа ашыкмаска, яхшылап, артын-алдын уйларга киңәш итә. Авылга кайтып, Валя Рузинә белән танышып-күрешеп килергә карар кыла. Һәм, икеләнеп кенә булса да, юлга кузгала. Фарук апасына хат язып бирә, үзе Валяның кайтуын түземсезлек белән көтәргә була.

Авылда Фарук яныннан кайткан кызны ачык йөз белән каршы алалар. Рузинәнең сөенече эченә сыймый, Валя да аларны үз итә. Ләкин нинди карарга килергә белмичә икеләнгән чаклары күп була әле аның, шуңа күрә актан-карадан бер сүз әйтми. Рузинә аны елап, сәкегә утырып, тәрәзәдән карап, озатып кала, ә үзе болай уйлый: “Әгәр Валя өч мәртәбә артына борылып караса, кайтачак”. Хикмәти Хода, чыннан да Валя өч тапкыр артына әйләнеп карый бит! Әлбәттә, ярдәмгә мохтаж ике гарипне үз тәрбияңә алып, алар өчен җаваплы булу җиңел эш түгеллеген, моның нинди зур фидакарьлек, бәлки үз тормышыңны корбан итү хакына эшләнүен бик яхшы аңлый, икеләнә, уйлана. Мәрхәмәтле йөрәк шундый киңәш биргәндерме, Фарукка булган мәхәббәте җиңгәндерме, кыз кайту белән егеткә үзенең ризалыгын бирә. Бу хәбәр егетне җиде кат күккә күтәргәндәй була.

Көннәрдән бер көнне машинага төялеп алар авылга кайтып төшәләр. Вакыйгаларның мондый борылыш алуы Рузинәне дә канатландырган кебек итә. Алар бер гаилә булып, дус-тату гына яши башлыйлар. Без, бу вакыйгаларның шаһитлары, моңа ничек кенә куансак та, йөрәк әрнүен оныта алмый идек, бер өйдә ике гарип, сусыз кашык белән йотардай ике чибәр, карап торышка тап-таза ике бәхетсез хәрәкәтсез утырсыннар әле! Ә Валя, әрнүләрен эчкә йотып, җиң сызганып эшкә тотына. Татарча бик матур итеп сөйләшергә өйрәнә, Фарукны тәрбияләгән кебек, Рузинәгә дә бик игътибарлы була. Өйдә чисталык, өс-башлары пөхтә. Аш пешкән, табак-савыт юылган. Шулай ике дистәгә якын гомер узып китә. Гаиләгә тагын кайгы килә: Фарук вафат була. Валя белән Рузинә тирән хәсрәткә чумалар: инде Рузинә ялгыз калса, нишләр? Фарукның вафатыннан соң, авылга кайткач, Рузинәләргә хәл белергә бардым. Ул ялгыз иде. Күңел әллә нишләп китте. Аннан белдем, Валя эш белән каядыр киткән генә икән. Өстән тау төшкәндәй булды. Рузинә белән озак кына сөйләшеп утырдык, Фарук хакында сөйләгәндә күз яшьләрен тыялмыйча елап та алды ул, яшәүләре ничек кенә авыр булса да, сагына, юксына туганын. Ә Валяны мактап, рәхмәтләр укып туя алмады. Инде бу вакыйгаларга да байтак еллар узды, өч ел элек Рузинә дә бу дөнья белән саубуллашып, китеп барды.

Быел да авылга кайткач, аякларым шушы йортка тартты. Өйдә кеше юк иде, игелекле Валя күршеләренә кишер чүбе уташырга кереп киткән, мине күргәч, йөгереп чыккан үзе. Шактый гына сөйләшеп, Фарук белән Рузинәне искә төшереп утырдык. Мәрхәмәтле Валяның кайдан булуы, кемлеге күптәннән кызыксындыра иде мине.

Валя, ягъни Валентина Григорьевна Захарова Буа районы үзәгендә 1940 елда туган кыз икән. Әтиләре сугыштан кайтмый. Валяга җиде, 1944 елда туган сеңлесе Раисага өч яшь чакта әниләре дә үлеп китә. Ятим кызларны Буа районындагы Черки Кильдуразы авылындагы балалар йортына җибәрәләр. Соңрак туганнарны аералар, Валяны Буа интернатына җибәрәләр, ә сеңлесе Раисаны кая җибәргәннәрен ул әлегәчә белми икән. Свияжск интернатында җиде сыйныфны тәмамлагач, шунда ук җыештыручы (техничка) булып эшли башлый. Егерме яшендә Кемерово шәһәренә төзелешкә эшкә китә, ләкин күңелен туган яклар гел тартып тора. Өч ел эшләгәч, сеңлесе белән очрашу өметен җуймаган килеш, янәдән Свияжскига кайтып шундагы инвалидлар йортына санитарка булып эшкә урнаша. Фарук белән шунда таныштыра да инде аны язмыш. Авыл аны үз, якын итә, әбиләр янына ашка-мазарга чакырсалар, аңа олылар Вәсимә дип дәшәләр. Ярты ел элек Валя сеңлесен эзләтеп, “Жди меня” тапшыруына язган булган. Кешеләргә кылган яхшылыклары өчен Ходай Тәгалә аның үзен дә шатландырса, сеңлесе белән күрештереп куандырса икән!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    гыйбрэтле хэл,рэхмэт язучыга!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Зур рәхмәт,гыйбрәтле язмыш!Үзе күргән кеше бик яхшы аңлый бу язмышны.Олы йөрәкле Валя апа да искиткеч сабырлыкны Ходай өеп биргән.Гыйбрәт алырдай язмыш әсәрләре күберәк бастырылсын иде дигән теләктә калам.Рәхмәт авторга!!!

      Хәзер укыйлар